Инфоурок Другое Научные работыЗәки Нури – көрәшче шагыйрь

Зәки Нури – көрәшче шагыйрь

Скачать материал

Татарстан Республикасы Чүпрәле районы Түбән Чәке Урта мәктәбе

 

 

 

 

 

 

 

 

Зәки Нури – көрәшче шагыйрь

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Башкарды : 10 сыйныф укучысы , Абдуллов И.И.

Җитәкче: Татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Фахртдинов И.И.

Эчтәлек

1.Кереш............................................................................................ 3

2.Төп өлеш..........................................................................................4-7

3.Йомгак................................................................................................8

4.Әдәбият исемлеге..............................................................................9


 

Кереш

 

.

 1941 елның  22 июне. Бу көн безнең илебез тарихына мәңге төзәлмәлслек тирән яра ясады.  Моңа кадәр төрле уй-хыяллар, өметләр белән яшәгән кешеләр, мәңгелек коллык куркынычы алдында берләшеп, Ватан азатлыгы өчен көрәшкә бар көчләрен туплыйлар. Башкача мөмкин дә булмый, чөнки бу сугышта: алгы сызыкта һәм тылда, блиндажда һәм хәрби завод цехында, Сталинград оборонысында һәм фронт  өчен меңләгән посылка җыйган татар авылларында, кешеләрнең фикерләрендә, эш-гамәлләрендә дөньяның киләчәге нинди булуы хәл ителә.

        “ Барысы да фронт өчен! Барысы да Җиңү өчен!”  дигән сүзләр гасырлар буе татар халкының омтылышларын, милли акыл хәзинәсен чагылдырган әдәбият өчен дә эш принцибына әверелә. Аның иң куәтле көчләре, сүзне корал итеп, ватандашларны изге көрәшкә рухландыра, батырлыкның матур үрнәкләренә телебезнең үтемле сәнгатьчә чаралары белән гәүдәләндерелгән һәйкәлләр иҗат итә. Ватан сугышы чоры татар шигъриятен өйрәнүгә шактый зур өлеш керткән галим Зәет Мәҗитов сүзләренә караганда, “Бөек Ватан сугышы елларында татар поэзиясе бөтен совет әдәбиятының куәтле һәм бердәм оркестрында үзенчәлекле һәм көчле яңгыраган   шигъри авазларның берсе булды. Татар совет поэзиясенең бу авазы илебез чикләрен үтеп чыкты, бөтен дөнья халыклары йөрәгенә барып иреште. Күпләр яу кырында башын салды,  аларның җырлары җиңеп чыкты, дистәләгән елллар үтсә дә, әһәмияте җуелмаслык поэтик җәүһәрләр калды”1. Биш елга якын вакытны үз эченә алган бу чорда заман вакыйгаларына иң сизгер, аларга иң җәһәт һәм эмоциональ яктан иң тәэсирле җавап бирү мөмкинлекләренә ия булган шигърият халык арасында лаеклы рәвештә моңарчы күрелмәгән популярлыкка ирешә.

Әлеге фәнни эшебез кереш , төп өлеш , йомгак, әдәбият исемлегеннән торачак. Әлеге фәнни эшебезнең максат, бурычлары түбәндәгеләр:

1.     Зәки  Нуриның иҗатында сугыш темасының ачылуы.

2.     Зәки Нуриның  шәхсән үзенең сугышта катнашуы.

3.     Зәки Нури  - көрәшче шагыйрь темасын ачу.

Бурычлары,  1.Якташ язучыларыбыз җиңүгә керткән өлешләрен  бәяләү

2. Зәки Нуриның иҗатына мәххәббәт тәрбияләү.

3. Мәктәп укучыларында тарихка хөрмәт, туган илгә патриотизм хисен тәрбияләү.

 


 

 

ТӨП ӨЛЕШ

Сугыш чоры шигърият алдына өстәмә таләпләр куя: оперативлык, кайнар публицистик рух, иҗтимагый яңгыраш, халык күңеленең иң тирәндә яткан кылларын чиртү өчен кирәкле драматизм, хәтта кайвакыт трагизм һ.б. Кыскасы, эчтән генә уйлап, кабатлап йөрелгән сүзләрне, патриотизм һәм дошманга нәфрәт хисләрен халык авызыннан, халык теле белән әйтеп бирү бурычы шигърияткә йөкләтелә. Ләкин 1941-1945 еллар поэзиясен катып калган , бары тик туган илгә мәхәббәт хисен гәүдәләндерүгә генә хезмәт иткән дип бәяләү дөрес булмас. Авыр сынау елларында татар шигърияте катлаулы үсеш юлы үтә, яңа бизәкләр белән байый, традицияләрен үстерә. Бөек Ватан сугышы чорында күп шагыйрьләр каләмнәрен ут эчендә уйната, аларны анда булган мәхшәр,үлем дә туктатып кала алмый.Яшәү хисе,туган җирне,якыннарны сагыну,дошманга нәфрәт белән карау көчлерәк була.Кемнәр соң алар куркусыз патриотлар.Аларның  исемнәре халык күңелендә онытылмаслык җыр булып уелды, хәтердә калды:Нур Баян,  Кави Нәҗми, З.Нури, М.Җәлил,Фатих Кәрим, Гадел Кутуй, Нури Арсланов, Әнвәр Давыдов, Әнәс Галиев, Салих Батал, Нәби Дәүли, Әхмәт Ерикәй,Әхмәт Исхак, Хисам Камалов, Сәйфи Кудаш, Мөнир Мазунов, Мәхмүд Максуд, Әдип Маликов, Шәйхи Маннур, Зыя Мансур, Шәрәф Мөдәррис, Мостафа Ногман,Бари Рәхмәт һ.б язучыларыбыз.. Билгеле булганча, Бөек Ватан сугышының берен-

че көннәрендә үк татар язучыларыннан иллеләп кеше

фронтка китә. Соңыннан бу сан тагын арта. Башка

милләт язучылары кебек, татар әдипләре дә үзләренең

бөтен көчләре белән дошманга каршы күтәрелә. Алар

сугышны зур фаҗига буларак кабул итә һәм шу-

ны иҗатларында чагылдыралар. Сугышның беренче

көннәрендә үк язучыларыбыз фронттан килгән борчу-

лы хәбәрләргә үзләренең ялкынлы әсәрләре белән җавап

бирәләр. «Илебезнең бөтен күмәк көче, явыз дошманга

ачу уты белән ялкынланган хәлдә, хәзерге көндә бары

бер генә максатны күз алдында тота, аның бөтен игъ-

тибары, бөтен омтылышы бер генә максатка төбәлгән:

дошманны тар-мар китерү, җир йөзеннән аны юк итү»,—

дип яза күренекле әдип Шәриф Камал.

Күп кенә язучылар фронт газеталарында эшлиләр.

Бөек Ватан сугышы елларында татар телендә уналты

фронт газетасы чыгарыла. Язучылар монда да үз лә-

ренең ялкынлы сүзләре белән солдатның йөрәгенә үтеп

керергә, аны дошманга каршы көрәштә рухландырыр-

га алына.

Сугышта Татар язучылар берлеге зур югалтулар ки-

черә. Киткәннәрнең күбесе төрле фронтларда дошманга

каршы көрәштә һәлак була. М.Җәлил, А.Алиш, Р.Сат-

тар, Х.Мөҗәй һ.б. фашистлар тоткынлыгына эләгәләр.

Ләкин авырлыклар никадәр генә зур, фаҗигале булма-

сын, татар язучылары бер генә минутка да Ватан, ха-

лык, үз намуслары алдындагы бурычларын онытмый-

лар. Мәсәлән, адәм баласы түзә алмаслык төрмә шарт-

лары да Җәлил һәм аның иптәшләренең рухларын

сындыра алмый, дошманның үз өнендә килеш бу ге-

ройлар фашизмга каршы көрәшәләр, үлемсез әсәрләр

тудыралар, ахырдан батырларча һәлак булалар.

Сугышның беренче көннәрендә үк немец-фашист

илбасарларына каршы көрәштә катнашкан, 1942–1944

елларда Белоруссия җирләрендә бу халыкның батыр

улы Константин Заслонов командалык иткән партизан

отрядларында разведка начальнигы булган Зәки Нури

сугыштан соңгы елларда үзенең иҗат активлыгын

көчәйтеп җибәрә. Аның «Дан юлы» (1949) поэмасында,

«Үлгәннәр дә үч алды» (1962) җыентыгына кертелгән

сигезләп хикәясендә Белоруссия партизаннарының ба-

тыр, фидакарь көрәшләре сурәтләнә. Җыентыкка ке-

реш сүзендә автор болай ди: «Ул елларны безнең бере-

без дә, беркайчан да онытмас.

Немец-фашист илбасарлары туган җиребезгә басып

керделәр. Ирегебезне буарга, бакчаларыбыз чәчәкләрен

корытырга, эчкән суларыбызны агуларга, шат җыр ла-

рыбызны моң-зарлы итәргә теләп, кара дәһшәт килде.

Күкләребездә аждаһадай улаган самолетларына, юлла-

рыбызда шыксыз дөбердәгән танкларына төяп, дошман

безгә үлем ташыды...

Безнең авылларыбыз һәм шәһәрләребез дөрләп ян-

дылар. Безнең күңелле бәйрәмнәребез тантанасы шау-

лаган, дәртле җырларыбыз яңгыраган мәйданнарга дар

агачлары тезелделәр. Җимерелгән урамнарыбыз буй-

лап Гитлер солдатлары атлады. Аларның дагалы авыр

итекләре әйтерсең лә йөрәкләрне таптый иде. Җиребез

тәнен һәм безнең күңелләрне бомбалар актарды, мина-

лар телгәләде...»

Фронтовик язучы «Үлгәннәр дә үч алды» дип аталган

җыентыкка кергән хикәяләрендә дошманның үз тылын-

да коточкыч авыр шартларда сугыш алып баруларын

тасвирлый. Урман шалашларында, окопларда, дошман-

га каршы походларда, һөҗүмдә Зәки Нури башка пар-

тизаннар белән 1100 көн һәм төн үткәрә. Хикәяләрендә

шушы көннәрнең уңышларын, бәхетсезлеген, дошман-

га каршы көрәшнең нәтиҗәләрен бәян итә автор. Бу

кыс ка күләмле әсәрләрдә гади солдатларның һәм

җир ле халыкның фашистларга карата булган нәфрәте

күрсәтелә, төрле юллар белән дошманның көчен бетерү,

какшату өчен кыю, кискен чаралар күрелүе тасвирла-

на. Мәсәлән, немецларның азык-төлек, корал складла-

рын шартлату, тимер юлларны өзү, дошманның ялчысы

булып әверелгән староста-сатлык җаннардан үч алу һ.б.

Шулай итеп, тирән тылларда хәрәкәт итүче партизан-

нар фронтка зур ярдәм күрсәтәләр. Татар халкының

билгеле язучысы, шагыйрь Зәки Нури да бу изге яуга

үзеннән зур өлеш кертә, сугышта күрсәткән батырлыкла-

ры өчен ул Ватан сугышы ордены һәм медальләр белән

бүләкләнә. Һәм, үзе күргән-кичергәннәргә нигезләнеп,

киләчәк буыннарга фашизмга каршы көрәш алып ба-

ручы батыр партиззаннар турында әдәби әсәрләр язып калдыра.

 


 

Йомгак

Бик кырыс тарих дәресе булган Бөек ватан сугышы күп төрле формаларда халыклар хәтерендә саклана. Бу вакыйганы  татар әдәбияты  язучылары да үз җилкәләрендә татып, әсәрләрендә чагылдырганнар. Зәки Нуриның да бу тарихи вакыйганы үз җилкәсендә татып әсәрләрендә чагылдырган  каһарман якташыбыз. Ул каләме белән дә , коралы белән дә дошманны җиңүгә зур өлеш керткән. Бу фикерне «Дан юлы» (1949) поэмасы , «Үлгәннәр дә үч алды» (1962) җыентыгына кертелгән

сигезләп хикәясе дәлилли.


 

Әдәбият исемлеге

1. Ә.Н.Нәҗипова-Зиннәтуллина  Сугыш турында фронтовиклар : гомуми белем

би рү мәктәпләре, урта һәм югары педагогик уку

йорт лары өчен уку әсбабы. 15 томда.— Казан :

Та тар стан Республикасы «ХӘ ТЕР» нәшрияты, 2010.— 2 т.—350 б.

2. “Бөек Ватан сугышы поэзиясендә вәгъдә, ант темасы” исемлле мәкалә. Авторы  Рахматуллова Г.И.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Зәки Нури – көрәшче шагыйрь"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист по переработке нефти и газа

Получите профессию

Экскурсовод (гид)

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 662 848 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 22.11.2016 947
    • DOCX 30.9 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Фахртдинов Ильнар Ирекович. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Фахртдинов Ильнар Ирекович
    Фахртдинов Ильнар Ирекович
    • На сайте: 7 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 1
    • Всего просмотров: 39008
    • Всего материалов: 31

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Менеджер по туризму

Менеджер по туризму

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 483 человека из 70 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 326 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 153 человека

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Мини-курс

Современные направления в архитектуре: архитектурные решения гениальных изобретателей

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Теория вероятности и комбинаторика в современной математике

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Современные методики базальной стимуляции и развивающего ухода для детей с тяжелыми множественными нарушениями развития

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе