Конспект урока по татарскому языку на тему"Ия белән хәбәр арасында сызык"(7 сыйныф)

Предпросмотр материала:

 

 

 

7 нче сыйныфта татар теленнән дәрес конспекты.

 

Төзүче: Гиниятуллина Гүзәл Котдусовна.

 

 

Тема. Ия белән хәбәр арасында сызык.

 

 

Максат.

 

1) дидактик: җөмлә кисәкләре турында белемнәрне актуальләштерү; ия белән хәбәр арасында сызык кую очракларын тикшерү.

 

2) үстереш: укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү.

 

3) тәрбияви: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

 

 

Дәрес тибы - уку мәсьәләсен кую һәм чишү.

 

Җиһазлау: Татар теле, 7 нче сыйныф өчен дәреслек, дидактик карточкалар.

 

Тактада: Сәл...мәтлек - безнең байлыгыбыз.

                Ул агач йорт янында тора.

 

 

 

 

Дәрес барышы:

1. Юнәлеш бирү һәм мотивация этабы.

а)  психологик уңай халәт тудыру.

б) белемнәрне актуальләштерү. Матур язу моменты: Сәламәтлек - безнең байлыгыбыз.

Нинди хәреф язабыз? Ни өчен? Татар орфографиясенең кайсы принцибына нигезләнгән язылыш?

Ә ни өчен без сәламәтлекне үзебезнең байлыгыбыз дип атыйбыз?

Бу байлыкны югалтмыйча саклау өчен нишләргә кирәк?

Дөрес, укучылар, һәрьяклап физик чыныгу өчен, спортның төп төрләре белән таныш булырга кирәк . Шул чакта гына җитезлеккә өйрәнегә, көчле, чыдам һәм башка сыйфат­ларга ия булган кешегә әйләнергә мөмкин. Физик күнегүләр белән даими шөгыльләнгәндә, сез йөрәгегезне ныгытасыз, сулыш алуны яхшыртасыз һәм бервакытта да суык тиеп авырмассыз.

2.   Уку мәсьәләсен кую.

Үзебез язган җөмләдәге тыныш билгесенә бәйле рәвештә, уку мәсьәләсен формалаштырыгыз. Дөрес, укучылар, без бүген ия белән хәбәр арасында сызык кую очракларын өйрәнербез.

3.   Аерым биремнәр системасы нигезендә уку мәсьәләсен чишү.

1 нче бирем. Баягы җөмләне сүз төркемнәре һәм җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерегез. Сәламәтлек - безнең байлыгыбыз.

Ә баш кисәкләр нинди сүз төркеме белән бирелгәннәр?

Игътибар итик әле: җөмләнең иясе дә , хәбәре дә исем белән белдерелгән. Шуның өчен дә алар арасында сызык бил­гесе куела.

Димәк, нинди кагыйдә чыгара алабыз?

Җөмләнең хәбәре баш килештәге исем, сан, алмашлык һәм исем фигыль белән белдерелгәндә, ия белән хәбәр арасына сызык куела.

 

 

 

     мәсәлән,   йөзү - спортньхң аеруча файдалы төре. Ә ни өчен файдалы дип әйтәбез ?

- Әйе, йөзгәндә мускуллар, буыннар, ә гъзалар һәм организм системалары бертигез нагрузка ала.

( рәсемнәргә игътибар)

4.  Физкультминутка.

Тактаның эчке ягы ачыла.

2 нче бирем. Тактадагы җөмләнең иясен табыгыз. Ул агач йорт янында тора.

Берничә төрле җавап алына һәм һәр очрак аерым-аерым тикшерелә: 1) Ул_- агач йорт янында тора. 2) Ул агач - йорт янында тора. Димәк, ия белән аергычны бутау ихтималы булганда да, ия белән хәбәр арасына сызык куела.

3нче бирем.(Карточкалар таратыла) Тессттагы җөмләдә тиешле тыныш билгеләрен куярга .

Ату Тәтеш шәһәрендә киң таралган спорт төре. Ату мәктәбенә нигез салучы шәхес Солтан Яруллин. Аның бик күп шәкертләре төрле ярышларда илебез данын якладылар. Алар арасында иң күренеклесе Светлана Демина-Якимова. (Тикшерү парларда үткәрелә).

4 нче бирем. Дәреслектән 78 нче күнегүне эшләү. Кирәкле урыннарга тыныш билгеләре куеп күчереп язарга.

Диафильм кадрыннан 5нче бирем. Иҗади эш: рәсемгә карап, ия белән хәбәр арасында сызык булган ике җөмлә уйлап язарга.

5.  Рефлексия.

Дәрескә нинди уку мәсьәләсе куйган идек? Ия белән хәбәр арасында кайчан сызык куела? Һәрчак сәламәт булу өчен нишләргә кирәк?

 Нәтиҗәләр . Билгеләр кую.

6.  Өй эше 3 дәрәҗәдә бирелә.

-  мәҗбүри эш. Кагыйдә өйрәнергә, ия белән хәбәр арасында сызык булган теләсә нинди 5 җөмлә уйлап язарга.

- ярымиҗади эш. Җөмләләр сәламәтлек саклау темасына багышланырга тиеш.

-  иҗади эш. Бүгенге темага караган мисал белән шигъри дүртьюллык язарга.

Краткое описание материала

Конспект урока по татарскому языку на тему"Ия белән хәбәр арасында сызык"(7 сыйныф)

    DOCX

Файл будет скачан в формате:

    DOCX

Краткое описание материала

Автор материала

Гиниятуллина Гузель Котдусовна

воспитатель группы продленного дня

  • На сайте: 11 лет и 1 месяц
  • Всего просмотров: 10113
  • Подписчики: 0
  • Всего материалов: 6
  • 10113
    просмотров
  • 6
    материалов
  • 0
    подписчиков

Настоящий материал опубликован пользователем Гиниятуллина Гузель Котдусовна.
Инфоурок является информационным посредником. Всю ответственность за опубликованные материалы несут пользователи, загрузившие материал на сайт. Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете на материал.

ИИ для создания материалов

Создавайте материалы с ИИ

Если готовые материалы не подошли — помогут нейросети

Конспекты, тесты, презентации, рабочие листы и другие материалы по ФГОС — под ваш урок, класс и цели занятия за пару минут.

Попробовать бесплатно

Выберите инструмент

~230

Нейросети могут ошибаться. Обязательно проверяйте ответы.

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы: