Гаилә бәйрәме
Илһам ДӘҮЛӘТШИН
Аксубай районы Иске Ибрай урта мәктәбе укытучысы
Кичәнең максатлары:
- укучыларда гаилә кору мәсьәләсенә җитди караш тәрбияләү, әти,
әнигә,туганнарга карата ихтирамлы булу сыйфатларын үстерү;
- укучыларның иҗади сәләтен үстерү ;
- әхлак тәрбиясе бирү.
Җиһазлау: Компьютерда әти-әниләргә багышланган җырлар, .балаларның
әти әниләре белән бергәләп төшерелгән фотосүрәтләре, язмалары, балаларның
теләкләре язмалары җыелмасы; әти –әниләрнең балаларына язма теләкләре; татар
халык әйтемнәре, теләкләре, табышмаклары язылган берничә плакат.
Сыйныф бүлмәсе бәйрәмчә бизәлгән. Укучы балаларның һәм әти
-әниләрнең иң уңышлы дип табылган теләкләре зур итеп язып куелган.Мәктәп ашханәсендә
чәй табыны әзрләнгән. Укучы балаларның “ ...Телим мин әнием сиңа, әтием сиңа,
туганым сиңа!” дигән иншалары компьютерда чыгарылып хәзерләп куелган.
Кичәнең барышы
I. Кичәне
башлау.
1. Әти-әниләрне сәламләү.
2. Кичәнең тәртибе белән танышу.
3. Кунаклар белән таныштыру.
II. Төп өлеш.
1. Сыйныф җитәкчесенең кыска чыгышы “Хәзерге заманда гаилә
кыйммәтләрен саклауның әһәмияте”.
Чыгышның тезислары:
- кешеләр бик күптәннән гаилә булып яшәү рәвешен алганнар;
- татар халкы элек электән гаилә тормышына бик җитди караган. Безнең
халыкның гаилә традицияләре бик бай һәм үзенчәлекле;
- хәзерге заманда яшьләр гаилә корырга ашыкмыйлар;
- гаилә тормышын саклауның һәр кеше өчен, ил өчен әһәмияте бик зур;
2. Класс компьютерыннан әкрен генә җыр агыла - “Кояш гомере телим
мин, әнием сиңа”.
Укучы балалар үзләренең иншаларын әти- әниләренә тапшыралар.
Әти-әниләр җыр тыңлый-тыңлый балаларының иншаларын укыйлар.
Теләкләрдән өзекләр.
Әхмәтҗанова Җәмилә:
-әнием, алтыным, күз нурым минем. Сиңа озын гомер, таза исәнлек, бәхет
– шатлык телим. Мин сине бик-бик яратам!
Әнием син җирдә гомергә,
Кояш кебек бер генә.
Син һәр көн булсаң өйдә,
Рәхәт минем күңелемә.
-әнием, бәгърем минем! Синең миңа “ кызым”, “ балам” дип эндәшүләрең
ни тора! Синең тавышың кебек назлы тавыш беркемдә дә юк... ;
-Зинуров Рәдиф:
-әтием- әнием сезгә миннән иң изге теләкләр.Безнең янәшәдә,безнең
белән бергә бәхетле тормыш итәргә язсын иде... ;
-Ризванов Рәҗәп:
-минем әтием белән әнием дөньяда иң уңганнар ,иң булганнар, иң
матурлар. Әти -әни гел бәхетле тормышта яшәгез. Безнең өчен иң якын кешеләр
сез... ;
-Сөләйманова Хәния:
-минем әнием дөньяда иң уңган, иң игелекле, иң ярдәмчел. Ул минем өчен
дус та сердәш тә киңәшче дә. Әтием дә дөньяда иң-иң әйбәте. Әниемә дөньядагы
иң матур чәчәкләр бәйләмен бүләк итәсем килә. Минем әбиләрем дә дөньяда иң
әйбәт әбиләр, бабаларым дөньяда иң яхшы бабайлар... ;
- Хузина Ләйлә:
-кадерле әтием, абыйларым, яраткан энем. Сезне олы бәйрәм белән
котлыйм! Әтием, абыйларым сез солдат хезмәтен үтәп кайткансыз.Һәрвакыт шулай
көчле, батыр булыгыз. Сезгә миннән иң изге теләкләр... ;
2.Класс компьютерына алдан язып куелган видеоязмаларны бергәләп
карау. Укучылар үзләренең теләкләре арасыннан иң уңышлы дип табылган
фикерләрен әти-әниләренә компьютер экраны аша җиткерәләр.
3. Компьютердан “Балам минем” дигән җыр уйнатыла.
Әти-әниләр балаларына үзләре язган теләкләрдән торган язмаларын
тапшыралар.
Әти-әниләрнең үз балаларына язган теләкләрдән өзекләр:
Галиев Илнарның әнисе:
-улым! мин синең будөньяда бәхетле булуыңны телим. Тәүфыйклы,
тәртипле, сабыр бул.Чын ир егет булып үс! Үскәч тә киң холыклы булып кал... ;
Әхметвәлиева Гөлфиянең әнисе:
-кызым минем. Сине чын кңелдән бәйрәм белән котлыйм! Синең бәхетле,
тәүфыйклы, шәфкатьле бала булып үсүеңне телим. Үскәч тә, тормышта үз урыныңны
табып, чын Кеше булып яшәргә тырыш...
4. Әти-әниләр һәм балалар тарафыннан әзерләнгән җырлар һәм шигырьләрдән
концерт. Ул әниләр, әтиләр балалар,туганнар турындагы җырлардан һәм шигырьләрдән
төзелә.
5. Әти- әниләр, чакырылган кунаклар, укучылар белән бергәләп чәй
табыны артында утыру. Табын янында утырганда татар халкының гаилә
кыйммәтләре, йолалар, халык әйтемнәре, сынамышлар искә төшерелә
III. Кичәне йомгаклау.
1. Әти-әниләргә кичәнең аеруча күңелләренә хуш килгән
мизгелләре, тагын да кызыклырак итү өчен нәрсәләр өстәргә мөмкин
икәнлеге турында фикерләрен тыңлау.
2. Халык йолаларына туры китереп кунаклар(әти-әниләр) белән
саубуллашу һәм озату.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.