Инфоурок Другое Другие методич. материалыАвторская программа "Туган як серләр"н өйрәнү түгәрәгенең эш программасы

Авторская программа "Туган як серләр"н өйрәнү түгәрәгенең эш программасы

Скачать материал

Килешенде”

“Расланды”

19 нчы гомуми урта белем бирү

Муниципаль бюджет белем бирү

мәктәбе директорының тәрбия эшләре

учреждениесе “19 нчы гомуми белем

буенча урынбасары

бирү мәктәбе” директоры

Соколинская Мария Евгеньевна

Архипова Лариса Владимировна

____________2020 нче ел

_______________2020 нче ел

 

 

 

 

 

 

“Туган як серләре”

түгәрәге бенча эш программасы

 

Автор: Куряева Людмила Петровна

                                         19 нчы гомуми белем бирү мәктәбенең

                                          югары категорияле татар теле һәм әдәбияты              

                                          укытучысы

 

 

 

 

 

Түбән Кама, 2020 ел

 

Аңлатма язуы

Ватан – кешеләрнең хөрмәте һәм һәркем хозурында торган кадерле бер мактанычыдыр... Шуның өчен малыгызны кызганмагыз, көчләрегезне аямагыз, Ватан хакына болай фидакяр булмаган кеше анда яшәргә лаек түгелдер.

Риза Фәхретдин

 

 

Укучыны шәхес итеп формалаштыруда әхлак тәрбиясенең әһәмияте бик мөһим. Үзен ихтирам иткән шәхес туган җирен дә ихтирам итә, үзен туган ил белән бердәм итеп хис итә. Аның өчен зур Ватан кечкенәдән, үзенең торган җирен яратырга өйрәтү әхлак тәрбиясенең иң мөһим өлеше булып тора.

Туган як. Туган туфрак. Туган төбәк. Бу сүзләр өлкән яшьтәге кешеләр өчен генә түгел, һәр сабый бала өчен дә газиз, кадерле булырга тиеш. Туган якның табигате, аңа бәйле кызыклы фактлар, аның тарихы, халкының көнкүреше, гореф-гадәтләре, милли йолалары балаларга белем һәм тәрбия бирүнең состав өлешенә әверелеп китте.

Программа укучыларда үз республикаң, районың, шәһәрең тарихына, халыкның сакланып калган мәдәни хәзинәләренә мәхәббәт, балаларда гаиләдәге гореф-гадәтләр һәм изге әйберләр, туган төбәкнең мирасына сакчыл караш тәрбияләү мөмкинлекләрен исәпкә алынып эшләнде. Программа укучыларда милли үзаң һәм милли мәдәният формалаштыруга, мәдәни мираска хөрмәт тәрбияләүгә булыша.

Бүгенге болгавыр заманда милли мәдәният үсеп килүче яшь буынның күңелендә үзенең әхлакый кыйммәтләрен булдырырга, укучы үзе яши торган төбәкнең традицияләрен, мәдәниятен, табигатен, аның үзенчәлекләрен аеруча яхшы белергә тиеш.

Тарихны сөйләп кенә бала күңеленә сеңдереп булмый. Бала эшчәнлектә үзе катнашканда гына, үз күзләре белән күреп, үз куллары белән тотып караганда гына, үзе өчен ачышлар ясый һәм белгәннәрен бүтәннәргә җиткерә.

 

 

Программаның төп максатлары

1.     Укучыларда үз республикаң, районың, шәһәрең тарихы турында күзаллау булдыру;

2.     Балаларга үз халкының милли мәдәниятен үзләштерергә булышу;

3.     Яшь буында мәдәнияткә карата хөрмәтле мөнәсәбәт булдыру;

4.     Рухи һәм әхлакый сафлыкка ия иҗади шәхес үстерергә тырышу.

 

 

Программаның бурычлары

1.     Укучыларда танып-белү күнекмәләрен, кызыксынуларын үстерү, балаларда үз халкына, тарихына, гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә карата кызыксыну уяту, үз милләте тарихына, яшәешенә битараф булмаска өйрәтү;

2.     Балаларда үз халкы белән горурлану хисе тәрбияләү;

3.     Укучыларда милләтебезнең гасырлар буе тупланган әдәп-әхлак нормаларын булдыру;

4.     Балаларда иҗат итү омтылышы уяту;

5.     Укучыларга үзләренең нәсел тамырларына, үз гаиләләренең үткәненә кызыксыну уяту;

6.     Туган як тарихына бәйле шәхесләрне, мәгариф һәм сәнгать тарихын эзлекле өйрәнү;

7.     Укучыларда милли үзаң формалаштыру;

8.     Тарихи шәһәрләргә, табигатькә экскурсияләр үткәрү.

 

 

Өстәмә белем бирү буенча бу программа 5 нче сыйныф укучылары өчен атнага 2 сәгатьтән 68 сәгатькә, бер уку елына төзелгән.

Ул түбәндәге бүлекләрдән тора:

“Мин һәм минем гаиләм”, “Түбән Кама – туган җирем”, “Татарстан – минем республикам”.

Һәр теманы өйрәнгәннән соң интеллектуаль уен, иҗади эш яки экскурсия планлаштырыла. Программаның актуальлеге – укучыларда туган як тарихы буенча белемнәр формалаштыру кирәклеге һәм куелган максат, бурычлардан чыгып билгеләнә.

 

 

 

 

Тематик план

Тема

Сәгатьләр саны

1.

Туган илем –газиз җирем

Мин һәм минем гаиләм

 

5

Түбән Кама – туган җирем

23

Татарстан – минем республикам

8

2

Милли бәйрәмнәр, киемнәр

32

 

 

 

 

 

 

 

 

Программаның эчтәлеге

1 тема: Туган илем – газиз җирем.

Максат: укучыларны шәһәр, республика, район тарихы белән таныштыру; гаилә тарихын өйрәнү, шәҗәрә төзү, укучыларда туганлык, патриотик хисләр тәрбияләү.

1 бүлек. Мин һәм минем гаиләм (5 сәгать)

Гаилә тарихын өйрәнү. Шәҗәрә турында аңлатма. Нәсел шәҗәрәләренең ерак тарихыбызны өйрәнү өчен мөһим чыганак булуы. Шәҗәрә төзү үрнәкләре. Нәселнең географиясе, нәсел башлыгын эзләп табу. Гаиләдә электән сакланган хатларны туплау, хатлардагы мәгълүматларны файдалану. Нәселнең шөгыльләрен, һөнәрләрен өйрәнү. Укымышлы һәм озын гомерле кешеләре турында мәгълүмат җыю. Гаилә традицияләре һәм аларны саклау. Һәр буынга сыйфатлама-характеристика язу – “Минем шәҗәрәм”. “Шәҗәрәдә гаиләм тарихы” – дәрес-конференция.

2 бүлек. Түбән Кама – туган җирем. (23 сәгать)

Районыбыз тарихы, мәйданы, авыллары, географик урыны, халкы, геройлары, күренекле кешеләре, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турында мәгълүмат бирү. Шәһәрдәге предприятиеләр турында әңгәмә. Брейн-ринг уены.

3 бүлек. Татарстан – минем республикам (12 сәгать)

Татарстан Республикасы тарихы, географик урыны, табигате, күренекле шәхесләре, шәһәрләре. Казан – чал тарихлы башкала. Алабуга – чор-дәверләр капкасы. Казан шәһәренә багышланган “Йолдызлы сәгать” уены үткәрү. Тарихи шәһәрләргә читтән торып экскурсияләр. Күренекле шәхесләр турында әңгәмә. “Татарстан һәм татар халкы тарихы” конкурсында катнашу. “Тамчы-шоу” уены.

2 тема: Милли бәйрәмнәр, киемнәр.

Максат: укучыларны Татарстандагы милләтләрнең халык авыз иҗаты, халыкларның дәүләт, милли һәм көнкүреш символлары белән таныштыру; милли бәйрәмнәр турында күзаалау тудыру; халыкның изге әйберләренә һәм символикасына карата үөрмәт, үз халкына карата мәхәббәт тәрбияләү.

 

Программаның тематик бүленеше

Тема

Сәгать саны

теоретик

практик

үткәрү вакыты

1 бүлек. Мин һәм минем гаиләм

5

2

3

 

1.

Үз нәселеңне беләсеңме? – гаилә тарихын өйрәнү (әңгәмә, эзләнү)

1

1

 

 

2.

Нәселемнең укымышлы кешеләре. Нәселемнең озын гомерле кешеләре (эзләнү эше)

1

1

 

 

3.

Нәселем шәҗәрәсе

1

 

1

 

4.

Нәселем традицияләре (язма эш)

1

 

1

 

 

“Шәҗәрәдә гаиләм тарихы” (дәрес-конференөия)

1

 

1

 

2 бүлек. Түбән Кама – туган җирем

23

6

17

 

1-2

Түбән Камага нигез салыну, исеме

2

1

1

 

3-4

Мәктәп һәм башка оешмаларның тарихы

2

1

1

 

5

19 нчы мәктәп тарихы. Мәктәпнең юбилее

1

 

1

 

6-7

Түбән Каманың мәгариф музеенаэкскурсия

2

 

2

 

8-9

Түбән Каманың күренекле кешеләре

2

 

2

 

10-11

Истәлекле урыннар

2

 

2

 

12-13

Музейлар. 9 мәктәп музеена экскурсия

2

 

2

 

14-15

Түбән Кама драма театры тарихы. Экскурсия

2

 

2

 

16-17

Спорт. Күренекле спортчылар

2

1

 

 

18-19

Шәһәр музеена экскурсия

2

 

2

 

20

Түбән Кама районы тарихы

1

1

 

 

21

Халкы, күренекле кешеләре

1

1

 

 

22

Түбән Кама районы, Ширәмәт авылы тарихы

1

1

 

 

23

Таныш сукмак буйлап. Викторина

1

 

2

 

Татарстан – минем республикам

8

4

4

 

1

Республиканың географик урыны

1

1

 

 

2-3

Шәһәрләре, районнары

1

1

1

 

4-5

Казан –чал тарихлы башкала. “Йолдызлы сәгать” уены

2

1

1

 

6

Алабуга – чор-дәверләр капкасы

1

 

1

 

7

Борынгы Болгар иле

1

1

 

 

8

Тамчы-шоу

1

 

1

 

3 бүлек. Милли бәйрәмнәр

32

11

21

 

9

Милли бәйрәмнәр. Викторина

1

 

1

 

10-11

Халык авыз иҗаты. Әкиятләр, бәетләр

2

1

1

 

12-13

Туган ил, дуслык турында мәкальләр туплау

2

1

1

 

14-15

Татар балаларының хәрәкәтле уеннары

2

 

2

 

16

Табышмаклар кичәсе

1

 

1

 

17-18

Түбән Кама шәһәренең 2 нче урта мәктәп музеена экскурсия

2

 

2

 

19

Музейда күргәннәрне гомумиләштерү. Викторина

1

 

1

 

20

Татарстан Республикасы тарихы, символикасы

1

1

 

 

21

Татарстан халыкларының тормышы, көнкүреше

1

1

 

 

22

РФ. Дәүләт флагы, гербы, гимны

1

1

 

 

23-24

Татарстан районнары һәм шәһәрләренең символлары һәм традицияләре

1

1

1

 

25

“Дәүләт символларын беләсеңме?”, ярыш-дәрес

1

 

1

 

26

Татар халкының көзге-кышкы, язгы-җәйге йолалары һәм бәйрәмнәре

1

1

 

 

27

Рус халкының бәйрәмнәре

1

1

 

 

28-29

Музейга экскурсия

2

 

2

 

30

Рус халкының милли киемнәре

1

 

1

 

31

Халык һөнәрләре һәм кәсепләре

1

1

 

 

32

Милли киемнәр

1

 

1

 

33

Милли ризыклар төрлелеге белән таныштыру

1

 

1

 

34

Татар өен җиһазлау. Музейга экскурсия

1

 

1

 

35

Татар хатын-кызларының бизәнү әйберләре

1

1

 

 

36

Татарстан халыкларының милли киемнәре

1

1

 

 

37

Татар милли ризыклары

1

 

1

 

38

Бәйрәм табынын әзерләү, кунак кабул итү

1

 

1

 

39-40

Табигатькә экскурсия. “Изге чишмә”

2

 

2

 

 

Программаны тормышка ашыру юллары

Түгәрәктә туган як тарихы белән кызыксынган балалар шөгыльләнә. Программа үзенең эчтәлеге белән төбәк тарихын үткәннән алып бүгенгесенә кадәр үз эченә ала. Туган як тарихын өйрәнү юллары һәм методлары төрле: семиар, экскурсия, очрашулар, төрле уеннар, эзләнү-тикшеренү эшләре һ.б. Аларны үткәрү укучының яшеннән, әзерлек дәрәҗәсеннән, түгәрәкнең эш максатыннан тора. Бигрәк тә экскурсияләр укучыларда зур кызыксыну уята. Укучыларның түгәрәк белән кызыксынулары артсын өчен, укытучы үткәрү формаларын чиратлаштырып барырга тиеш. Балалар мөстәкыйль рәвештә документаль чыганакларны өйрәнеп, тикшеренү эшләре алып барырга омтылалар. Тикшеренү эшләре укытучы җитәкчелегендә алып барыла. Эшне оештырган укытучы үзе дә, беренчедән, төбәк тарихы буенча төп чыганакларны белергә тиеш. Икенчедән, үзе дә тикшеренү эше белән шөгыльләнергә, укучының эше белән кызыксынырга, өченчедән, туган як тарихын өйрәнү буенча класстан тыш эшләрдә оештыручы булырга тиеш.

Укучыларны бигрәк тә, үзләренең күңелләренә якын булган, танышлары, якыннары катнашкан вакыйгалар, авылның барлыкка килүе кызыксындыра. Шуңа да тарих дәресләрендә тарихи вакыйга турында сөйләгәндә, бу вакыйганың безнең җирлеккә, авыл кешеләренә нинди мөнәсәбәте булуын аңлату кирәк.

Бу авторлык программасы укучыларга туган төбәкнең тарихы, мәдәнияте турында тирәнрәк аңларга, төрле формадагы эзләнү эшләренә  - гади язмадан башлап, фәнни-тикшеренү эшләренә кадәр өйрәнергә мөмкинлек бирә. Программа буенча эшчәнлек нәтиҗәләре укучылар тарафыннан иҗади эшләр, реферат, фәнни-тикшеренү эшләре, презентацияләр һ.б. формасында тәкъдим ителә.

 

 

 

 

Көтелгән нәтиҗәләр

Туган як серләрен өйрәнү түгәрәгендә шөгыльләнгән бала:

-         үз гаиләсе тарихына хөрмәт белән карый, горурлану хисләре кичерә;

-         мөстәкыйль рәвештә ачышлар ясый;

-         материал җыя, гомумиләштерә, мәктәп музеен тулыландыра;

-         эзләнү эше алып бара, материалны анализлый, системалаштыра, гомумиләштереп, нәтиҗәләр ясый;

-         уеннар вакытында өйрәнгән материалны ныгыта;

-         туган як тарихы буенча белемнәрен арттыра:

-         фәнни-тикшеренү эшләренә өйрәнә;

-         патриотизм, туган якка мәхәббәт хисе тәрбияли.

 

 

 

 

Куллану өчен әдәбият

1.     Әминов А.М. Татар халкы һәм Татарстан тарихы. – Казан, 2005

2.     Гаилә альбомнары. Өй архивындагы фотолар, документлар күчермәсе, хатлар.

3.     “Мәйдан”, “Сәхнә”, “Идел”, “Сөембикә”, “Казан” журналлары.

4.     “Мәгариф” журналы.

5.     Музей материаллары.

6.     Татарстан тарихы. Төп мәктәп өчен уку әсбабы. – Казан. –ТаРИХ, 2001.

7.     Хәтер. Татарстан Республикасы, Казан, Хәтер китабы нәшр., 1996.

8.     Р.Михайлова “Мое село – одно на всю Россию”.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал
Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

5 936 379 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 23.09.2022 42
    • DOCX 33.9 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Куряева Людмила Петровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Куряева Людмила Петровна
    Куряева Людмила Петровна
    • На сайте: 10 дней
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 660
    • Всего материалов: 13

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой