Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / "Зат алмашлыклары" темасына татар теленнән дәрес эшкәртмәсе.
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 26 апреля.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

"Зат алмашлыклары" темасына татар теленнән дәрес эшкәртмәсе.

библиотека
материалов

Тема: Зат алмашлыклары.

3нче сыйныф.

Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе.

Төзеде: Аксубай муниципаль районы 3нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Билалова Зилә Марс кызы

Максатлар: 1. Зат алмашлыклары буенча белемнәрне тирәнәйтү, килешләрдә төрләндерергә өйрәтү.

2. Зат алмашлыкларын сөйләмдә куллануны камилләштерү.

3. Укучылар арасында дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.

Дәрес төре: Катнаш

Җиһазлар: тест биремнәре, кроссворд, зат алмашлыклары турында мәглүмат чагылдырган таблицалар.

Структуралар: сималтинус релли тейбл, финк-райд- раунд робин, тейк оф- тач даун, токин мэт.

Дәрес барышы.

Вакыт

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

BBL принциплары

Фикерләү культурасын үстерү

(1 мин) 1. Оештыру өлеше

1мин

-Исәнмесез, укучылар!

-Исәнмесез.

Хәерле көн миңа,

Хәерле көн сиңа,

Хәерле көн безгә,

Хәерле көн сезгә.



-Барыгызга да хәерле көн , утырыгыз.


Исәнләшү

Укучының теләге, модуляция

Үзара хезмәттәшлек һәм мөнәсәбәт

(9 мин) 2. Актуальләштерү

3 мин

-Укучыларым, без дәрестә күп уйларга, тиз, җитез булырга, матур язарга һәм дөрес, тулы җөмләләр белән җавап бирергә тиеш.

Иң элек, баш миенә “һөҗүм” ясап алыйк.

  1. Нинди сүз төркемнәрен беләсез?

  2. Башка сүз төркемнәрен алыштырып килүче сүз төркеме.

  3. Сөйләүче кешене белдерүче алмашлыклар.

  4. Тыңлаучы кешеләрне белдерүче алмашлыклар.

  5. Алар турында сүз барган кешеләрне яки предметларны белдерүче алмашлыклар.

  6. Алда әйтеп үткән алмашлыкларны нинди исем белән атап йөртәбез?

Укучылар җавабы

Укучының теләге, төгәллек

Вакыт, көтү, мөмкинлек

3 мин

Өй эшен тикшерү.

-Өй эшен сималтинус релли тейбл структурасы белән тикшерәбез.



Хаталар таба алдыгызмы, кемнәрнең нинди тәкъдимнәре бар?


Укучылар әдәби әсәрләрдән зат алмашлыклары кергән җөмләләр күчереп язарга тиеш иделәр. Өйдә эшләгән эшләрен дәфтәрләрне җилкәдәш партнер белән алмашып тикшерәләр.

Төгәллек

Үзара хезмәттәшлек

3 мин

Матур язу күнегүе.

-Балалар, бүгенге числоны һәм матур язу өчен бирелгән хәрефләрне, сүзләрне дәфтәрләргә язабыз.

Ң

Миңа, сиңа, аңа; безнең, сезнең, аларның.

Эшне башкару

Укучының теләге

Модельләштерү

(30 мин) 3.Төп өлеш

5 мин

-Укучылар, без нинди тема өстендә эшлибез әле?(...)

- Дөрес, алмашлык. Төгәлрәк әйтсәк, зат алмашлыклары. Хәзер кроссворд чишәбез. Алмашлык сүзе килеп чыгарлык итеп, шакмакларга түбәндәге табышмакларның җавапларын языгыз. Бу эшне финк- райд- рауд робин структурасы буенча башкарырбыз.

Табышмаклар

1.Түгәрәк, тик ай түгел, сары, тик кояш түгел.

2. “Алма” дисәң дә алалар, нәрсә соң ул балалар?

3. Гәүдәсе елгада, койрыгы кулда.

4. Барысын да ашатам, ә үземнең авызым юк.

5. Җир астында алтын казык, бик тәмле ул, ал син казып.

6. Һәрвакыт авыз эчендә, ә йотып булмый.

7. Озын, яшел түтәлдә, сары, тозлы – кисмәктә.

8. Көлтә-көлтә койрыгым, селки-селки барамын. Кетәкләргә кереп мин тавык-чеби аламын.

Җаваплар белән 3нче номерлы укучы таныштыра.

Кроссворд чишү










8


3


5

6



1

2


4



7










а

л

м

а

ш

л

ы

к



























Төгәллек, модуляция

Әйләнә-тирә, вакыт

3 мин

-Укучылар, хәзер игътибарыгызны тактадагы сорау җөмләләргә юнәлтегез. Аларга җавапны зат алмашлыкларын кулланып бирергә кирәк булачак.

1. Кем 3 нче сыйныфта укый?

2. Кемнең кызыклы китабы бар?

3. “5”ле билгесен кемгә куйдылар?

4. Дәү әнисе кемне бик сагына?

5. Энем кемнән үрнәк ала?

6. Бу дәреслек кемдә бар?

-Сорауларга бик дөрес җавап бирдегез, хәзер әйтегез, биредәге билгеләнгән сүзләр сезгә танышмы?(...)

-Әйе, килеш сораулары. Алар сорау алмашлыклары буларак кулланылалар.

Сезгә шундый сорау: әгәр бөтен исемне дә алмашлыклар белән алыштырып сөйләшсәк, безнең сөйләм нинди булыр иде?(...)



Укучылар җавабы

Укучының теләге, төгәллек

Вакыт, көтү, мөмкинлек

3 мин

Тейк оф-тач даун структурасы.

-Мин алмашлыклар укыйм, ә сез шулар арасында зат алмашлыкларын ишеткәндә басарга тиеш.

Кем, мин, син, күпме, шул, ул, теге, монда, алай, алар, ниндидер, барлык, без, бөтенебезгә, сез. Берни, шулай, бусы.

Үтәү, сорауга җавап бирү

Укучының теләге, төгәллек

вакыт

4 мин

-Хәзер зат алмашлыкларын килешләрдә төрләндерик. 1нче номерлы укучы килешләрне һәм сорауларын үйтә, ә калган өч укучы зат алмашлыкларын әлеге килешләрдә төрләндерә.

Биремне эшләү. Зат алмашлыкларын килешләрдә төрләндерү.

Укучының теләге, төгәллек

Үзара хезмәттәшлек һәм мөнәсәбәт, вакыт, тел

7 мин

Дәреслек белән эш.

  1. 212нче, 213нче күнегүләрне телдән эшләү.

  2. 214нче күнегүне язмача эшләү.

Биремнәрне үтәү, дөрес, матур язу

Аңлатып бирү. төгәллек

вакыт

3 мин

Тест эшләү.









5 мин

-Токин мэт. Бирелгән кәгазь битендә зат алмашлыклары турында булган белемнәрегезне күрсәтегез.

4нче номерлы укучы презентацияли.

Эшне башкару, токин мэтның презентациясе

Кабатлау, нәтиҗә ясау

Үзара хезмәттәшлек һәм мөнәсәбәт, әйләнә - тирә

(3 мин) 4. Рефлексия

3 мин

-Укучылар, сезгә өч сорау: 1) бүгенге дәрескә кадәр алмашлыклар турында нәрсә белә идегез? (...) 2) Бүген нәрсә үзләштердегез? (...) 3) Нинди тәкъдимнәрегез бар?(...)

Укучы җавабы

Нәтиҗә ясау, кабатлау (консолидация)

Көтү, турле фикерләргә игътибар бирү

(2 мин) 5. Йомгаклау

2 мин

  1. Өйгә эш бирү: 216нчы күнегү, 98нче бит; зат алмашлыкларын кулланып кечкенә хикәя язарга.

  2. Билгеләр кую.

Укучыларның үзбәяләре

Укучы теләге

тел



Краткое описание документа:

3нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе.

Зат алмашлыклары темасын сингапур структуралары кулланып укыту. Дәреснең максатлары: зат алмашлыклары буенча белемнәрне тирәнәйтү, аларны сөйләмдә куллануны камилләштерү, укучылар арасында дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.

Бу дәрес барышында сималтинус релли тейбл, финк - райд - раунд робин, тейк оф - тач даун, токин мэт структуралары кулланылды.

Автор
Дата добавления 17.02.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров505
Номер материала 393774
Получить свидетельство о публикации

Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх