Хайруллина Ильзида Ильдусовна - образование высшее, БГПУ, 2012 г., специальность по диплому: "Учитель татарского языка и литературы", курсы переподготовки по специальности "Учитель башкирского языка и литературы", ИРО РБ, 2014 г., учитель 1 категории, общий трудовой стаж - 27 лет, педагогический стаж - 17 лет.
Үзем турында
Кечкенәдән үк минем иң зур хыялым- укытучы булу иде. Моңа иң көчле йогынты ясаучы кеше – әнием булды. Бер яклап, аның һәрвакыт мәктәп тормышы белән кайнавы күңелемдә укытучы һөнәренә беренче орлыклар салса, икенче яклап, аның үзенә генә хас булган моңы минем кечкенә күңлемдә телгә мәхәббәт уятты.
1996 нчы елны Уфа педагогия училищесын тәмамладым да, Әлшәй районы Слак авылына тормышка чыктым. Бер-бер артлы балалар тәрбияләп 2006 елда Слак урта мәктәбендә укытучы булып эшли башладым. Шушы ук елда БДПУ ның филология факультетына укырга кердем. 2012 нче елны кулыма татар теле һәм әдәбияты белгече дипломы алдым. Хәзер инде 17 нче ел балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләргә омтылам.
Мәктәп тормышында ирешкән уңышларымда тормыш иптәшемнең һәм балаларымның өлешләре юк түгел. Алар минем таянычларым һәм киңәшчеләрем. Буш вакытларымны яшәеш үзәге – гаиләмә багышларга тырышам. Алар да үз чиратларында мине уңышлары белән шатландыралар, көч- дәрт өстиләр.
Гаиләмнән канәгатьлелек, илһам алып, һәр көн талпынып, зур өметләр баглап, мәктәбемә ашкынам. Анда мине яраткан эшем, укучыларым көтә...
Хайруллина Ильзида Ильдусовна - образование высшее, БГПУ, 2012 г., специальность по диплому: "Учитель татарского языка и литературы", курсы переподготовки по специальности "Учитель б...