Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Дошкольное образование / Другие методич. материалы / Үзлектән белем күтәрү планы. Тема: “Балаларның сөйләмен үстерүдә театр сәнгатенең роле”

Үзлектән белем күтәрү планы. Тема: “Балаларның сөйләмен үстерүдә театр сәнгатенең роле”

Международный конкурс по математике «Поверь в себя»

для учеников 1-11 классов и дошкольников с ЛЮБЫМ уровнем знаний

Задания конкурса по математике «Поверь в себя» разработаны таким образом, чтобы каждый ученик вне зависимости от уровня подготовки смог проявить себя.

К ОПЛАТЕ ЗА ОДНОГО УЧЕНИКА: ВСЕГО 28 РУБ.

Конкурс проходит полностью дистанционно. Это значит, что ребенок сам решает задания, сидя за своим домашним компьютером (по желанию учителя дети могут решать задания и организованно в компьютерном классе).

Подробнее о конкурсе - https://urokimatematiki.ru/


Идёт приём заявок на самые массовые международные олимпиады проекта "Инфоурок"

Для учителей мы подготовили самые привлекательные условия в русскоязычном интернете:

1. Бесплатные наградные документы с указанием данных образовательной Лицензии и Свидeтельства СМИ;
2. Призовой фонд 1.500.000 рублей для самых активных учителей;
3. До 100 рублей за одного ученика остаётся у учителя (при орг.взносе 150 рублей);
4. Бесплатные путёвки в Турцию (на двоих, всё включено) - розыгрыш среди активных учителей;
5. Бесплатная подписка на месяц на видеоуроки от "Инфоурок" - активным учителям;
6. Благодарность учителю будет выслана на адрес руководителя школы.

Подайте заявку на олимпиаду сейчас - https://infourok.ru/konkurs

  • Дошкольное образование

Поделитесь материалом с коллегами:

Үзлектән белем күтәрү планы

Тәрбияче : Насибуллина Миләүшә Рәүф кызы.

Олы Елга авылы «Умырзая» балалар бакчасы

Тема:  “Балаларның сөйләмен үстерүдә театр сәнгатенең роле”

Максат: Балаларның театр сәнгате үзенчәлекләрен үзләштерү аша сөйләм телен үстерү.

Бурычлар:

-Балаларга театр турында белем бирү, театрның төрләре белән таныштыру;

-Сәнгать әсәрләре аша балаларның эстетик зәвыгын үстерү, сөйләм телен баету, аралашу культурасы тәрбияләү;

- Әкият геройларының хис – тойгыларын, халәт – кичерешләрен дөрес тасвирлый белергә өйрәтү;

-Театр сәнгатенә карата мәхәббәт, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту;

- Әкиятләр белән кызыксынуларын үстерү, коллектив эшендә катнашу теләге тәрбияләү;

-Матурлыкка омтылыш, сәнгать кешеләренә хөрмәт тәрбияләү;

-Төрле театральләшкән тамашалар күрсәтү аша балаларда артистлык сәләтен үстерү.

hello_html_4892a02.jpgE:\фотолар\104NIKON - копия\DSCN1028.JPG

Проектның актуальлеге:

Театр – балаларга якын булган сәнгатьнең бер төре. Шуның нәтиҗәсендә заманча педагогика һәм психология алдында торган актуаль проблемалар хәл ителә.

-Балаларга белем һәм тәрбия бирү.

-Эстетик зәвык үсеше.

-Әхлакый тәрбия.

-коммуникатив сыйфатлар үсеше.

-Аралашу культурасы тәрбияләү.

-Ихтыяр көче тәрбияләү, хәтерне, күзаллауны, фантазияне, сөйләмне үстерү (диалог, монолог)

-Уңай эмоциональ кәеф булдыру, киеренкелекнейомшарту, конфликатлы

ситуацияләрне уен аша чишү.



Театраль эшчәнлекнең тәрбияви мөмкинлекләре бик зур, аның тематикасы баланың күп кырлы кызыксынуларын һәм теләкләрен кәнәгатьләндерә ала. Бала әйләнә - тирә һәм аның күптөрлелеге белән таныша, үзен әйләндереп алган мохиткә җайлаша, ә тәрбияченең төгәл куелган сораулары балага уйланырга, анализ ясарга, дөрес нәтиҗә чыгарырга ярдәм итә.


Проектта катнашучылар: Мәктәпкәчә яшьтәге балалар, тәрбиячеләр, ата-аналар.

Проектны тормышка ашыру вакыты: 4 ел

Көтелгән нәтиҗәләр:

1. Балаларның әкиятләр белән кызыксынулары үсүе, коллектив эшендә катнашу теләге, матурлыкка омтылыш, сәнгать кешеләренә хөрмәт , театраль эшчәнлек аша иҗади шәхес тәрбияләнүе, сөйләм телләре баю.

2. Эстетик, иҗади зәвыклары үсү.

3. Театр сәнгатенә карата мәхәббәт, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяну.

4. Балаларның театр һәм театр төрләре турында белемнәре барлыкка килү.

5. Әкият геройларының хис – тойгыларын, халәт – кичерешләрен дөрес тасвирлый белергә өйрәнү.

6. Төрле театральләшкән тамашалар күрсәткәндә балаларда артистлык сәләтләре үсү.

7. Рольләрне тырышып башкару, курчакларын һәм җиһазларын эш беткәч урынына алып кую, сакчыллык күнекмәләре формалашу.

8.Мәктәптә укырга өйрәнүгә әзерлек формалашу, сенсор һәм моторик күнекмәләре киңәю.

Нинди яшьтә булуга карамастан, кеше әкиятләрдә ниндидер серле, дулкынландырган хәзинә ачарга мөмкин. Бала вакытта әкиятләр тыңлап, кеше үзе дә уйламыйча тормыш турында мәгълүмат туплый, шуңа күрә “Әкият безне нәрсәгә өйрәтә? дигән сорау аша "әкият дәресләрен" танып белү кечкенәдән башланырга тиеш. Һәр баланың күңелендә ирекле театральләшкән уен теләге яшерелгән. Нәкъ менә шул, баланың уйлавын активлаштыра, хәтерен һәм кабул итүен, күзаллавын, фантазияне үстерә, сөйләм телен камилләштерә. Театраль эшчәнлекнең тәрбияви мөмкинлекләре күпъяклы: аның тематикасы чикле түгел, шуңа күрә ул баланың кызыксынуларын һәм теләкләрен кәнәгатьләндерә ала. Театраль эшчәнлектә катнашып, бала әйләнә – тирә һәм аның төрлелеге белән - образлар, төсләр, авазлар, музыка аша таныша, тәрбияченең дөрес куелган сораулары, балага уйларга, анализ ясарга, нәтиҗә чыгарырга ярдәм итә. Нәкъ менә театральләшкән эшчәнлек сәнгатьле сөйләм, инлеллектуаль һәм әдәби – эстетик тәрбиягә караган тәрбияви бурычларның күбесен чишәргә ярдәм итә.

Театральләшкән эшчәнлек беренче чиратта – ул импровизация, предмет һәм авазларны җанландыру. Ул башка төрле эшчәнлекләр белән дә тыгыз бәйләнгән – җыр, көйгә хәрәкәтләнү, тыңлау. Алар барысы да бербөтен эшчәнлек булып торалар.

Театраль эшчәнлек – бала иҗатының иң киң таралган төре. Образга кереп, бала төрле рольләрне уйный, аннан үзенә эмоциональ ләззәт ала. Театраль эшчәнлек шөгыльләре баланың кызыксынуларын, сәләтләрен һәм мөмкинлекләрен үстерә, бала яңа белемнәр алырга ашкына, үз максатына ирешергә ярдәм итә.

Проектны тормышка ашырганда, балалар белән эштә,

түбәндәге формалар кулланыла.

-Әкиятләрне уку һәм күмәк анализ ясау.

-әкият өлешләрен уйнау.

-компьютер кулланып, әкиятләр, такмаклар, шигырьләр тыңлау.

-Режиссер уены (төзелеш һәм дидактик материал белән).

-Әкиятләрдәге вакыйгаларны комментарий бирү аша рәсемдә чагылдыру

яки буяу.

-Сүзле, өстәл һәм хәрәкәтле уеннар.

-Пантомимик этюдлар һәм күнегүләр.

-сулыш гимнастикасы.

-Артикуляцион гимнастика.

-Сүзле бармак уеннары.

-Тизәйткечләр өйрәнү.

Балалар белән эшләү кагыйдәләре.

-Балаларның теләге буенча роль сайлау;

-Өйрәнгән әдәби әсәрне бергәләп уйнарга теләк уяту;

-Һәр баланың уйнаган ролен, яулаган уңышларын билгеләү;

-театр эшчәнлеген төрләндереп тору, яңа бурычлар кую, еш

репетицияләрне булдырмау;

Балалар беләчәк:

-Мөстәкыйль рәвештә әкият, шигырь, җыр сайлый ала;

-Төрле әкият героен сурәтли белергә өйрәнә;

-Тизәйткечне, җөмләләрне төрле интонация, төрле темпта әйтә ала;

-Әкиятләр буенча этюдлар уйлап таба;

-Гади диалог төзи ала;

-Рольләрне һәм йөкләмәләрне үзара бүлә белә.

Театраль эшчәнлек белән шөгыльләнеп балаларда:

-Үз – үзләрендә ышаныч.

-коллективта уйный алу сәләте барлыкка килә.

Проект эше түбәндәгечә үтә:

1. Әкиятләр, шигырьләр тыңлау һәм сәхнәләштерү бала алдында төрле әхлакый төшенчәләрне ача. Балалар әкиятнең эчтәлеген үзләре аша үткәрәләр, ә аннан соң әкияттәге вакыйгаларны әкият геройлары аша чагылдыралар. Бу метод баланың шәхесенә тәэсир итә, аны уйланырга, үз фикерен булдырырга ярдәм итә. Уртанчылар төркеме балалары белән “Теремкәй”, “Шалкан”, “Камыр малай” әкиятләре сәхнәләштерелде.

2. Балаларга тормыштагы вакыйгаларны чагылдырган, мәсәлән, кызның яки хатын – кызның уңай образын тудыруга (акыллы, эшчән, туганнары турында кйгыртучы, яхшы күңелле, кеше хәленә керә белә торган) һәм малай яки ир – атның уңай образын тудыруга юнәлдерелгән (көчле, батыр, җитез) төрле иҗади биремнәр бирелә, мәсәлән:

- Ничек итеп, әти әнигә чәчәкләр бирә, ягымлы сүзләр әйтә?

- әни исеменнән: “Син нигә үз артыңнан уенчыкларыңны җыймадың” соравын кабатлау (үпкә хисе белән, акрын, кычкырып, ачу белән)

3. Һәр баланың уникальлеген үстерүгә юнәлдерелгән уеннар һәм күнегүләр. Мәсәлән, балаларга гадәти булмаган конкурс үткәрергә тәкъдим итәм “Мактанчыклар конкурсы”. Аңлатам, кем дә кем үзенең яхшы яклары турында түгел, ә уң яктагы күршесенең яхшы яклары белән иң яхшы мактана, шул җиңүче була. Уң яктагы күршесенә игътибар белән карарга кушам, ул нинди? нәрсә эшли белә? Барысы да мактанып бетергәч, без җиңүчене билгелибез һәм нәтиҗә чыгарабыз, нәрсә күбрәк ошады – иптәшең турында мактанумы, яисә сине мактаганны тыңлаумы?

4. Әкият терапиясе методы. Бу метод иҗади инициативаны үстерү, баланың куркуларын җиңү өчен, киеренкелекне булдырмау, коллективта иптәшләрең белән аралашканда уңай тирәлек булсын өчен кулланыла. Мәсәлән, курку хисе белән танышканда, “Убырлы карчык” куркыныч әкиятен сөйләп, балалардан сорадым, әкиятне тыңлаганда куркыныч булдымы, ни өчен? Бала куркуының сәбәпләрен белер өчен, үзләренең куркуларын рәсемдә чагылдырырга тәкъдим иттем. Балалар еланнар, эт, үрмәкүч ясадылар. Аннан соң мин балаларга рәсемнәрен вак кисәкләргә ертырга, аларны шар эченә тутырырга һәм урамга очыртып җибәрергә куштым, шар белән бергә курку хисе дә очып киткәнен аңлаттым.

5. Проблемалы ситуацияләр вакытында үзеңне контрольдә тоту өчен театраль этюдлар кулланам. Анда бала көчсез, курыккан, көчле, үзсүзле кеше рольләрен башкара: “Батыр малай”, “Караңгы өйдә”, “Хисне танып бел”.

Баланың иҗади актив булулары күбесенчә ата – ана кызыксынуларына бәйле. Ата – аналарның театраль эшчәнлеккә кызыксынуларын театраль очрашулар үстерде. Анда ата – аналар эшчәнлектә актив катнаштылар, спектакльдә рольләр башкарганда портнёрлар булдылар, балаларга костюмнар тегәргә булыштылар. Театр түгәрәгенең эшчәнлегенә нәтиҗә ясап, балалар бакчасында “Яхшы эшләр фестивале” үтә.

Өстә куелган бурычларны, максатларны тормышка ашыруда баланың иҗади инициативасы үсешен тикшерү максатыннан күзәтү оештырылды. Үткәргән диагностика нәтиҗәләре буенча, без, сайлаган юлның дөреслегенә ышандык. Хәзерге вакытта балалар афишалар, чакыру билетлары әзерләү эшенә ярдәм итәләр, сәхнәне әзерләү буенча, мөстәкыйль рәвештә үзара эшне бүлә беләләр, костюмнар сайлыйлар, рольләрне бүләләр, актив рәвештә диалог вакытында понтомима кулланалар, театраль эшчәнлектә катнаша алмаган иптәшләрен алмаштыра алалар.



Проект буенча эшләү этаплары.


Этабы

Вакыты

Эш төре

1.Оештыру этабы

2014 -2015 ел

1. Проект проблемасы буенча әдәбият сайлау.

2. Әдәбиятны анализлау.

3.Сөйләм телен камилләштерү өчен дидактик уеннар, тизәйткечләр, артикуляция өчен гимнастика сайлау.

4. Төркемнәрдә театральләшкән уен һәм

спектакль өчен почмак булдыру “Теремкәйгә рәхим ит”

5. Коммуникатив сәләтләрен үстерү буенча дидактик күнегүләр сайлау.

6. Проект буенча перспектив-тематик план төзү;

7. Информация стендында, балаларның сөйләм телен үстерүдә театрның роле турында төрле мәгълүматлар урнаштыру;

8.Сюжетлы - рольле уеннар тупланмасын булдыру.

2.Диагностик этап

2015 – 2016 ел

1.Балаларның театр эшчәнлегендә иҗади сәләтләрен үстерү өчен диагностика методикаларын сайлау һәм төзү.

2. Театральләшкән уеннарда мәктәпкәчә яшьтәге балаларның уенга карата кызыксынуларын, мөнәсәбәтләрен өйрәнү.

3. Балаларның театр белән кызыксыну дәрәҗәсен билгеләү өчен ата –аналар белән әңгәмәләр, консультацияләр, анкеталар, тестлар үткәрү;

3. Практик этап



2016 – 2017 ел

1. Проект проблемасы буенча методик әдәбиятны анализлау.

2. Күзаллау һәм куллар өчен күнегүләр, сенсорик тренинглар үткәрү.

3. Театр шөгыльләренә әзерләнү һәм үткәрү. Музыкаль тамашалар, әкият буенча этюдлар әзерләү.

4.Балаларга даими рәвештә сулыш, артикуляцион гимнастикалар ясату;

5.Театр эшчәнлеге өчен җиһазлар сайлау һәм әзерләү: декорацияләр, битлекләр, курчаклар һәм уенчыклар.

6.Ата – аналар өчен әңгәмәләр, консультацияләр, җыелышлар үткәрү,

алар белән төрле конкурсларда, бәйгеләрдә катнашу.

4.Гомуми-

ләштерү этабы

2017- 2018 ел

1.Балаларга фронталь һәм шәхси якын килү буенча эш нәтиҗәләрен гомумиләштерү.

2. Эшләгән эшкә отчёт әзерләү һәм проект эшләнмәләрен җыйнау.

3. Сценарийлар, шөгыльләр җыентыкларын төзү.

4.Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның көндәлек тормышында һәм шөгыльләрдә дидактик уеннар куллану.

5. Балаларның иҗади сәләтләрен үстерү буенча ата – аналарга киңәшләр һәм консультацияләр җыентыгын булдыру.




План буенча эшчәнлек төрләре



2014 - 2015 ел

Тема

Балалар бакчасында театраль эшчәнлек”

Максат

Театр тарихын, балалар бакчасында кулланыла торган театр төрләрен һәм театр терминнарын өйрәнү

Технологияләр (эш төре)

Балалар белән эш.

1.Әңгәмә: “Театр илендә”;

2. Авылның мәдәният йортына сәяхәт;

3.Театр тормышын күзәтү. Видеоязмадан театр турында тапшыру карау;

4. Театр терминнары буенча “Сорау – җавап “ уены;

5. Төрле ситуацияләр чишү; “Театрга соңга калу”, “Белмәмеш театрда”.

Тәрбиячеләр белән эш.

1.Доклад. “Балалар тормышында театральләшкән уеннарның роле”;

2. Сюжетлы – рольле уеннар тупланмасын булдыру;

3. Төркемнәрдә театральләшкән уен һәм спектакль өчен почмак булдыру, театр әзерләү эшен тәртипкә салу.

Ата – аналар белән эш.

1.”Уеннар янчыгы”, кызыклы уеннар тәкъдим итү буенча конкурс;

2.Фотоальбом әзерләү. ”Гаиләбез белән театрда”;

3.Иҗади концертта катнашу.

Кулланылган әдәбият

Е.В. Мигунова. “Театральная педагогика в детском саду” М.: ТЦ Сфера, 2009.

Антипина Е. А. Театрализованная деятельность детей в детском саду: игры, упражнения, сценарии. М., ТЦ Сфера, 2003. Маханёва М. Д. Театрализованные занятия в детском саду. // Дошкольное образование № 12. 2002.

Йомгаклау

Тәүге адымнар” театр төрләрен тәкъдим итү буенча ата – аналар, тәрбиячеләр өчен ачык чара.

Тарату

Балалар өчен әзерләнгән сюжетлы – рольле уеннар тупланмаларын, театр сценарийларын методик кабинетка кую.

2015 – 2016 нчы ел

Тема


Сәхнәдә тәүге адымнар”.

Максат

Әкият геройларының хис – кичерешләрен дөрес тасвирлый белергә, әкиятне сәхнәләштерү осталыгына өйрәнү.

Технологияләр (эш төре)

Балалар белән эш.

1.А.Алишның “Сертотмас үрдәк” әкиятендә җәнлекләр диалогы;

2.Балаларга даими рәвештә сулыш, артикуляцион гимнастика үткәрү;

3. Актерлык сәләтен ачу өчен этюдлар һәм күнегүләр: “Тозлы чәй”, “Корылык вакытында агач”;

4.Дид уен: “Көйне таны”.

Тәрбиячеләр белән эш.

1.Балалар язучылары......... турында мәгълүмат туплау. “Күңелләрдә мәңге сакланыр”;

2. Г.Тукай айлыгы үткәрү. “Тукай үлемсез”;

3.Мини конференция. “Г.Тукай һәм А. Алиш әкиятләрендә заманча чагылыш”.

Ата – аналар белән эш.

1.Консультация. “Гаиләдә баланы матур әдәбият белән таныштыру”;

2. Түгәрәк өстәл. “Өй шартларында ничек костюм тегәргә?”;

3.Конкурс: “Иң үзенчәлекле костюм”.

Кулланылган әдәбият

М.Б.Зацепина “Развитие ребенка в театрализованной деятельности” Москва 2010

Мерзлякова С. И. Волшебный мир театра. М., Институт повышения квалификации работников образования, 1995.

Йомгаклау

1.Күңел ачу иртәсе: “Театрда тамаша”;

2.Балалар өчен Брейн – ринг уены “Әкиятләр патшалыгында”.

Тарату

Балаларга үткәрү өчен сулыш, артикуляцион гимнастик күнегүләр җыелмасын булдыру, район методик берләшмәсендә өзлексез белем бирү эшчәнлеге аша тәкъдим итү.

2016– 2017 нче ел

Тема


Театраль баскыч

Максат

Мөстәкыйль рәвештә фланель, өстәл, бармак театрын күрсәтү осталыгына өйрәнү.

Технологияләр (эш төре)

Балалар белән эш.

1.Фланель әкиятләр күрсәтү тәртибе белән танышу;

2.”Театральләшкән тәнәфес”. Өзлексез белем бирү эшчәнлегендә бармак, фланель, өстәл әкиятен даими куллану;

3. ”Яңа әкиятләргә җиһазлар әзерләү эше. “Нәни иҗатчылар”;

4. Этюдлар һәм күнегүләр. “Серле утрауда”, “Дию пәрие”.

Тәрбиячеләр белән эш.

1.”Иң оста педагог”. Актерлык сәләте буенча конкурс;

2.Галим В.А.Деркунский буенча тест үткәрү:

- “Сорау – җавап”

- “Дәвам ит”

- Педагогик ситуацияләр”;

3. Күчмә папка “Әйдәгез дөрес сөйләшик”.

Ата – аналар белән эш.

1.Конкурс. “ Театр сөюче гаилә”;

2. Түгәрәк өстәл. “Балам нәрсәгә сәләтле?”;

3. “Күңелле бармаклар” бармак театры эшләүдә ярдәм итү.

Кулланылган әдәбият

Т.Н.Караманенко, Ю.Г.Караманенко “Кукольный театр – дошкольникам” М.: Просвещение 1982.

Дөрес сөйләшик”, Методик кулланма., Казан 1999 ел

Йомгаклау

1.Ата – аналар арасында конкурс. “ Театр сөюче гаилә”;

2.”Кар малайлар ничек кояш эзләгән?” яңа фланель әкиятне кечкенәләр төркеменә тәкъдим итү.

Тарату










Өзлексез белем бирү эшчәнлеге өчен фланель, өстәл, бармак театры җыелмасын булдыру, методик кабинетка кую. Педагогик киңәшмәдә чыгыш.

2017 – 2018 нче ел

Тема


Тылсымлы курчаклар.

Максат

Курчаклар тарихын, аларны әзерләү технологиясен, идарә итү методикасын өйрәнү.

Технологияләр (эш төре)

Балалар белән эш.

1.Әңгәмә: “Курчаклар тарихы”.

2. Дид уен: “Интервью”, “Серле адымнар”;

3.Сәнгать эшлеклесе белән очрашу;

4. Курчаклар белән идарә итү серләренә төшенү.

Тәрбиячеләр белән эш.

1.”Шәхси лабораторияне баетыйк”. Курчак театры өчен курчаклар, декорацияләр тегү эше;

2.Мәктәпкәчә өстәмә укыту – тәрбия программаларына күзәтү:

- “Театраль баскычлар”, Е.Г.Савина.

- Театр – сәнгать – бала”, И.Ф. Сорокина;

3.Проект темасы буенча эшләнгән эшләрне педсоветта тәкъдим итү.

Ата – аналар белән эш.

1.Ата – аналар өчен мастер класс. “Театр өчен курчакны ничек эшләргә?”;

2.Консультация. “Театрда үзен тоту кагыйдәләре турында, бала нәрсә белергә тиеш?”;

3. Балаларның артистлык һәм иҗади сәләтләрен тикшерү диагностикасына күзәтү.

Кулланылган әдәбият

Т.Н.Караманенко, Ю.Г.Караманенко “Кукольный театр – дошкольникам” М.: Просвещение 1982.

Е.В. Мигунова. “Театральная педагогика в детском саду” – М.: ТЦ Сфера, 2009. Сорокина Н. Ф. Играем в кукольный театр. М., АРКТИ, 2001, 162 с.

Йомгаклау

1.Стена гәҗите чыгару. “Безнең уңышлар”.

Тарату

Балаларның сөйләмен үстерүдә театр сәнгатенең роле”. Методик эшчәнлекне район тәрбиячеләренә тәкъдим итү.



















Самые низкие цены на курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации!

Предлагаем учителям воспользоваться 50% скидкой при обучении по программам профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок".

Начало обучения ближайших групп: 18 января и 25 января. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (20% в начале обучения и 80% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru/kursy



Автор
Дата добавления 15.10.2015
Раздел Дошкольное образование
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров1519
Номер материала ДВ-066472
Получить свидетельство о публикации

УЖЕ ЧЕРЕЗ 10 МИНУТ ВЫ МОЖЕТЕ ПОЛУЧИТЬ ДИПЛОМ

от проекта "Инфоурок" с указанием данных образовательной лицензии, что важно при прохождении аттестации.

Если Вы учитель или воспитатель, то можете прямо сейчас получить документ, подтверждающий Ваши профессиональные компетенции. Выдаваемые дипломы и сертификаты помогут Вам наполнить собственное портфолио и успешно пройти аттестацию.

Список всех тестов можно посмотреть тут - https://infourok.ru/tests

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх