Татарстан Республикасы “Лениногорск муниципаль районы”муниципаль
берәмлеге Лениногорск шәһәренең “4 нче санлы балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү
учреждениясе
"Әбиемнең серле сандыгы"
(мәктәпкә әзерлек төркемендә сөйләм теле үстерү буенча бердәм
белем бирү эшчәнлеге)

Төзеде: Миназова Э. М.
2014
Тема: Әбиемнең серле сандыгы
Максат: Балаларны халкыбызның күңел бизәкләре белән якыннан таныштыру,
матур әдәбият аша милли киемнәргә карата кызыксыну уяту, аларның үзләренә генә
хас булган нәфис бизәлешен, уңайлыгын күрә белергә өйрәтү.
Тәрбияләү бурычы: Балаларда татар милли киемнәре һәм бизәнү әйберләренә кызыксыну,
шулай ук матурлыкны күрә һәм аны саклый белү сыйфаты, зәвыклылык тәрбияләү.
Үстерү бурычы: Балаларның акыл, хәтер, күзаллау, фикер йөртү сәләтен, танып
белү активлыгын үстерү; сөйләмдә парлы, кушма, ясалма сүзләр куллану
күнекмәләре бирү; бәйләнешле фикерләү сәләтен үстерү.
Белем бирү бурычы: Милли киемнәрнең исемнәрен, бизәлешен сөйләмдә куллануны
системалаштыру, аларны аера һәм аларның исемнәрен, үзенчәлекләрен әйтә белергә
өйрәтергә дәвам итү.
Төп белем бирү өлкәсе: Аралашу
Интеграль белем бирү өлкәсе: Социальләштерү, аралашу, матур әдәбият уку, музыка,
физкультура.
Ысуллар һәм алымнар: уен, күрсәтмә ысуллар; алымнар: әңгәмә, сораулар, биремнәр,
өстәмә аңлатмалар, нәфис сүз, музыкаль әсәр тыңлау, слайдлар карау, балалар
сөйләмен бәяләү.
Чаралар: Казан сынлы сәнгать музее залын сүрәтләгән слайдлар яки
рәсемнәр, милли киемнәр ясалган рәсемнәр, аулак өй күренешләре, оекбаш яки
бияләй бәйләүне сүрәтләгән рәсемнәр, СД-проигрыватель, ИКТ
Сүзлек өстендә эш: Бәби итәкле күлмәк, камзул, түбәтәй, йөзек, беләзек, чулпы,
читек, кәләпүш.
Алдан эшләнгән эш: Татар милли киемнәр ясалган рәсемнәр карау, иҗат
эшчәнлекләрендә милли киемнәр бизәү(читек, алъяпкыч, калфак, түбәтәй),
әңгәмәләр үткәрү; “Киемнәрне бизә”, “Рәсемне җый”, “Бизәкне төзе” дидактик
уеннарын, “Түбәтәй”, “Түбәтәйле”, “Зәңгәр чәчәк”, “ Башмакчы”, җырлы- сүзле
уеннарны уйнау.
Эшчәнлек төзелеше:
1.
Эмоциональ халәт тудыру кереш мизгеле.
2.
Слайдлар яки рәсемнәр карау.
3.
Дидактик уен “Милли киемнәр
турында сөйлә”
4.
Җырлы- биюле уен “Түбәтәй”.
5.
Дидактик уен “Табышмаклар
әйтәм-җавабын тап!”
6.
Җыр тыңлау “Кәләпүш”.
7.
Хәрәкәтле уен “Түбәтәйле”.
Эшчәнлек барышы
(“Авыл көе
яңгырый”) Шигырь уку:
Әбиемнең серле сандыгы!
Нинди серләр саклый икән ул?
Гомер буе җыйган хәзинәме,
Әллә инде күңел бизәгеме.
Нинди серләр саклый икән ул?
Әбиемнең күңел сандыгын
Бер ачасы иде,ачасы....
Әби-бабам белгән йолаларны,
Халкыбызның күңел җәүһәрләрен
Бер ачасы иде,ачасы.
Әбиемнең серле сандыгы
Кызыктыра безне күптәннән
Ач әбием, безгә
күңелеңне,
Яшь буынга мирас булып калсын,
Бер хәзинә калсын үткәннән.
Тәрбияче: Балалар, әйдәгез, минем яныма якынрак килегез әле. Без бүген
сезнең белән халкыбызның милли киемнәре турында сөйләшербез. Экранга карыйк
эле: анда ниләр күрәсез? Слайдлар яки рәсемнәр карау(Казан сынлы сәнгать музее
залы татар халкының милли киемнәре һәм бизәнү әйберләре белән танышу: бәби
итәкле күлмәк, камзул, алъяпкыч, калфак, түбәтәй, йөзек, беләзек, чулпы, читек,
кәләпүш, һ.б.).
(Балаларның җаваплары)
Тәрбияче: Әйе, болар- безнең халкыбызның милли киемнәре. Алар буыннан-
буынга күчеп, безнең көннәргә кадәр килеп җиткәннәр. Игътибар итегез: алар
барысы да матур, төсле ачык җепләр белән чигелгәннәр, энҗе- мәрҗәннәр белән
бизәлеп тегелгәннәр. Аларны әбиләребез кичке утырмаларда, аулак өйләрдә
чиккәннәр. Мондый утырмаларда төрле оекбашлар, бияләйләр дә бәйләгәннәр, шулай
итеп, бер- берсеннән төрле һөнәргә өйрәнгәннәр. Тәрбияче: Балалар,
әйдәгез сезнең белән милли киемнәр турында сөйләп китәбез. Мин сезгә рәсемнәр
таратам, ә сез анда сүрәтләнгән милли киемнәр турында сөйлисез.(Мәсәлән: Бу-бик
матур күлмәк.Ул яшел төстә, аска таба киңәеп киткән, бәби итәкле, озын җиңле.
Күлмәк өстеннән чигүле ак алъяпкыч ябылган.)
Дидактик уен “Милли киемнәр
турында сөйлә”
Тәрбияче: Бераз ял итеп алыйк, балалар. Бу уенны безнең әби-бабаларыбызда
яшь чакларында бик яратып уйнаганнар.
Җырлы- биюле уен “Түбәтәй”
Балалар түгәрәкләнеп
басалар. Түбәндәге җырны җырлый-җырлый, түбәтәйне бер-берсенә бирәләр:
Түбәтәеңне
кигәнсең, Бик
ераклардан
килгәнсең,
Төскә матурлыгың белән Шаккатырыйм
дигәнсең
Кушымта:
Түп-түп
түбәтәй,
Түбәтәең укалы. Чиккән
матур
түбәтәең
Менә кемдә тукталды
Җыр ахырында, түбәтәй кемдә
калса, шуңа җәза бирелә: бии, җырлый, әтәч булып кычкыра һ.б. Уен шулай дәвам
итә.
Тәрбияче: Ә хәзер, балалар, игътибар белән мине тыңлагыз. Мин сезгә
табышмаклар әйтәм.
Дидактик уен “Табышмаклар әйтәм-җавабын
тап!”
1.
Яңа гына идем
итек, (ч)
өстәгәч булдым...(читек)
2.
Әнием, ак сәйлән
тезеп,
Чиккән яшел бәрхетне.
Бар
түбәмдә...(түбәтәем)
Мин бүген бик бәхетле.
3.
Җырлый-җырлый
сәхнәләрдә
Аларның биер
чагы.
Кызларга бик килешә Башындагы...(
калфагы)
4.
Йөзләремә
килешәсең
Кайлардан гына белгән,
Туган көнгә дәү
әтием
...( кәләпүш) алып килгән.
Тәрбияче: Дөрес, балалар, сез барысын да дөрес әйттегез.Кәләпүш турында
шагыйрь Резеда Валиева бик матур шигырь язган, ә композитор Луиза Батыр-
Болгари көй язган. Шулай итеп алар бик күңелле җыр иҗат иткәннәр. Әйдәгез ул
җырны тыңлап китик.
Җыр тыңлау
“Кәләпүш”
Тәрбияче: (балаларга сораулар)
-Дәү әти туган көнгә нәрсә алып килгән?
-Татар малае нинди була?
-Кәләпүш ничек итеп эшләнгән?
-Малай нинди һөнәрләр белә?
-Әнисе ни өчен сөенгән?
-Дәү әтисенең бүләге малайга ошаганмы?
-Кәләпүш сүзен нинди сүз белән алыштырып була?(Түбәтәй)
Тәрбияче: Әфәрин, балалар, сез бик игътибарлы. Ә хәзер без сезнең
җитезлегегезне тикшереп карыйбыз.
Хәрәкәтле
уен “Түбәтәйле”
Уртада 5-6
урындыкта түбәтәйләр тора. Балалар урындыклар тирәли түгәрәккә басалар һәм көй
башлануга җиңелчә йөгерә башлыйлар. Көй туктауга, балалар түбәтәйләрен киеп
урындыкларга утырырга тиешләр. Кем урынсыз кала, шул уеннан чыга. Икенче уенны
кабатлаганда, уртада урындыклар бергә әзрәк, уйнаучылар саны артыграк. Азакта
калган бала җиңүче була.
Тәрбияче: Әфәрин, балалар. Безнең бүгенге эшчәнлектә сезгә нәрсә ошады,
нинди уеннар ошады, нинди яңа әйберләр белдегез?
Тәрбияче: Шуның белән безнең эшчәнлек тәмам. Барыгызда эшчәнлек барышында
бик актив катнаштыгыз, барлык сорауларга да тиз һәм дөрес җавап бирдегез.
Әфәрин!
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.