Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
Озынайтылган көн төркемендә уткәрелгән тематик әңгәмәнең план-конспекты
Тема: “Салават күперендә кунакта”
Максаты: матурлыкны күрә белергә өйрәнү, сөйләм телен һәм фикерләүне үстерү.
Бурычы:
1. салават күперенең төсләре белән таныштыру;
2. сөйләм телен һәм фикерләүне үстерү;
3. төсле кәгазьдән аппликация ясау.
Шөгыль тибы: яңа белем алу.
Шөгыль формасы: индивидуаль һәм группаларда.
Кулланылган материаллар: компьютер, проектор, клей, кайчы, фломастер, кәгазь битләре.
Методик алымнар: эзләнү.
Шөгыль барышы:
I. Оештыру этабы:
- Исәнмесез, укучылар! Безнең бүгенге шөгылебез бик матур табигать күренешенә багышланган.Әйдәгез, күзләне йомып, урамга чыгабыз. Урамда яңгыр ява, яңгыр тамчылары түбәләрдә, юл өсләрендә уйный. Яңгыр беткәч, ялтырап кояш чыга. Болытлар ипләп кенэ таралышалар. Болытлар арасыннан бик матур, төрле төстәге бер күпер күренә башлый.
II. Шөгыльнең максатын һәм бурычын ачыклау:
- Бу куренеш нәрсә дип атала?Дөрес, балалар. Димәк, салават күпере кайчан чыга? Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшәбез?
- Әйдәгез әле, без салават күперенең төсләрен барлап чыгыйк (русча һәм татарча кабатлыйлар).
- Ә хәзер без ял итеп алабыз (физминутка).
III. Актуальләштерү:
- Ә хәзер мин сезгә фотолар күрсәтәм, сез аларның нәрсә икәнен, нинди төстә икәнен әйтеп карагыз (яшел алма, сары лимон, зәңгәр болытлар һ.б. рәсемнәр күрсәтелә).
- Кайсыгыз, салават күперендәге төсләрне кертеп, матур җөмләләр төзи ала? (төзиләр) Булдырдыгыз!
IV. Белемнәрне беренчел тикшерү:
- Әйдәгез әле, искә төшереп алыйк, салават көпере ничә төстән тора? Төсләрен кабатлап чыгыйк ( төсләрен русча һәм татарчча кабатлыйлар, физминутка эшлиләр).
V. Яңа теманы беренчел үзләштерү:
- Инде иҗат белән шөгыльләнергә дә вакыт җитте. Төсле кәгазьләрне вак итеп кисәбез дә, төсләрен бутамыйча альбом битендәге салават күперенә ябыштырабыз. Исемне язып, төрле төсләр белән буибыз. Тик истә тотыгыз, төсләрегез салават көперендәге төсләр булсын. (Матур музыка астында эшлиләр).
VI. Рефлексия:
- Исебезгә төшерик әле, без бүген нинди табигать күренеше турында сөйләштек? Ул кайчан күренә? Төсләрен истә калдырыр өчен нәрсә эшләдек? Әйдәгез, тагын бер кабат төсләрен искә төшереп чыгабыз.
Рәсемнәргә күргәзмә ясала, балалар эшенә нәтиҗә ясала. Актив укучылар уңай бәяләнә.
6 663 403 материала в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Мубаракзянова Гульчачак Рифовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс повышения квалификации
72 ч. — 180 ч.
Курс повышения квалификации
36 ч. — 144 ч.
Курс повышения квалификации
36 ч. — 144 ч.
Мини-курс
6 ч.
Мини-курс
4 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.