Кечкенәдән китап “җене” кагылган кыз булып үстем мин. Китапка тартылу нәселдән килгәндер дисәм дөресрәк булыр, мөгаен . Әти-әнием гади колхозчылар булсалар да, алар китапханә юлын еш “таптадылар”. Һәр кайткан яңа китапны укып чыгу әниемнең зур хыялы иде. Минем дә китап белән дуслыгым шулкадәр көчле булды ки, мин хәтта китапсыз йоклап та китә алмадым. Әз генә буш вакыт булуга, яраткан китабымны кулыма алып, хыял дөньясына чума идем. Тиз генә укып бетерү, әсәрнең ни белән тәмамланганын беләсе килү мине акылдан шаштыра иде...
Мәктәптән кайту юлым китапханә аша булганлыктан, күп вакытым китап киштәләре арасындагы сихри дөньяда үтте. 11 нче сыйныфка җиткәндә, китапханәдә укымаган китабым, гәҗит- журналым калмаган иде дисәм дә, ялган булмастыр...
Матур әдәбиятны яратуым, аңа булган мәхәббәтем мине татар теле һәм әдәбияты укытучысы булырга этәрде дә инде. Укытучы булырга, балаларны татар теленең матурлыгын күрә-тоя белергә өйрәтү, әдәбиятны ярату хисләре тәрбияләү хыялы мине Казан педагогия көллиятенә китерде. Көллияттә уку дәверендә миңа нинди генә зур шәхесләр белем бирмәде. Роза Әминовна, Гөлчәчәк Мирзаһитовна, Флера Садриевналарга мин сокланып карый идем...
Көллиятне тәмамлагач, белемемне арттыру ниятеннән бөек шәхесләребез белем алган, Казан Дәүләт университетының читтән торып белем алу бүлегенә укырга кердем. Балаларны чиксез яратуым мине Чыпчык урта гомуми белем бирү мәктәбенә алып килде.
Укытучы хезмәте турында бөек галимебез Каюм Насыйри болай дип язып калдырган: “Укытучы - педагог үзен бөек, изге эшкә алынган кешеләр исәбенә кертергә тиеш. Әгәр син укытучы яки педагог икәнсең, укучыларыңны шулай итеп тәрбиялә ки – син биргән тәрбия укуына якын тормышында төп юнәлеш булсын”. Шулай ук аның “ Укытучы балаларның күңелендә үзенең әти- әнисенә, туганнарына һәм җәмгыятькә, хезмәткә һәм белгечлеккә мәхәббәт, эшсез буш селкенеп йөрүгә һәм мәгънәсез күңел ачуларга нәфрәт тәрбияләргә тиеш” дигән сүзләре дә укытучының үз эшенә таләпчән итеп карарга тиешлеген искәртә. Әйе, бүгенге тизлек һәм техника заманасында балаларга белем һәм тәрбия бирү ансат эшләрдән булмаганын һәркем аңлый. “Кеше - кеше өчен иң кыйммәт дару “ дигән борынгылар. Укытучыларга карата кулланганда, бу гыйбарә аеруча мәгънәле яңгырый. Укытучының шәхси үрнәге, сүзе, киңәше – укучы балалар өчен алыштыргысыз “дару”. Чыннан да, укытучы укучы өчен идеаллаштырылган бер образ: ул барысын да белә, барысын да аңлый, кирәк икән хәленә керә, юата, киңәш бирә, авыр хәлләрдән йолып кала. Укытучы – иң тугрылыклы, иң ышанычлы кешеләрнең берсе. Яхшы укытучы үз укучысының аз гына уңышын да күреп ала белә, мактап та куя, һәрчак ярдәм итә, үсәргә, камилләшергә мөмкинлек тудыра . Әлбәттә, эшебездә мәрхәмәтле булып, балаларның һәр теләгенә юл куеп торып булмый. Укыту – тәрбия эшендә һәртөрле кисәтүләр, шелтәләр, хәтта сүзне катырак, кискенрәк итеп әйтү дә булырга мөмкин. Ләкин ни генә булмасын, бер нәрсәне истән чыгармаска кирәк: укучы ул – иң беренче чиратта кеше, аның белән нәкъ менә кешеләрчә сөйләшә белү шарт. Бүгенге тынгысыз, һәркөн төрле яңалыклар булып торган заманда белемле, шул ук вакытта тәрбияле, иманлы кеше үстерү – безнең бурычыбыз. Эшемне дә шул юнәлештә алып барырга тырышам...
Тормыш шулкадәр тиз үзгәреп тора. Өлгерсәң-өлгер, өлгермәсәң- юк. Мәгариф өлкәсендә бу бигрәк тә нык сизелә. Карыйсың, кичә генә яңа тоелган күренеш, бүгенге өчен инде искергән, яңалары барлыкка килгән була.
Яңа заман укучыга да, укытучыга да зур таләпләр куя. Укучы белемне үзе таба һәм аны куллана белергә тиеш, аннан эш-гамәлләрне башкара алу осталыгы, башкалар белән дус аралашып яши белү һәм үз-үзен үстерә алу да сорала. Шуннан чыгып, укытучы белән укучы арасындагы мөнәсәбәт тә яңара. Укучы белем алырга килә, ә укытучы аның белем алуын оештыра, укучыны киләчәк тормышта кирәкле эшчәнлеккә өйрәтә. Шул яңалыклар, үзгәрешләр артыннан өлгергән укытучы гына нәтиҗәле эш башкара.