Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Юбилей 55 лет на татарском языке
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

Юбилей 55 лет на татарском языке

библиотека
материалов

6


Күңелдә калсын көз чуагы

Гомер үтә диеп сүрелмә...

(55 яшьлек юбилей кичәсен үткәрү.)



Гомерләрне айлар, еллар саный,

Саный аны сәгать, минутлар.

Гомердән дә озын нәрсәләр бар?

Гомердән дә кыска ниләр бар?


Шул гомернең кадерләрен белеп,

Яшәргә дә иде яшәргә!

Гомер бер ул,

Икәү түгел гомер-

Яшеннәрдәй кирәк яшьнәргә.


Тәгәрәпләр йөгереп үтә гомер,

Җир шарыдай юл түгәрәк түгел,

Димәк, аның чиге бер булыр...

Тәгәрәпләр йөгереп үтә гомер.

Үзеңнән соң калган чиксезлеккә

Без үткәргән гомер ни бирер?


Уйландыра,

Шушы уй яндыра,

Ми – йөрәгең эштә чагында,

Хәрәкәтләнерлек хәл барында,

Әрәм итмә көнең,

(Чикле гомерең!)

Яшәвеңнең юкка түгеллеген

Раслап яшә вакыт алдында,

Раслап калдыр Тарих алдында!


Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар!

Хәерле көн, укытучылар, укучылар!

Без бүген менә бу якты залга олы хөрмәткә лаек Минникаева Лена Насих кызының юбилеен билгеләп үтәргә җыелдык.


Сезнең белән бергәләшеп Лена Насих кызының бала чакларына, яшьлек елларына әйлә-неп кайтырбыз. Ә хәзер, әйдәгез, юбилярның үзен түргә чакырыйк. Лена апа, рәхим ите-

гез!

55 яшең килеп ишек каккач,

Мендем димә яшьнең түренә

Күңелдә калсын көз чуагы

Гомер үтә диеп сүрелмә.


Хөрмәтенә, данга лаек була

Саф намуслы хезмәт кешесе.

Җирдә үз урыныңны табып була

Йөрәгеңне бирсәң эш өчен.


Кайчагында әнә шулай эш өчен бөтен йөрәген, бөтен барлыгын биргән кешеләргә үз вакы-тында тиешле кадер-хөрмәтне күрсәтә, мактау сүзләрен әйтә алмыйча калабыз, бик-бик соңарабыз, аннан үкенәбез, ялгышлардан сабак ала белмибез. Әйдәгез, килгән хөрмәтле кунаклар, җитәкчеләр, туганнар, дуслар, укучылар, хезмәттәшләр, бүгенге кичәбезне әнә шул ялгышларны төзәтү, Лена Насих кызының 55 яшен генә бәйрәм итү түгел, ә педагогик хезмәтен зурлау кичәсе дип тә кабул итик.


Ничек рәхәт! Синең хезмәтеңә

Чын күңелдән “Рәхмәт!”-дисәләр.

Вөҗданың пакь, намусың саф булып

Хезмәтеңә башын исәләр.


Котлау өчен сүзне авылыбыз җитәкчесе- Риваль Илгиз улына бирәбез.


Гомер йомгаклары бер урала,

Бер сүтелә җилләр иссә дә...

Йөрәк кенә унсигездә кала

Яшьләр 55 кә җитсә дә.


Әйдәгез, 55 еллык гомер йомгагын кирегә тәгәрәтеп, сүтеп карыйк әле.


Карыйм әле үткәнемә

Талганчы ике күзем.

Йөрәгем кала шул якта

Калалмасам да үзем.


Вакыт, вакыт, зинһар тыңла мине,

Алып кайтчы сабый чакларга.

Тик бер көнгә, бер сәгатькә генә

Пар канатлы акбүз атларда.



Моннан 55 ел элек, кыш уртасында ,Бөгелмә районы Татар Димскәе авылында гади генә тормыш алып баручы колхозчы Насих абый һәм Рәшидә апалар гаиләсендә, өченче бала булып, тагын бер кызчык дөнья яңгыратып аваз сала.


1960 нчы елның 12 нче гыйнвары - Лена апаның тормыш дәфтәренең беренче бите ачылган көн.


Тапкачтын да безне дөньяга

Исем бирә әти-әниләр.

Исем безгә ныклап берегә

Ныгыганчы әле тәпиләр.



Үскәчтен дә, кеше булгачтын да

Шул ук исем белән калабыз.

Тик тормышта аны кабаттан

Без үзебез яулап алабыз.


1967 нче елда Татар Димскәе урта мәктәбенең 1 нче сыйныфына укырга керә. Бөтен тырышлыгын куеп, сәләтен җигеп укый кыз. 1977 нче елда кулына урта мәктәпне тәмамлау турында өлгергәнлек аттестаты ала.


Балачакка кире кайтыйм әле,

Кире кайтыйм әле тагын бер.

Туфлиләрне салып, тыкрыклардан

Яланаяк чабып карыйм бер...


Лена апа! Сезне котлау өчен сүзне 1,3 нче сыйныф укучыларына бирәбез.


Кайларда йөртми кешене-

Язмыш дигәнең кызык.

Чыкмас идең авыр юлга,

Тарта җыясы ризык.


Ашкындыра, кызыктыра,

Гүя тылсымлы чәчәк-

Алдап-йолдап, ымсындырып,

Йөртә безне күрәчәк.


Лена апа урта мәктәпне тәмамлагач та Әлмәт шәһәрендәге физкультура укытучылары әзрли торган техникумга укырга керә.Ул анда 1980 нче елга кадәр укый. Кулына физкультура укытучысы дигән таныклама алып үзебезнең мәктәпкә эшкә кайта.


Хәзер сүзне Лена апаның хезмәттәше Римма Фоат кызына бирәбез(истәлекләре белән уртаклаша).

Сезне 6 нчы сыйныф укучылары котлый.


Язмыш шулай язган безгә

Җирдә гомер итәбез.

Дөнья буйлап, гомер буйлап

Сәфәр чыгып китәбез.


Олы бәхет таптым мин эшемнән

Зур булмаган авыл җирендә.

Читкә бәхет эзләп китмәгәнгә

Үкенмимен әле бүген дә.


1980 нче елдан Лена Насих кызының хезмәт кенәгәсендә бары бер язма, бер адрес: Татар Димскәе урта мәктәбендә физкультура укытучысы.


Яшьлек, яшьлек!

Тере яшендәй син,

Син – яшькелтем болын гомере...

Ниләр генә бирмәс идем хәзер

Яшьлегемнең кайтса бер көне!..


Яшь кенә кыз эшкә килү белән мәктәп тормышы тагын да җанланып китә.Ул төрле спорт түгәрәкләре оештырып укучыларны үзенә җәлеп итә.Балалар бик теләп спорт белән шөгыльләнә башлыйлар.Һәм нәтиҗәсе дә озак көттерми,мәктәбебез районда узган спорт ярышларында һәрвакыт беренчеләрдән була.Бүгенге көндә дә безнең мәктәп спорт буенча алдынгы рәтләрдә.


Котлау өчен сүзне 5 нче сыйныфка тапшырабыз.

Авылыбыз мәдәният йорты җитәкчесе Роза Данис кызы да котлый.


Лена апага,яшь булуына да карамастан,сыйныф җитәкчелеген ышанып тапшыралар.Эшләү дәверендә ул 5 сыйныф җитәкчесе була:

1. 1981-1990 еллар - беренче карлыгачлары;

2. 1991-1996 еллар – икенче чыгарылыш;

3. 1999 – 2001 еллар-өченче чыгарылышы;

4. 2009 -2014 еллар- дүртенче чыгарылыш;

5. 2014 – 1015 еллар – бишенче чыгарылыш.

Аның укучылары тормышта үз урыннарын табып республикабызның төрле төбәкләрендә яшиләр.Апалары белән һәрвакыт элемтәдә торалар.


Котлау өчен сүзне 2,4 нче сыйныфка бирәбез.



Бу бөтерчек кебек чибәр кыз авылның күп егетләренең күзен кыздырса да, озын буйлы, коңгырт чәчле,сабыр холыклы,уңган,гел елмаючан,ярдәмчел Рәфис абый гына Лена апаның йөрәген яулый ала. Карлы февраль ае ике гашыйкны кавыштыра.1983 нче елны гаилә корып яши башлыйлар.1984 нче елда гаиләгә ямь өстәп уллары Рөстәм туа.Ә 1989 нчы елда кызлары Айгөл тугач гаилә тагын да түгәрәкләнеп китә.Хәзерге вакытта уллары Рөстәм гаиләсе белән Бөгелмә шәһәрендә яши.Ә кызлары Айгөлнең гаиләсе- башкалабыз Казанда . Рәфис абый һәм Лена апаның яраткан ике оныгы бар.




Таң нурлары булып йортыгызга

Ак бәхетләр генә сибелсен

Түп-түгәрәк булсын тормышыгыз,

Юлларыгыз гөлгә күмелсен.


Котлау өчен сүзне Минира Ишмеевага бирәбез.


Сул ягымда сул як күршем,

Сул ягымда йөрәк бит.

Күршем миңа, мин күршемә

Гомер буе кирәк бит.


Җилләр иссә, давыл килсә,

Күршемә ышыкланам.

“Күршем минем, күршекәем!”-

Диеп кенә дәшикче.

Арадагы җылылыкны

Мәңге саклап яшикче,- ди Лена апаның терәлеп торган күршесе, кайгы-шатлыкларын бергә уртаклашучы Гөлзара апа.


Гөлзара апа, рәхим итегез!


Ел артыннан еллар сиздермичә үтә бардылар.Һаман белемгә омтылган Лена апа югары белем алуга да ирешә.Ул 1992 нче елны Казан Дәүләт Педагогик Университетына читтән торып укырга керә һәм 1997 нче елда университетны уңышлы тәмамлый.Югары белемгә ия була.




Син-эшеңнең остасы, Лена апа,

Җисемеңә күрә- исемең.

Тормышыңда үз юлыңны табу,

Һәм шул юлда бала өчен яну-

Иң зур бәхете ул кешенең!

.


Син офтанма, дустым укытучы,

Ел артыннан еллар узганга.

Картаймыйсың , һәрчак яшь каласың

Яшь дусларың янда булганда.


Сүзне Лена апаның хәзерге укучыларына бирәбез. 9 нчы сыйныф укучылары рәхим итегез.


Әти- әниләрнең дә сыйныф җитәкчеләренә әйтер сүзләре бардыр.Рәхим итегез!





Әйе,барлык тормыш борчуларын оныттырып торырга аның мәктәбе, яраткан фәне, уку-чылары бар. 35 нче елын мәктәптә ул.

Хезмәтенең гүзәл нәтиҗәсе- укучыларының район күләмендә олимпиадаларда җиңүе, алай гына да түгел, республика олимпиадаларында көч сынашулары. Бүген дә ул дәреслә-рендә алдынгы технология элементларын кулланып эшли, укучыларны иҗади яктан үсте-рү юлларын эзли.


Класс җитәкчесе буларак,Лена апа үзенең зур тормышка аяк басу алдында торган укучыларында культуралылык, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияли, сынаулар алдында югалып калмаска, гадел булырга өйрәтә. Килеп чыккан борчуларны ата-аналар белән бер-гәләп хәл итәргә тырыша.


Минникаева Лена Насих кызының тырыш хезмәте Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгының “ Татарстан Республикасының иң яхшы физкультура укытучысы” дигән мактаулы исеме белән бүләкләнә.


Мәктәбемдә күкрәп, яшьнәп үткән

Алтын гомеремне кызганмыйм.

Бәхет орлыклары чәчә-чәчә,

Сизмәдем дә еллар узганын. (укытучылар коллективы әкрен генә чыгып тезелә)



Лена апа, Туган көнең белән

Хезмәттәшләрең бүген котлыйлар.

Гел шат яшә җирдә, сәламәт бул,

Читләп үтсен сине кайгылар.:



Гомереңнең алтын көзендә.

Юлларыңда киртә очраса да,

Тирән упкыннарга юлыкма.

Һәрчак сиңа ярдәмгә килерлек

Хезмәттәшләрең барын онытма!


Укытучылар хоры.

Мәктәп директоры Илгизә Әхнәф кызы чыгышы.


Шуның белән бәйрәм кичәсе тәмам.















Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 09.10.2016
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров2392
Номер материала ДБ-247203
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх