Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Биология / Конспекты / Занятие кружка "Яшь эколог"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 26 апреля.

Подать заявку на курс
  • Биология

Занятие кружка "Яшь эколог"

библиотека
материалов

Туган ягым сулыклары.


Максат: туган як чишмәләре, елгалары мисалында сулыклар турындагы мәгълүматларны тирәнәйтү.

Сулыкларны пычратуга китерә торган сәбәпләрне ачыклау, аларны бетерү юлларын күрсәтү.

Табигатьне ярату, саклау, аның белән горурлану хисе тәрбияләү.


Хәерле көн, укучылар, кунаклар! Яшь эколог түгәрәге занятиесен башлыйбыз. Без барыбыз да кечкенәдән үк әбиләр сөйләгән әкиятләрне тыңларга яратабыз. Мәктәбебез укучысы Диләрә Мусина башкаруындагы чыгышны тыңлау белән түгәрәгебезне башлыйк әле. Ул нинди проблема хакында сөйли икән? Игътибар белән тыңлагыз.

(Видеоматериал. Мусина Диләрә. Эльмира Шәрифуллина “Әбием күңеле” шигырьдән өзек)

Син сөйләгән әкиятләрдә

Чәчәкләр җирдә иде.

Балык – сурәтләрдә түгел,

Елгада, күлдә иде.


Син сөйләгән әкиятләрдә

Диңгезләр зәңгәр иде.

Юл буйлары бәбкә үлән,

Егетләр мәргән иде.


Син сөйләгән әкиятләрдә

Гөлләр хуш исле иде.

Хәтта киек җанварлар да

Мәрхәмәт хисле иде.


Син сөйләгән әкиятләрдә

Изгелек савап иде.

Тарактан үскән урманнар –

Савапка җавап иде.


Син сөйләгән әкиятләрдә

Юк иде газ, нитрат.

Дәрәҗәсен һәм гайрәтен

Җуймаган иде ир-ат.


Әкиятеңне агуладык,

Кипте Җирнең җелеге.

Ата белән бәяләнми

Бүген нәсел кемлеге.


Кирәксенмибез шифасын,

Яңгырын, чиста карын.

Кайсы әкият сыендырыр

Без яшәгән Җир шарын?


Укытучы: Диләрә безгә нинди проблема хакында бәян итте соң?

Укучылар: Экология проблемасы.

Укытучы: Әйе, бу чыннан да, бик җитди проблемаларның берсе. ТР Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов 2012 елның 20 октябрь Указында 2013 ел – Татарстан Республикасында Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип юкка гына игълан итмәде.

Хәер, агымдагы ел тулаем Россия Федерациясендә Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы буларак уздырылачак – бу турыда РФ Президенты Владимир Путин 10 августта махсус Указ имзалаган иде. Ел чарасының төп максаты – һәрбер кешенең әйбәт әйләнә-тирә мохиткә хокукын тәэмин итү, җәмгыятьнең игътибарын әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә юнәлтү, халыкның экологик культуралылыгын формалаштыру һәм арттыру, диелә әлеге документларда.
Искәртеп үтәбез: былтыр 6 апрельда Астанада, гомумән, 2013 елны барлык БДБ (Бәйсез дәүләтләр берлеге)илләренең Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы итү турында килешенгән иде. Экологик куркынычсызлык тәэмин итү буенча БДБ илләренең дәүләтара хезмәттәшлеге 1992 елда кабул ителгән экология һәм әйләнә-тирә табигый мохитне саклау өлкәсендә үзара багланышлар турындагы килешүгә таянып башкарыла.


Без экология түгәрәгендә, беренче ел эшләүгә карамастан, үз җиребез, туган төбәгебез экологиясен өйрәнү эшен башлап җибәрдек. Быел без Кадыбаш авыл җирлегенең сулыкларын, аның составын өйрәнү максатын куйдык. Ярты ел эчендә шактый эш башкарылды. Әйдәгез, хәзер табышларыбыз белән уртаклашабыз.


1 төркем. 1 укучы. Безнең төркемгә Кадыбаш авыл җирлегенең сулыкларын барлау бурычы куелды. Без 10 чишмә, 2 күл, 2буа таптык. Чишмәләрнең кайберләре инде кипкән. Җирлек территориясеннән агучы Кады, Бима һәм Шомшыр елгаларын да бу исемлеккә теркәдек. Без моны сүзлек рәвешендә эшләдек.


2 укучы. Авылның һәр сукмагы, юлы, чишмәсе үзенең, атамасы, тарихы белән истәлекле. Экранга игътибар итегез. Сезнең алда безнең сүзлек. (берничәсен әйтә)

Презентация “Исемлек”


Укытучы: 1нче төркем укучылары бик нәтиҗәле эшләгәннәр. Калган төркемнәрнең сораулары бармы?


2 төркем укучысы. Бу мәгълүматны сез кемнәрдән сорашып белдегез?


1 төркем укучысы. Нигездә без авылдашларыбыз Бәдерниса әбидән, Батталов Асаф абыйдан, Фатхиева Дания ападан, Нуреева Фәния ападан белештек.


1 төркем. 2 укучы. Сентябрь, октябрь айларында хәтта чишмәләрне үз күзебез белән барып күрдек. Әйтик, Төхвәй чишмәсе – мәктәбебез укучысы Рәсулев Фәрһадның бабасы тәрбияләгән чишмә. Кадыбаш белән Гали авылы арасында, тау астында урнашкан.

Укытучы. 1 төркем укучыларына рәхмәт. Сүзне икенче төркемгә бирәбез.


2 төркем. 1 укучы. Без Аппак чишмәсе белән таныштык. Кадыбашта Чуен Фатих кушаматлы кеше яшәгән. Ул балта остасы булган. Күрше-тирә балаларына сыерчык оялары ясап биргән, һәм: “Кем ясады, дисәләр, Аппак диярсең”,- ди торган булган. Чишмәләрне карап торучы шул бабай була. Шулай итеп, Чуен кушаматы “Аппак”ка әйләнә.


2 укучы. Бүгенге көндә Кадыбашта халык киң куллана торган чишмә ул, авылыбызның түбән оч халкы аны чистартып карап тора. Без мәктәбебез укучылары белән дә экскурсиягә Аппак чишмәсенә бардык, аның тәмле суын эчтек, бик күңелле ял иттек.


3 укучы. Без Аппак чишмәсе суының үзлекләрен тикшердек. Чишмә суы үтә күренмәле, төссез, исе юк, чит тәм юк. Чишмә суында сабын яхшы күбекләнде, димәк карбонат тозлары юк дигән нәтиҗәгә килдек.


Укытучы. 2 төркемгә нинди сорауларыгыз бар?


1төркем укучысы. Суда карбонат тозлары юклыгын сабын белән генә белеп буламы?

3укучы җавап бирә. Тагын башка ысул белән дә тикшереп карадык. Суны парга әйләндергәннән соң калган утырымга (ул бик аз иде) хлорид кислотасы салып карадык һәм кабонат тозлары юклыгына тагын бер тапкыр ышандык, чөнки углекислый газ бүленеп чыкмады.


Укытучы. 2 төркем укучыларына рәхмәт. Сүзне 3 төркемгә бирәбез.


3 төркем. 1 укучы. Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән. Габдулла Тукай.

"Туган авылым”


3 төркем. 2 укучы. Тау астында салкын чишмә

Чылтыр- чылтыр агадыр.

Таштин ташка ургып-ургып

Агар юлын табадыр. Муса Җәлил.

3 төркем. 3 укучы. Без юкка гына чыгышыбызны Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил шигырьләреннән башламадык. Касай чишмәсенең ишек өстендә нәкъ шушы сүзләр язылган. Бу тәмле сулы, шифалы чишмә, бүгенгесе көнгә кадәр Касай халкын гына түгел, Кадыбаш, Яңа Сләк халкын да туендырып тора.


3 төркем. 4 укучы. Мондый тәмле сулы чишмәнең сере нәрсәдә икән соң? Безнең төркем анда экскурсиягә барды һәм суның үзенчәлекләрен тикшерде.


3 төркем. 5 укучы. Без Касай чишмәсе суының үзлекләрен тикшердек. Чишмә суы тәмле, иссез, үтә күренмәле. Суны савытта бер тәүлек тотканнан соң да болганчыкланмады. Карбонат тозлары чишмә суында юк.


Укытучы. Чишмәләр – тормыш чыганагы. Зур елгамы ул, кечкенәме – аларның һәрберсенең башы - чишмә. Авылыбыз аша узучы Кады елгасының башы Кады-Салья авылыннан чишмә булып төрткән. 1975 елда Кады елгасында зур буа төзелә һәм анда карп балыгы үрчетелә. Бүгенгесе көндә авылыбыз янәшәсендә урнашкан Кадыбаш буасының экологик торышы турында Диләрә эзләнү эше башкарды. Сүзне аңа бирик.

Диләрә чыгышы.

Укытучы. Диләрәгә сорауларыгыз бармы?

1 укучы: Буага нинди балыклар үрчетү өчен җибәрелгән?

Диләрә җавап: карпның төрле төрләре, ...

2 укучы: Буа быел кипте, буаны яңадан торгызу буенча эш алып барылачакмы?

Диләрә җавап: Авыл җирлеге башлыгының отчет җыелышында безнең буаны ремонтлау башлана дип әйттеләр. Мин алга таба буаның флора һәм фаунасын өйрәнүне максат итеп алам.


Укытучы. Без бүгенге занятиегә нинди нәтиҗә ясый алабыз?


Укучылар. 1. Үзебез суларны пычратмыйк.

2. Пычратучыларны күргәндә кисәтүләр ясаудан курыкмыйк.

3. Табигатькә мәрхәмәтле булыйк!

4. Аны саклап калу өчен бөтен көчебезне кызгынмыйк!

Укытучы. Әйе, укучылар, табигатьне һәм аның байлыгын саклау безнең бурыч. Элек- электән борынгылар чишмәләрне кадерләп саклаганнар, чөнки алардан башка яшәү мөмкин түгел. Чишмә яшәүдән туктаса, елга-күлләрдә су бетәчәк, табигатьтә ямь калмаячак. Соңгы елларда табигать ярлылана, чирәм, үлән начар үсә. Кешеләр чишмәләрне чистартмыйлар һәм алар кибәләр. Су-табигатьнең кан юлы системасы, тормыш чыганагы, әмма сулар гаять пычранды. Әйе, сусыз торып булмый. Су сакчыллык таләп итә: безнең планетада су бик күп, ләкин барлык суның 2% гына эчергә яраклы.

Мин занятиене Антуан де Сент-Экзюпери сүзләре белән төгәллисе килә.

Су! Синең тәмең дә, төсең дә, исең дә юк. Сине тасвирлап бирергә дә мөмкин түгел, нәрсә икәнеңне дә белмичә генә синең белән ләззәтләнәләр! Сине тормыш өчен кирәк дип әйтеп булмый, чөнки син үзең тормыш”, - дип яза Антуан де Сент-Экзюпери









Табышмаклар.

Тау куенында анасы, 
Чыгып кача баласы. 
(Чишмә)



Менә ананың сабыена тели торган шул сүзләре:

Имәндәй нык бул,

Чыршыдай биек бул,

Каендай ак бул,

Чишмәдәй саф бул.





hello_html_10b6a047.jpg








Аппак чишмәсе - Кадыбашта Чуен Фатих кушаматлы кеше яшәгән. Ул балта остасы булган. Күрше-тирә балаларына сыерчык оялары ясап биргән, һәм: “Кем ясады, дисәләр, Аппак диярсең”,- ди торган булган. Чишмәләрне карап торучы шул бабай була. Шулай итеп, Чуен кушаматы “Аппак”ка әйләнә.

Аралык сазы – Кадыбаш машина-трактор паркы ашлама склады, заправка тирәсе.

Атнагул чишмәсе – Атнагул авылы урыны тирәсендә.

Бака күле – Кадыбашның иске Подстанция турысында, хәзер анда усак агачлары үсә.

Батрак чишмәсе – “Җенле чишмә” дип тә атала. Алга авылына барганда беренче чокырда. Алгада Ибраһимов Габденур абый сату-алу эше белән дә шөгыльләнгән, ләкин бай булмаган. Аны батрак дигәннәр, чишмәне карап торган.

Йомры күл – түгәрәккә охшаган, исеме шуннан килеп чыккан, Кадыбашның олы буасы артында.

Ерак чишмә - Көнчыгышта урнашкан, Кадыбаш авылы.

Кызыл яр – Кадыбаш авылы.

Мәскүрә чишмәсе – Касай, бу чишмәдән Мәскүрә әби генә су алган, карап торган.

Мулланур чишмәсе – Касай авылы, Мулланур бабай карап торган.

Пекарня чишмәсе – Кадыбаш, Иске Эсләк ягында, авылның түбән очында.

Рәхмәй сазы – Олы буа артында, торфлык. Югары очның бакча башы.

Сәфәр сазы – Үтәгән ягында. Кадыбаш авылы.

Таллы буа – басуларны сугару өчен файдаланылган, мул сулы булган. Тал, зирек үскән. Кадыбаш авылы.

Төхвәй чишмәсе – Расулевлар колхозга кермәгәннәр. Аларга җир бүлеп биргәннәр. Өч агай-эне - Төхвәт, Хуҗа, Ибрай үзләре өчен чишмә казып чыгарганнар.

Хәбекәй чишмәсе – Хабибулла исемле кешедән килеп чыккан.

Хәтимә чишмәсе – ул чишмәдән бары тик Хәтимә исемле кеше генә файдаланган. Кадыбаш авылы.

Чоңгыл – бик тирән булган. Яңа Эсләк авылы, Бима елгасында.

Шомшыр елгасы – Кадыбашта, Кады елгасының уңъяк кушылдыгы.

Шешәлек сазы – Кадыбаштан төньякта, таштау ягында.

Автор
Дата добавления 13.12.2015
Раздел Биология
Подраздел Конспекты
Просмотров201
Номер материала ДВ-255884
Получить свидетельство о публикации

"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх