Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Математика / Другие методич. материалы / Заседение математического кружка по теме "Математика и экология"

Заседение математического кружка по теме "Математика и экология"

  • Математика

Поделитесь материалом с коллегами:

Математик түгәрәк утырышы.

Галявиева Фәридә Гаптулбариевна., Карауҗа урта белем
бирү мәктәбе, Зеленодол районы

Утырышның темасы: математика һәм экология.
Утырышнын максаты: математик гамәлләрнең үзлекләрен өйрәнүне ныгыту, исәпләү алымнарын үстерү, укучыларның тирә-юнь, табигать турында белемнәрен киңәйтү, табигатькә сакчыл караш һәм мәхәббәт тәрбияләү.
Җихһазлар: 1. “Кушу, тапкырлау, алу, бүлү гамәлләренең үзлекләре” таблицасы.
2. “Экология” темасына кроссворд.
3. Текстлы мәсьләләр.
Утырышның барышы:
I. Оештыру моменты.
II. Кереш. Математика фәне төгәл фәннәргә керә һәм анда без куп вакытта төрле исәпләуләр башкарабыз. Ләкин ул исәпләүләр күп вакытта безне чолгап алган дөнья, табигать белән тыгыз бәйләнгән. Физика, химия, география фәннәрендә дә сез еш кына төрле исәпләүләр башкарасыз, алардан чыгып тиешле нәтиҗәләр ясыйсыз. Без бүген математика белән тыгыз бәйләнештә торган тагын бер фән белән танышырбыз. Аның исемен сез түбәндәге кроссвордны чишеп табарсыз.
hello_html_m1bda6da4.png

Кроссвордның сораулары һәм җаваплары.
1. Җир өстендә туры почмак ясау җайланмасы (Экер).
2. Арифметик гамәл (Кушу).
3. ав+ас=а (в+с) үзлегенең исеме (Оештыру).
4. Кәкре сызыклар сызу инструменты (Лекало).
5. Санның йөздән бер өлеше (Процент).
6. Почмак үлчәү берәмлеге (Градус).
7. Алу гамәленең компоненты (Кимүче).
8. Чиксез тигез өслек (Яссылык).
Беренче вертикаль баганада экология сүзе килеп чыкты. Ул грек теленнән: ойкос – өй, орак һәм логос – фән, тәгълимат дигәнне аңлата.
Экология – ул барлык тереклекнең яшәеше, аларның табигать белән бәйләнеше, үсемлекләрнең, хайваннарның һәм кешенең үзара бәйләнешен өйрәнүче фән. Җирдә кешеләр яши,эшли, ял итәләр. Шул максаттан табигатьнең барлык байлыкларын файдаланалар. Ләкин бу вакытта табигатьтә булган тигезлек бозыла, ә бу үз чиратында аерым бер төр үсемлекләр, хайваннар юкка чыга, кайбер районнар кеше яшәмәслек хәлгә килә. Берничә мисал китерик.
1. Иң арзан чыгымнар тотып җитештерелгән энергия – атом электр станцияләреннән. Ләкин алардан дөрес кулланмаганда экологик фаҗигалар килеп чыгырга мөмкин. 1986 нчы елда Чернобыль АЭС шартлау нәтиҗәсендә бик зур зыян килде. Меңләгән кешеләр үлде, зур территория бөтенләй кешеләр яшәмәслек хәлгә килде. Шул ук хәл быел Япониянең Фукусимо АЭС ында кабатланды.
2. Нефтькә бай җирләрнең күбесе инде үзләштерелде. Шуңа күрә нефть һәм газны диңгез, океан төбеннән скважиналар бораулап ала башладылар. Бу да табигатькә котычкыч фаҗигаләр китерергә мөмкин. Быел Бөекбританиянең ВР компаниясе Мексика култыгында (су өстендә) зур авариягә дучар булды, океанга меңләгән тонна нефть акты. Буүз чиратында төрле диңгез хайваннарын, үсемлекләрне юкка чыгарды.
III. Ә хәзер экология темасына берничә мәсьәлә чишик.
1 нче мәсьәлә. Суга аккан 1т нефть 6 квадрат километр мәйданда элпә хасил итә. 5000т сыйдырышлы танкер һәлакәткә очраса акваториянең (су өслегенең) күпме өлеше нефть элпәсе белән капланыр?
(Җавап: нефть элпәсе 30 мең кв.км мәйданны каплар.)
2 нче мәсьәлә. Планетабызда тропик урманнарның мәйданы якынча 400 млн. гектар тәшкил итә, ел саен аларның 7 млн. гектары киселә. Әгәр бу шулай дәвам итсә, тропик урманнар ничә елдан юкка чыгарга мөмкин?
(Җавап: 57 елдан соң.)
3 нче мәсьәлә. Хәзер дөньяда 400 млн.га якын автомобиль исәпләнә. Һәр автомобиль бер елга уртача 10 кг резина тарата, 4350 кг кислород яга һәм һавага 3250 кг углекислый газ чыгара. Бер елга җир шарында күпме резина таратыла, күпме кислород ягыла һәм күпме углекислый газ чыгарыла?
Чишелеш:
а) 10х400 млн. = 4000 млн.кг = 4млн.т – резина таратыла.
б) 4250х400 млн. = 1700 000 млн.кг = 1 млрд. 700 млн.т
в) 3250х400 млн. =1300 000 млн.кг = 1 млрд. 300млн.т
4 нче мәсьәлә. Бер юкә агачы бал кортларына елга 70 кг бал бирә. Бу бал кортларының 1 га карабодай басуыннан җыйган балга тигез. Урманның бер участогында 72 юкә агачы, ә икенчесендә 6 га артыграк үсә. Бу агачлардан күпме юкә балы алырга мөмкин?
Чишелеш:
(72+78)х70 = 10 500 кг = 10т 500 кг.
5 нче мәсьәлә. 20 кг макулатура бер зур агачны алыштыра. 73 агачны саклап калу өчен күпме макулатура җыярга кирәк?
Чишелеш:
20х73 = 1460 кг = 1т 460 кг.
Бу күп макулатура түгел. Әгәр без аны мәктәптәге укучылар санына бүлсәк,1460:120 ≈ 12.2 кг макулатура чыга. Моны безнең һәркайсыбыз үти ала! Искәрмә. Мәсьәләләрне чишү вакытында кушу, алу, тапкырлау, бүлүнең үзлекләренә басым ясала, исәпләүләрнең төрле алымнары кулланыла.
IV. Утырышка нәтиҗә.
Автомобильләр белән йөрү, дөрес, бик рәхәт. Ләкин алар өчен нефть табып, урманнарны кисеп табигатьне юк иткәнче агачлар утыртып яки табигатькә сакчыл карап яшәсәк дөресрәк, яхшырак булмас микән?
V. Өйгә эш. Экологик темага мәсьәләләр төзеп килергә.

Автор
Дата добавления 17.11.2016
Раздел Математика
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров8
Номер материала ДБ-362010
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх