Инфоурок Дошкольное образование Конспекты“Юлларда имин булыйк!” Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган күңел ачу

“Юлларда имин булыйк!” Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган күңел ачу

Скачать материал

 

Максат: урамда, юлларда һәм транспортта үзеңне тоту культурасы күнекмәләре формалаштыру

Тәрбия бурычлары: туган якка мәхәббәт, аның белән кызыксыну хисе тәрбияләү; балаларда шәһәр урамнарында һәм транспортта үзләрен тоту кагыйдәләрен үтәү теләге уяту.

Үстерү бурычы: игътибарлык, күзәтүчәнлек, ишетү, уйлау, фикерләү сәлатен, сөйләм телен үстерү; юлларда хәвефсез йөрү кагыйдәләрен өйрәнгәндә кулланыла торган төшенчәләр исәбенә сүз байлыгын арттыру, аларны активлаштыру.

Белем бирү бурычлары: балаларның транспорт төрләре, юл билгеләре турында белемнәрен тулыландыру, уйнау, велосипедта йөрү кагыйдәләрен белүне тирәнәйтү; Татарстан Республикасы шәһәрләре турында белемнәрен киңәйтү

Төп белем бирү өлкәсе: социаль-аралашу үсеше

Интеграль белем бирү өлкәләре: танып белү, сөйләм үсеше

Алымнары: сөйләм, күрсәтү, уйнау, тәҗрибә ясау

Ысуллары: әңгәмә, сөйләү, сорау,аңлату экранлы, тавышлы, экранлы-тавышлы. Уен мизгеле, искә төшерү, мактау, мөстәкыйль  эш. Юл билгеләре күрсәтү

Күрсәтмәлекләр: слайдлар, күңел ачу(анимация) сюжеты, юл билгеләре, дисклар, тавышлар

Көтелгән нәтиҗә: уеннар аша балаларның юлларда хәвефсез йөрү кагыйдәләре, транспорт төрләре, республикабыз шәһәрләре, “Яшел ут” бәйгесе турындагы белемнәре киңәя

Эшчәнлек барышы:

Хәерле көн  хөрмәтле кунаклар! Менә без балалар белән әзерләгән юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган  бәйрәмебезне башлыйбыз.

Кояшның шаян нурлары

Иркәли безне иртән.

Күңелле, тапкыр уеннар

Күптәннән безне көткән.

 Бала:

Ә инде әти-әниләр

Бик борчылмасын өчен,

Машинада шофер абый

Тынычлап барсын өчен,

Юл йөрү кагыйдәләрен

Әйбәт белергә кирәк!

Белгәннәребезне күрсәтик-

Бәйрәмне башлыйк тизрәк.

 Бала:

Без бәйрәмгә килдек бүген,

Бәйрәм күңелле узсын.

Җырлыйк, уйныйк, уйлыйк, дуслар,

Җаваплар дөрес булсын.

 

 

Музыка астында балалар керә, тезелеп басалар.

Балалар, мин сезне бүген юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнергә республика шәһәрләре буенча сәяхәткә чакырам.

(Ишектән маша килеп керә)

-                     Нәрсәгә җыелдыгыз монда? Әйдәгез уйнарга, менә минем нинди яңа, матур самакатым да бар.

-                     Туктале Маша, без бит сәяхәткә җыена идек, безнең башны бутама әле.

-                     Мин дә сезнең белән барыйм әле, минем дә матур-матур шәһәрләр күрәсем килә, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәсем килә!

-                     Балалар, Машаны үзебез белән алабызмы?

-                     Әйдәгез алайса бергәләп сәяхәткә киттек! ( “Күңелле сәяхәт җырын башкара)

Менә безнең кәефләребез дә күтәрелеп китте, рәхмәт инде сиңа маша!

Балалар, сәяхәткә без нинди транспортта барырбыз икән?

Самат: Без автобус белән барырбыз.

Әйдәгез, бөтен уңайлыклары булган автобус белән барыйк. Автобуска утырганда, анда барганда, аңардан төшкәндә әдәплелек кагыйдәләрен төгәл үтәгез. Хәзер билетлар алабыз. (тәрбияче балаларга билетлар бирә, кемнен билетында нинди сан язылган балалар шул урынга утырырга тиеш. Руль рәсеме төшкән билетлы бала йөртүче була. Ул Ислам)

-Балалар, менә безнең автобус, әйдәгез утырыйк.

(Автобус алдында “балалар” юл билгесе

_Балалар, без бу автобуста бара алабызмы сон? (Әйе)

-Ни өчен? (Булат. Чөнки автобуста “Балалар” юл билгесе куелган)

_Барыгыз да яхшылап утырдыгызмы?

