Инфоурок Другое Конспекты"Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча дидактик уеннар”

"Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча дидактик уеннар”

Скачать материал
библиотека
материалов

"Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча дидактик уеннар”

1 нче конкурс “Табышмак әйтәм – җавабын тап”

  1. Очмый, жуылдамый да,

Улу рам буйлап чаба.

Аның ике күзендә дә,

Яктырып утлар яна. (Машина)

  1. Сайрамый, оя да кормый,

Кешеләр һәм йөк ташый.

Кем миңа әйтер икән,

Ә бу нинди кош икән? (Самолет)

  1. Уф-уф сулар,

Уфтанса да алып китәр

Барыр җиренә җитәр. (Поезд)

  1. Ике көпчәкле арба

Утсыз да алга чаба. (Велосипед)

  1. Нинди гаҗәп бер өй бу.

Һәр ягы тәрәзәле.

Аяклары резина.

Бар ашаганы бензин. (Автобус)

  1. Авызы юк, борыны юк

Тик бар аның өч күзе.

Урамдагы хәрәкәтне

Көйләп торадыр үзе. (Светофор)

Тәнәфес: “Светофор” биюе башкаралар.

 

2 нче конкурс. “Юл билгеләрен җый” (Командалар пазл җыя һәм аңлата)



3 нче конкурс. “Шоферлар”

Кеглялар арасыннан руль тотып йөгерәләр.

Җырлы-биюле уен: “Едим-едим”



4 нче конкурс “Юл математикасы” (Юл хәлләрен чишү) 

1нче бирем. “Яшел” төсле командага .

Җиде бала юлда туп белән уйнаганнар. Икесе өйләренә киткән. Калган балалар уйный калганнар.

Сорау: Ничә бала дөрес эшләгән?

Җавап: Берсе дә дөрес эшләмәгән. Чөнки юлда уйнарга ярамый.

 2нче бирем. “Сары” төсле командага.

Ике малай һәм өч кыз мәктәптән чыктылар һәм юлны аркылы чыгу өчен “зебра” янына килеп бастылар. Бу вакытта светофорның яшел уты җемелди башлаган иде инде. Малайлар тиз генә юлны йөгереп чыктылар, ә кызлар чираттагы яшел утны көтеп калдылар.

Сорау: Ничә бала юлны дөрес чыккан?

Җавап: Өч кыз. Чөнки яшел ут җемелди башласа, чыгарга ярамый.  Юлдан йөгереп чыгу да бик куркыныч!

 3нче бирем. “Кызыл” төсле командага.

Дүрт малай урам буйлап велосипедта йөрергә чыгалар. Бер малайга 13, ә калганнарына 15 яшь.

Сорау: Ничә малай “Юл йөрү кагыйдәләрен” бозмаган?

Җавап: Өчесе. Чөнки 14 яшьтән велосипедта йөрергә ярый.

5 нче конкурс “Юлдагы кызык хәлләр” (Шаян сораулар)

Яшел” командага.

Ишегалдында Азат үзенең дусты Ришатны очрата. Ришат Азаттан: “Яңа зебра күрәсең киләме?” дип сорый һәм аны кулыннан тотып машиналар, автобуслар йөри торган юл кырыена алып килә. Син ничек уйлыйсың, малайлар ни өчен “зебра” карарга зоопаркка түгел,ә юл янына килгәннәр?Аңлат.

Җавап: Чөнки асфальтта ясалган буй-буй ак төстәге сызыклар “зебра” дип атала. “Зебра” аркылы җәяүлеләр юлны аркылы чыга.

 “Сары”командага.

Булат беркөнне үзенең дусты Руслан янына баргач, үзе белән булган хәлне сөйли. Ул юлны аркылы чыгарга җыенган һәм светофор аңа сары “күзен” кыскан. Ә дусты моңа ышанмый. Сез ничек уйлыйсыз? Бу хәл булырга мөмкинме?

Җавап: мөмкин. Әгәр светофор сары “күзен” кысса, юл аркылы чыкканда бик тә игътибарлы булырга кирәк.

Кызыл” командага.

Равил беркөнне урамда “Йөгерүче кыз белән малай” билгесе күрә һәм юл аркылы йөгереп чыга. Аны инспектор күреп туктата һәм кисәтү ясый. Сез ничек уйлыйсыз, инспектор ни өчен Равилне орышкан?

Җавап: Равил күргән билге машина йөртүчеләр өчен. Бу билгене балалар бакчалары, мәктәпләр янына куялар.

 

6 нчы конкурс “Могҗизалар кыры” (3 командадан берешәр бала чакырыла, өстәлдәге барабанны әйләндерәләр, ук туктаган төснең конвертын алып, нинди юл билгесе чыккан, шуңа аңлатма бирәләр).

Алып баручы: Шуның белән безнең бүгенге бәйгебез тәмам. Жюри әгъзалары киңәшкән арада, балалар җыр тәкъдим итәләр.

ҖЫР: “СВЕТОФОР”.


  • Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
    Пожаловаться на материал
Скачать материал
Найдите материал к любому уроку,
указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:
также Вы можете выбрать тип материала:
Проверен экспертом
Общая информация
Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Курс профессиональной переподготовки «Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе»
Курс повышения квалификации «Основы местного самоуправления и муниципальной службы»
Курс повышения квалификации «Организация практики студентов в соответствии с требованиями ФГОС педагогических направлений подготовки»
Курс повышения квалификации «История и философия науки в условиях реализации ФГОС ВО»
Курс повышения квалификации «Организация практики студентов в соответствии с требованиями ФГОС технических направлений подготовки»
Курс повышения квалификации «Управление финансами: как уйти от банкротства»
Курс профессиональной переподготовки «Организация менеджмента в туризме»
Курс повышения квалификации «Организация маркетинга в туризме»
Курс профессиональной переподготовки «Разработка эффективной стратегии развития современного вуза»
Курс профессиональной переподготовки «Метрология, стандартизация и сертификация»
Курс профессиональной переподготовки «Теория и методика музейного дела и охраны исторических памятников»
Курс профессиональной переподготовки «Организация процесса страхования (перестрахования)»
Курс профессиональной переподготовки «Организация и управление службой рекламы и PR»
Курс профессиональной переподготовки «Организация и управление процессом по предоставлению услуг по кредитному брокериджу»

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.