-
“Балаларыгызны үзегезнең
заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз,чөнки алар сезнең заманыгыздан
башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр”
-
Р.Фәхреддин
Кереш өлеш.
-
Хәерле көн,
хормәтле коллегалар .
-
Мин, Лилия
Ильдус кызы, сезгә «Башлангыч сыйныф укучыларында уку грамоталылыгын
формалаштыру алымнары (приемнары)» дигән темага мастер-класс тәкъдим итәм.
Мастер-классымның
бурычы: башлангыч классларда критик фикерләү технологиясе алымнары (приемнары) белән таныштыру.
ФГОС
таләпләре буенча, без бүген укучыларыбызны төрле яклап үстерергә тиеш. Шуны
истә тотып, һәр дәрестә укуга карата мотивация булдыру өчен төрле метод һәм
алымнар (приемнар) кулланырга мөмкин. Шуларнын берсен сезгә хәзер тәкъдим итәсем
килә.
Барыбыз да “Шалкан” әкияте белән таныш. Бүген
шул әкият өстендә эшләрбез.
Приложение 1
1. “Ышанасызмы...”
алымы. 4 мин
Ике
төркемгә дә бирем бертөрле.
Төркемнәр “Шалкан” экияте эчтәлеге буенча
3 әр сорау әзерли.
Аңлашылганча,
сорауларга ышанырга да, ышанмаска да мөмкин!
Җаваплар
әзер булу белән төркемнән бер кеше сорауны укый.
Нәтиҗә
ясау:
-
Әлеге алым укучыларның текстны аңлап укуларын тикшерү өчен, төшенеп бетмәгән
укыннарын кабатлау өчен файдалы. Эзләнү күнекмәсен булдыра.
Приложение
2
2. “Мозаика”
алымы. 5 мин.
Әлеге
алым текстны реконструкцияләү яки “сүтеп җыю” дан гыйбарәт.
Төркемнәргә
ике төрле эш тәкъдим ителә:
1
нче төркем - картиналар белән эшли.
2 нче төркем - текст
җыя.
Текст
кисәкләргә, өлешләргә бүленә (җөмлә, абзацларга). Эшне кызыклырак, хәтердә
калырлык итеп башкару максатында, салават күпере төсләрендәге тасмалар
кулланырга мөмкин (салават күпере төсләре бу очракта логик ярдәмлек булып тора,
ләкин укучыларга бу хакта алдан әйтелми).
Укытучы
төркемнәрнең эшен тикшерә.
Нәтиҗә
ясау:
-
Әлеге алым укучыларның текстны аңлауларын тикшерү, уку материалын җиңел
үзләштерү өчен кирәк. Эзлеклелекне булдырырга, вакыйгаларны тәртип белән
урнаштырырга өйрәтә. Салават күпере төсләренә ябыштырылган абзацлар логик
фикерләүне үстерү өчен дә ярдәм итә.
1
нче сыйныфта сюжетлы рәсемнәр белән эшләгәндә бик эффектив. 2- 4 нче
сыйныфларда өйрәнелә торган “Текст”, “Текстның темасы” дигән бүлекләрдә
куллану, әзер план буенча җыю өчен нәтиҗәле ысул.
Приложение
3
1. “Тәрәзәле
язу” алымы. 5мин
-
Әлеге алым дәрестә текст белән эшләгәндә, элек үзләштергәнне тикшерү һәм яңа
материалны өйрәнгәндә отышлы.
1 нче төркем:
“Шалкан”
әкиятендә төшеп калган сүзләрне өстәп язарга.
“Тәрәзәләр”
төрле төстә:
-
зәңгәр – эш-хәрәкәтне белдерүче сүзне,
-
кызыл – предметны белдерүче сүзне,
-
сары – предметның билгесен белдерүче
сүзне аңлата .
Рус халык әкияте
Шалкан
Бабай шалкан .
Шалкан булып үсте. Бабай шалканны тартып карый:
, тартып чыгара алмый.
Бабай ярдәмгә
әбине чакырды. Әби бабайга, шалканга тотынды, ,
тартып чыгара алмыйлар.
Әби кызны чакырды.
Кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга
тотынды, тарталар-тарталар, тартып чыгара алмыйлар.
Кыз маэмайны
чакырды. Маэмай кызга, әбигә, әби бабайга, бабай
шалканга тотынды, тарталар-тарталар, тартып чыгара алмыйлар.
Маэмай
песине чакырды. эткә. Эт кызга, кыз әбигә, әби бабайга
тотынды, тарталар-тарталар, алмыйлар.
Песи тычканны
чакырды. песигә, песи эткә, эт кызга, кыз әбигә, әби
бабайга, бабай шалканга тотынды, тарталар-тарталар, шалканны!
2
нче төркем
Сорау һәм табышмакларга җавапны
“тәрәзәләр”гә языгыз. Килеп чыккан текстны тулысы белән укыгыз.
1.
Суык
сүзенең синонимы?
2.
Ямьсез сүзенең антонимы?
3.
Яз килсә − киенә,
Көз
килсә − чишенә.
4.
Җәен урманга хуҗа,
Кышын кардан да аста
|
5.
Җәен соры, кышын ак,
Аңа шулай
яхшырак.
6.
Җәй такылдый бу чүкеч,
Кыш
такылдый бу чүкеч.
Ничек
чыдый бу чүкеч?
7.
Урман тавыгы.
8.
Яшел –
“_____” төсе.
|
Кышкы урман
Карлары, бураннары белән кыш
килде. Әйе, кыш безнең кирәкне бирә! Колакларны, битләрне чеметә,
борыннарны кызарта.
Кышкы табигать бик була. лар ап-ак бүрек кияләр. Нарат-чыршылар яшел күлмәкләре
өстеннән мамык шәл ябыналар. Урман хуҗасы , тәмле төшләр күрә-күрә,
рәхәтләнеп йоклый.
кайлар соры туннарын акка алыштырганнар. Чукырлар салкыннан бер дә
курыкмыйлар, алар кыш көне хәтта бала чыгаралар.
Урмандагы сихри тынлыкны боза. Ул
агачлардагы
кортларны
ашый.
Менә бер ботактан очып төште. Шунда ук аның артыннан көлтә
койрыклы төлке йөгерде. Һәр җан иясе салкын кышка да
карамыйча, өчен көрәшә.
Нәтиҗә
ясау:
-“Тәрәзәле
язу” алымы уйланырга мәҗбүр итә, сүзләрне урынлы файдаланырга этәрә, сүз
байлыгын арттыра. Укучы әлеге тәрәзәчекләргә сүзләрне тутырып бетергәч, нәрсә
килеп чыгуын түземсезләнеп көтә.
3.
Мастер-класска йомгак ясау. 3 мин
- Әлеге без карап,
эшләп киткән алымнар уку грамоталылыгын үстерү өчен бик отышлы дип саныйм.
Уйланырга мәҗбүр итә, эзлеклелекне булдырырга, вакыйгаларны тәртип белән
урнаштырырга өйрәтә. Сүз байлыгын арттыра, сүзләрне урынлы кулланырга этәрә.
Текстны уку барышында вакыйгаларны күз алдына китерергә ярдәм итә.
Приложение 4
4.
Рефлексия. Театрлаштыру методының “Кем мин?” алымы .
Инде, хөрмәтле
коллегаларым, мастер - классымның алымнары актуаль дип ышансагыз бакчадан
шалканны миңа китерәсез. Кибеттән шалкан сатып алмыйбыз.
Ышанмасагыз
бакчада калдырасыз.
Дәресемне Конфуцийның сүзләре белән бетереп куясым
килә:
"Искегә мөрәҗәгать итеп, яңаны ачып, вакыт
узу белән аякка баса алган кеше укытучы булырга лаек»
.
Приложение.
Шалкан (Рус халык
әкияте)
Бабай шалкан
утырткан. Шалкан көн үскән, төн үскән, бик зур булган.
Атналар, айлар
үткән, җәй үткән, көз җиткән. Бабай шалканны йолкырга керешкән.
Тартып, тартып
караган – шалкан чыкмаган. Бабай шалканны үзе генә тартып чыгара алмагач,
ярдәмгә Әбине дә чакырган.
Әби – Бабайга,
Бабай шалканга тотынган. Әй тартканнар, әй тартканнар — шалкан һаман чыкмаган.
Әби булышырга Кызын чакырган.
Кыз – Әбигә, Әби –
Бабайга, Бабай шалканга тотынган. Тартырга керешкәннәр болар. Әй тартканнар, әй
тартканнар – шалкан чыкмаган. Әбинең Кызы шалканны тартышырга Акбайны чакырган.
Акбай – Кызга, Кыз
– Әбигә, Әби – Бабайга, Бабай шалканга тотынган. Әй тартканнар, әй тартканнар —
шалкан һаман чыкмаган, селкенмәгән дә. Акбай ярдәмгә Песине чакырып килгән.
Песи — Акбайга,
Акбай – Кызга, Кыз – Әбигә, Әби – Бабайга, Бабай шалканга тотынган. Тартырга
керешкәннәр. Әй тартканнар, әй тартканнар – шалкан һаман чыкмый икән. Песи
Тычканны чакырып китергән.
Тычкан — Песигә,
Песи — Акбайга, Акбай — Кызга, Кыз — Әбигә, Әби — Бабайга, Бабай шалканга
ябышкан. Әй тартканнар, әй тартканнар. Җыйнаулашып тарта торгач, шалкан
түзмәгән — төбе-тамыры белән каерылып чыккан.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.