Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Татарстан республикасы Лаеш муниципаль районы
МБГБУ «Кече Елга урта гомуми белем мәктәбе»
Проект эше
«Минем гаиләм»
Эшне башкарды: 3 нче сыйныф укучылары.
Җитәкче: сыйныф җитәкчесе
Гайнутдинова Фирдәвес Миннехан кызы.
2023 ел
2 слайд
Проект эшенең актуальлеге - Татар халкында элек-электән ата-баба нәселен, җиде буынны белү изге бурыч булып саналган. Үз гаиләңнең кабатланмас тарихын белү, фамилияңнең һәм ата-бабаларның язмышын өйрәнү, шәҗәрәсен төзү гаиләдә буыннар чылбырын өзелмәслек итеп бәйләргә, балалар белән ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итә.
Шуңа күрә дә без үз гаиләләребезнең тарихын, ата-бабаларыбызның ничек яшәгәнен һәм аларның нәрсә белән шөгыльләнгәнен, тарихта тоткан ролен белергә теләдек.
3 слайд
Проект эшенең максаты: гаиләбез тарихы материаллары белән тирәнтен танышу; нәселебез кешеләрен барлау, шәҗәрәне өйрәнү;
Проект эшенең бурычлары:
- халык тарихында нәсел шәҗәрәсенең тоткан роле өйрәнү;
- ата-бабалар исемлеген, нәсел тарихына бәйле вакыйгаларны өйрәнү һәм аны билгеле бер тәртипкә салу;
-нәсел шәҗәрәсен төзү;
-гаилә архивындагы материалларны барлау.
4 слайд
Гаилә – кеше өчен иң мөһим, иң җаваплы эш. Гаилә кешегә бәхет китерә, ләкин һәр гаилә, беренче чиратта дәүләт күләмендә мәгънәгә ия булган зур эш булып тора.
А.С.Макаренко.
5 слайд
МИНЕМ ГАИЛӘМ
Укучылар чыгышы
6 слайд
Йомгаклау.
Бүген без үзебезнең нәсел агачының бер ботагы турында гына сөйләдек. Һәрберебезнең нәсел агачыбыз бик зур. Киләчәктә без нәсел агачының калган ботакларын да өйрәнербез.
Безнең халкыбыз “Җиде буыныңны бел” – дип юкка гына әйтми ул. Үткәнне белмичә яшәү беркемгә дә гафу ителми. Һәр кеше үзенең җиде буын бабаларын белергә тиеш. Буыннарыңны онытмас өчен, үзеңнең нәсел агачыңны белергә кирәк. Әгәр без борынгы бабаларыбызны онытсак, берникадәр вакыттан соң безне дә онытырлар.
Кызыксыныйк, өйрәник, эзләник, белик! Белгәннәребезне киләчәк буыннарга тапшырыйк.
7 слайд
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 665 797 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Гайнутдинова Фирдаус Миннехановна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс повышения квалификации
36 ч.
Курс повышения квалификации
36 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Мини-курс
3 ч.
Мини-курс
4 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.