Иң бәхетле кеше кем дип сорасалар,
Әйтер идем сүзләремне телгә төреп.
Ул – укытучы, елмайганда каршысында
Үзеннән дә оста шәкертләрен күреп.
Укытучы!
Синең бурыч –күңелләргә сүзләр язу,Язар өчен алтын сүзләр эзләп табу.
Укытучы һөнәрен җиһанга яктылык, җылылык иңдерүче кояш нурына тиңләр идем мин. Кояш нуры да бит һәр яз саен табигатьнең күзен ача. Укытучы күңелендә дә һәрчак яз гына. Бүтәнчә булуы
мөмкин дә түгел. Ул гомер буе укучыларына язгы чәчәкләр, самими хисләр бүләк итә. Балачак
сиздермичә дә уза да китә, әмма күңелләрдә Укытучыдан иңгән җылылык, мәрхәмәтлелек кала.
Җирдә кешеләргә мәгънәле тормышны колачлар өчен укытучы канат куя. Ул тәрбияли, укыта,
һәркемне Кеше итәргә омтыла.
Дәресләремдә
компьютер технологиясеннән һәм мультимедияле презентацияләрдән файдаланам. Аерым язучылар
иҗаты буенча электрон дәреслекләр, компакт-
дисклар, аудио һәм видео язмалардан файдаланып
үткәрелгән дәресләр нәтиҗәле була.
Иң бәхетле кеше кем дип сорасалар,
Әйтер идем сүзләремне телгә төреп.
Ул – укытучы, елмайганда каршысында
Үзеннән дә оста шәкертләрен күреп.
Укытучы!
Синең бурыч –күңелләргә сүзләр язу,Язар ө...