Инфоурок Классному руководителю КонспектыВечер посвященный народным сказкам."Әкияттә кунакта"

Вечер посвященный народным сказкам."Әкияттә кунакта"

Скачать материал

Әкияттә кунакта 

(башлангыч мәктәптә укучы балалар өчен әкиятләр буенча кичә)

 

   Максат: Әкиятләр, җыр-бию,уеннар аша туган телебезнең байлыгын, матурлыгын күрсәтү; Укучыларның үз-үзләрен тоту күнекмәләрен, артистлык сәлатен, иҗади ативлыкларын үстерү, аларда татар телен өйрәнүгә омтылыш, кызыксыну тәрбияләү.

 

  Җиһазлау: Әкиятләр буенча ясаган рәсемнәр күргәзмәсе, курчак театры өчен ясалган курчаклар; магнитофон.

 

  Кичә барышы

    Исәнмесез, хәерле көн кадерле балалар, кунаклар, укытучылар! Без бик шат сезне буген әкиятләр кичәсендә күрергә.Үзебезнең кичәбез алдагы әйткәнчә әкиятләргә багышланган. Әкият, ул татар халык авыз иҗатынның  иң таралган төре, кечкенәдән үк үзебезгә танылганы. Сез барыгызда әкиятләрне күп беләсездер, рус телендә дә, удмурт телендә дә.

    Әйдәгез, әйтик кем татар әкиятләрендә төп геройлар?

(Су анасы, Шүрәле, Шомбай, Убырлар, Дию пәриләре). Дөрес, балалар. Рус әкиятләрендә - Иванушка, Аленушка, Гуси-лебеди. Удмурт әкиятләрендә- Вумурт, Палесмурт, Обыда,Лопшо-педунь.

     Менә хәзер без сезгә әкиятләр турында викторина үткәрәбез. Сез җавабын белсәгез кулыгызны күтәреп әйтегез. Һәр дөрес әйтүче бала жетон алачак.

    

Викторина                                                                                                                                       

    Нинди әкиятләрдән бу күренешләр?

1.     Аю абзый, син минем хуҗамны күрмәденме? Ул ауга китте, миңа өйдән чыгарга кушмады...  (Сертотмас үрдәк)

2.     Сал минем таракны! Әй адәм актыгы! (Су анасы)

3.     Әй, әти менә мондый эш куштылар. Ике ат китерерләр, мин әйтергә тиеш булырмын, кайсы аның яшь, кайсы карт.(Зирәк карт)

4.     Баралар ди болар урман аланыннан, тапканнар ди болар бер бүре башын. Салганнар капчыкка, нәрсәгәдер ярар дип.(Кәҗә белән сарык)

5.     Әй, Төлке туганым, кайдан шул хәтле күп балык таптын син? Мин койрыгымны бәкегә җибәрдем дә тоттым. (Төлке белән Бүре)

6.     Аша, кунагым, аша, кунак булып кит. Бик тәмле итеп пешердем борчак боткасын. (Торна белән Төлке)

7.     Әби ашатырга тотынса: “Җимне миңа азрак бирдең “-дип сугышалар икән. (Чукмар белән Тукмар)

8.     Җир сөргәндә тәпиләремне, борынымны канатып бетердем. Бу бөртек миңа тиешдер инде. (Тычкан белән Чыпчык)

9.     Тамагыма борчак утырды, сыердан май сроап китер әле... (Әтәч белән борчак)

10.Мин көчле булсам, мине үлән тишеп чыкмас иде... (Кем көчле)

 

    Булдырдыгыз, балалар, рәхмәт сезгә. Ә хәзер кемнәр жетон алды,  сәхнәгә чакырабыз. Менә сез әкиятләрне беләсез икән. Ә хәзер үзебез дә иске әкиятне яңартып алабыз. Сез барыгызда “Шалкан” әкиятен беләсез, без аны хәзер үзгәртәбез яңача ясыйбыз. Безнең әкияттә катнашалар Бабай, Әби,Гөлчәчәк, Акбай,Песи, Тычкан, Ябалак, Су анасы, Карга, Аю. Менә сезгә курчак театры.Әйдәгез, уйныйбыз.Мин укып торам, ә сез рольләрне уйныйсыз. (картоннан яисә материалдан ширма ясала. Анда бакча сүрәтләнгән, балалар курчакларны дөрес итеп бармакларына кияләр)

       Торган-булган бер авылда әби белән бабай. Салкын кышлар узгач, ямьле язлар җиткәч бабай шалкан чәчәргә бакчага чыккан һәм чәчеп тә куйган. Көн узган, ай узган-өч узган, көз җиткән.

     Шалкан зур үскән. Бабай чыккан бакчага, тарта тарта шалканны чыгара алмый, тарта чыгара алмый. Чакыра Әбине:”Әби, әйдә шалкан тартырга”.Әби: “Барам, барам булышам-булышам”. Әби бабайга, бабай шалканга тарталар тарталар чыгара алмыйлар.Әби чакыра Гөлчәчәкне:”Гөлчәчәк, әйдә шалкан тартырга”. Гөлчәчәк әбигә, әби бабайга, бабай шалканга – тарталар тарталар чыгара алмыйлар. Гөлчәчәк эндәшә Акбайга. Акбай чабып килә. Акбай Гөлчәчәккә, Гөлчәчәк әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тарталар тарталар эш булып чыкмый. Акбай чакыра Песине:”Песи дускай, әйдә шалкан тартырга!”.”Барам, йөгерәм, ярдәм итәм” – дигән Песи. Песи Акбайга, Акбай Гөлчәчәккә, Гөлчәчәк әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тарталар тарталар чыгара алмыйлар. Песи чакыра Тычканны:”Тычкан Тычкан, әйдә ярдәмгә!”. Тычкан йөгереп килә.Тычкан Песигә, Песи Акбайга, Акбай Гөлчәчәккә, Гөлчәчәк әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тарталар тарталар чыгара алмыйлар.Бу вакытны һавада Ябалак очып бара икән.Тычкан аны күреп әйтә аңа:”Ябалак, Ябалак әйдә әле ярдәмгә”.Ябалак ашыккан булса да төшеп ядәм итә. Ябалак Тычканга Тычкан Песигә, Песи Акбайга, Акбай Гөлчәчәккә, Гөлчәчәк әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тарталар тарталар чыгара алмыйлар. Ябалак эндәшә күл буенда чәч тарап утыручы Су анасына. Су анасы да булыша.Су анасы Ябалакка, Ябалак Тычканга Тычкан Песигә, Песи Акбайга, Акбай Гөлчәчәккә, Гөлчәчәк әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тарталар тарталар чыгара алмыйлар. Мич торбасында утыручы Карга да ярдәмгә килә.Карга Су анасына, Су анасы Ябалакка, Ябалак Тычканга Тычкан Песигә, Песи Акбайга, Акбай Гөлчәчәккә, Гөлчәчәк әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тарталар тарталар чыгара алмыйлар. Бу шау – гөрне ишетеп, урманда яшәүче Аю бабай килә. “Бу нинди җыелыш? Нинди шау –гөр?- дип сорый Аю. Җыелган халык нәрсәгә җыелганын аңлата Аюга. Аю әйтә:”Мин көчле, мин чыгарам”.Аю шалканга ябышкан, калганнары ярдәм иткән һәм шалканны тартканнар да чыгарганнар. Бабай белән Әби бик сөенгәннәр, барысын ярдәм итүчеләрне шалкан бәлеше белән сыйлаганнар. Шулай итеп әкият тәмамланган. Күмәк теләсә - күлне күчерер, дигәннәр.

    

    Артистларга рәхмәт әйтик. Рольләрне бик яхшы уйнаганнары өчен. Хәзер инде кичәбезнең икенче бүлеген башлыйбыз. Сезгә өйгә эш бирелгән иде, әкиятләр сәхнәләштерегә. Берәр команда чыгып әкиятләрегезне күрсәтә аласыз. Без игътибар белән тыңлыйбыз.

         (“Дүрт дус”, “Бүре белән Төлке”, “Сертотмас үрдәк” әкиятләрен сәхнәләштерәләр)

  

      Рәхмәт, балалар! Булдырдыгыз, бик матур сәхнәләштердегез. Ә хәзер инде кичәбезнең өченче җырлы-биюле бүлегенә җиттек. Әйдәгез, җырлап – биеп күңел ачыйк.

     “Җитешмәгән-пешмәгән” уены.  Балалар түгәрәккә басалар паралап, берсе алда берсе артта. Бер бала уртага баса, ул парсыз калганда. Бу парсыз бала түгәрәк буенча бара беренче басучыларны кулы белән тамгалый, ул тамгалаган балалар аның артыннан баралар, ә калган балалар урыннарында басып калалар. Музыка туктый, һәр бала узенә пар табарга тиеш. Кем парсыз калды ул уенны дәвам итә.

      “Яшерем яулык” уены. Балалар бер түгәрәк ясап тезләнеп утыралар. Бер бала яулык ала да, йөзләре белән түгәрәк эченә карап утырган иптәшләрен тирәләп көйләп йөри:

                                    Яшерәм яулык, яшерәм яулык,

                                    Яшел каен астына.

                                    Сиздермичә салып китәм

                                    Бер иптәшем артына.

Шул арада сиздермичә генә яулыкны бер иптәшенең артына салып китә. Җыр бетеп яулык салучы туктагач, барлык балалар да үз тирәләрен карый. Яулык кем янына салып калдырган булса, шул кеше яулыкны алып салучыны тотарга тырыша. Салучы аның урнысына басарга тиеш. Уен шул рәвешчә дәвам итә.

     Круг биюе. Балалар түгәрәккә басалар. Түгәрәк буенча җырлап баралар.                   

                    Сандугачлар җыелганнар

                    Алма коелган җиргә.

                    Бер җырламый бумас инде,

                    Дуслар җыелган җиргә.

Кушымтада берәр бала узенә пар табып әйләнәләр, калганнары кул чабалар.

                 Кушымта: Талы, талы

                                    Талы бөгелеп тора.

                                    Талыны күрәсе килә

                                     Үзәк өзелеп тора.

 

                   Җырлагыз да, уйнагыз да

                   Гармун кулларыгыз да.

                   Алсу гөлләр чәчәк атсын

                   Барган юлларыгызда.

 

(Балалар белән тагын башка уеннар да үткәрергә, магнитофон биюләренә дә биергә мөмкин)  

 

   Йомгаклау.  Кадерле балалар, кунаклар, укытучылар! Безнең кичәбез шуның белән ахырына якынлашты.Сезгә барыгызга да зур рәхмәт актив катнашканга. Бу очрашу соңгы очрашу булмасына ышанабыз. Тагын да яхшы, тырышып, яхшы күңел белән укыгыз. Киләсе очрашуларга кадәр сау булыгыз!         

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Вечер посвященный народным сказкам."Әкияттә кунакта""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Электронный архивариус

Получите профессию

Копирайтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Әкияттә кунакта 

(башлангыч мәктәптә укучы балалар өчен әкиятләр буенча кичә)

 

   Максат: Әкиятләр, җыр-бию,уеннар аша туган телебезнең байлыгын, матурлыгын күрсәтү; Укучыларның үз-үзләрен тоту күнекмәләрен, артистлык сәлатен, иҗади ативлыкларын үстерү, аларда татар телен өйрәнүгә омтылыш, кызыксыну тәрбияләү.

 

  Җиһазлау: Әкиятләр буенча ясаган рәсемнәр күргәзмәсе, курчак театры өчен ясалган курчаклар; магнитофон.

 

  Кичә барышы

    Исәнмесез, хәерле көн кадерле балалар, кунаклар, укытучылар! Без бик шат сезне буген әкиятләр кичәсендә күрергә.Үзебезнең кичәбез алдагы әйткәнчә әкиятләргә багышланган. Әкият, ул татар халык авыз иҗатынның  иң таралган төре, кечкенәдән үк үзебезгә танылганы. Сез барыгызда әкиятләрне күп беләсездер, рус телендә дә, удмурт телендә дә.

    Әйдәгез, әйтик кем татар әкиятләрендә төп геройлар?

(Су анасы, Шүрәле, Шомбай, Убырлар, Дию пәриләре). Дөрес, балалар. Рус әкиятләрендә - Иванушка, Аленушка, Гуси-лебеди. Удмурт әкиятләрендә- Вумурт, Палесмурт, Обыда,Лопшо-педунь.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 665 176 материалов в базе

Скачать материал

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 10.04.2015 2353
    • DOCX 41.5 кбайт
    • 19 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Арасланова Марьям Яхиевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Арасланова Марьям Яхиевна
    Арасланова Марьям Яхиевна
    • На сайте: 9 лет
    • Подписчики: 3
    • Всего просмотров: 50088
    • Всего материалов: 17

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Фитнес-тренер

Фитнес-тренер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Актуальные вопросы взаимодействия образовательной организации с семьями обучающихся

72/108 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 41 человек из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 88 человек

Курс повышения квалификации

Организация профориентационной работы в школе

36/72/108 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 217 человек из 50 регионов
  • Этот курс уже прошли 555 человек

Курс повышения квалификации

Профилактика компьютерной зависимости и безопасность в сети Интернет среди детей и подростков

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 51 человек из 27 регионов
  • Этот курс уже прошли 147 человек

Мини-курс

История России: ключевые события и реформы

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 135 человек из 45 регионов
  • Этот курс уже прошли 82 человека

Мини-курс

Налог на прибыль и учет доходов/расходов

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Методы маркетинговых исследований в интернете

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 27 человек из 20 регионов