Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләгәнен табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр ( Г.Ибраһимов).
Укытучы баланың күңеленә яхшылык орлыгы чәчә, белем бирә, тәрбияли. Ә бала, үсеп җиткәч, алган тәрбиясен, белемен кулланып, халкына, туган иленә хезмәт итә. Шул вакытта мөгалим укучы китергән иҗат җимешләрен татый, үзенең тырышлыгы әрәмгә китмәвен аңлый.
Милләтнең, халыкның киләчәге укытучы кулында. Матур, тәрбияле, көчле рухлы, киләчәкне, үткәнен белүче, бай тарихы белән горурланып, гореф-гадәтләрне саклап, түкми – чәчми яшь буынга җиткерүче кеше генә төзи ала. Мин дә үземнең эшчәнлегем аша шул якты тормышка әз генә булса да өлеш кертә алырмын диеп өметләнәм һәм шуңа омтылам.
Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләгәнен табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр ( Г.Ибраһимов).
Укытучы...