Инфоурок Другое Другие методич. материалыXX йөз башы әдәбиятын өйрәнү Габдулла Тукай иҗаты (А.Яхин программасы буенча)

XX йөз башы әдәбиятын өйрәнү Габдулла Тукай иҗаты (А.Яхин программасы буенча)

Скачать материал

                             XX йөз башы әдәбиятын өйрәнү                         

                      Габдулла Тукай иҗаты (А.Яхин программасы буенча)

Г.Тукай иҗаты мәктәпләрдә төрле яклап өйрәнелә. Аерым әсәрләрне анализлау барышында шагыйрь укучыга милләт хәлен җырлаучы итеп күрсәтелә. Соңгы елларда әлеге иҗатны өйрәнүнең күп төрле юллары тәкъдим ителә.

      Мин үземнең эшемдә X сыйныфта Тукай иҗаты буенча йомгаклау дәресе эшкәртмәсе үрнәген бирәм.

 

Тема. Язучы иҗатының бөтенлеге. Г.Тукай.

Максат. 1. Шагыйрь әсәрләренең уртак якларын җыеп, гомумиләштерергә өйрәтү.

              2. Мөстәкыйль фикерләргә өйрәтү.

              3. Тел байлыгын үстерү.

Җиһаз. Дәреслек, портрет, китаплар күргәзмәсе, «Г. Тукай» (альбом).

                                          Дәрес барышы.

1.     Оештыру моменты.

2.     Өй эшен тикшерү. (Кроссвордлар җыеп алына («Аргамак», төзүчесе Рөстәм Зәкиев)).

3.     Актуальләштерү.

            Без ике төрле анализ үрнәге беләбез. Шуларны искә төшерик әле.

Балалар җавабы: а) Охшаш вакыйгаларны бергә җыябыз һәм өлешләргә таркатабыз (эпик төр). б) Хис, сәбәп, юануны табабыз.(лирик әсәрләр).

Без сезнең белән бу дәрестә Тукай иҗатын шушы калыпларга салып карарбыз. Игътибар итегез әле, бер әсәр түгел, ә тулы бер иҗат бөтенлеге турында сүз бара. Димәк безгә барлык өйрәнгән әсәрләрне искә төшерергә туры киләчәк.

- Нинди әсәрләрне өйрәндек әле без?   Балалар җавабы: «Исемдә калганнар», «Шүрәле», «Көз», «Туган җиремә», «Дусларга бер сүз»…

   4. Яңа тема. I   Яхшы, дәфтәрләрне ачып, числоны язып куябыз, теманы язабыз.   

(Число, тема тактага языла).

Әйдәгез, шигырьләрнең нинди дә булса уртаклыгы буенча төркемләүдән башлыйк эшне.

                                 (Укучылар схеманы дәфтәрләренә яза баралар.)

 

           Өмет                              Өзелгән өмет                                Сатирик шигырьләр

«Дусларга бер сүз»,                «Гос. Думага»,                         «Сөбханалла, …»,

«Иттифакъ хакында»,            «Көз», «Өзелгән                        «Йокы»,

«Пар ат», «Сөткә                 өмид», «Казан һәм                     «Мулланың зары»,

төшкән тычкан».                   Казан арты».                             «Китмибез».

 

 

 


      Нәтиҗә. Милләтнең артталыгына борчылу.

                   Шәхси бәхет булмау.

II. Лирик шагыйрьләр иҗатын лирик шигырьләр үрнәгендә анализларга да мөмкин булыр иде. (Дәфтәрдә эш дәвам итә)

 

         Хис                           Сәбәп                                  Юаныч

      Хәсрәт,                         Милләтнең                  Милләтен ярату,

      горурлык,                     артталыгы,                  халкының данлы

      матурлыкка                  шәхси                         үткәне белән

      соклану.                        бәхетсезлек.                горурлану.

          

  

      Нәтиҗә. Тукай иҗатын без өч өлешкә бүдек: а)Өмет, б) өметсезлек,

в) Сатира. Беренче икесенең тарихи сәбәпләре була.

        Укучылар белән әңгәмә өчен сораулар:

     - Өмет бүлегенә кергән шигырьләр ничәнче елларда язылган, игътибар итегез әле.  (Балалар җавабы: 1905 нче ел.)

    - «Дусларга бер сүз» шигырендә мондый юллар бар: «Бу хөррият – Манифесте государьдыр…» Нәрсә турында сүз бара?                        (Җавап:1905нче елгы Манифест турында сүз бара).

     - Бу Манифест нәрсә турында? (Җавап: Патша ирек вәгъдә иткән була.)

     - Димәк, авторның өмет тулы шигырьләре юкка язылмаган.Ә өметсезлек каян килә?  (Җавап: Ирек бирелми.)

     - Шагыйрь төшенкелеккә бирелгән дибез. Димәк, мондый кискен үзгәрешнең сәбәпләре була. Ул -  тарихи шартлар.

     Укытучы. (Дәреслектән өзек укыла, 195 нче бит, 1нче кызыл юл).

(Бер укучы кычкырып укый.)

Без дә Тукай иҗатын чор һәм стиль буенча бүлдек. Өметкә ышаныч - 1905 – 1907 еллар, өметсезлек – манифест юкка чыгарылгач язылган әсәрләр.

-         Икенче төрле, әдәби телдә ничек атап булыр иде бу бүленешне?

(Җавап: Романтик һәм реалистик метод белән иҗат иткән чорлар).

     Укытучы. Өченче өлеш буенча ни әйтергә була? Габдулла Тукай дөньядан өмет өзеп, төшенкелеккә бирелеп кенә яшәмәгән. Сатирик әсәрләре шагыйрьнең җиң сызганып гаделлек, халык өчен көрәшүе турында сөйли.

   Без, шагыйрь иҗатын төркемнәргә аерган вакытта, өченче төркем итеп сатирик шигырьләрне алган идек.

-         Искә төшерик әле, нинди әсәрләрләр сатирик дип атала?

(Җавап: Булган    җитешсезлекләрне, кимчелекләрне  көлеп  тәнкыйтьләү.)

-         Сатираның нинди төрләре бар? (Җавап: фельетон, пародия.)

-         Тукай ни өчен, нинди максат белән яза бу төр әсәрләрен?

(Җавап:Шушы юл белән  кимчелекләргә каршы көрәш ача).

     Укытучы. Әйе, татар  тормышындагы кимчелекләрне бетерерү, миләтне икътисади, мәдәни яктан алга киткән башка милләтләр рәтендә күрү аның иң зур теләге була. Тукай бу төр әсәрләрен милләт ертыклары дип атый.

        Без күп тапкырлар милләт сүзен кулландык. Тукаебыз милләтче булганмы әллә? Юк әлбәттә.

       «Олугъ юбилей мөнәсәбәте белән халык өмидләре» шигырен укыйбыз. Бу әсәр Романовичлар нәселенең патша булып торуына 300 ел тулу уңае белән язылган була.

         Беренче өзек укыла. Һәр күренгәндә шимальдән (офык) ак болыт,

                                      Без көтеп тордык өмидләр, шат булып,-

                                      Дип аны: ул падишаһ һәм тәхтедер,

                                      Дип: шушында без татарның бәхтедер,

                                      Дип: гариб башларга энҗеләр төшәр,

                                      Мәңге михнәт, мәңге рәнҗүләр кичәр.

      Бу строфаның иң әһәмиятле урыны сөңгы юлда.Соңгы юлга аңлатма бирәбез. (Укучылар җавабы).

       Романовлар хөкем сөргән чорда татарлар михнәт күрделәр, рәнҗетелделәр, ди шагыйрь. Ләкин Тукай патша хөкүмәте белән урыс халкын бик анык аерган. Татар халкының бәхетсезлегендә ул һич тә урыс халкын гаепләмәгән. Киресенчә:

                                   Рус җирендә без әсәрле, эзле без.

                                   Тарихында бер дә тапсыз көзге без.

                                   Рус белән тормыш кичердек сайрашып,

                                  Тел, лөгат, гадәт вә әхлак алмашып (…)

                                   Һич бетәрме тарихи бу бергәлек? –

                                   Без туган бер җепкә бергә теркәлеп,- дип яза.

    Аннары татарлар турында горурланып:

                              Без сугышта юлбарыстан көчлебез,

                              Без тынычта аттан артык эшлибез, - дип әйтә дә:

                               Шул халыкныңмы хокукка хакы юк? –

                              Хаклыбыз уртак ватанда шактый ук! –

дип, патшадан татарларга хокук даулый.

    Нәтиҗә. Өстәп «Китмибез» шигырен дә искә төшерсәк, Г. Тукайның гаять дәрәҗәдә кыю, милләт дигәндә үзенең язмышы белән бөтенләй хисаплашмый торган көрәшче булуын күрәбез.

    ( Дәфтәргә соңгы нәтиҗәне язып куябыз.)

4.Ныгыту өчен сораулар.

     - Язучы иҗатын нинди өлешләргә бүлдек?

     - Өмет тулы шигырьләрнең язылу сәбәпләре?

     - Өметсезлекнең тарихи сәбәпләре?

     - Сатирик әсәрләр язуга этәргеч биргән сәбәпләр?

5. Йомгаклау. Рәхмәт, укучылар! Куелган максатка ирешә алдык сезнең белән. Өйрәнелгән материалдан чыгып түбәндәге нәтиҗәне ясыйбыз: Тукайның идеалы - милләт азатлыгы.

                                        Өй эше.

       Г. Исхакыйның  «Кәҗүл читек» әсәрен укып килергә.

                                 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "XX йөз башы әдәбиятын өйрәнү Габдулла Тукай иҗаты (А.Яхин программасы буенча)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист по сертификации продукции

Получите профессию

Экскурсовод (гид)

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 624 589 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 05.06.2017 471
    • DOCX 46 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гибадуллина Роза Султангалиевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 10 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 16769
    • Всего материалов: 12

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой