Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
8 нче сыйныф укучысы Кәримов Саматның «Татар халык музыка уен кораллары» темасы буенча проект эше
2 слайд
Татар халык музыка уен кораллары
3 слайд
Татар халык музыка уен кораллары
4 слайд
Тальян гармун Авылга кайткач, бабаңның гармунда уйнап караган чаклары булгандыр. Аның тулы исеме – ТАЛЬЯН ГАРМУН. Уң ягында – озынча 12-15 төймә, ә сул ягында бас аккордларын чыгара торган өч, өстәрәк нәзек кенә тавышлы бер төймә бар. Кайчандыр бу гармунсыз бернинди бәйрәм дә узмаган. Ә тальян гармунда уйнаучы кеше гел хөрмәткә лаек, аның урыны түрдә булган.
5 слайд
Гармун (Рөстәм Кутуйдан) Кичә иске гармун таптым Үзебезнең чормадан. «Тимә аңа, - диде әби, - Әй, кулың тик тормаган! Күрәсеңме, картайган ул, Тавышы да карлыккан! Ничек шәп биетә иде – Сора бөтен халыктан... Бабаңны көтте сугыштан… Бир гармунны, бир, улым. Син бүтәне белән уйна – Менә синең гармуның». Разил Вәлиев
6 слайд
Курай Сиңа таныш тагын бер музыка уен коралы – КУРАЙ. Ул киптерелгән камыш ботагы яки агачтан ясалган. Хәзерге курайларның күбесе металлардан эшләнә. Әлеге уен коралы озынча, өске ягында дүрт, ә астында бер тишеге бар. Тишекләрне бер-бер артлы каплап өргәндә, матур көй чыга
7 слайд
Онытмаган икән курай... Әби аны сандыгыннан алып бирде: - Бабаң китте, - курай тынды, күптән инде... Белә иде курай ул чак күп көйләрне: “Зиләйлүк”не, “Туган тел”не, “Тәфтиләү”не. Бер кан ла сез, бер лә, балам, сезнең сулыш, Мә, җан өрче, терелтергә аны булыш! ...Өрәм дә бит, курай белми... Оныткан шул, Тын алмыйча, уйнамыйча күп яткан шул. Әби көтә... Аңа карап күңлем тулды... Нәкъ шул чакта курайга да нидер булды – Моңайган да, юаткан да, сөйләшкән күк: Мин әйтәсе сүзләр белән ул дәшкән күк! Хәтерләде “Зиләйлүк”не, белде, белде “Тәфтиләү”не, онытмаган “Туган тел”не! Әй сагынып, әй тансыклап көйли курай – Гүя, бабаң үзе кайтты, диде бугай... Шәүкәт Галиев
8 слайд
Думбра ДУМБРА зур скрипканы хәтерләтә. Ул – агачтан ясалган өч кыллы уен коралы. Думбрада берьюлы бар кылларга да сугып уйнаганнар, ә аннан чыккан көйгә кушылып төрле хикәятләр сөйләгәннәр.
9 слайд
Табышмаклар Алты – җиде генә булыр Тәнемдәге уемнар. Миннән башка үтми иде Аулак өйләр, уеннар. Курай Борынгы булсам да , мине Онытып бетермиләр. Милли гармуныбыз диеп, Сәхнәдән төшермиләр. Тальян Сиптерәләр, өздерәләр, Тарталар, сайраталар. Җырлатса да, елатса да, Үзен гел яраталар Гармунда уйнау Гармуннарның патшасы мин, Телләрем йөздән артык. Яшьләр кулында йөримен, Тиз генә килмәс картлык. Баян
10 слайд
Мандолина МАНДОЛИНА – овал яки ярым-овал формасында кыллы уен коралы. Мандолинада плектр (медиатор) ярдәмендә уйныйлар.
11 слайд
Гармун уйныйсы килә Тальян гармун моңнарын Минем тыңлыйсым килә. Ике бабам да уйный, Минем җырлыйсым килә. Бәйрәм булган көннәрдә Абыем сыздыра гармунда, Без кушылып җырлыйбыз Матур татар моңына.
12 слайд
Кубыз Дуга формасындагы тагын бер кызыклы музыка уен коралы – КУБЫЗ. Дуганың очлары нечкәрә бара, ә бер ягында кечкенә генә теле дә бар. Кубызны иренгә якын китереп, сулыш, тел һәм бармаклар ярдәмендә моңлы салмак көй чыгарганнар
13 слайд
Ә хәзер физкультминутка! Башны уңга борабыз, Башны сулга борабыз. Тешне-тешкә бәреп алгач, Бераз тып-тын торабыз. Иңсәне сикертәбез, Кулларны селкетәбез. Бармакларны селкеп алгач, Бераз тагын ял итәбез. Аяк болгап алабыз, Чүгеп-чүгеп карыйбыз. Аякларны кушабыз да, Өр-яңадан башлыйбыз.
14 слайд
Сорнай СОРНАЙ – мөгездән ясалган туй быргысы, өрмә уен коралы. Элек туйлар әлеге уен коралыннан башка узмаган
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 665 159 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Каримова Гульчачак Асхатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
500/1000 ч.
Курс профессиональной переподготовки
600 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Мини-курс
3 ч.
Мини-курс
10 ч.
Мини-курс
5 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.