-Без хәзер кемнәр булабыз инде? (пассажирлар)

_Куркынычсызлык каешларын каптырырга онытмагыз (балалар каешларын каптыралар)

_Балалар, сез безнең дусларыбыз Акбай белән Мияуны беләсез инде. Алар үзләрен юллара ничек тоталар икән? Әйдәгез алар турында анимацион сюжет карап үтик әле ( УМК “Юл маҗаралары” күңел ачу сюжеты)

_Алар кагыйдәләрне үтәделәрме? (әйе)

-Нинди кагыйдәләрне үтәделәр инде алар? ( З.Ильяс  Акбай светофорның  кызыл утына чыкмады, яшел уты янганын көтеп торды)

Җыр: Ислам “Мин машина яратам”

 

Карагыз әле балалар, без түбән кама шәһәренә килеп җиттек. (Слайдта шәһәр күренеше)

_Кайсыгыз белә, бу шәһәрдә нәрсә җитештерәләр?

-С.Әмир: Бу шәһәрдә машиналар өчен шиннар ясыйлар.

_Дөрес балалар , менә бу шин заводы( Слайдт шин заводы)

-Куркынычсызлык каешларын ычкындырыйк та  автобустан төшик.

-Балалар, ишеткәнегез бармы, машиналарның шиннарын кайчан алыштыралар?

-Искәндәр: без аларны һәрвакыт карап торырга тиеш, кыш җитсә юллар бозлавыклы була, шуңа күрә кшкы шиннар, ә җәй җитсә җәйге шиннар куярга кирәк, әгәр безнең шиннарның сырлары беткән булса, аларның шууы күбрәк була.

_Дөрес балалар, ә хәзер әйдәгез кышкы шиннарны җәйгегә алыштырыйк, уен уйнап алыйк.

Сезнең алдыгызда автобуслар, фламастерлар алабыз да экрандагы автобуска карап шиннарын бизибез.

-Булдырдыгыз, балалар, безнең автобусыбызның да кышкы шиннары җәйгегә алышынды.

-Балалар, әйдәгез автобуска утырыйк, каешларны эләктерик.

- юлыбызны дәвам итик, менә без Әлмәт шәһәренә килеп җиттек. ( экранда әлмәт шәһәре күренеше, нефть вышкалары)

-Балалар, бу шәһәрдә нәрсә җитештерәләр?

-Чулпан: бу шәһәрдә табигатьнең кара алтыны нефть җитештерәләр.

Машинабызны тиешле урынга куйдык. Автобустан төштек,

-Без хәзер кемнәр булабыз? (җәяүлеләр)

-Әлмәт шәһәрендә нинди һөнәр ияләре яши икән?(нефтьчеләр)

-Дөрес, монда нефтьчеләр яши.Без карап үткән шиннарны да алар тапкан нефтьтән җитештерәләр.

Хәзер без сезнең  белән җәяүләп хәрәкәт итәрбез. Тик башта җәяүлеләр өчен булган юл билгеләрен искә төшерик.

Сезнең белән “ Билгеләрне таны” уены уйнап алырбыз. Экранда  проблемалы ситуацияләр вакытында нинди юл билгесе торырга тиеш, шуны  күрсәтегез.

1.”Җәяүленең юлны аркылы чыгу урыны”

2.”Җәяүленең җир асты аша чыгу юлы”

Булдырдыгыз, балалар сез бик  дөрес эшләдегез.

Сез бик арыгансыздыр балалар, әйдәге әле ял итеп алыйк Физкультминут

Сәяхәтебезне дәвам итик. Безне Бөгелмә шәһәре көтә.

Бөгелмәдә аэропорт бар бит. (слайд) Ә анда безнең нинди транспорт төрләре төшә әле? (балалар җавабы)

-Без хәзер вертолет мәйданчыгына барып, нефтьтчеләр вертолетына утырырбыз да, тиз генә Бөгелмәгә юл тотарбыз

(Очып баручы вертолет) (Балалар түгәрәк ясап басалар.Бармаклар белән “Вертолет” күнегүе ясала.Ике кул бергә йозакка бикләнә. Имән бармаклар белән хәрәкәтләр ясала. Бармаклар хәрәкәтләнгәндә “бл-бл-бл” дип хәрәкәт итәләр. “Вертолет төшә” сулыш агымын булдыру күнегүе ясала

Менә Бөгелмә шәһәре( Бөгелмә шәһәре күренеше слайд)

-Балалар, Бөгелмәдә әле тимер юл вокзалы да бар. Без сезнең белән тимер юл вокзалына да бара алабыз.

Тавышны таны!” уены ( төрле транспорт чаралары тавышлары арасыннан поезд тавышын танырга)

(Слайдта тимер юлдан  поезд килгән күренеше)

Менә без тимер юл вокзалында. Тимер юл транспортына нәрсәләр керә әле? (балалар җавабы)

Хәзер без сезнең белән “Билгене җый” уенын уйнап алырбыз.

Сезнең алдыгызда кисәкләргә бүленгән юл билгеләре бар, сез шуларны җыеп куярсыз. ( 2 бала алда магнитлы тактада эшли) Слайдтан дөреслеген тикшерү

-Алар нинди төр юл блгеләренә керәләр? ( кисәтүче)

-Балалар, безгә кайту юлына чыгарга да кирәк инде. Әйдәгез әле Актанышка кайтышлый Яр Чаллы шәһәренә дә кереп чыгыйк. (Яр Чаллы шәһәре күренеше)

-Чаллыда нинди зур предприятие бар микән? (Камаз заводы бар) (Наил әйтә) (слайдта “КАМАЗ” заводы күренеше)

-Камаз  машиналары нинди траспорт төренә керә? (йөк машинасы)

-Ярар, балалар, Актанышка кайтыйк инде. Без Актанышка су юлы белән кайтырбыз.

-Сез нинди су транспрты төрләрен беләсез? (балалар җавабы)

-Актанышка нинди су транспорты белән кайтыйк икән?

-Мин сезгә көймәләр әзерләдем, әйдәгез алар белән кайтыйк. (балалар утыралар, ишкәк ишкән хәрәкәтләр ясыйлар, бу вакытта Акнанышның идел буйлары күрсәтелә, слайдта)

-Балалар, сезгә бу җирләр танышмы? Бигрәк матур җиргә урнашкан безнең Актанышыбыз. (экранда Актаныш күренешләре)

-Әллә кайтып та җитәбез инде, балалар, көймәдән төшик.

-Балалар, сез кайда уйнарга яратасыз? Велосипедларыгыз да бардыр инде. Сез аның белән кайларда йөрисез? (Гүзәл: балалар мәйданчыгында, ишегалдында, ял паркында махсус урында.)

(Әзер билгене күрсәтеп) –Бу билге кайда куела һәм ул нәрсәне аңлата?

(Гүзәл: Бу билге ишегалды башланган урынга куела, машина йөртүчеләр бу билгене күргәч тизлекләрен киметергә, бик игътибарлы булырга тиеш. Чөнки ишегалдында балалар йөри һәм уйный.

Хәзер без ишегалдының махсус урынында велосипедларда йөрербез. Ләкин велосипедта йөрүнең дә үз кагыйдәләре бар, без аларны төгәл үтәргә тиешбез.

Ринат: Велосипедта әти-әниләр 7 яшькә кадәрге балаларын үзләре белән бергә утыртып йөри алалар. Ләкин моның өчен өстәмә куркынычсызлык утыргычы, велосипедта йөргәндә өлкәннәрнең дә, балаларның да махсус баш киеме булырга тиеш. ( слайдтан күрсәтү)

Нәфисә: 14 яше тулмаган балаларга зур юлларда велосипедта йөрү тыела. Без әти-әниләр күзәтүе астында ишегалларында , балалар мәйданчыгында ясалган махсус юлларда гына, башка кешеләргә комачауламыйча йөрергә тиеш.

            Әйдәгез, велосипедларда кагыйдәләрне үтәп йөреп күрсәтик.(знаклар куела)

            Булдырдыгыз, балалар! Без бүген нинди шәһәрләрләрдә булдык әле?(балалар җавабы)

_Юлларда хәвефсез йөрү кагыйдәләрен искә төшердек. Әйдәгез алган белемнәребезне тикшереп үтик.

“Җавабын тап”! уены. Сезнең алдыгызда рәсемнәр бирелгән, сез 4 рәсем арасыннан дөрес җавапны табып, аңа фишка куярга тиеш буласыз. (Соңыннан экрандагы җавап белән тикшерелә)

1 нче бирем: “Нәрсә артык?”

2 нче бирем:”Кайсы урында юлны аркылы чыгу куркыныч?”

Булдырдыгыз, балалар, сез бик булган, уңган икәнсез. Әйдәгез инде сәяхәтебезне “Светофор” җыры белән тәмамлыйк.

Менә хәзер Актанышыбызды җәй вакыты. Юлларда машиналар бик күп йөри башлады. Урамны аркылы чыкканда зурлар белән бергә чыгарга кирәк. Урамда ялгыз йөрмәскә, велосипедларда балалар мәйданчыгында гына йөрергә  рөхсәт ителә.Бу кагыйдәләрне төгәл үтик, җәйләребез барыбыз өчен дә имин үтсен!

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Актаныш авылы гомуми үсеш бирүче №2 балалар бакчасы

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

“Юлларда имин булыйк!”

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә

 багышланган күңел ачу

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                    Төзеде: I категорияле тәрбияче

 Гайнуллина Гөлназ Рәсүл кызы

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "“Юлларда имин булыйк!” Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган күңел ачу"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Юрист

Получите профессию

Менеджер по туризму

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 625 838 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 15.01.2016 1030
    • DOCX 21.6 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гайнуллина Гульназ Расуловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Гайнуллина Гульназ Расуловна
    Гайнуллина Гульназ Расуловна
    • На сайте: 8 лет и 2 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 3289
    • Всего материалов: 4

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Технолог-калькулятор общественного питания

Технолог-калькулятор общественного питания

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Туризм в дошкольном образовании

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Гуманно-личностный подход в воспитании детей

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Организация воспитательной работы в условиях интерната семейного типа

Специалист в области воспитания

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психология общения: эффективное общение и решение конфликтов

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 481 человек из 67 регионов

Мини-курс

GR-технологии и взаимодействие с СМИ

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психология развития и воспитания детей: особенности и подходы

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе