1313256
столько раз учителя, ученики и родители
посетили сайт «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
Добавить материал и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок Другое Другие методич. материалыЮбиляры апреля месяца 2017 года

Юбиляры апреля месяца 2017 года

Выбранный для просмотра документ Гази Кашшаф.docx

библиотека
материалов

Гази Кашшафhello_html_m2c519877.jpg

15 апрель 1907
Уфа губернасы, Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстан республикасы Туймазы районы), Яңа Арсланбәк авылы

Үлгән

9 декабрь 1975 (68 яшь)

Милләт

татар

Һөнәре

тәнкыйтьче, әдәбият галиме

Гази Кашшаф, чын исеме Миргази Солтан улы Кашшафетдинов (1907 елның 15 апреле1975 елның 9 декабре) — татар әдәбият галиме, тәнкыйтьче.

Ул 1907 елның 15 апрелендә элекке Уфа губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстанның Туймазы районы) Яңа Арсланбәк авылында туа.

1920-1925 елларда Гази Кашшаф Бәләбәй шәһәрендәге укытучылар семинариясендә (соңыннан - педагогия техникумы) укый. 1925 елның көзендә Казанга килә һәм Көнчыгыш педагогия институтына кабул ителә. Институтны тәмамлагач, 1929 елдан 1937 елга кадәр, Казанның төрле уку йортларында тел-әдәбият укыта.

1937 елда китап нәшриятына эшкә күчә. 1942 елның октябрендә Г.Кашшафны «Совет әдәбияты» журналына редактор итеп билгелиләр. 1960 елда, диссертация яклап, филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алгач. Г.Кашшаф үзенең хезмәт эшчәнлеген тулысынча Казан дәүләт университеты белән бәйли.

Гази Кашшаф бай әдәби-фәнни мирас калдырган әдип. Аның беренче тәнкыйть мәкаләләре 1928 елда, студент чагында ук басыла башлый.

1940 елда аның берьюлы өч китабы - Шәриф Камал турындагы монографиясе, "Каләм мастерлары" исемле тәнкыйть мәкаләләре җыентыгы һәм чик сакчылары тормышыннан алып язылган "Чүл буенда" повесте басылып чыга.

Илленче еллардан башлап Гази Кашшаф үзенең калган бөтен гомерен, бай тәҗрибәсен һәм сәләтен татар халкының горурлыгы - герой-шагыйрь Муса Җәлилнең легендар тормышын һәм иҗатын тикшерүгә багышлый. Нәтиҗәдә, "Муса Җәлил" исемле күләмле монографиясе языла.

Әдәби хезмәтләрен һәм җәмәгать эшчәнлеген югары бәяләп, совет хөкүмәте аны Хезмәт Кызыл Байрагы (1957), "Почет Билгесе" (1967) орденнары һәм медальләр белән бүләкли.

Гази Кашшаф 1975 елның 9 декабрендә вафат булды.



Выбранный для просмотра документ Зайнап Сагида.docx

библиотека
материалов

Зәйнәп Сәгыйдәhello_html_m1a902bbc.jpg

Зәйнәп Сәгыйденең (Зәйнәп Хәлиулла кызы Якупова-Бакирова) актив иҗат эше белән шөгыльләнгән чоры — нәкъ менә 1915-1916 еллар. Шагыйрәнең псевдонимы ишарә иткәнчә, ул тумышы белән Оренбург шәһәре янындагы Сәгыйть бистәсеннән (ул күпчелек очракта Каргалы дип аталып йөртелә, хәзер исә Оренбург шәһәре районнарының берсе территориясенә кертелгән). Аның әтисе байларга хезмәт итә, ә бераздан үзе дә кечкенә генә бер кибет ачып, сату-алу белән шөгыльләнә.
1914 елда Сәгыйдә, яңа гына унҗиде яше тулган мөгаллимә, Оренбург губернасына кергән Аллабирде исемле авылның земство мәктәбендә укыта башлый. Әмма 1916 елда мәктәп ябыла һәм З.Сәгыйдә Оренбургта эшләп килгән Багъбостан ханымның кызлар мәктәбендә укытучылык хезмәтен үти, кичләрен русча укып белемен күтәрә, Фатих Кәрими, Шәриф Камал, Шәехзадә Бабич, Борһан Шәрәф кебек күренекле татар язучылары һәм журналистлары белән аралаша.
1921 елда тормышка чыккач, ул ире Ибраһим Бакиров белән Урта Азиягә күчеп килә. Озак вакытлар Үзбәкстанның төрле типография һәм нәшриятларында хезмәт итә.
З.Сәгыйдә кечкенәдән үк әдәбият белән кызыксынып үскән. Аның күңелен бигрәк тә бөек Тукай шигырьләре биләп ала, шагыйрьнең вакытсыз үлемен ул тирән кичерә. Бер автобиографиясендә ул: «Мин Тукайны яттан белә идем», — дип яза. Ташкент шәһәрендә күптән түгел булган бер очрашуыбызда исә Тукайны кояшка тиңләп сөйләде. Беренче мәртәбә кулына каләм алып, үзен шигърият мәйданында сынап каравы да бөек шагыйрьнең вакытсыз үлеменнән соң ук була. Шунысы да мәгълүм, З.Сәгыйдә яшәгән Оренбург төбәге бу чорда татар әдәбиятының, культурасының күренекле вәкилләрен үзендә туплый, шәһәрдә татар телендә «Шура» журналы һәм «Вакыт» газетасы да чыгып килә. З.Сәгыйдәне шигърияткә шушы мәдәни һәм әдәби мохит алып килгән булса кирәк. Аның барлык әсәрләре дә 1915-1916 еллар эчендә нәкъ менә шушы матбугат органнарында дөнья күргәннәр.
З.Сәгыйдә — башлыча лирик шигырьләре белән танылган шагыйрә. Профессор Мөхәммәт Гайнуллин язганча, аның әсәрләре «социаль эчтәлекле булулары белән аерылып торалар». Аларда яшь авторның иҗтимагый тормыштагы гаделсезлекләргә карата нинди позициядә торуы чагылыш таба. Контрастлы образлар, детальләр кулланып язылган «Нигә соң алай?» шигыре — моның ачык мисалы. Биредә ул берәүләрнең ярлы, берсенең бай булуын әйтә, ятимнәр, ярлы мескеннәр, сабыйларны яклап яза, һәм «Байлыгыннан, бәхетеннән шатланып көлсә бере, Бунда мескин ярлылар гел сызлана да иңрәнә» дип, гаделсезлек күренешләренә кискен каршы чыга. Шул чор матбугатында күренгән бердәнбер «Юләр егет» исемле хикәясендә чынбарлыктан алынган бер-ике вакыйганы тасвирлау аша З.Сәгыйдә байлар, хуҗалар һәм куштаннарның кешелексезлеген, аларга каршы куелып сурәтләнгән яшь эшче егетнең намуслылыгын ача алган. Шунысы мөһим, Зәйнәп Сәгыйдә Беренче империалистик сугышның гади халыкка фаҗигаләр алып килүен күрсәткән әсәрләр дә иҗат итте.
З.Сәгыйдә шигырьләрендә зур урынны борчылулы кичерешләр биләп тора. Аның романтик омтылышлары тирә-юньдәге тормыш тәртипләре, гореф-гадәтләр белән каршылыкка керә. Кайчак герой өметсезлеккә дә бирелеп куя, зарланып ала. Ләкин, ахыр чиктә ул бу авырлыкларга, кайгы-хәсрәтләргә бирешми, якты идеал өчен, ак таңлы, бәхетле тормыш өчен көрәшне дәвам иттерә, кыскасы, пессимистик хисләрне киләчәккә ышаныч белән карау җиңеп чыга.
З.Сәгыйдә революциядән соң да язган, мәсәлән, аның «Колхозчы кыз Айсылу» исемле күләмле шигъри әсәре булганлыгы билгеле. Әмма алар, кызганычка каршы, сакланмаганнар, бер өлеше исә Ташкентта җир тетрәү вакытында юкка чыккан.
Тыйнак һәм сабыр холыклы, аек фикерле Зәйнәп Сәгыйдә бүген дә татар әдәбияты һәм культурасы белән, республикабыз — Татарстан тормышы белән кызыксынып яши.

 

1987

Ташкенттан килгән хәбәр


/…/ 1986 елның ноябрендә, Ташкент тарафына командировкага барган чагымда, аның (Зәйнәп Сәгыйдәнең) фатирында озак кына сөйләшеп утырган идек. Гаҗәп тыйнак, озак яшәп тә зиһене чуалмаган, татарча матур итеп сөйли торган кеше булып чыкты бу апа. Каргалыда үткән яшьлек еллары, Фатих Кәрими, Гаяз Исхакый әсәрләрен гаять яратып укыганлыгы турында сөйләде ул, кызыклы фактлар китерде. Казандагы хәлләрдән шактый хәбәрдарбулып (70 елларда профессор Мөхәммәт Гайнуллин белән очрашкан, «Азат хатын» журналы редакциясендә булган), татар теленең кулланыш даирәсе тараюга күңеле әрни иде аның. Мин исә аңа каршы килеп, бәхәсләшеп маташтым…
Берара хатлар да алышып тордык. 1994 елның 21 апрелендә мин Ташкентка шылтыратып, аны туган көне белән котларга теләдем. Зәйнәп апабыз исән булып чыкты, ләкин колаклары ишетми башлаган иде инде.
Быел да шылтыраттым Ташкентка. Телефонга кызы Сөмбел апа (табибә) килде һәм ул Зәйнәп Сәгыйдәнең 1994 елның 30 октябрендә 97 яшендә дөньядан китүен хәбәр итте. Шулай итеп, егерменче гасыр башында кулларына каләм алып, иҗатлары белән татар әдәбияты үсешендә иң югары нокта булган «Егерменче гасыр башы татар әдәбияты» дигән феноменны тудыручыларның, минемчә, иң соңгы вәкиле дә безнең арабыздан китеп барган. Нишләмәк кирәк, табигать законы бу, табигатькә каршы бару мөмкин түгел. Әмма шунысы бар, бу еллар әдәби мирасы бүген дә яши. Тукай, Ибраһимов, Исхакый, Әмирхан, Камаллар һәм башка күренекле иҗатчыларның әсәрләре безнең рухи эзләнүләребезгә зур таяныч булып тора, хәзерге авыр заманда кыйблабыз югалган яшәештә үзебезне, үз урыныбызны табуга катнаша. (Кыскартып алынды.)

1995






Выбранный для просмотра документ Рафаил Газизов.docx

библиотека
материалов

Рафаил Шәкүр улы Газизовhello_html_68c7c460.gif

1947 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасының Мамадыш районы Кече Кирмән авылында хезмәткәр гаиләсендә туган. Дүрт яшеннән әтисез калып, әнисе тәрбиясендә үсә. 1962 елда Кече Кирмән сигезьеллык, 1965 елда Мамадышның 2 нче урта мәктәбен тәмамлагач, туган авылында укытучылык хезмәтен башлап җибәрә. 1966—1971 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем ала. Аспирантурада укырга чакырып тәкъдим ясалса да, риза булмыйча, туган авылы мәктәбендә уку-укыту бүлеге мөдире булып эшли башлый, ә 1972 елның августыннан мәктәпнең директоры итеп билгеләнә. 1979 елда мәктәп урта белем бирә торган унберь-еллык уку йортына әйләнгәч тә, Р. Газизов бүгенгә кадәр әлеге мәктәпнең директоры вазифаларын башкаруын дәвам иттерә. 1981—1986 елларда ул читтән торып Казан педагогия институтының тарих бүлегендә укый һәм тарих укытучысы дигән өстәмә белгечлекне үзләштерә.
Көндәлек матбугатта Р.Газизовның шигырьләре узган гасырның алтмышынчы елларыннан күренә башлый, тора-бара Татарстанда һәм Башкортстанда чыккан күмәк җыентыкларда урын ала, радио һәм телевидение тапшыруларында да яңгырый. 1985 елда лирик шигырьләре тупланган беренче җыентыгы дөнья күрә, ә 1988 елда кече яшьтәге балаларга атап язган «Җиләкле алан» исемле икенче шигъри китабы басыла. Хәзерге көндә ул — сигез китап авторы, шуларның бишесе шигъри җыентыклар, соңгыларыннан икесе проза китаплары («Түбән оч малайлары», 1998; «Кичер, кичерә алсаң...», 1998) һәм берсе, сайланма рәвешендәрәк төзелгәне («Ак болыт»), әдипнең тезмә һәм чәчмә әсәрләрен үз эченә ала. В. Имамовның «Үзебезнең урам малайлары» дигән кереш мәкаләсеннән тыш, бу китап ахырында шулай ук Р. Газизов иҗатына багышланган башка материаллар — Зөлфәтнең «Шагыйранә иркен сулыш», Р. Шәрәфиевнең «Шагыйрь күңеле серле дөнья», Л. Минһаҗеваның «Хаталар да булмаса...», Айдар Хәлимнең «Кайда син, Рафаил?» исемле мәкаләләре дә урнаштырылган. Шигърияттә Р.Газизовны авыл җырчысы дияргә була. Малай чактан җир хезмәтендә чыныгып, авыл тормышын тирәнтен аңлап-татып яшәгәнлектән, ул авыл кешеләренең уй-хисләрен, эчке дөньясын яхшы тоемлый һәм иҗатында шуны ачык чагылдыра. Яшәеш хакыйкате, тормышчан самимилек, авылның язмышы-киләчәге, өлкән буын белән яшь буын арасында гармониянең бозылуы турында борчылу — болар шагыйрь иҗатының төп-үзәк агымын тәшкил итә.
Шигырьләрендә татар халкының тарихына бәйле темалар да кузгатыла, туган авылының үткәне турында аның «Кирмән» дигән поэмасы да бар. Әдипнең шигъри һәм чәчмә иҗаты эчкерсез хисләре, моңлы яңгырашы белән җәлеп итә. Рафаил Газизовның әдәби иҗаты 1991 елда Язучылар берлегенең Мамадыш районының Шәйхи Маннур исемендәге бүләге һәм 2003 елда Язучылар берлегенең Фатих Хөсни исемендәге бүләге белән билгеләп үтелде. Ул — РСФСРның халык мәгарифе отличнигы (1988), Татарстан Республикасының атказанган укытучысы (1994). Рафаил Газизов — 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Басма китаплары

Бөре керфекләре: Шигырьләр.—Казан: Татар. кит. нәшр., 1985 — 636.- 1200.
Җиләкле алан: Шигырьләр.—Казан: Татар. кит. нәшр., 1988 — 32 б.— 10 000.
Чөгендер хикмәтләре: Шигырьләр.—Казан: Татар. кит. нәшр 1990.— 32 б.— 10 000.
Хат: Шигырьләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1994.— 95 б.— 4000.
Түбән оч малайлары: Чәчмә әсәрләр.— Казан: «Татар китабы» нәшр 1998.— 1286.— 4000.
Кичер, кичерә алсаң...: Чәчмә әсәрләр.— Казан: «Татар китабы» нәшр., 1998.—159 б.— 3000.
Ак болыт: Чәчмә әсәрләр, шигырьләр.— Чаллы: «Газета-китап» нәшр., 2003.— 224 б.— 1000.
Бүләгем: Шигырьләр.—Казан: «Мәгариф» нәшр., 2003 — 48 б -3000.

Библиография

Ләйлә Минһаҗева. Хаталар да булмаса
Рәфыйк ШӘРӘФИЕВ. Шагыйрь күңеле - серле дөнья
Рәфыйк ШӘРӘФИЕВ. Хыял күкләрендә ак болыт
Миңнуллин Р. Табигать баласы // Соц. Татарстан. — 1983. — 3 март. Әгъләмов М. Ачык дәрес бирә... шагыйрь // Яшь ленинчы.— 1988.— 12 окт. Минһаҗева Л. Хаталар да булмаса... // Казан утлары. — 2000. — № 3.— 142—144 б. Хәлим А. Кайда син, Рафаил? // Мәдәни җомга. — 2001. — 14 дек. Гадел Ә. Шагыйрь күңеленең биеклеге// Татарстан хәбәрләре.— 2002.— № 5.

Иҗаты турыңда кайбер фикерләр

Халыкның аһәңе, җыр сулышы — әнә шулар тарта аны шигъри сүзгә, әнә шулар моңландыра, уйландыра.
Минем үземне иң әүвәле Рафаил Газизовның шигырьләрендәге образлар сискәндерде. Бераз сәеррәк тә, яшь Есенинны да хәтерләтә... Әмма — сокландыра! Табигать дөньясын чын авыл баласы гына әнә шундый рәвештә әйтеп бирә аладыр!..
Зөлфәт, шагыйрь, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты. 1985

Мин моңарчы авыл җырчысы дип Мөхәммәт Мәһдиевне, Василий Шукшинны белә идем. Үзем өчен яңалык — инде менә Рафаил Газизовны ачтым. Мин үзем дә — авылда аунап үскән малай, ләкин миңа шәһәр культурасы йоккан икән, мин Рафаил белгән кадәр белмим икән авылны. Ике генә битлек хикәяләрендә дә ул авыл кешеләренең характерларын коеп кына куя. Миңа дөнья әдәбиятының, Көнбатыш һәм Көнчыгыш әдәбиятларының зур осталары белән очрашырга туры килде, дөнья әдәбияты даһилары Тагорны һәм Шолоховны тәрҗемә иттем, әмма Рафаил Газиз хикәяләрен укыганда, мин аның зур талант, кабатланмас талант булуын аңладым.
Гариф Ахунов, Татарстанның халык язучысы. 1998

...Моннан өч ел элек мин Казандагы китап кибетендә очраклы рәвештә генә синең «Кичер, кичерә алсаң...» дигән китабыңны алдым һәм анда шул исемдәге кечкенә повестеңны укып таң калган идем...
Рафаил Газиз — татар әдәбиятында сирәк дәрәҗәдә экспрессия, энергиягә ия булган тел чыганагы. Рафаилне укыганда сәер хәлгә таг буласың: укучы герой, образ артыннан түгел, хәтта алар хакында онытып, «Бу тагын нәрсә әйтер икән?» дип, язучының телә артыннан күзәтә, телен генә «укый» башлый. Тел чын мәгнәсендә үзмаксатка әверелә. Телнең берничә генә сызыты белән ул күренеш һәм образ тудыра...
Айдар Хәлим шагыйрь, прозаик, публицист. 2001

Рафаил Гааизов әдәбиятта прозага һәм прозаикларга менә шундый кытлык чорында бөтенләй көтелмәгән яктан ачылып китте. 90 нчыкллар уртасында матбугатта әүвәл аның берән-сәрән генә хикәяләре күренә башлады. Аннары инде бер-бер артлы «Кичер, кичерә алсаң...», «Түбән оч малайлары» исемле хикәяләр җыөтыклары пәйда булды, һәм безнең бәхет, безнең сөенечкә Рафаил безне үзенең саф әдәби теле, күңел дөньясының сафлыгы, тирәнлеге белән шаккаттырды.
Вахит Имамовв, язучы, 2003



Выбранный для просмотра документ Фарит Гыйльми.docx

библиотека
материалов

Гыйльми Фәритhello_html_m66acd16e.gif

(1947-1993)

          Язучы-прозаик Фәрит Гыйльми (Фәрит Гыйльметдин улы Гыйльметдинов) 1947 елның 14 апрелендә хәзерге Татарстан Республикасының Мөслим районы Үрәзмәт авылында туа.

          1955 елда Үрәзмәт урта мәктәбен, 1970 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. 1970-1972 елларда Бөтенроссия тарих һәм мәдәният истәлекләрен саклау җәмгыятенең Әлмәт бүлегендә секретарь булып эшли. 1972-1974 елларда Совет Армиясе сафларында взвод командиры булып хезмәт итә. Гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, дүрт ел Әлмәтнең 1 нче номерлы татар урта мәктәбендә тарих һәм физкультура укыта, аннары Әлмәт батырма электр насослары заводында хезмәтне фәнчә оештыру бюросы башлыгы (1978-1983) һәм, Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы икееллык Югары әдәби курсларны тәмамлап кайтканнан соң, 1988 елдан Әлмәт Язучылар оешмасында әдәби консультант булып эшли.

          Фәрит Гыйльми узган гасырның җитмешенче елларында әдәбият мәйданына аяк баскан өметле яшь прозаикларның берсе иде. Аның «Салават күпере» исемле беренче басма хикәясе 1967 елда Уфада «Кызыл таң» газетасында дөнья күрә. 1970-1971 елларда «Ялкын» журналында, «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы битләрендә, яшь язучыларның «Инешләр Иделгә коя» исемле күмәк җыентыгында аның тагын унлап хикәясе басыла. Аннан соң иҗат ителгән һәм башлыча хезмәт темасына багышланган, яшьләрнең мөстәкыйль тормышка беренче аяк атлаганда килеп чыккан каршылыкларны җиңә-җиңә хезмәт эчендә чыныгуларын үзенчәлекле кеше образлары аша, татар теленең нечкә аһәңнәрен тоеп, сәнгатьчә оста язылган «Урсай тау итәгендә» (1977) һәм «Елганың борылган төшендә» (1980) исемле повестьларын укучылар да, әдәби тәнкыйть тә яратып каршы ала.

          Фәрит Гыйльми язучылык таланты ачылып җиткәндә генә, 1993 елның 16 октябрендә кинәттән вафат була. Кабере – Зәй районының Бигеш авылы зиратында.

          Ф.Гыйльми – 1982 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.





Выбранный для просмотра документ Якуб Занкиев.docx

библиотека
материалов

Якуб Зәнкиевhello_html_m126f8b4c.jpg

(1917-2003)


Якуб Камали улы Зәнкиев 1917 елның 6 апрелендә Иркутск шәһәрендә дөньяга килә. Ул кечкенәдән үк затлы-зыялы гаиләдә тәрбияләнеп үсә. Үзе дә гомерен күңелләргә яктылык өләшүгә, мөгаллимлек итүгә багышлый. 40 елдан артык балаларга аң-белем, ныклы тәрбия бирүче Якуб ага Зәнкиев «Россия Федерациясе мәктәпләренең атказанган укытучысы» дигән мактаулы исемгә лаек була. Себердә, үзе яшәгән төбәк мәктәпләрендә балаларны татар әдәби телендә укыту буенча да сокланырлык уңышларга ирешә.


Бер үк вакытта Я.Зәнкиев журналистика, әдәби иҗат эше белән дә ныклап шөгыльләнә. Аның көн кадагына суккан үтемле язмалары, очерк-зарисовкалары, әдәби тәнкыйть мәкаләләре район-өлкә матбугатында, Татарстанда чыгучы төрле газета-журналларда әледән-әле күренеп тора. Бер үк вакытта ул үзен фольклорчы буларак та таныта. Укучыларыбызны Төмән татарлары хәяты, гореф-гадәтләре, татар әдәби телендә борынгы төркилек чалымнары аеруча нык сакланган Себер шивәсе белән якыннан таныштыра. Якуб Зәнкиев укучыларга «Иртеш таңнары», «Ялкында өтелгән мәхәббәт» романнары, «Кайчы колак» кебек хикәяләр җыентыклары белән таныла.

1994 елда Татарстан китап нәшриятында басылган «Иртеш таңнары» романы өчен Якуб Зәнкиев 2002 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
Яу кырында күрсәткән батырлыклары I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм күпсанлы медальләр, тыныч хезмәттәге фидакарьлеге исә Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең югары бүләкләре белән бәяләнә.

Ул 2003 елның 7 мартында бакый дөньяга күчә.

Я.Зәнкиев — 1995 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.


  
 
ТӨП БАСМА КИТАБЫ

Иртеш таңнары: роман. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. — 672 б. — 1600 д.


ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Мортазин М. Иртеш ага да ага… // Татарстан яшьләре. — 1989. — 26 авг.
Әхмәтова-Урманче Ф. Беренче сукмак // Ватаным Татарстан. — 1994. — 21 окт.
Хәбибуллина Л. Якуб Зәнкиевнен «Иртеш таңнары» романының идея-сәнгать көче // Яңарыш. — 1997. — 1 апр.
Алишина X. Себер татарлары елъязмасы: Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы // Мәдәни җомга. — 1997. — 11 апр.
Хәмитев Г. Яшисең икән, димәк, юкка түгел… // Татар иле. —2001. — № 18.
Xәмитев Г. Ул Себернең асыл егете // Мәгърифәт. — 2001. — 6 апр.
Хәбибуллин X. Чын мәхәббәт бармы? // Казан утлары. — 2002. — № 2. — 182-184 б.
Әхмәтова-Урманче Ф. Хәзинәдар // Мәдәни җомга — 2002. — 5 апр.
Речекбаева Р. Онытылмас олуг зат // Яңарыш. — 2003. — 4 апр.      
Хәмитев Г. Үлчәшмичә гадел булып // Шәһри Казан. — 2003. — 7 май.
Хатипов Ф. Ерактагы якын Себер // Мәдәни җомга. — 2007. — 11 май.

Выбранный для просмотра документ исеме.docx

библиотека
материалов













2017 нче ел

Курс профессиональной переподготовки
Специалист по охране труда
Курс профессиональной переподготовки
Библиотекарь
Найдите материал к любому уроку,
указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:
также Вы можете выбрать тип материала:
Общая информация
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону N273-ФЗ «Об образовании в Российской Федерации» педагогическая деятельность требует от педагога наличия системы специальных знаний в области обучения и воспитания детей с ОВЗ. Поэтому для всех педагогов является актуальным повышение квалификации по этому направлению!

Дистанционный курс «Обучающиеся с ОВЗ: Особенности организации учебной деятельности в соответствии с ФГОС» от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (72 часа).

Подать заявку на курс

Вам будут интересны эти курсы:

Курс «Бухгалтерский учет»
Курс повышения квалификации «Интеллектуальная собственность: авторское право, патенты, товарные знаки, бренды»
Курс повышения квалификации «Основы управления проектами в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Организация практики студентов в соответствии с требованиями ФГОС педагогических направлений подготовки»
Курс повышения квалификации «Основы построения коммуникаций в организации»
Курс повышения квалификации «Финансы предприятия: актуальные аспекты в оценке стоимости бизнеса»
Курс профессиональной переподготовки «Разработка эффективной стратегии развития современного ВУЗа»
Курс повышения квалификации «Мировая экономика и международные экономические отношения»
Курс повышения квалификации «Актуальные вопросы банковской деятельности»
Курс профессиональной переподготовки «Метрология, стандартизация и сертификация»
Курс профессиональной переподготовки «Теория и методика музейного дела и охраны исторических памятников»
Курс профессиональной переподготовки «Информационная поддержка бизнес-процессов в организации»
Курс профессиональной переподготовки «Гражданско-правовые дисциплины: Теория и методика преподавания в образовательной организации»
Курс профессиональной переподготовки «Управление корпоративной информационной безопасностью: Администрирование и эксплуатация аппаратно-программных средств защиты информации в компьютерных системах»
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.