Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Научные работы / Юныс Сафиуллин иҗатында алмашлыкларның стилистик мөмкинлекләре

Юныс Сафиуллин иҗатында алмашлыкларның стилистик мөмкинлекләре


До 7 декабря продлён приём заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Юныс Сафиуллин иҗатында алмашлыкларның стилистик мөмкинлекләре



Юныс Сафиуллин – интеллигент җанлы, нечкә тоемлы, сизгер һәм итагатьле язучы. Рухы белән интеллигент булмаган кешенең чын әсәр тудыра алуына ышану кыен. Пьесалар язудан тыш, ул тагын безнең татар тарихын, күпгасырлы әдәби мирасыбызны яхшы белә. Шулай ук рус һәм дөнья әдәбияты җәүһәрләрен дә яхшы гына өйрәнгән кеше. Ул драматик әсәрләрнең хикмәтләрен тою белән бергә, поэзия нечкәлекләрен дә яхшы тоя. Сүзнең кыйммәтен белү аңа драма әсәрләре язганда зур йогынты ясый дип уйлыйм.

Алмашлыкларның стилистик мөмкинлекләре дигән вакытта, без теге яки бу алмашлыкны тиешле җирдә дөрес итеп куллануны күз алдында тотабыз. Татар телендә алмашлыклар бик күп һәм грамматик яктан алар берничә төргә бүленә. Ләкин аерым бер контекстта караганда, аларның роле үзгәрергә дә мөмкин: ул нинди дә булса бүтән сүзне алыштырып килү генә түгел, хәтта яңа сүзгә әйләнеп куя. Түбәндәрәк без андый очракларны тикшерербез.

Х ә с ә н. Нәрсә, әллә тагын сөекле әниебез киләме?

Л ә й с ә н. Килә шул, ә сиңа көлке! Авыр башы хаман миңа төшә.

Күрсәтелгән мисалда сорау алмашлыгы бирелгән. Ләкин аның төп мәгънәсеннән аз гына аермасы бар. Әгәр дә без нәрсә алмашлыгын аерым бер генә сүзле җөмләдә карасак, ул, һичшиксез, сорау гына булыр иде. Ә югарыдагы мисалда исә, әлеге сүзгә тагын мыскыллау һәм көлү катышкан. Моны дәлилләү өчен, Хәсәннең җөмләсен үзгәртеп карыйк: “Әллә тагын сөекле әниебез киләме?” Болай гына булган очракта без Хәсәннең әлеге җөмләне Ләйсәннең әнисеннән көлеп әйткәнен белмәс идек. Чөнки автор җәяләр эчендә “Х ә сә н. (көлемсерәп) Әллә тагын сөекле әниебез киләме?” диеп күрсәтмәгән. Бу очракта нәкъ менә алмашлыкның роле мөһим.

Киләсе мисал югарыда күрсәтелгәне белән бәйле:

Х ә с ә н (Башын күтәреп). Әллә килеп тә җиттеме?

Л ә й сә н. Җитте шул. Тизрәк бул!

Ләйсәннең сүзләрен тикшергәнче, мин шул алмашлыгының төп вазыйфасын үтәгән бер җөмлә әйтәм: Шул агачны тотып алып, ошбу арбага салыйк. (Г.Т.) Игътибар иткәнсездер, биредә шул сүзе күрсәтү ролен башкара. Ә хәзер Ләйсәннең җөмләсенә игътибар итик. Җитте шул. Тизрәк бул! Дигәндә хәтта шул белән бул сүзләре үзара рифмалашкан дип тә карарга була. Ләкин шул сүзенең мәгънәсе үзгә. Биредә бөтенләй алмашлык роле югалган. Һәм шул рәвешле Ләйсәннең сөйләменә ачулану, ире Хәсәнгә соңга калганын күрсәтү килеп керә. Яшерен рәвештә Ләйсәннең “Америка ачтың мени?”, яки “Бик акырын кыймылдыйсың” дигән уй-фикерен бер сүз белән әйтә дә бирә.

Алдагы мисалда күрсәтү алмашлыгының бүтәнчәрәк вариантын карарбыз:

К а л ы н т а в ы ш л ы к е ш е. (...) Хөсәен Имаевич белән уртак танышыбыз икән ул. Вәт уңган да кеше инде, чукынган. Киләсе елга ук булмаса да, аннан алдагы елларга, һичшиксез, директор урынына да менеп утырачак.

Күреп торабыз, бу шактый кызыклы алмашлык. Чөнки татар телендә мондый алмашлык юк. Дөресен генә әйткәндә, сөйләмдә бар, ә фәндә юк. Чөнки әлеге сүз урыс теленнән аз гына үзгәртелеп кергән вот күрсәтү алмашлыгы. Татар телендә андый сүзләр күп. Бүтән телдән кергәнгә күрә, аларның мәгънәләре шактый кызыклы, чөнки элек-электән үк урыс сүзләрен татарча яңгыратып әйтү нинди дә булса юмор ясау булган. Хәтта “Вот тебе на!” дигән фразаны да “Менә сиңа мә!” дип түгел, ә күп очракта “Вәт сиңа мә!” диеп әйтәләр. Бу үз чиратында җөмләгә азрак көлү, аптырау һәм гаҗәпләнү чалымнары өсти.

Калын тавышлы кеше югарыда санап үтелгән мәгънә төсмерләренә тагын әле соклану, мактау, эчкерсезлек сыйфатларын да өсти. Чөнки ул бу сүзләрне чын күңелдән әйтә. Һәм шул рәвешле биредә күрсәтү алмашлыгының роле югала. Хәтта алай гына да түгел: татарларның кемне дә булса ачулану өчен кулланылган “чукынган”ның мәгънәсен дә үзгәртә “вәт” алынмасы.

Әгәр тирәнрәк карасак, бәлки автор биредә нәкъ шул “чукынган” сүзен йомшартыр өчен биргәндер әлеге алмашлыкны? Чөнки бары тик урыслар гына чукынган. Һәм Иван Грозныйның көчләп чукындыру сәчсәтеннән соң татарлар ул сүзне орышу, сүгү вазыйфасы өчен кулланганнар. Ә биредә калын тавышлы кеше Хөсәен Имаевичны урыс белән чагыштыра һәм шул сүзне туры бәреп әйтмәс өчен, “вәт” сүзен кыстыра. Шул рәвешле, аз гына ялагайлану да өстәлә әлеге персонаж сөйләменә. Аз гына аңлатып китәм...

Хөсәен Имаевич – ришвәт ала торган кеше, шуңа күрә дә аны бөтенесе ярата, Хәсәннән кала, әлбәттә. Гәрчә алар балачактан бирле дуслар һәм күршеләр булып яшәсәләр дә. Күргәнебезчә, әлеге сүзнең ммәгънәсе тирән һәм яшерен.

Шулай ук тагын бер үзенчәлекле очрак:

К а л ы н т а в ы ш л ы к е ш е. Менә миңа археолог кирәк тә инде... Хөсәен Имаевичны уятыгызчы.

Л ә й с ә н. Нишләп сез миңа ышанмыйсыз? Ант әгәр менә, честное комсомольское. Хөсәен Имаевич безгә каршы ишектә...

К а л ы н т а в ы ш л ы к е ш е. Рәхмәт, сеңелем! Димәк, алдаламыйсыз. Мондый матур күзле кеше алдый алмас. Ул монда яшәми инде алайса? (Бүлмә эченә күз йөртеп.) Шулайдыр, шулайдыр. Ярый алайса, рәхмәт!

Иң элек беренче ике алмашлыкка игътибар итик. Икесе дә күрсәтүче. Ләкин берсенең генә үз мәгънәсе сакланып калган. Һәм шуңа өстәп икесенә дә өстәмә мәгънәләр салынган. Беренчесен карыйк. Әлеге сүзнең кайсы яккка үзгәргәнен белер өчен, без әлеге җөмләне бүтәнчә төзибез: “Миңа археолог кирәк тә инде – шуны да белмисез!” Күреп торганыбызча, биредә “менә” сүзе “шуны да белмисез!”белән алышына. Чынлап та, әлеге очракта ул шундый мәгънәгә ия бит. Ләкин күз алдына китереп, ике кеше сөйләшкәнен тыңласак, “шуны да белмисез!” дигән фраза икенче бер кешене мыскыл итү кебек яңгырый. Һәм ул әле бик озын да. Ә “кыскалыкта – осталык” – дигән принциптантан чыгып, биредә “менә” сүзен куллану бик отышлы.

Икенче очракта, Ләйсәннең әйткән сүзләрендә шул ук алмашлык күрсәтү ролен уйный. Ул “ант әгәр менә” дип әйтә һәм әйткән сүзен “честное комсомольское” диеп дөресли. Биредә алга таба антны ныгытырга әзер булган сүз киләсен күрсәтү өчен “менә” алмашлыгы куелган.

Монысы аңлашыла, ләкин биредә тагын береренче карашка гади тоелган алмашлык бар: (Бүлмә эченә күз йөртеп.) Шулайдыр, шулайдыр. Ярый алайса, рәхмәт!

Шулайдыр – билгесезлек алмашлыгы. “Шулай” гына булса, ул раслауны белдерер инде, ләкин биредә әле тагын “-дыр” икеләнү, шикләнүне белдерү кисәкчәсе бар. Ләкин эш монда гына түгел. Калын тавышлы кеше Хөсәен Имаевичны эзләп Хәсән Галимович өенә килеп керә, ә алар “сөекле әниләрен” көтәләр. Калын тавышлы кеше бүлмә эчен күзәтеп чыкканнан соң гына Хөсәеннең биредә яшәмәвен аңлый. Чөнки бүлмә, андагы җиһазлар бик ярлы була. Ә ришвәт ала торган кешенең бүлмәсе мондый була алмый. Шуңа күрә дә калын тавышлы кеше Ләйсәннең сүзенә ышана. Ләкин аның “шулайдыр, шулайдыр” диюендә ышанмау түгел, ә киресенчә, ышану һәм ниндидер мыскыл сүзе ята. Хәтта ул мыскыл сүзе. Ләйсәннең “ант” һәм “честное комсомольское” сүзен дә читкә алып ташлый. Бу минуттагы калын тавышлы кешенең “Шулайдыр, шулайдыр” сүзенең төбендә: Күреп торам инде аның монда яшәмәгәнен, ант итмәсәң дә күзгә бәрелә – дигән мәгънә ята.

З и л ә. Беләм мин бу кешене – күргәнем бар. Колхоз базарында ит чаба ул. (Хәсәнне күреп.) Карале син моны, йоклап ята түгелме?..

Л ә й с ә н. Йокы тимәгәч. Төне буе укырга туры килде үзенә... Хәсәннең эше шундый бит инде аның.

Зилә – Ләйсәннең әнисе. Һәм аның сөйләшү манерасын ачу өчен нәкъ менә алмашлыклар ярдәм итә дә. “Бу кеше” диюе бик тупас яңгырый. Бусы беренчедән. Икенчедән, ул ит чабучы икәнен белә, ләкин аның турында әле барысын да белеп бетерми. Шуңа күрә “бу” алмашлыгын куллана. Ләкин ул сүз әле ит чабучыга карата ниндидер ачуын да белдерә. Чөнки Зилә аның Хәсән янына түгел, ә Хөсәен янына килүен яратмый. Зилә кеше бәхетеннән көнләшә һәм Хәсәннең шундый артык намуслы булуына ачуы килә. Менә шундый хисләр яшерелгән әлеге “бу” сүзенә.

Шундый хисләр белән янып-көеп кергән арада, Зилә Хәсәнне дә күреп ала: Карале син моны, йоклап ята түгелме? Әлбәттә ул аның йоклап ятканын күрә. Ләкин аның Хәсәнне китап укуы да, эшләве дә борчымый. Аның өчен бу әйберләр кылану кебек кенә. Шуңа күрә дә ул киявенә юньләп эндәшми. Хәтта юньләп эндәшмәгәнен яшерми дә. Чөнки “Карале син Хәсәнне, йоклап ята түгелме?” дисә бөтенләй башкача яңгырар иде. Ә ул шундый алмашлыкны сайлый.

Ләкин Ләйсән Хәсәнгә яхшы мөгаләмәдә һәм үз ирен ярата. Моны раслап, аның иренә “үзенә” дип эндәшүе тора. Бу инде “үзенә карасын – теләсә күпме укысын” – дигән сүз түгел, киресенчә, аны үз итеп, якын күреп әйтүе.

Х ө с ә е н. (...) (Бәләкәй генә бер китапның исемен укый) Мишель Монтень “Об искусстве жить достойно”. Менә шушылар кебек даһи кеше булачаксың син. Менә бу фатирны да мин сиңа, сәер дустыма якынрак булыр өчен алдым. (...)

Югарыдагы мисал бик үзенчәлекле очрак. “Шушылар” һәм “сиңа” алмашлыкларын бергә бәйләп карарбыз. Беренчедән, “шушылар” дигән алмашлык танылган, хөрмәткә лаеклы язучыны алыштырып килер өчен кулланылмый. Ләкин Хөсәен аны икейөзләнеп кенә “шушылар кебек даһи” – дип әйтә. Чөнки ул икенче җөмләдәге “син” сүзен аныклап “сәер дус” дип атый. Шул икенче җөмләдән аңлашыла да инде, Хөсәеннең Хәсәнне хөрмәт итмәве. “Син – сәер”; “син – даһи”; “даһилар – шушылар”... Моннан килеп чыга: “Син – шушы”; “шушылар – сәерләр”; “даһилар – сәерләр”. Хөсәен ничек оста итеп яхшы сүзне дә начарга чыгарып калдыра, хәтта башкалар аның тел төбен сизмиләр дә.

Түбәндәге мисалны карап китик, анда ителлигенция белән гади кеше сөйләшүендә шактый зур үзенчәлек күренә. Бигрәк тә алмашлыкта.

Х ә с ә н. Әйттем бит, анысын уйламагыз да! Юк!

Н е ч к ә т а в ы ш л ы к е ш е. Ике тәпәнгәме?! Хәер бит корылык... Слуший, кайда гына үстең син?.. Әйдә инде, алайса, өч? Мать якасына диләрме... Миннән булсын яхшылык. Йә, өч тәпән бал?

Х ә с ә н. Тинтәк!

Н е ч к ә т а в ы ш л ы к е ш е. Нәрсә дисең, Хәсән Галимович?

Х ә с ә н. Тинтәк дим!

Хәсән әйбәт кенә сөйләшә башлаган иде, ләкин аны чыгырыннан чыгардылар. Нечкә тавышлы кеше Хәсән аның малаен укырга алсын өчен ришвәт итеп бал тәкъдим итә. Ләкин Хәсәнгә бу мөһим түгел. Ә иң кызыгы – бу сәер персонажның тиешенчә сөйләшә белмәвендә. “Слуший” “син” – интеллигент вәкиле белән сөйләшә торган сүзләр түгел. “Син” дип бары тик якын танышың яки туганнар белән генә сөйләшергә була. Ә биредә “Сез” урынына “син” алмашлыгын куллану – хөрмәт итмәү сәбәбе. “... кайда гына үстең син?..” диюе дә кисметүгә кайтып кала. “Кайда гына” – теләсә кайда гомер иткәнсең, килмешәк, дөньяны белмисең яки үсми калгансың – дигән мәгънәләр бирә әлеге алмашлык.

Нәтиҗә ясап шуны әйтергә кирәк: алмашлыклар телебездә күп очраса да, без аларны тулысы белән белеп, аңлап бетермибез. Стиль – бик четерекле мәсәлә. Ә алмашлыкларның сөйләм стилен үзгәртүдәге роле – бик зур.



Материал өчен Юныс Сафиулинның “Ләйсән ире Хәсән” пьесасы алынды



Сафиуллин Юныс. Әллә өйләнергә инде?.. – Пьесалар. – Казан: Татар кит. нәшр., 2004. – 351 бит, рәсем белән










57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)

Автор
Дата добавления 18.11.2016
Раздел Другое
Подраздел Научные работы
Просмотров7
Номер материала ДБ-365924
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх