Инфоурок Музыка Другие методич. материалыСценарий внеклассногомероприятия на татарском языке на тему

Сценарий внеклассногомероприятия на татарском языке на тему

Скачать материал

                            Татар халык  җырлары- иң кадерле мирас.

         

             Кичә Н.Исәнбәтнең татар халык көенә язылган “Туган ил” җыры белән башланып китә.

       1.А.б. Хәерле көн, дуслар,мәктәбебез кунаклары!

       2.А.б. Без бүген  “ Татар халык  җырлары- иң кадерле мирас” дип аталган кичәгә җыелдык. Бәйрәмебезне Нәкый ага Исәнбәтнең татар халык көенә язылган “Туган ил” җыры белән ___ сыйныфы укучылары  башлап җибәрде.

       1.А.б Халык җырлары – музыка сәнгатенең бик бай һәм кызыклы төре. Җырларның мәгънәле  нәфис сүзләре, тылсымлы музыкасы халыкның рухи байлыгын күрсәтәләр һәм аның зур талант иясе булуын раслыйлар.

         2.А.б. Халык көйләре үзләреннән-үзләре тумаган.Элек-электән аларны кемнәрдер уйлап чыгарган, башлап җырлаган.Димәк, аларның автолары булган.Телдән телгә күчеп, алар шомара барган, камилләшкән.

       1.А.б. Халык җырлары берничә төргә бүленәләр: озын көйләр, кыска көйләр, бәетләр, мөнәҗәтләр, авыл көйләре, уен җырлары һ.б. Аларның кайберләре белән танышып китик.

 

       2.А.б. ____сыйныфы укучылары “Утыр, утыр, Мәликә”уенын күрсәтә.

 

      1.А.б.  “Халык музыкасы – ул бары тик шушы халыкка гына хас милли, үзенчәлекле сыйфатларны ачыклаучы, ул халыкның күңел гүзәллеген чагылдыручы бәясез хәзинә”, - дигән рус язучысы Владимир Федорович Одоевский.

 

2.А.б. Еракларда  туган якларымнан

           Ишеттем мин таныш авазны:

           Безнең чишмә, безнең татар моңы

           Ярып килә иде һаваны.

 

           Туган якның чишмә челтерәве

           Җыр уятты минем күңелдә.

           Саф сулардай якты җырларым

           Чәчәк атты минем күңелдә.

   

      1.А.б.  ___________ башкаруында “Ай, былбылым” җырын ишетерсез.

 

       2.А.б.    Халык музыкасы – композиторлар иҗаты өчен бетмәс-төкәнмәс илһам чишмәсе. Аның җирлегендә профессиональ муыкаль мәдәният үсә. Композиторлар халык иҗатын өйрәнәләр, нотага язып алалар, халык көйләре нигезендә опера, балет һәм башка зур күләмле әсәрләр язалар.

 

  1.А.б.                          Җырлар өчен, дуслар, тел кирәкме,

                                     Җырлар өчен тын кирәк.

                                     Җырлар өчен ярсу йөрәк кирәк,

                                     Иң мөһиме –җырга моң кирәк.

 

Сәхнәдә _____________.Татар халык җыры “Ашхабад

     

          2.А.б.    Дүрт юлдан торган кыска җырлар-татар халык җырларының  иң киң таралган төре. Кыска җыр авыл яки урам көйләренә башкарыла, бер көйдән икенче көйгә җиңел күчеп йөрелә. Бер көйгә хисапсыз күп дүртьюллыкларның җырлануы мәгълүм.

         1.А.б.  Кыска җырларда әйтергэ теләгән уй-фикер дүрт юлга сыеп бетә. Көйлэр – һәр төбәкнең үзенеке. Казан каласы тирәсендә исә “Алмагачлары” һәм “Баламишкин” көйлэренә җырлау бик популяр.

 

Без дә ____________ башкаруында   “Алмагачлары” көен тыңлап китик әле.

 

 

                 1.А.б. 30-50 нче елларда уен җырлары гаять киң популярлык казана. Уен җырларының башлангыч өлешендә күп очракта иҗтимагый – сәяси тормышка караган фикер ята.Такмаклап бию өлешендә шәхси тойгыларга, уен- көлкегә корылган төрле матур шигъри юллар яңгырый: “Төймә”, “Челтәр элдем читәнгә”, “Шома бас”, “Эх, зилем, зиләле” шундыйлардан.

 

      Ә хәзер бу уеннарның кайберләрен карап китик әле.

   1. ____ сыйныфы укучылары “Челтәр элдем читәнгә” җырлы уенын күрсәтәләр.

  2. _____ сыйныфы укучылары  “Шома бас” җырлы уенын башкаралар.

             

                

          2.А.б.   Җәйнең матур кичләрендә

                       Без киләбез уенга,

                       Җырлап күңел ачарга

                       Бормалы су буенда.

                                 Түгәрәкле уйнаганда,

                                 Бергәләп җырлаганда

                                 Түгелә яшьлек хисләре

                                Чишмәдәй челтерәп анда.

     Борынгы заманнарда такмаклар үзенә күрә уен коралы вазифасын үтәгән.Безнең көннәрдә дә көйләп такмак әйтеп,кул чабып балаларны биетү бар.

 

  1. Хәзер _____ сыйныфы укучылары “Эх, зилем, зиләле” уенын җырлап, биеп күрсәтерләр.

 

            1.А.б .  Такмакларның тормыш – көнкүрештә тоткан урыны – күңел күтәрү , дәртләндереп биетеп алу, балаларны юату.Алар күбрәк, көлкеле яки сатирик эчтәлекле мөстәкыйль куплетлар  рәвешендә,төрле җитез көйләргә башкарылалар.

            2.А.б   Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче милләттәшләребез менә нинди такмаклар җырлыйлар икән.

Аларны безгә _______сыйныфы укучылары җырлап күрсәтерләр.”Нижгар такмаклары”

 

 

          1.А.б. Безнең халыкта авыл, елга исемнәре, төбәк атамаларына багышланган җырлар шактый. Тик, кызганыч, күбесе инде онытылып бара. Исеңә төшерә башласаң,  "Арча", "Наласа", "Күн авылы көе", "Сар­ман"­нан ары китә алмыйсың.

              2.А.б.  Ә бит мондый матур җырлар һәр районда диярлек бар.

Шундый җырларның берсе булган “Карауҗа авылы көен”__________ укучылары башкаралар.

 

        1.А.б. Башкортстан, Пермь, Оренбург, Нижгар, Себер якларында татар авыллары бик күп. Кайбер авыл көйләре аларга бездән күчкән. Әйтик, "Күн авылы көе"н Себердә үзгәртеп җырлыйлар һәм үз җырлары дип саныйлар. Гәрчә, Күн авылы Питрәч районында урнашкан булса да.

 

      2.А.б.  Ә Питрәчлеләрнең яратып җырлый торган икенче бер җырларын безгә_____сыйныфы укучылары җырлап күрсәтер. “Питрәч “тала”сы

 

 

    1.А.б.   Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе. Ул − хезмәт һәм дуслык бәйрәме.

            Иртәгә Сабантуй буласы көнне авыл яшьләре, урам буйлап гармуннар уйнап, җырлап-биеп, халыкны бәйрәмгә чакырып йөриләр.

    2.А.б.   Әнә яшьләр килеп тә җиттеләр түгелме соң? (Җыр ишетелә)

   “Сабан туе җыры” татар халык көе, М.Садри сүзләре.

 Сез  ____сыйныфы укучылары башкаруында  “Сабан туе җыры”н ишеттегез.

 

           

1.А.б.   Безнең якта барысы да җырлый:

             Җырлый яшьтә, карты да.

              Таллар җырлый, урамнар, таулар...

              Барысы җырлый, барысы да.

 

          “Җырлыйк әле, без бит җырлы халык

            Җырлы халык элек-электән

            Идел мәңге ярсып аккан кебек

             Татар халкы җырлап көн иткән.

 

 

____________ башкаруында “Әпипә” көен ишетерсез.

 

 

 

1.А.б.   Безнең әби-бабаларыбыз күмәк эш вакытында, өмәләрдә, урак урганда, печән чапканда ял вакытларында төрле җырлар җырлаганнар. Бу җырлар аларның күңелләрен күтәргән, тагын да дәртләнеп эшләргә көч өстәгән. Җыр аша алар ялкаулардан көлгәннәр, ә тырышып эшләүчеләрне мактаганнар.

    

  2.А.б.   Шундый җырларның берсе булган “Чиялеҗырын ____сыйныфы укучылары җырлыйлар.  

 

 

1.А.б.   Бүгенге көндә татар халкының иң танылган җырларының берсе- ул “Күбәләгем” җырыдыр, мөгаен. Бу җыр төрле мәҗлесләрдә генә түгел, заманчалаштырып сәхнәдән, радио-телевидениедән дә еш яңгырый.

 

2.А.б.   Бүген безгә бу җырны _____ сыйныфы укучылары башкарачак.

           “Күбәләгем” татар халык җыры.

 

 

     1.А.б.    Татар халкының җыр чишмәсе чал гасырлар түреннән агып килә.    Юлында карурманнар, биек тау кыялар очраса да туктамаган ул. Җыр чишмәбез үзенең сихерле моңнары, тылсымлы авазлары белән кешеләргә куаныч, юаныч, дәрт биреп, һаман челтерәп ага торсын иде дигән теләктә калабыз.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Сценарий внеклассногомероприятия на татарском языке на тему"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Экономист-аналитик

Получите профессию

Экскурсовод (гид)

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

    Представленная разработка внеклассного мероприятия рассчитана на аудиторию от восьми до семнадцати лет. Народные песни-это ценное наследие любого народа. Здесь собран материал об истории возникновения татарских народных песен. Цель этого мероприятия-рассказать учащимся о происхождении татарских народных песен, сохранить народные традиции, привить любовь к национальным ценностям.Здесь говорится и об игровых песнях, ведь именно они помогали пережить трудности в жизни.Данный сценарий могут использовать как учителя музыки , так и классные руководители.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 016 материалов в базе

Скачать материал

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 17.12.2014 1468
    • DOCX 46.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Каримова Ильгамия Гилемхановна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 9 лет и 4 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 6959
    • Всего материалов: 3

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Экскурсовод

Экскурсовод (гид)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности педагога дополнительного образования при обучении игре на фортепиано

Преподаватель игры на фортепиано

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 54 человека из 28 регионов
  • Этот курс уже прошли 297 человек

Курс повышения квалификации

Актуальные вопросы методики преподавания музыкальной литературы в ДМШ и ДШИ

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 22 человека из 15 регионов
  • Этот курс уже прошли 70 человек

Курс повышения квалификации

Развитие навыков успешного чтения с листа и выучивания наизусть нотного текста на уроках фортепиано в младших и старших классах ДМШ

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 97 человек

Мини-курс

Цифровая трансформация в бизнесе: аспекты управления и развития

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Фитнес: особенности занятий и специфика питания

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 117 человек из 43 регионов
  • Этот курс уже прошли 39 человек

Мини-курс

Технологии и анализ в медиакоммуникациях

7 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе