Инфоурок Информатика Конспекты“Сөйләм стильләре” дигән темага дәрес эшкәртмәсе үрнәге

“Сөйләм стильләре” дигән темага дәрес эшкәртмәсе үрнәге

Скачать материал

“Сөйләм стильләре” дигән темага

дәрес эшкәртмәсе  үрнәге

(9 нчы сыйныф)

I. Дәреснең максатлары:

     1) коммуникатив: төрле сөйләм стильләрен кулланып, “Халык санын исәпкә алу” темасына карата фикер алышу;

     2) фәнни: сөйләм стильләре турында тирән мәгълүмат бирү;

     3) тәрбияви: татар милләтенә карата мәхәббәт хисе уяту. Укучыларны җәмгыятьтәге үзгәрешләргә, вакыйгаларга игътибарлы булырга өндәү.

 

II. Дәреснең бурычлары:

1)    фәнни, рәсми, публицистик, сөйләмә, матур әдәбият стильләрен танырга, бер-берсеннән аерырга өйрәтү;

2)    сөйләмдә сирәк очрый торган рәсми стильне куллану күнекмәләрен булдыру;

3)    публицистик, матур әдәбият, сөйләмә стильләрне куллану күнекмәләрен булдыру.

 

III. Принциплар:

1)    дидактик: фәннилек, күрсәтмәлелек, эзлеклелек, укучыга индивидуаль якын килү, предметара бәйләнеш (тарих);

2)    лингвистик: функциональ һәм бүлекара бәйләнеш (синтаксис, пунктуация);

3)    гомумметодик: коммуникатив, ситуатив-тематик.

4)    хосусый: лексик-семантик, теория белән сөйләм практикасы берлеге.

 

IV. Укыту ысуллары: аңлату-күрсәтү, өлешчә эзләнү, тикшеренү ысуллары.

 

V. Укыту алымнары: карточкалар, текстлар, схема, такта белән эшләү.

 

VI. Дәрес төре: катнаш дәрес.

 

VII. Җиһазлау:  карточкалар, схема, эпиграф.

 

VIII. Файдаланылган әдәбият:

В. Х. Хаков “Мәктәптә стилистиканы өйрәнү: укытучылар өчен ярдәмлек”, “Татар әдәби теле (стилистика)”.

www.perepis -2010.ru сайты

М.М. Шәкурова, А.Ф. Йосыпов “Татар телен укыту методикасы” һ.б.

 

 

 

 

 

 

Дәрес планы

 

I.                  Башлам өлеше                                                                              1 м.

                                                                    

II.               Актуальләштерү этабы:                                                             2 м.

1) сорау-җавап алу                                                                                        2 м.

                                                                                                

      III. Яңа материалны аңлату:                                                              25 м.              

1) төрле стильдәге текстлар белән эшләү;

                                                                                                    

     IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту:                                               12 м.   

1. рәсми стильне куллану  күнекмәсен булдыру:

а) гариза, ышанычнамә, белдерү язу                                                           5 м.

б) публицистик,  сөйләмә, матур әдәбият стильләрен кулланып,

 текст язу                                                                                                        7 м.

 

V. Йомгаклау:                                                                                              1 м.

1. сорау-җавап формасында    

                                                  

VI. Өй эше (+ билгеләр).                                                                             2 м.         

1) 64-73 битләрне укырга;

2) сөйләм стильләрен кулланып, “Ватан өчен һәрберебез мөһим” дигән темага иҗади эш.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Дәрес барышы

 

I. - Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз! Кәефләрегез ничек? Нинди яңалыкларыгыз бар? (җавап бирәләр).

- Ярый, бик әйбәт.  Барыгыз да дәрескә әзерме? Алайса, башлыйбыз.

II. 1)  - Укучылар, узган дәрестә без нинди тема үттек  әле?

(стилистика һәм аның төрләрен).

-         Әйдәгез, искә төшереп үтик әле, нәрсә соң ул стилистика?

(телдәге стильләрне өйрәнә торган фән).

- Татар телендә ничә сөйләм стиле бар әле?

(биш)

- Алар ничек аталалар?

(әдәби стиль, публицистик, фәнни, рәсми, сөйләмә стильләр).

III.  - Әйе, укучылар, сез дөрес билгеләдегез. Бүгенге дәрестә без һәр стильгә тукталып, текстлар нигезендә аларга хас үзенчәлекләрне билгеләрбез һәм яңа алган белем һәм күнекмәләребезне ныгытырбыз.

Белгәнебезчә, стилистика фәне егерменче гасыр башында  гына аерым фән буларак формалаша. Ләкин, кеше элек-электән нәрсә һәм ничек сөйләве турында уйланган. Шул рәвешле, бу мәсьәлә һәрвакытта да актуаль һәм стилистиканы белү – зарур. ..., эпиграфны укы әле.

(“Телне камил белү – аның стильләрен белү”)

- Димәк, без сезнең татар телен никадәр белүегезне, стильләр белән файдалана алу мөмкинлекләрегезне тикшерәчәкбез. Дәфтәрләрегезне ачып, бүгенге числоны, сыйныф эше, теманы язып куегыз.

(язалар)

- Сезнең  уйлавыгызча, ни өчен сөйләм стильләрен аера белергә кирәк?

(чөнки һәркайсының үзенчәлекләре, куллану даирәсе бар...)

- Дөрес, һәрбер стильнең  үзенчәлеге, куллану кагыйдәләре, хас сыйфатлары бар. Һәм аларны теге яки бу текст белән эшләгәндә истә тотарга кирәк. Укучылар, тактага күз салыгыз әле. Сез “Сөйләм стильләре” дип аталган схема күрәсез.                                                          

                   

                                                                               *

Сөйләм стильләре

 

Әдәби сөйләм

 

Гади сөйләм

Публицистик

стиль

 

Фәнни

стиль

 

Рәсми стиль

 

Сөйләм стиле

Матур әдәбият стиле

 

 

 

* Һәр шакмак яшеренгән булырга тиеш

 

Без бу схема белән дәрес дәвамында эшләячәкбез. Димәк, аралашуның максатыннан чыгып, аның ике төре бар. Ниндиләр әле?

(әдәби сөйләм һәм гади сөйләм)

- Дөрес, әйдәгез схемага язып куябыз. Ә хәзер, беренче номерлы текстның нинди стильгә караганын билгелибез. Әлеге биремне үтәргә җиңелрәк булсын өчен, тактада бирелгән план белән файдалана аласыз. ..., укып кит әле.

(укый - План:

1.  кулланыш даирәсе;

2. стильне куллану максаты;

3. лексик үзенчәлекләре;

4. хас сыйфатлары)

- Рәхмәт, хәзер текстны укыйбыз, нинди стильгә караганын билгелибез, чараларын күрсәтәбез. Барысы да аңлашылса, эшли башлагыз.

Текст № 1.

Сираҗи эшкә генә түгел, җыр-моңга да булган кеше икән.

Без түгел, кошлар моңая,

Кайтырга илләренә...

“Туган ил” көе – Сираҗиның йөрәк  түреннән чыккан җырлавы – барыбызны да әллә нишләтеп җибәрде. Җанның иң нечкш кылларына моң сарылды... Никадәрле аһәң, никадәрле илаһи көч, кодрәт, сихри дәрт иде бу көйдә. Бөтен дөнья тынсыз-өнсез калды. Урамдагы җилләр дә исмәс булып калды кебек. Бу моң ата-бабаларыбызның күңеленнән, үзебезнең туган як, туган туфрагыбыздан шытып чыккан, гасырлар буена халкыбыз тарафыннан кадерләп сакланган, назлап үстерелгән рухның сүз белән әйтеп, аңлатып булмаслык бер аһәңе иде...

(Мәхмүт Хәсәнов)

 

(укып чыккач, балалар җавап бирәләр)

- Булдырдыгыз, укучылар. Әйдәгез хәзер буш квадратка матур әдәбият стиле дип язып куябыз. Матур әдәбият стиле кайсы сөйләмгә карый әле?

(әдәби сөйләм)

- Әйе, шулай язып та куябыз. Әйдәгез, икенче номерлы текст белән нәкъ шул эшне башкарабыз. Аңлашылмаса, сорагыз.

Текст № 2.

Солдат хаты                                                                   

Исеңдәме, синнән бүләк –

Бер балдагым бар иде;

Сөю билгең югалды шул -

Уң бармагымда иде.

 

Шул ук балдак белән бергә

Шул көнне үк, шул ук җирдә

Дошман югалтты танкын,

Экипаж белән бергә.

 

Бүген шатлык: хирург миңа

Тапшырды балдагымны!

Тик хатым ямьсез...кичер,бел

Сулагай язганымны...

 

Күңелең бизмәсме миннән? –

Шуны уйлыйм инде гел.

Балдак табылды бит, җаным,

Кул гына берни түгел!

                          (Салих Баттал)

 

(укып чыккач, җавап бирәләр)

- Дөрестән дә, бу сөйләмә стиль. Укучылар, ә бу стильне схемада без кая язабыз?

(гади сөйләмгә, чөнки хатлар сөйләмә стильгә карый, ә сөйләмә стиль ул гади сөйләмгә керә)

- Шулай дип язып та куябыз, алайса. Гади сөйләмгә сөйләмә тиль генә карый. Шул рәвешле, калган текстлар әдәби сөйләмгә караячак. Хәзер өченче номерлы тест белән танышабыз һәм стилен билгелибез, чараларын күрсәтегез.

Текст № 3

Татарстанстат оешмасыннан хәбәр итүләренә караганда, дүшәмбе иртәсенә республика халкының 97,1 проценты җанисәптә катнашкан булган инде. Кайбер районнарда исә бу күрсәткеч узган атна ахырында ук 100 процентка җит­кән. 2010 елның октябрендә Русиядәге халыкны санаячаклар.Җанисәп кәгазьләрендәге бик күп сорауларның җиденчесе: “Сезнең милләтегез нинди?”. Үзенчәлек бар. Бу юлы шушы сорауны сан алучылар беркемгә дә бирмәскә тиеш. Һәркем үз кулы белән язса гына дөрес була.
Шушы матдә үтәлерме? Кешеләр үзләренең милләтен күрсәтерме? Хәзер милләтне паспортта да күрсәтмиләр бит. Кайберәүләр үз милләтен хәтта хәтерләми дә. Күп милләтле гаиләләрдә әти милләте, әни милләте дип баш вату да булачак.
Узган җанисәп вакытында Русия татарлары 36 меңгә генә артты. Бу ярты процент чамасы. Ә башка милләтләр 20, 25, 50 %ка артканнары бар. (Римзил Вәлиев)

 

(укып чыккач, балалар җавап бирәләр)

- Әйе, бу публицистик стиль. Димәк, әлеге стильне  кая язабыз?

(әдәби сөйләмгә)

- Дөрес, хәзер дүртенче текстны укып, стиль чараларын билгелибез .

Текст № 4.

Халык санын исәпкә алу – билгеле бер вакыт аралыгында ил территориясендә яшәүчеләр турында демографик, икътисади, социаль мәгълүматны җыю, туплау, бәяләү, анализлау һәм  бастырып чыгару.

Бүгенге заман халык санын исәпкә алуның төп принциплары:

1.     Җанисәп үткәрелгән территорияне тулысынча колачлау

2.     Халык санын исәпкә алуны даими рәвештә үткәрү

3.     Халык санын исәпкә алуның дәүләтнең билгеле бер максатлары белән бәйле булмавы

4.     Җанисәпне барлык территориядә дә бердәм кагыйдәләр һәм бердәм программа нигезендә үткәрү

5.     Теркәлүнең индивидуаль булуы

6.     Мәгълүматны турыдан-туры халыкның үзеннән алу

7.     Алынган мәгълүматның аноним булуы

8.     Үзбилгеләнү принцибына таянып эш итү

9.     Җанисәпнең билгеләнгән вакыт кысаларында үткәрелүе

10. Җанисәп белән үзәкләштерелгән рәвештә  җитәкчелек итү

 

(укып чыккач, балалар җавап бирә)

- Әйе, укучылар, әлеге текст фәнни стильгә карый. Һәм аны схемабызга теркәп тә куябыз. Һәм соңгы бишенче текстыбыз белән дә шул эшне башкарып чыгарга кирәк.

Текст № 5.

Россия Федерациясенең Бөтен халык санын исәпкә алу турыдагы федераль законы

Халык санын исәпкә алу (җанисәп) Россиядә яшәүчеләрнең санын һәм структурасын, ил территориясендә таралышын, милләтен һәм телен  ачыклау максаты белән тупланган рәсми статистик мәгълүмат.   

1 нче маддә. Россиядә халык санын исәпкә алу  һәм аның төп аның төп принциплары.

1. Россиядәге халык санын исәпкә алу (алга таба - җанисәп) билгеле бер датага Россия Федерациясе территориясендә яшәүчеләр турында мәгълүмат туплаудан гыйбарәт. Җанисәп бөтен ил территориясендә кабул ителгән рәсми методологик нигездә социаль, демографик  һәм икътисади процесслар турындагы рәсми статистик мәгъләмат туплау максатын күздә тотып үткәрелә. (28.11.2009 дән 293нче номерлы ФЗ редакциясендә)

2. Җанисәп кеше хокукларын истә тотып үткәрелә.

3. Җанисәп вакытында алынга мәгълүматлар кешеләргә мораль, яки материаль зыян салуда, кеше хокуларын кысрыклауга китерүдә кулланылырга тиеш түгел.

4. Җаниспәтә катнашу кешеләрнең һәм гражданнарның җәмгыяви бурычы булып тора.

2 нче маддә. Бөтен Россиядә халык санын исәпкә алуның хокукый нигезе.

Җанисәпнең хокукый нигезе булып Россия Федерациясе Конституциясе, әлеге Федераль Закон, Россия Федерациясенең башка законнары һәм хокук актлары санала.

 

(балалар текст белән танышкач, стилен, үзенчәлекләрен билгелиләр)

- Булдырдыгыз, укучылар, һәм соңгы буш квадратка без рәсми стиль дип язып куябыз. Афәрин, схеманы язып бетердек. Хәзер, әлеге схеманы дәфтәрләрегезгә язып куегыз.

(язалар)

- Димәк, аралашу максатыннан чыгып, сөйләмнең ничә һәм нинди төрләре була?

(гади сөйләм, әдәби сөйләм)

- Дөрес,  гади сөйләмгә нинди стиль карый?

(сөйләмә)

- ..., ә әдәби сөйләмгә ниндиләр?

(фәнни, рәсми, матур әдәбият, публицистик)

- Бик дөрес. Һәрбер стильнең үзенчәлеген без нәрсә ярдәмендә ачыкладык?

(текстлар)

- ..., сөйләмә стильгә нинди үзенчәлекләр хас?

(җавап бирә, калган стильләрне дә башка балалардан сорала)

IV. – Дөрес, ә хәзер рәсми стиль буенча белем һәм күнекмәләребезне ныгытачакбыз. Һәр рәткә  мин теге яисә бу рәсми документ үрнәген таратам. Кемгәдер ышанычнамә, кемгәдер гариза, ә кемгәдер белдерү. Сез шул үрнәкләрне  файланып, үзегезнекен язарга тиешсез. Барыгызга да аңлашыламы? Аңлашылса, башлыйбыз.

(эшне башкаралар, укып чыгалар)

-Булдырдыгыз, укучылар. Мин сезгә тагын бер бирем бирәм. Әлеге бирем шулай ук рәтләр буенча булачак. Һәр рәткә терәк сүзләр һәм теге яки бу стиль  язылган бит бирәм. Һәм сез әлеге сүзләрне файдаланып, үзегезнекен дә өстәп, стиле сакланган текст язарга тиеш буласыз. Аңлашылган булса, башлыйбыз.

1. “Созвездие-йолдызлык”, гала-концерт, Президент, “Пирамида”, бүләкләр, дипломнар, Казан шәһәре һ.б. – публицистик стиль.

2. Яз, ягымлы кояш, гөрләвекләр, кошлар, беренче чәчәкләр, мәхәббәт, каникуллар һ.б  – матур әдәбият стиле.

3. Сагыну, әби, каникуллар, адрес, сәламләү, хат, кунак һ.б. – сөйләмә стиль.

(биремне үтиләр, укыйлар)

V. - Бик матур, төгәл, дөрес текстлар төзегәнсез балалар. Мин бик канәгать калдым. Укучылар, сез инде игътибар иткәнсездер, без эшләгән текстларның күбесе халык санын исәпкә алуга бәйле. Быел, ундүртенче октябрьдән алып егерме бишенче октябрьгә кадәр җанисәп узды. Бу ил өчен, гомумән һәр кеше өчен мөһим чара. Кайбер гаиләләр өчен ул бәйрәм дә кебек әле.  Ничек уйлыйсыз, халык санын исәпкә алу нәрсә  өчен кирәк?

(илнең демографик, икътисади, иҗтимагый хәлен һ.б.  билгеләр өчен...)

- Әйе, ә сез катнаштыгызмы соң әлеге чарада?

(әйе)

- Ә җанисәп алучыларның махсус атрибутикалары, киемнәре бар идеме соң?

(әйе, шарф, зур сумка...)

- Ә нинди сораулар бирделәр?

(санап китәләр)

- Милләтегезне кем дип яздырдыгыз соң?

(җавап бирәләр)

- Әлеге чарага җаваплы каравыгызга мин бик шат, укучылар. Илебез эчендә, җәмгыятебездә үзгәрешләргә, вакыйгаларга игътибарлы булырга, милләтебзгә карата битараф булмаска  тиешбез. Шуңа бәйле, мин сезгә “Ватан өчен һәрберебез мөһим” дигән темага иҗади эш бирәм. Сез төрле стильләрне кулланып, әлеге эшне башкарырга тиеш буласыз. Җанисәпнең тарихына кагылып, матбугат битләрендә басылган материалларын карап, әлеге эшне башкара алачаксыз. Көндәлекләрегезгә иҗади эш һәм 64-73 битләрдәге материалны укып киләсе дип язып куегыз. Кемгә аңлашылмады – сорагыз.  Дәрес бетте. Саубулыгыз!

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "“Сөйләм стильләре” дигән темага дәрес эшкәртмәсе үрнәге"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Директор детского оздоровительного лагеря

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Әлеге конспект "Сөйләм стильләре" темасына язылган. Татар теленең барлык стильләре дә әлеге конспектта карала. Бу материала татар телле укучылар төркемендә кулланса, уңайлырак булыр дип саныйм. Әмма рус төркемендә укучы балалар өчен дә куллану мөмкин. 

“Сөйләм стильләре” дигән темага

дәрес эшкәртмәсе  үрнәге

(9 нчы сыйныф)

I. Дәреснең максатлары:

     1) коммуникатив: төрле сөйләм стильләрен кулланып, “Халык санын исәпкә алу” темасына карата фикер алышу;

     2) фәнни: сөйләм стильләре турында тирән мәгълүмат бирү;

     3) тәрбияви: татар милләтенә карата мәхәббәт хисе уяту. Укучыларны җәмгыятьтәге үзгәрешләргә, вакыйгаларга игътибарлы булырга өндәү.

 

II. Дәреснең бурычлары:

1)     фәнни, рәсми, публицистик, сөйләмә, матур әдәбият стильләрен танырга, бер-берсеннән аерырга өйрәтү;

2)     сөйләмдә сирәк очрый торган рәсми стильне куллану күнекмәләрен булдыру;

3)     публицистик, матур әдәбият, сөйләмә стильләрне куллану күнекмәләрен булдыру.

 

III. Принциплар:

1)     дидактик: фәннилек, күрсәтмәлелек, эзлеклелек, укучыга индивидуаль якын килү, предметара бәйләнеш (тарих);

2)     лингвистик: функциональ һәм бүлекара бәйләнеш (синтаксис, пунктуация);

3)     гомумметодик: коммуникатив, ситуатив-тематик.

4)     хосусый: лексик-семантик, теория белән сөйләм практикасы берлеге.

 

IV. Укыту ысуллары: аңлату-күрсәтү, өлешчә эзләнү, тикшеренү ысуллары.

 

V. Укыту алымнары: карточкалар, текстлар, схема, такта белән эшләү.

 

VI. Дәрес төре: катнаш дәрес.

 

VII. Җиһазлау:  карточкалар, схема, эпиграф.

 

VIII. Файдаланылган әдәбият:

В. Х. Хаков “Мәктәптә стилистиканы өйрәнү: укытучылар өчен ярдәмлек”, “Татар әдәби теле (стилистика)”.

www.perepis -2010.ruсайты

 

М.М. Шәкурова, А.Ф. Йосыпов “Татар телен укыту методикасы” һ.б.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 665 003 материала в базе

Скачать материал

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 13.01.2015 12905
    • DOCX 85.5 кбайт
    • 273 скачивания
    • Рейтинг: 5 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Яфизова Лилия Рашитовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Яфизова Лилия Рашитовна
    Яфизова Лилия Рашитовна
    • На сайте: 9 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 20144
    • Всего материалов: 10

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

HR-менеджер

Специалист по управлению персоналом (HR- менеджер)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Использование компьютерных технологий в процессе обучения информатике в условиях реализации ФГОС

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 139 человек из 44 регионов
  • Этот курс уже прошли 1 298 человек

Курс профессиональной переподготовки

Педагогическая деятельность по проектированию и реализации образовательного процесса в общеобразовательных организациях (предмет "Информатика")

Учитель информатики

300 ч. — 1200 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 20 человек

Курс профессиональной переподготовки

Разработка и сопровождение требований и технических заданий на разработку и модернизацию систем и подсистем малого и среднего масштаба и сложности

Системный аналитик

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 66 человек из 34 регионов
  • Этот курс уже прошли 83 человека

Мини-курс

Рациональность и творчество в педагогике

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Основы психологических трансформационных игр

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 55 человек из 33 регионов
  • Этот курс уже прошли 32 человека

Мини-курс

Экономика и управление

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе