Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / "Зур сугышның кечкенә геройлары" - класс сәгате
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

"Зур сугышның кечкенә геройлары" - класс сәгате

библиотека
материалов

Тема: Зур сугышның кечкенә геройлары.

Максат: -укучыларга Бөек Ватан сугышы чорындагы балалар язмышы турында сөйләү;

-укучыларда мәрхәмәтлелек, патриотизм хисләре тәрбияләү.

1.Оештыру моменты.

Психологик уңай халәт тудыру.

2.Сугыш башлануын хәбәр итү. Аудиоязма.

3.Укытучының кереш сүзе.

Егылып калды Тарих күкләреннән

Мең дүрт йөз атылган кош

Төзек түгел гомер чылбырлары

Күпме бәхетләрнең урыны буш!

1418 кара кояш,

Аталмаган таң 1418...

Бөтен түгел тарих, төзек түгел –

Көннәр җитми 1418,

Бәхетсез сан җирдә 13 түгел,

Билгеле ул:1418!..

1941 ел 22 июнь… Радио шомлы хәбәр китерә. Фашистлар Германиясе Советлар иленә вәхшиләрчә һөҗүм ясый. Ватан сугышы башлана. Сугышта олылар белән беррәттән балалар да туган җирләрен фашист илбасарларыннан азат итүгә зур өлеш кертәләр. Безнең класс сәгатебезнең темасын мин “Зур сугышның кечкенә геройлары” дип алдым. Укучылар, минем сезгә герой-пионерлар турында, аларның батырлыклары турында сөйләргә телим. Аларның күбесе сездән дә бәләкәйрәк булганнар. Сугышка кадәр алар гади балалардан, гади укучылардан бер нәрсәләре белән дә аерылмаганнар. Мәк-тәптә укыганнар, уйнаганнар, әти-әниләренә ярдәм иткәннәр. Һәм менә сугыш башланган, бу балаларга әтиләре, абыйлары белән беррәттән туган илен саклап сафка басканнар.

Әйдәгез, укучылар, хәзер шул герой-пионерларның кайберләренең генә булса да язмышы, батырлыгы белән танышып китик.

МАРАТ КАЗЕЙ

Сугыш Белорус җирендә бара. Әнисе, апасы белән Марат яшәгән авылга да фашистлар бәреп керә. Партизаннар белән бәйләнеш тотканы өчен Маратның әнисен – Анна Александровнаны – фашистлар үтерәләр.

Малай партизаннар янына китә. Фашистлардан үч ала башлый.

Марат бик күп сугышларда катнаша, һәрвакыт батырлык үрнәге була. Кечкенә герой каты сугышларның берсендә һәлак була. Ул соңгы патро- нына кадәр сугыша. Бер генә гранатасы калгач, ул фашистларны якынрак җибәрә дә үзен дә, фашистларны да юк итә. Батырлыгы, кыюлыгы өчен марат Казейга Советлар Союзы Герое исеме бирелә һәм Минск шәһәрендә аңа һәйкәл куелган.

ЛЕНЯ ГОЛИКОВ

Лукино авылында үсә. Фашистлар аларның авылын басып алгач, Леня партизан отрядына китә. Бик күп тапкырлар ул разведкага йөри. Дошманның поездларын, күперләрен, складларын шартлата.

Бервакытны малайга фашист генералы белән берүзенә сугышырга туры килә. Леня ташлаган граната машинага тия. Машинадан кулына портфель тоткан немец генералы чыга һәм пистолеттан ата-ата алга таба йөгерә. Бер километр чамасы малай аны куып бара һәм атып үтерә. Портфельдә совет гаскәрләре өчен бик кирәкле документлар була. Кечкенә герой аларны самолет белән Мәскәүгә озата. Үзенең кыска гына гомере эчендә Леня голиков бик күп сугышларда катнаша. 1943 елның кышында ул һәлак буа. 1944 елның 2 апрелендә Л.Голиковка Советлар Союзы герое исеме бирелә. Великий Новгород шәһәрендә аңа һәйкәл куелган.

ГАЛЯ КОМЛЕВА

Галяның туган авылы — Ленинград өлкәсендәге Лужск районы Тарковичига фашистлар басып керә. Пионерка Галя Комлева илбасарларга буйсынырга теләми һәм көрәшчеләр сафына баса. Ул ел ярым дәвамында партизаннар элемтәчесе вазифаларын үти. Караңгы төннәрдә япа-ялгызы карурманнар аша узып партизаннарга азык-төлек ташый, кирәкле хәбәр-ләрне җиткерә. Үзе листовкалар язып, аларны коймаларга ябыштыра.

Фашистлар батыр пионерның эзенә төшәләр һәм кулга алалар. Галя Комлеваны гестапода ике ай буе җәзалыйлар, партизаннарның кайдалыгын әйттерергә телиләр. Кызны һәр көнне аңын югалтканчы кыйнап, камерага кертеп ыргыталар. Иртәгесен тагын шундый ук хәл... Ләкин аның авызыннан бер сүз дә ала алмыйлар.

1943 нче елның 20 нче февралендә гестапочылар партизан кызны аталар.

Фашистлар Германиясен җиңүнең 20 еллыгын бәйрәм ит-кәндә, Галя Комлева, үлгәннән соң, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

Совет флотының бер судносына Галя Комлева исеме бирелгән.

НАДЯ БОГДАНОВА

Фашистлар бу кызны ике тапкыр үлемгә хөкем итәләр. Сугышчан дуслары да Надяны озак еллар буена һәлак булганга саныйлар. Аңа, хәтта һәйкәл куялар.

Сугыш бетеп, 15 ел үткәч кенә Надя үзенең исән икәнлеген белдерә.

Надя Богданова Кызыл Байрак ордены, 1 дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

ТАНЯ САВИЧЕВА.

Ленинград блокадасында исән калган, бөтен якыннарын югалткан кыз. Ул көндәлек алып бара.


РЕФЛЕКСИЯ.

Укучылар, сез бүген үткәргән класс сәгатеннән нәрсә дә булса алдыгызмы үзегезгә?

Бигрәк тә кемнең язмышы сезнең хәтерегездә ныграк калды?


Рәхмәт, укучылар.

Хәзер. Әйдәгез, барыбыз да басып, бер минутлык тынлык белән Бөек Ватан сугышы корбаннарын искә алыйк!










Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Краткое описание документа:

"Зур сугышның кечкенә геройлары". Әлеге класс сәгате герой-пионер- ларга багышлана. Урта һәм югары класс укучылары өчен бердәй кызык- лы булырлык тема. Чөнки балалар герой-пионерлар турында бик белеп бетермиләр. Ул геройларның үзләренең яшьтәшләре икәнен дә белгәч, укучыларның кызыксынуы бермә-бер арта. Бөек Ватан сугышы елларын- да безнең заманда җитеп бетмәгән патриотизм дигән хис бик көчле булган. 10-15 яшьлек балалар үз гомерләрен куркыныч астына куеп, бернәрсәдән дә курыкмыйча, төрле приказлар үтәгәннәр.  Алар бик күпләр, бер дәрестә генә бу геройлар турында сөйләп бетеп булмый.

Автор
Дата добавления 16.03.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров541
Номер материала 445348
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх