Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Башлангыч сыйныфларда дөрес уку, язу күнекмәләре булдыру.

Башлангыч сыйныфларда дөрес уку, язу күнекмәләре булдыру.

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Башлангыч сыйныфларда дөрес уку, язу күнекмәләре булдыру.

Баланы дөрес сөйләргә өйрәтү, аның сүз байлыгын арттыру,үз фикерен башкаларга ачык, аңлаешлы итеп сөйләргә, укырга, язарга өйрәтү- һәр укытучының мөһим бурычларыннан берсе. Чөнки тел баланың белем алуына юл ача, аның фикер йөртү сәләтен үстерә, акыл үсешенә ярдәм итә. Укырга-язарга өйрәтү, дөньяны танып-белү, тәҗрибә туплау, тәҗрибә уртаклашу, фән- техника, сәнгать-әдәбият яңалыклары белән танышу, иҗат итү тел ярдәмендә генә була.

Яңа прогамма буенча “Фонетика, орфография, һәм графика” бүлегендә башлангыч сыйныф укучылары аваз һәм хәрефләрне аера белергә, татар телендәге авазларга характеристика бирә белергә, татар алфавитын, андагы хәрефләрнең урнашу тәртибен белергә, тиешләр. Ул укучыларның ныклы белем үзләштерүен, тотрыклы күнекмәләр алуын, мөстәкыйль рәвештә танып белү эшчәнлегенә кызыксыну барлыкка китерүне күздә тота. Укучыларда тирә-якны танып белүгә , универсаль белем алу, укуга омтылыш булырга тиеш. Мондый сыйфатлар татар теле дәресләрендә тәрбияләнә. Дөрес уку , язу өчен беренче чиратта авазларны дөрес әйтү, уку гына түгел, иҗекләр төзү, сүзләрне иҗекләргә бүлә белү, тулы сүзләрне, җөмләләрне тексттан сайлап уку , хәтердә калдыру, хәтердән уку, хәтердән язу, дөрес һәм тиз уку, язу күнекмәләре булдыру да төп шарт булып тора.

Фонетика, орфография һәм графика” ны өйрәнү башлангыч сыйныфларның 1-4 нче сыйныфларында программа нигезендә каралган. Аваз һәм хәрефләрне өйрәнү 1 нче сыйныфта “Әлифба” дәреслеге нигезендә бара. Әмма ике телдә аермасы булган авазларны, шулай ук берничә авазга билге булып йөргән хәрефләрне өйрәнүгә күбрәк игътибар бирелә. Рус алфавитында булмаган ә, ө, ү, җ,ң,һ хәрефләрен белдергән авазларны үзләштерү кыенлык тудыра. Бигрәк тә икешәр авазга билге булып йөри торган о, о,ы,ы,э (е),э(е); в,к,г хәрефләре шундыйлардан.[ о],[ы],[э] аваз хәрефләренең тар һәм киң әйтелешен өйрәтүгә күп күнекмәләр кирәк. Бу темаларны үткәндә “Туп киң әйтелешле [ о],[ы],[э] яки тар әйтелешле [ о],[ы],[э] авазлары кергән сүзләрне сорый “ дигән уен уйнау яхшы нәтиҗә бирә. Бу уенны уйнау өчен укытучы уенның шартын аңлатып, тупны укучыга ыргыта, укучы тар әйтелешле [ о],[ы],[э] авазы кергән сүзне әйтеп икенче укучыга, ул укучы өченчегә ыргыта.

2 нче сыйныфта орфоэпиянең һәм орфографиянең кыенрак кыенрак очракларына караган аваз хәрефләре башка мисаллар өстендә тирәнәйтеп кабатлау төсен ала. Мәсәлән, 1 нче сыйныфта ъ,ь билгеләре 2 нче сыйныфта аеру билгеләре буларак та аерылып күрсәтелә. 2 нче сыйныфта укучылар сөйләм авазларын дөрес итеп әйтә белергә, аларны ишеткән хәлдә аерырга, ул авазларны язуда дөрес күрсәтә белергә тиешләр.

Сүзлек диктантлары, кечкенә күләмле хәтер диктантлары, вариантлап бирелгән контроль эш төрләре, төркемнәрдә эшләү, Сингапур методикасын куллану авазлар һәм хәрефләрне өйрәнүдә, белемнәрне үзләштерүдә ныгыту чаралары булып тора. Сүз уртасында, сүз башында, ахырында килгән яңгырау һәм саңгырау тартыклар, борын авазлары, бу авазлардан соң килгән кушымчалар, аларның дөрес язылышы грамматик темаларны үтү дәвамында өйрәтелә. Аваз, хәреф анализы һәр сыйныфта эзлекле ясатыла. Укучылар “Югалган хәрефләр”, “Адашкан авазлар” уенын яратып уйныйлар. Уен аша материалны үзләштерү дә җиңелләшә. Бу уеннарны уйнаган балалар сүзнең мәгънәсен аңлап дөрес әйтергә, язарга телиләр.Берәүнең дә көлкегә каласы килми. Укучылар тартыкларны алмаштырып яңа сүзләр ясарга да яраталар. Моның өчен татар теле дәресләрендә электрон кушымталардан файдаланырга була.

Бала телендәге кимчелекләрне төзәтүгә керешкәнче, иң элек баланың кайсы авазларны бозып яки алыштырып әйтүе тикшерелә, ул авазлар исәпкә алына, ата-анасына да аңлатыла. Һәр укучы 2-3 минут сөйләү органнарын, сулыш органнарын хәрәкәтләндерергә тиеш. Укучы дөрес тыңларга һәм дөрес ишетергә күнектерелә. Укытучы башта җиңел, дөрес әйтә торган авазлардан торган иҗекләр, җиңел сүзләр белән күнегүләр ясата. Аннан җөмләләргә, шигырьләргә күчә. Укытучы аңлаешлы итеп берничә кат үзе укый, баладан кабатлата.У кучы авазларны һәм сүзләрне тиешенчә тыңларга өйрәнгәч, ул әйтә алмаган, яки бозып әйтә торган авазларны, сүзләрне дөресләү өчен күнегүләр ясый башларга мөмкин. Авазларны дөресләүдә бала укытучыдан үрнәк алырга тиеш.

Шулай ук өйрәнелә торган аваз кергән калын һәм нечкә сүзләрне һәм артикуляциясе якын булган авазлар кергән сүзләрне чагыштыру күнегүләре ясап, аларның мәгънәләрендәге үзенчәлекләр өйрәнелә: кул-күл, була-бүлә, тула-түлә, бәке- пәке, әйдә-әйтә., ун-уң, һ.б. Аларны рус теленә тәрҗемә итү дә аңлау өчен яхшы чара булып тора. Рус мәктәпләрендә укучы балалар еш кына ә-е,э аваз хәрефләренә карата ялгышлык җибәрәләр: бүген-бүгән, бәйрәм-бейрәм, гүзәл-гүзел, эри-әри. Һ.б. Бу ялгышларны төзәтү өчен төркемләү ысулы белән “Кем күпем сүз белә?” уенын уйнату да уңышлы. Балаларны өч төркемгә бүлеп, беренче төркемгә ә хәрефенә башланган сүзләр, икенче төркемгә б хәрефенә башланган сүзләр, өченче төркемгә э хәрефенә башланган сүзләр язырга кушыла. Ике хәрефледән башларга тәкъдим ителә.

Баланың тел һәм язудагы кимчелекләрен төзәтү өчен аның гаиләсе белән дә элемтәдә торырга , киңәшләшеп эш итәргә кирәк.

Дидактик уеннарны, ребуслар, тел уйнату күнегүләре, кроссвордларны чишү кебек эш төрләрен системага кертү яхшы нәтиҗә бирә. Дәреслекләрдән тыш материалларны, хәзерге көндә, бик күп табарга мөмкин: интернет- ресурслар, татар теле дәресләренә электрон кушымталар, дисклар, татарча мультфильмнар, электрон дәреслекләр, “Мәгариф”журналы,”Ачык дәрес” газетасы һ.б. Балаларны кызыксындырып, дәресләрне сыйфатлы һәм мавыктыргыч итеп уздыру өчен хәзерге чорда барлык шартлар да тудырылган.



Краткое описание документа:

Баланы дөрес сөйләргә өйрәтү, аның сүз байлыгын арттыру,үз фикерен башкаларга  ачык, аңлаешлы итеп сөйләргә, укырга, язарга өйрәтү- һәр укытучының мөһим бурычларыннан берсе. Чөнки тел баланың   белем алуына юл ача, аның фикер йөртү сәләтен үстерә, акыл үсешенә ярдәм итә.  Укырга-язарга өйрәтү, дөньяны танып-белү, тәҗрибә туплау, тәҗрибә уртаклашу, фән- техника, сәнгать-әдәбият яңалыклары белән танышу, иҗат итү  тел ярдәмендә генә була.

Яңа прогамма буенча “Фонетика, орфография, һәм графика” бүлегендә башлангыч сыйныф  укучылары аваз һәм хәрефләрне аера белергә, татар телендәге авазларга характеристика бирә белергә, татар алфавитын, андагы хәрефләрнең урнашу тәртибен белергә, тиешләр.

Автор
Дата добавления 06.03.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров296
Номер материала 423509
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх