Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Воспитательная работа / Другие методич. материалы / Үз белемен күтәрү өстендә эшләү планы

Үз белемен күтәрү өстендә эшләү планы


  • Воспитательная работа

Поделитесь материалом с коллегами:


Татарстан Республикасы

Түбән Кама муниципаль районы

Кызыл Чапчак гомуми төп белем бирү мәктәбе








Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәфыйкова Әлфия Зиннәтулла кызының

үз белемен күтәрү өстендә эшләү планы



Тема:”Укучыларга белем һәм тәрбия бирүдә укытучының компетентлыгын үстерү.”





Методик проблема темасы: “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион-коммуникатив технологияләр кулланып, ныклы белем бирү һәм көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү.”












Август, 2014 нче ел.



Максат һәм бурычлар.


  1. Тирән һәм күпкырлы белемгә ия булу, шул белемне иҗади куллану.

  2. Яңа педагогик технологияләрне тирәнтен өйрәнү, укыту-тәрбия процессына актив кертү.

  3. Яңа технологияләр кулланып, фәнни тикшеренүләр, педагогик тәҗрибәләр алып бару.

  4. Мәгълүмати технологияне камилләштерү.

  5. Методик һәм педагогик әдәбиятны өзлексез уку, өйрәнү.

  6. Һөнәри һәм шәхси сыйфатларны үстерү, профессиональлекне арттыру.

  7. Халык педагогикасын өйрәнүне дәвам итү, белем һәм тәрбия бирүдә татар халык традицияләренә, милли үзенчәлекләргә нигезләнү.

  8. Уку эшчәнлеген бала үсешенең мөһим дәрәҗәсен искә алып оештыру.

  9. Интеллектуаль һәм физиологик үзенчәлекләрен исәпкә алып, укучыга индивидуаль якын килү.

  10. Укучының үсешен тәэмин итү, табигый көчен гамәлгә ашыру.

  11. Шәхси үзенчәлекләрен һәм шәхси сәләтен искә алып, укучыда гомуми уку күнекмәләре формалаштыруга аеруча нык игътибар итү.

  12. Укучыларда халкыбызның күркәм гореф-гадәтләрен, гүзәл сыйфатларын тәрбияләүне дәвам итү.

  13. Укучыларга экологик, патриотик тәрбия бирү.

  14. Яңа технологияләргә нигезләнгән дәресләргә куелган таләпләрне өйрәнү.

  15. Гомуми һәм профессиональ культураны үстерү.

  16. Яңа заман шартларына яраклы, көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү.

I. Профессиональ осталыкны үстерү,

педагогик һәм методик белемне камилләштерү.


  1. Мәгариф” журналында яңа технология турында басылган язмалар, хезмәтләрне уку, өйрәнү, туплау.

  2. Татар грамматикасы”ның 3 томын уку, өйрәнү.

  3. Сафиуллина Ф.С.ның “Хәзерге татар әдәби теле” китабын булдыру.

  4. Татар телен укыту методикасы” китабының яңа басмасын булдыру.

  5. Урта мәктәптә әдәбият укыту методикасы” китабын алу, эштә файдалану.

  6. Тел белеме, әдәбият белеме буенча яңа чыккан китапларны шәхси китапханәдә булдыру.

  7. Сүзлекләр туплауны дәвам итү.

  8. Казан утлары”, Мәйдан”, “Идел” журналларына язылу, туплау.

  9. Академик Ә.Хуҗиәхмәтов хезмәтләрен шәхси китапханәдә булдыру.

  10. Профессиональ осталык конкурсларында, төрле бәйгеләрдә катнашу.

  11. Методик папканы тулыландыру, баету.

  12. Портфолионы яңарту.

  13. БРИ тестларының яңа вариантларын булдыру, өйрәнү, дәресләрдә куллану.



II. Матур әдәбият әсәрләре, вакытлы матбугат материаллары белән танышу, китаплар туплау.


  1. Шәхси китапханәне түбәндәге китаплар белән баету:

    • А.Гыйләҗевнең яңа чыккан томнары.

