Алабуга
шәһәре 6 нчы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәмсетдинова
Гүзәл Әмир кызы төзеде .
Онтылмаслык мәктәп еллары.
Максат: -“Соңгы кыңгырау бәйрәмен укучылар күңеленә кереп калырлык итеп үткәрү
-Мәктәпкә,
укытучыларга хөрмәт һәм рәхмәт хисе
тәрбияләү;
Үткәрү
формасы: әдәби-
музыкаль кичә.
Җиһазлау: шарлар,
чәчәкләр, туп, плакатлар: “Соңгы кыңгырау”, “Үтеп китте мәктәп
еллары” , “Сау бул, мәктәп”.
Әзерлек
эше : кичә өчен
вальс ,бию өйрәнү, , җырлар өйрәнү.
А.б. Хәерле көн, хөрмәтле укучылар,
укытучылар, әти-әниләр һәм килгән кунаклар! Бүген без истәлекле бәйрәм
– “Соңгы кыңгырау” бәйрәменә җыелдык.
Ишетәсезме, бүген ничек матур чыңлый ул? (Кыңгырау тавышы).
(“Саубуллашу вальсы” астында 11 нче сыйныф, укучылар кулларында чәчәк һәм шарлар; алар
тезеләләр).
А.Б: Бирегә мәктәбебезнең укытучыларын чакырабыз.
Рәхим итегез!
А.Б: Шулай ук бирегә иң нәни дусларыбыз
– башлангыч сыйныф укучыларын чакырабыз.( “Өйрәтәләр мәктәпләрдә” көе астында укытучылары белән бергә башлангыч сыйныф укучылары чыга).
А.Б: Хөрмәтле укучылар! Берничә көннән сез имтиханнарда классикларның әйткән сүзләрен искә төшерерсез, теоремалар исбатларсыз.
Ә имтиханнарга кемнәр кертелә соң?
Тәбрикләү өчен сүз мәктәп директорына
бирелә. (Мәктәп директоры чыгышы).
А.Б: Безнең бүгенге бәйрәмебездә бик күп кунаклар катнаша.
Әйдәгез, алар белән дә танышып, сүзне аларга бирик әле. (Килгән кунаклар чыгышы).
А.Б:
Күңелсез, чөнки бүген гади генә бәйрәм түгел, соңгы кыңгырау бәйрәме.
Сез мәктәптә уку дәверендә меңнәрчә КЫҢГЫРАУ тавышы
ишеттегез, ә бүгенгесенең тавышы моңсу да, ямансу да, шатлыклы да.
Кайда гына булсагыз да туган йортны, туган мәктәбегезне онытмагыз.
Сезнең алда олы сынау тора,
Сез торасыз юллар чатында.
Сезнең алда төрле
юллар ята,
Төрле якка юллар чакыра.
Кайсы гына юлны сайласаң да,
Туры юлдан, бала, туры бар.
Мәктәбеңдә калган остазларың
Адымыңны күзләп торырлар.
Ә хәзер сүз бәйрәмнең сәбәпчеләренә бирелә.
1 нче укучы:
Чәчәк тотып әле бүген генә
Килгән кебек сиңа, мәктәбем.
Инде менә сезгә, укытучылар,
Сау булыгыз, диеп әйтәмен.
2 нче укучы:
Моңаймагыз әле, укытучылар,
Сагынышып сезгә килербез.
Урау юллар узып, таулар кичеп,
Сезнең хәлегезне белербез.
3 нче укучы:
Иң бәхетле кеше кем дип сорасалар
Әйтер идем сузләремне гөлгә төреп
Ул-укытучы,
елмайганда каршысында
Узеннән дә оста шәкертләрен куреп.
нче
укучы.
Кырда
иген иксәм дә,
Галим
булып китсәмдә
Ул
булыр минем уемда
Маяк
булыр юлымда.
Җыр:
“Иң гүзәл кеше икәнсез”.
Алып
баручы: 2004 нче елның беренче сентябрен хәтерлисезме? Энә - җептән генә
төшкән яңа форма киеп, кулга чәчәк бәйләме тотып сез бу көнне тәүге тапкыр
мәктәп бусагасын атлап кердегез.Сезне елмаеп беренче укытучыларыгыз каршы алды,
хәреф танырга өйрәтте. Сүз беренче укытучыгызга
бирелә. Рәхим итегез!
(
башлангыч укытучыларына чәчәкләр бирелә).
Моннан 10 ел элек
үзегезнең нинди булганыгызны күрәсегез киләме? Сүзне беренче сыйныф укучыларына бирәбез.
1
нче укучы.
Безгә карагач
Сезгә бик кызыктыр
Без нинди кечкенә
Ә сез
нинди зур.
2
нче укучы.
Сезнең кебек чакта дигән булып
Шаяртып та сөйлисез.
Без беләбез,сиздермәскә теләп
Балачакны бездән көнлисез.
3
нче укучы.
Тик сез берүк китәбез дип
Ямансулап тормагыз
Без бит хәзер зурлар булдык
Сезгә алмаш булабыз.
4 нче
укучы.
Сау булыгыз
, абыйлар,
Сау булыгыз,апалар.
Сезнең арттан куып җитәрбез
Тик салыгыз безгә ак юллар.
Җыр: “Укытучыма”.
5
нче укучы.
Тиешләрен әйтеп беттең
микән
Эшләп беттең микән барысын
Көнең үтте
шулар өчен янып
Уртаклашып кеше кайгысын.
Рәхмәт Сезгә!
6 нчы
укучы.
Син чәчәсең белем орлыкларын
Биреп бөтен күңел җылыңны.
Синең йөрәк
– нурлы бер йолдыз ул
Яктыртасың барыр юлымны.
Рәхмәт Сезгә! (
чәчәкләр).
7 нче укучы.
Безгә белем биреп, тормыш юлын
Туры үтәргә дип өйрәттең
Укытучы, нинди авыр хезмәт
Һәрвакытта тугры йөрәгең.
Рәхмәт Сезгә!
8 нче
укучы.
Карта аша сәяхәткә йөрдек
Тауга мендек, гиздек диңгезне
Зур корабның
капитаны сыман
Әйдәдегез
алга сез безне.
Рәзмәт Сезгә
Рәхмәт Сезгә!
9 нчы укчы.
Хөрмәтле
укытучыларыбыз!
Сезнең
хезмәт җирдә иң хөрмәтле
Сезнең
хезмәт җирдә нур чәчә
Сез
бик кирәк барлык кешеләргә;
Йөз яшәгез
җирдә, мең яшә!
10 нчы
укучы.
Узып
китте мәктәп елларыбыз
Ямансу
да бүген, читен дә
Шатлыгыбыз
безнең әллә ничек
Ватылган
да төсле, бөтен дә.
11 нче
укучы.
Онытмамын,
укытучым,
Бәхетле
бул!- диеп әйткәнең.
Яшь
аралаш кабатлыймын
Хуш мәктәбем, хуш
мәктәбем!
Җыр: “Әй, мәктәбем белем учагы”.
12 нче
укучы.
Алда
безне күпме юллар көтә
Бәхетләргә,
диләр, юл урау.
Шул
турыда искә төшергәндәй
Яңгырады
соңгы кыңгырау.
(кыңгырау
тавышы).
13 нче
укучы.
Көмеш
тавыш тынмый
Йөрәкләрдә
чыңлый
Соң мәртәбә
чыңлый кыңгырау
Якты
юллар теләп, матурлыкка өндәп
Саубуллаша көмеш кыңгырау.
Алып
баручы.
Хөрмәтле
укучылар!
14нче
укучы.
Күңелебез
далада ук булмаса да
Сизәм,
җитеп бетми безнең җылы аңа.
Аңлатырлык
сүзләр юктыр сөюемне
Әнием
– бәгърем рәхмәтемне үзең аңла.
(әти
- әниләргә чәчәкләр бирелә).
“Саубуллашу вальсы”
уйнала, ике пар башлый, калган егетләр укытучыларны чакыра.
Алып
баручы.
Эзләмәгез
ераклардан -
Бәхет
безнең үзебездә,
Табигатьтә,
эчкән суда,
Җиребездә,
күгебездә.
Эзләмәгез
ераклардан -
Бәхет
безнең кулыбызда
Телебездә,
җырыбызда
Тота
белик кулыбызда.
Хәерле
юл сезгә, хәерле.
Бәхет
үзе түгел, җирдә бәхет
Эзләүчеләр
безгә кадерле!
Хәерле юл! (
1нче сыйныф укучысы кыңгырау шалтырата, 11ләрдән бер
кыз белән бер әйләнеп чыгалар).
ҖЫР:
Соңгы звонок .
Кулланылган
әдәбият.
1. “Мәгариф”журналы
2. “Көмеш
кыңгырау”, “Сабантуй” газеталары.
3. Шигырьләр
җыентыгы.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.