Хатын-кызда тумыштан ук кемнедер назларга, җылытырга омтылыш хисе көчле. Шушы хис җылыга сусаган җаннарны бик тиз яулап ала. (Ф.Яруллин)
Мәхәббәтләре булмаган ир белән хатын бала ягыннан туган тиешле генә... (Ш.Галиев)
Ир тамыры татымаган хатын-кызның бавырына таш утыра. (А.Гыйләҗев)
Тук башак аска иелә, буш башак өскә үрелә. (Татар халык мәкале).
Булыр адәм ун яшендә үк баш булыр, булмас адәм кырыкка җитсә дә яшь калыр. (татар халык мәкале).
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.