    • Ф.Яруллин китаплары.

    • Ә.Еники томнары.

    • Н.Фәттахның яңа китаплары.

    • И.Юзеев томнары.

    • Ф.Латыйфи китаплары.

    • Н.Гыйматдинованың яңа әсәрләре.

    • Г.Бәширов китаплары.

    • Т.Миңнуллин томнары.

    • Ә.Баянов томнары.

    • К.Насыйри томнары.

    • М.Җәлил китаплары.

    • Х.Туфан томнары.

    • А.Алиш китаплары.

  2. Казан утлары”, “Мәйдан”, “Идел” журналларына язылу, туплап бару.

  3. Мәктәп китапханәсе” сериясендә басылган китапларны уку.

  4. Яшь язучылар иҗаты белән танышу.

  5. Тугандаш халык язучыларының иҗатлары белән танышуны дәвам итү.

  6. Халык педагогикасы турында язылган яңа басмаларны булдыру.




III. Милли-мәдәни карашларны үстерү, сәяси белемне күтәрү, укучылар белән эшләүне камилләштерү.


  1. Татар халык педагогикасы” китабын тәрбия сәгатьләрендә файдалану.

  2. Көч һәм рух тамырлары” китабы белән эшләү.

  3. Р.Фәхретдин, К.Насыйри китапларын куллану.

  4. Тәрбия турында яңа китапларны шәхси китапханәдә булдыру.

  5. Ә.Хуҗиәхмәтов хезмәтләрен өйрәнү.

  6. Тәрбия сәгатьләрендә, түгәрәкләрдә вакытлы матбугат материалларын системалы файдалану.

  7. Сөембикә” журналына язылу, эштә файдалану.

  8. Мәгърифәт” газетасына язылу, эштә кулланма итеп алу.

  9. Газета-журналлар белән хезмәттәшлекне үстерү.

  10. Время”, “Вести”, “Татарстан хәбәрләре” программасын карау.

  11. РФ Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы эшен күзәтү.

  12. Законнар белән танышу.

  13. Сәләтле укучыларны олимпиадаларга әзерләү.

  14. Көчле укучыларга катлаулы бирем белән карточкалар әзерләү.

  15. Укучыларның дәрестән тыш укуларын даими тикшереп тору.

  16. Сәләтле укучыларны район бәйгеләрендә катнаштыру.

  17. Иншалар, рефератлар, иҗади эшләр яздыру.

  18. Укучыларны дәрестән тыш чараларга тарту.

  19. Авыр үзләштерүче укучылар өчен диктант текстлары әзерләү.

  20. Уку техникасы начар укучыларның уку тизлеген тикшереп тору.

  21. Авыр үзләштерүче укучылар өчен өстәмә биремнәр әзерләү.

  22. Авыр үзләштерүче укучыларның индивидуаль эш дәфтәрләрен тикшереп тору.

  23. Югары уку йортларының татар теле бүлекләренә керергә теләүчеләргә ярдәм итү.

27.Татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынучыларга өстәмә биремнәр тәкъдим итү.

28. Укучылар белән БРИ материалларын өйрәнү.

29. Татар халкының тарихын, матур традицияләрен чагылдырган яңа китапларны уку, файдалану.



IV. Кабинетны җиһазлау осталыгын арттыру.


  1. Кабинетны яңа уку елына таләпләргә җавап бирерлек итеп җиһазлау.

  2. Кабинет активы белән иҗади эшләү.

  3. Кабинетта искерә башлаган стендларны яңарту.

  4. Дәрестән тыш уку” экранында укылган китапларны билгеләү, һәр уку елында яңарту.

  5. Халык язучылары” стендын яңарту.

  6. Кабинет китапханәсен баету.

  7. Индивидуаль-дифференциаль карточкалар эшләүне дәвам итү.

  8. Әдипләрнең юбилейларын билгеләп үтү.

