Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Дошкольное образование / Презентации / Юлда йөри беләбез, кагыйдәсен үтибез. УМК

Юлда йөри беләбез, кагыйдәсен үтибез. УМК

  • Дошкольное образование
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад к...
“Игътибарлы булыгыз» Минем нәни дусларым, Игътибарлы булыгыз- Хәвеф-хәтәрсез...
“Исән-имин йөрегез” Кошлар, җәнлекләр-барысы да Кагыйдәне белмәгәч, Чыгалар...
Светофор хәбәр бирә: “Кызыл!”- җәяүле, тукта! Ничек кенә ашыксаң да, Юл аркы...
Мияу белән Акбай туп уйныйлар. -Исәнме Акбай -Исәнме Мияу -Әйдә бергә туп уй...
Мияу белән Акбай светофор белән танышалар. -Мияу, карале монда юл кырыенда б...
Акбай, Мияу һәм Куян- юл йөрү кагыйдәләрен саклаучылар. Акбай белән Мияу ура...
Горизонталь буенча: Светофорның нинди төсе “Игътибар, әзерлән” дигән сигналн...
Мияу сорауларга җавап бирә. Юл билгеләре ни өчен кирәк? Нинди юл билгеләрен...
 Балаларның эшләре.
1 из 10

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1 муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад к
Описание слайда:

муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида № 5» г. Лениногорска муниципального образования «Лениногорский муниципальный район» Республики Татарстан Юлда йөри беләбез, кагыйдәсен үтибез. Авторлар: Гөмәрова В.М., . 2015 ел

№ слайда 2 “Игътибарлы булыгыз» Минем нәни дусларым, Игътибарлы булыгыз- Хәвеф-хәтәрсез
Описание слайда:

“Игътибарлы булыгыз» Минем нәни дусларым, Игътибарлы булыгыз- Хәвеф-хәтәрсез генә Юлда имин йөрегез. Юл чыкканда як-ягыма Карамадым беркайчан Юкка мени юл чатына СВЕТОФОРлар куелган. Светофор безне туктата Кызыл төсен кабызып. Мин теләмим туктарга Барам алга ашыгып. Нигә әле вакытымны Юкка әрәм итәргә, Светофорның яшел утын Кабызганын көтәргә. Шуны уйлап юл чыкканда Полиция туктатты, Юл йөрү кагыйдәсен Бозуымны аңлатты. Ничек кенә ашыксаң да Кирәк икән көтәргә Светофорның һәрбер төсен Кирәк хөрмәт итәргә.

№ слайда 3 “Исән-имин йөрегез” Кошлар, җәнлекләр-барысы да Кагыйдәне белмәгәч, Чыгалар
Описание слайда:

“Исән-имин йөрегез” Кошлар, җәнлекләр-барысы да Кагыйдәне белмәгәч, Чыгалар шул юлларга Карамый светофорга. Булгалый шундый хәлләр: Юлга чыга песиләр, Юлга чыгалар этләр, Юлга чыга балалар, Хәтта чыга олылар.... Балалар да, олылар да Кагыйдәне беләләр, Бозган чакта ис китмичә “мин хаклы” дип йөриләр. Җәяүледән кала әле Шоферлар арасында Игътибарсыз, ашыгучы Очраштыргалый юлда. Ашыгучылар саны Кимемәсә тиз ара, Үлемгә һәм һәлакәткә Юл безне алып бара. Шоферлар да, җәяүле дә Игътибарлы булсыннар, Бер-берсенә юл биреп Исән-имин йөрсеннәр.

№ слайда 4 Светофор хәбәр бирә: “Кызыл!”- җәяүле, тукта! Ничек кенә ашыксаң да, Юл аркы
Описание слайда:

Светофор хәбәр бирә: “Кызыл!”- җәяүле, тукта! Ничек кенә ашыксаң да, Юл аркылы син чыкма! Светофор хәбәр бирә: “Сары!”- бул игътибарлы! Кызыл һәм яшел төсләр Алмашып кабынырлар. Светофор хәбәр бирә: “Яшел!”- хәзер бар инде алга. Шулай да юл чыкканда, Як- якка күз салгала! Светофор хәбәрләре.

№ слайда 5 Мияу белән Акбай туп уйныйлар. -Исәнме Акбай -Исәнме Мияу -Әйдә бергә туп уй
Описание слайда:

Мияу белән Акбай туп уйныйлар. -Исәнме Акбай -Исәнме Мияу -Әйдә бергә туп уйныйк -Әйдә, менә монда юлда уйныйк әле, монда шундый рәхәт. -Акбай ярамый юлда уйнарга, монда бит машиналар йөриләр. -Әйе дөрес, без балалар мәйданчыгына барсак якшырак булыр.

№ слайда 6 Мияу белән Акбай светофор белән танышалар. -Мияу, карале монда юл кырыенда б
Описание слайда:

Мияу белән Акбай светофор белән танышалар. -Мияу, карале монда юл кырыенда бер зур абый басып тора. -Акбай, бу абый тугел, бу светофор дип атала. Карале ул төрле төсләр белән машиналарга яки безгә сигнал курсәтеп тора. Кызыл төсне курсәткәндә без басып торабыз. Сары төсне курсәтсә- әзерләнәбез. Яшел төсне курсәтсә- барабыз. -Акбай син моны беркайчанда онытма. Яхшы Мияу, онытмам.

№ слайда 7 Акбай, Мияу һәм Куян- юл йөрү кагыйдәләрен саклаучылар. Акбай белән Мияу ура
Описание слайда:

Акбай, Мияу һәм Куян- юл йөрү кагыйдәләрен саклаучылар. Акбай белән Мияу урамда уйнап йөргәндә юл буенда Куянны күреп алдылар: ул тиешсез урында юлның икенче ягына чыгарга ашкына, омтыла иде. Акбай белән Мияу аның янына ашыктылар. Куянга юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген, үтәмәгән очракта нәрсә булачагын аңлаттылар. Куян үзенең ялгышын аңлады, дуслары алдында аңа бик кыен булды. Акбайга һәм Мияуга юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә сүз бирде, рәхмхтен белдерде. Шул көннән башлап үзе дә кагыйдә бозучыларга киңәшләрен бирә башлады. Балалар, сез дә Акбай, Мияу һәм Куяннан калышмагыз, Юл Йөрү Кагыйдәләрен өйрәнегез һәм үтәгез!

№ слайда 8 Горизонталь буенча: Светофорның нинди төсе “Игътибар, әзерлән” дигән сигналн
Описание слайда:

Горизонталь буенча: Светофорның нинди төсе “Игътибар, әзерлән” дигән сигналны аңлата? Ике тәгәрмәчле хәрәкәт итү җайланмасы. Тротуардан хәрәкәт итүче кеше ничек атала? Автобус, трамвай, троллейбус туктый торган урын. Кичләрен юлларны юл буенда нәрсә яктырта? Поезд өчен светофор ничек атала? Җәяүлеләр хәрәкәт итә торган юл. Юл йөрү кагыйдәләрен саклаучы кеше. Вертикаль буенча: Юл буенда 3 төсле сигналын кабызып кисәтеп торучы нәрсә ул? Акбай кроссворд чишә   1     2   3     4     5     6     7   8  

№ слайда 9 Мияу сорауларга җавап бирә. Юл билгеләре ни өчен кирәк? Нинди юл билгеләрен
Описание слайда:

Мияу сорауларга җавап бирә. Юл билгеләре ни өчен кирәк? Нинди юл билгеләрен беләсез? Җирдән,һавадан, судан, тимер юлдан хәрәкәт итүче нинди транспорт төрләрен беләсез? Җәяүлеләрнең юл аркылы чыга торган урынын нинди хайван исеме белән атыйлар? Машина йөртүченең төп документы ничек атала? Пассаңирлар машинага утыргач, нәрсәне каптырырга тиешләр? Кечкенә балалар куркынычсызлыгы өчен машинада нәрсә булырга тиеш?

№ слайда 10  Балаларның эшләре.
Описание слайда:

Балаларның эшләре.

Автор
Дата добавления 09.11.2016
Раздел Дошкольное образование
Подраздел Презентации
Просмотров7
Номер материала ДБ-337062
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх