Мин- Саликеева Гүзәл Сөләйман кызы. Кечкенә чактан ук мин үземнең туган телем белән горурландым. Шуңа күрә дә, укытучы булырга хыялландым. Шул хыялым мине Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты факультетына китерде.
Бүгенге көндә мин бәхетле, чөнки куелган максатыма ирештем. Алат төп гомуми белем мәктәбендә рус балаларына татар теле һәм әдәбияты укытам. Үз һөнәремне яратам, ләззәт алам. Балалар белән эшләү, аларны тәрбияләү үзе бер шатлык, дип уйлыйм. Һәр дәресемне көтәм, әзерләнәм. Укучыларымны бик яратам. Балалар да мине хөрмәт итәләр. Без алар белән төрле бәйрәмнәр, кичәләр үткәрәбез, бәйгеләрдә катнашабыз.
Укыту дәверендә укучыларга татар теле буенча эзлекле белемнәр бирүне игътибар үзәгенә куям. Программа материалын укытуда, өстәмә материаллар әзерләүдә, дәрес структурасын билгеләүдә һәрвакыт иҗади эшләргә, яңа алым табуда әһәмият бирергә тырышам. Балаларның яшь үзенчәлекләрен, белем дәрәҗәләрен исәпкә алып эш итәм. Эшемдә миңа күрсәтмә материаллар ярдәмгә килә. Язучыларга багышланган папкалар жыям, тематик рәсемнәр, таблицалар, тестлар туплыйм.