  9. Яңа китапларны презентацияләү.

  10. Сәләтле укучылар белән эшләүне дәвам итү.

  11. Авыр үзләштерүче укучылар белән эшләү.

  12. Татар теле һәм әдәбияты көннәре үткәрү.

  13. БРИ материалларын туплау, укучыларны әзерләү.

  14. Электрон уку әсбаплары белән тәэмин ителешне дәвам итү.

  15. Матур әдәбият бүлеген яшь язучылар әсәрләре белән баету.

  16. Методик тәэмин ителешкә игътибарны көчәйтү.

  17. Грамматик анализ үрнәкләре” стендын яңарту.

  18. Укучылар өчен “Сүз төркемнәренә морфологик-синтаксик анализ ясау” папкалары әзерләү.

  19. Республика олимпиадасы призёрлары әзерләү.

  20. Район күләмендәге конкурсларда, бәйгеләрдә катнашу.

  21. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чараларда катнашу.

  22. Габдулла Тукайның 130 еллыгына әзерләнү һәм үткәрү.

  23. Муса Җәлилнең 110 еллыгына әзерләнү һәм үткәрү.

  24. Рефератлар тематикасын яңарту.


V. Педагогик тәҗрибә уртаклашу


  1. Методик киңәшмәдә тәҗрибә уртаклашу: “Укучыларның белем сыйфаты белән идарә итү юллары”, “Укучыларның белемнәрен тикшерүнең актуаль формалары”, “Татар теле һәм әдәбиятын укытуда бердәм таләпләр”.

  2. Педагогик киңәшмәдә доклад һәм содокладлар: “Стандарт булмаган дәресләрнең әһәмияте”, “Дәресләрдә электрон дәреслек һәм әсбаплардан файдалану”.

  3. Түгәрәк өстәл артында сөйләшү: “Халык педагогикасына нигезләнеп, яңа технологияләр кулланып үткәрелгән дәресләрнең нәтиҗәлелеге.”

  4. Методик берләшмә утырышларына доклад: ”Укучыларның БРИ тестлары белән эшләү күнекмәләрен үстерү”.



VI. Практик чыгышлар.


1. Татар теле һәм әдәбияты көннәре үткәрү.

2. “Туган тел” айлыгы үткәрү.

  1. Дәрестән тыш чаралар үткәрүне дәвам итү.

  2. Әдипләрнең юбилейларын билгеләп үтү.

  3. Яңа басылган китапларны презентацияләү.

  4. Ачык тәрбия сәгатьләре уздыру.

  5. Татар теленнән һәм әдәбияттан ачык дәресләр күрсәтү.

  6. Төрле конкурсларда, бәйгеләрдә катнашу.

  7. Үз эшеңә анализ ясау күнекмәләрен үстерү.



VII. Компьютер технологиясен өйрәнү һәм камилләштерү


  1. Компьютерда эшләргә өйрәнеп бетерү.

  2. Интернеттан рациональ файдалану алымнарын өйрәнү.

  3. Эксельдә эшләүне камилләштерү.

  4. Татар теле һәм әдәбиятыннан электрон дәреслекләр белән эшне киңәйтү.

  5. Интернет-тестирование, интернет-конкурсларда катнашу.





VIII. Халык педагогикасы буенча эш

алымнарын камилләштерү


  1. Ш.Ш.Җәләлиев хезмәтләрен өйрәнүне дәвам итү.

  2. Дәресләрдә халык педагогикасы чараларын файдалану.

  3. Халык педагогикасы чараларын кулланып, дәрестән тыш мероприятиеләр үткәрү.

  4. Халык педагоглары Каюм Насыйри, Риза Фәхреддин хезмәтләрен өйрәнүне дәвам итү.

  5. Укучыларны халык педагогикасы нигезендә тәрбияләү.


Автор
Дата добавления 06.11.2016
Раздел Воспитательная работа
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров33
Номер материала ДБ-326458
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх