Тема. Тәмамлык.
Ныгыту күнегүләре эшләү
Максат:
-
Тәмамлык турында белемнәрне ныгыту;
-
Тәмамлыкларны сөйләмдә тану, дөрес куллану
күнекмәләрен үстерү;
-
Пөхтәлек, игътибарлылык кебек сыйфатлар
тәрбияләү
Предмет нәтиҗәләр:
-туган телдә фикерләреңне һәм хисләреңне иркен җиткерә белү өчен,
сүзлек запасын баету;
-гомумкешелек- кыйммәте буларак
тел культурасы өчен җаваплылык формалаштыру. Татар теленең татар халкы өчен төп
милли –мәдәни кыйммәт булуын, ана телендә шәхеснең әхлакый һәм рухи яктан
формалашуындагы ролен аңлау;
- тәмамлыкларны сөйләмдә тану һәм дөрес куллана белү күнекмәләрен
үстерү;
Метапредмет нәтиҗәләр:
Танып-белү гамәлләре:
- укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә оештыра белүе,
бәяләве, үзенең кызыксынучанлык өлкәсен билгеләве;
- мөстәкыйль рәвештә теманы, куелган проблеманы ача белү, ;
- уку мәсьәләсетирәсендә логик фикерләү;
- тема тирәсендәге төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә
формалаштыру;
Коммуникатив УУГ
- тыңлый белү;
- диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу;
-
сыйныфташлары һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү;
- үз фикерен тулы һәм төгәл итеп әйтә белү;
- күмәк эш вакытында уртак фикергә килү;
- үз фикерләрентелдән җиткерә белү;
-
иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү, күршең белән хезмәттәшлек итү.
Регулятив УУГ:
- дәреснең проблемасын (тема) һәм максатларын мөстәкыйль
формалаштыру;
- кагыйдә, күрсәтмәләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу;
-
эшләнгән эшкә бәя бирү.
Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр:
- шәхеснең әхлакый-рухи сыйфатларын камилләштерү:
- милли горурлык, гражданлык хисләре формалаштыру;
- үзалдыңамаксат кую, аңа ирешү юлларын эзләү;
- үзең
алган белем-күнекмәләрен тормышның төрле шартларында куллана белергә өйрәнү.
Дәрес
барышы.
I.
Оештыру өлеше.
- Исәнмесез, укучылар, хәерле көн.
Дәресебезне Каюм Насыйри сүзләре белән башлап җибәрәсем килә: “Әй улым!
Һөнәрләрнең иң күркәме – сүз һөнәредер. Шуны аңла һәм матур сөйләшергә өйрән,
һәрвакыт йөзең мөлаем, сөйләгән сүзләрең мәгънәле булсын.”
II.
Актуальләштерү.
Укучылар, сез соңгы дәресләрдә җөмлә кисәкләрен өйрәнгәнсез. Җөмлә
кисәкләре
нинди ике төргә бүленә?
Баш һәм иярчен кисәкләргә нәрсәләр керә икән? Әйдәгез, таблицаны тутырып
бетерик әле.
Баш кисәкләргә нәрсәләр керә?
Иярчен кисәкләргә нәрсәләр керә?
Укучылар, сез үткән дәрестә кайсы җөмлә кисәген өйрәндегез
әле?
Ә хәзер карточкалардагы тәмамлыкны белдергән сүзләргә сораулар куябыз
һәм тәмамлыкларның нинди сорауларга җавап булып килүен искә төшерәбез.
Ата-анага ( ________________ ) хөрмәт күрсәт.
Китапны ( _______________) саклап тот.
Ипидән ( _______________ ) зур нәрсә юк .
Дуслыкта ( _____________ ) - көч.
Димәк, укучылар, тәмамлыклар нинди сорауларга җавап бирәләр инде?
Кемгә? Нәрсәгә?
Кемне ? Нәрсәне?
Кемнән ? Нәрсәдән?
Кемдә? Нәрсәдә? кебек сорауларга җавап бирәләр.
Укучылар , болар барысы да нәрсә сораулары? (килеш сораулары)
Кайсы килешләр икән, әйтеп чыгыйк әле:
Кемгә? Нәрсәгә? – ю.к
Кемне ? Нәрсәне? – т. к
Кемнән ? Нәрсәдән? –ч.к
Кемдә? Нәрсәдә? - у.в.к
III.
Уку мәсьәләсен кую һәм чишү.
Укучылар, бүген тәмамлыкларны өйрәнүне дәвам
итәрбез.
Күнегүләр эшләү
1. Ә хәзер 204 нче күнегүне табабыз, биремне
укыйбыз.
Әйдәгез, башта шигырьне барыбызда эчтән укып
чыгыйк.
Ә хәзер шигырьне ...укый.
Иң беренче калын хәреф белән бирелгән сүз нинди?
(туган якка (ю.к.)-тәмамлык.
Инша(ны)- (ч.к) – тәмамлык
Куйган – хәбәр, апа – ия.
Телне, илне – (т.к.) - тәмамлык.
2. 105 нче күнегү. Тиешле сүзләрне куеп күчереп язу
3. 206 нчы күнегү.
-табышмакларның җавабын табу (Г.Камал исемендәге театр (Г.Камал
исемендәге татар дәүләт академия театры) , Сөембикә манарасы)
Ә хәзер астагы биремне укыйбыз.
-
Укучылар, мин
сезгә Казан шәһәрендәге берничә бина күрсәтәм, танырсыз микән? (Кремль,
“Әкият” курчак театры, һ.б.)
-
Астагы
биремне укыйбыз. Ә хәзер табышмаклар эченнән чыгыш килешендәге тәмамлыкларны
табабыз. Чыгыш килеше нинди сорауга җавап бирә?
(таштан, моңнан, алкыштан)
IV.
Рефлексия.
Тест.
1.Юнәлеш
килеш соравына җавап була торган тәмамлык кергән җөмлә:
А. Мин китап укыйм.
Б. Малай тупны тотты.
В. Азат энесенә булыша.
2.
Төшем килеше соравына җавап була торган тәмамлык кергән җөмлә:
А. Маратның дуслары бар.
Б. Малай тупны тотты.
В. Айнур балыкка китте.
3.
Чыгыш килеше соравына җавап була торган тәмамлык кергән җөмлә:
А. Ул Алсуга елмайды.
Б. Укытучы Илгиздән сорады.
В. Марат спортны үз итә.
5.
Урын-вакыт килеше соравына җавап була торган тәмамлык кергән җөмлә:
А. Мәктәпкә балалар килде.
Б. Сания Казаннан кайтты.
В. Китап Маратта бар.
Димәк, укучылар, тәмамлыклар нинди сорауларга җавап
бирәләр?
Кемгә? Нәрсәгә? – ю.к
Кемне ? Нәрсәне? – т. к
Кемнән ? Нәрсәдән? –ч.к
Кемдә? Нәрсәдә? - у.в.к
VI. Өйгә
эш бирү.
-
207
нче күнегү(биреме укыла)
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.