Инфоурок Сайты учителей Закирова Гульназ Идвартовна
Был(-а) онлайн: 2024-04-30 11:14
46.245

Закирова Гульназ Идвартовна

  • учитель начальных классов
  • МБОУ «Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
  • Россия
  • 02.01.1973

Категории по интересам:

«Әгәр укытучы эшен яратуын укучыларны яратуы белән берләштерә алса, ул – яңа заман укытучысы» Л.Н.Толстой. Укытучы – кечкенә кешене зур шәхес иткән олуг зат. Укытучы – дөньядагы барлык уңай сыйфат...
Статьи пользователя

"Туган тел хакында" Зөлфәт

Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: "Әни!" - дип,

Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: "Әти!" - дип -

Күзләреңә яшьләр тыгылмас,

Туган телең әле бу булмас.

Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: "Әни!" - дип,

Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: "Әти!" - дип -

Күзләреңә яшьләр тыгыыр -

Туган телең әнә шул булыр!

"Могҗизалар иле!" Ирек Габдрахманов.

Әкияттә түгел... Чынбарлыкта...

Була икән шундый могҗиза!

Кичә генә ызгылашкан дус та,

Бүген килеп, сиңа кул суза.

Җир читендә торган туган белән,

Сөйләшәсең килсә-бер момент!

Кирәк түгел кыйммәт билетлар да,

Кирәк түгел паспорт-документ!

Йөрәк белән йөрәк серләшкәндә,

Мониторлар тынып калалар,

Хуштан язар иде-компьютерны,

Күреп калса ата-бабалар.

Кирәк икән җырлар тыңлап алам,

Уеннарга кул да өлгәшми.

Бар нәрсәне белә-шаккатмалы!!!

Теле генә тик юк...сөйләшми!

...

Мин Укытучы –Мин бәхетле кеше.

Көннәрдән бер көнне нәни генә кызчыкның күңелендә “Киләчәктә мин укытучы-мөгалимә булам”, дигән хыял туа.Еллар үткән саен аның бу нияте үсә, ныгый. Кыз барлык кыенлыкларны җиңеп, хыялын тормышка ашыра башлый.Ул нәни кызчык мин, Саба районы Шәмәрдән”Үсеш” лицее укытучысы, Гөлназ Идварт кызы Закирова булам инде.

Мин 1973нче елның 2нче гыйнварында Саба районы Югары Симет авылында тудым. Башлангыч белемне авылымда укыдым, аннары күрше авылның, Түбән Симет сигезьеллык мәктәбен тәмамладым.

1988 елда юллар мине Арча педагогия көллиятенә алып килде. Кызыклы студент...