Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / XX йөз ахыры әдәби тәнкыйтендә М. Мәһдиев иҗатына караш.

XX йөз ахыры әдәби тәнкыйтендә М. Мәһдиев иҗатына караш.

Курсы профессиональной переподготовки
124 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 22 ноября
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>

библиотека
материалов

Мамадыш шәһәре 3 нче санлы гомуми белем бирү мәктәбе













ХХ йөз ахыры әдәби тәнкыйтендә М.Мәһдиев иҗатына караш









Башкарды: 9а сыйныф укучысы

Фаляхова Зөһрә Хәйдәр кызы

Укытучы: Мөхәммәтҗанова

Римма Мулланур кызы









2015



Татарстан Республикасының халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мәһдиев ХХ йөзнең икенче яртысында әдәбиятыбызда тирән эз калдырган шәхесләребезнең берсе. Ул әдәбиятка соңрап килүе, әмма катлаулырак юл үтеп һәм зуррак тәҗрибә туплап килүе белән аерылып тора.

М. Мәһдиев үзенең иҗат эшчәнлеген әдәбият фәне һәм тәнкыйть өлкәләрендә башлый.Аны бигрәк тә татар иҗтимагый- фәлсәфи фикере, әдәбият һәм тәнкыйть тарихы, халык иҗаты кызыксындыра, һәм ул болар хакында күп санлы мәкаләләр һәм монографик хезмәтләр яза. Шулай зур гына тормыш тәҗрибәсе туплаганнан һәм фикри яктан шактый җитлеккәннән соң гына, М.Мәһдиев әдәби иҗат эшенә ныклап алына, бу эштә баштан ук үзенең күргән- кичергәннәренә таяна.Кайбер әдәбиятчылар аның иҗат чишмәсе 1967 елда тибеп чыкты, чөнки авторның берничә хикәясе шул елда “Казан утлары” журналында басылды дип билгели. Бер елдан соң 1968 елның 5 санында аның “ Без –кырык беренче ел балалары” исемле повесте дөнья күрде. Бу повесть ачылып килгән офыкта ялтыраган яшен булып, үзенең кырыс чынбарлыгы, дөреслеге, яшүсмерләрнең чуар, катлаулы һәм гел үзгәреп торучан язмышларына үз кеше булып үтеп керә алган әсәр заман укучысының тансык юлдашына әверелде. Язучы укучылар һәм тәнкыйть тарафыннан җылы каршыланган беренче җитди иҗат җимешендә педагогия училищесында укыганда күргән һәм кичергәннәренә нигезләнеп, сугыш елларында әлеге училище укучыларының көндәлек ачлы – туклы тормышын һәм бай хыялый дөньясын бик оста тотып алынган детальләр һәм тапкыр күзәтүләр ярдәмендә, әле тормыш кырыслыгы белән, әле шаян юмор ярдәмендә моңа кадәр әдәбиятта күрелмәгән рәвештәрәк яктырта. Әлеге гүзәл әсәрне бәяләп, галим Т.Галиуллин түбәндәгечә яза: “ Әсәрнең уңышын сугыш чоры кыенлыкларын, шәхес культының халыкның зыялы улларын зәһәр кыруы, татар милләтенең һәрьяктан кысылуын реалистик сурәтләве генә билгеләмәде. Язучы тормышны үзе ничек күргән, аңлаган, таныган кыяфәтендә, бизәмичә күрсәтә. Үсмерләрне эзәрлекләгән ачлыкны ул “тәрбияви” чара итеп бәяли, һәркемгә киләчәк үлемне бер төрдән икенче рәвешкә, мәңгелеккә күчү дип кабул итә. Ягъни сугыш чоры балаларының яшәешен, уй- хыялларын ничек бар, шулай тасвирлап бирүгә ирешә. Сабыйларча самимилек, шуклык, юмор,җор тел сугыш авырлыкларының вакытлы гына булуына, хаклыкның җиңеп чыгачагына ышанычны арттыра.

Шулай итеп, сугыш чоры балалары оброзлары әсәрләрдә төрле юнәлешләрдә чагылыш тапты. Аерым авторлар Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын, анда балаларның ролен чагылдырган вакытта романтик стильгә мөрәҗәгать итеп, яшь геройларын үзләре күрергә теләгән сыйфатлар белән баетсалар, яшьлекләре сугыш елларына туры килгән авторлар үзгәрәк юнәлештә иҗат итте. Яшь геройлар аларның әсәрләренә героик һәм трагик чынлыгы белән килеп керде. Мондый прозаның әһәмиятле билгесе реализмның тирәнәюе, әдәбиятның халыкка якынаюы белән нигезләнә ала.

Беренче повестьнең шулай җылы каршылануы белән рухланып, М. Мәһдиев алга таба әдәбиятның тагын да күләмлерәк, масштаблырак формасына алына һәм “ Фронтовиклар” дигән романын яза. Монда инде автор,шулай ук үз биографиясенә нигезләнеп, сугыштан соңгы еллар авылына мөрәҗәгать итә һәм аның авыр тормышын төрле яклап сурәтли. Әсәрдә бигрәк тә әлеге еллардагы авыл мәктәбе тормышына игътибар зур була. Бу тормышны үзенә бер дөнья итеп күрсәтеп, автор шушы дөньяның үзенчәлекле кешеләрен алга бастыра. Биредә дә язучының үзенчәлекле характер сыйфатлары – оста күзәтүчәнлеге , тапкыр фикерле булуы мөһим роль уйный. Бу әсәр “ Казан утлары” журналында да басылып чыга. Әсәр турыдан –туры халык күңеленә, халкыбыз җанының бизәкләренә, онытылып артта калган авыл уеннарына, шул уеннарда җан җылысы таба алган татар яшьләренә багышлана.Нинди гөнаһсыз арадашлык яшәгән! Тормышны җыр –моң белән бизәү, шулар аша авырлыкларны җиңү, хәсрәтләрне кичү булган! М.Мәһдиевның хәтирәләре киң диңгез кебек. “ Торналар төшкән җирдә” әсәре милләтебез авыр язмыш кичергән елларда туган әсәр. Үзенең тирән сулышы, газаплы, сагышлы һәм рәхәт моңы белән, милли хисләрдән читләшә башлаган, телен саткан, моңына җирәнеп карый башлаган адәмнәрне сискәндереп дөньяга чыкты бу китап. Әсәр, бер караганда , гадәти вакыйгаларга гына корылса да, авторның суык җаннарга каршы ярсулы эндәште.

Җитмешенче елларда илгә афәт килде: кием-салым, төс – кыяфәт, мөнәсәбәтләр, бәйрәмнәр, арадашлык кагыйдәләре үзгәрде, татарныкы онытылды, без милли йөзебезне югалта башладык. Ата кыздан, ана улдан ераклашты. Пөхтәлек, сафлык, олыларны санлау,үткәннәргә хөрмәт, итагатьлелек, мәрхәмәт, тәүбә кебек сүзләр телдән төште, онытылды. М.Мәһдиев шушы ямьсез, өметсез күренешләрне әсәрләренә китереп кертмәде, аларга каршы ачык сугыш та игълан итмәде, ул милләтне милләт, бөтен итеп яшәткән кешеләрне мәйданга чыгарды.Автор “ Торналар төшкән җирдә” әсәрен язар өчен тумыштан ук әзерләнгән булган. Димәк, автор үз телебезнең, моңыбызның кадерен, газизлеген яшьтән үк тоеп үскән, чит илләрдә йөргәндә фикерен ачыклаган.

Торналар төшкән җирдә” – татар авылына гимн ул. Анда милләтебезнең мәдәни үсеш дәрәҗәсе дөрес тотып алынган. Торналар төшә торган татар җирендә нинди гүзәл холыклы Кешеләр яшәп ята икән! Әсәрдә телгә алынган һәр кешегә, һәр вакыйгага, болын-кырларга, чишмәләргә, хәтта моңаеп утырган ялгыз агачларга да үз мөнәсәбәте, кайнар мәхәббәте бар Мәһдиевның. Әсәрдә һәр нәрсә чын, ясалмалык юк, шул ягы белән дә әсәр бүтәннәрдән аерылып тора. Кеше язмышлары гыйбрәтле, аларга битараф карап булмый, тәэсирләр диңгезе безне яхшы мәгънәсендә татарлыкка чакыра, татарлыкны тәрбияли.

М.Мәһдиевның хәтере ныклыгына, иманының көрлегенә шаккатырлык! Шушы еллар эчендә без белмәгән документаль фактларны, әдәбиятта онытылып торган вакыйгаларны көнгә чыгарды. 1975 елда “ Бәхилләшү” әсәре туды. Бу әсәр – мәгълүм бер чорның, без яшәгән заманның, әле офык артында җәйге таң кебек кенә яралып килгән билгесез киләчәк белән хушлашуы ул. Автор һич читенсенмичә: “ Күрегез дә гыйбрәт алыгыз: без әнә шулай яшәдек”,- дип әйтергә тели. Татар халкы күп гасырлар дәвамында чамасыз авыр сынаулар кичерде, шулай да үз йөзен, үз телен, күңел бизәге булган гамен- ваемын югалтмады. Халкыбызның горурлыгын, намусын әнә шулар, М.Мәһдиевнең әсәрдән-әсәргә күчеп килгән, төрле- төрле характерлары, халык уллары саклап алып калды. М.Мәһдиев егерменче гасырның иң хәтәр, иң усал елларында милләт бөтенлеге сакчылары булып, мең ел элек салына башлаган хәтер күперенең баганалары булып бастылар. Мәһдиевның “ Бәхилләшү” әсәре дә әнә шул юлдагы иң төпле әсәрләренең берсе. Тирән һәм файдалы мәгънәле, гаять кызыклы күзәтүләргә нигезләнгән, гыйльми, фәлсәфи һәм бик кыйммәтле әсәр язган безнең талантлы чордашыбыз. Бу әсәр байтак катлаулы елларны үз эченә алган. Жанрын билгеләгәндә автор белән киңәшкә керәсе дә килә: моңсу повестьмы, әллә моңсу хатирәләрме?

Чыгышымны тәмамлап шуны әйтәсем килә: Мәһдиев теле – милли байлыгыбыз. Аның сурәтләү чаралары, тел бизәкләре безнең кабатланмас көзгебез. Тел сафлыгы кайда саклана? Нефтьчеләр, шахтерлар, диңгезчеләр тормышына багышланган әсәрләрдәме? Юк, чөнки нефтьчеләр дә, шахтерлар да күптәннән татар телендә, үзебезчә сөйләшми. Татар теле моңлы тел, Мөһәммәтнең бу әсәре исә моңсу гына түгел, ул гаҗәеп дәрәҗәдә моңлы да. Автор табигатебезнең һәм кеше күңеленең бөтен үзгәрешләренә нәкъ менә киң күңелле татар кешесе булып карый ала. Мөһәммәт үз җиренең тулы хокуклы улы, җир өчен, ил изгелеге өчен җаны көя торган, күңеле сулкылдап җылый ала торган чын кеше.

Мөхәммәт Мәһдиевның теле – Илһам Шакировның мәгърур тавышы, Рөстәм Яхинның музыкаль фантазиясе кебек сирәк очрый торган милли байлыгыбыз.

Димәк, Мөхәммәт Мәһдиев иҗатына намуслы һәм хак бәя бирү – туган телебезнең берлеген саклап, аның язмышын ныгыту юлында да бер эшлекле һәм өметле адым булачак.

Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 22 ноября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru


Общая информация

Номер материала: ДВ-098917
Курсы профессиональной переподготовки
124 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 22 ноября
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>