Выбранный для просмотра документ Әниләр бәйрәме.ppt
Скачать материал "Ачык чара "Иң кадерле әниләребез"."
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Котлы булсын,
гөрләп торсын
әниләрнең бәйрәме!
2 слайд
Тормышым-
ның
яме-әнкәй...
3 слайд
4 слайд
25 НОЯБРЬ-ӘНИЛӘР БӘЙРӘМЕ
5 слайд
Иң кадерле, иң хөрмәтле
Булсын җирдә әниләр.
Әниләрне кадерләсәк,
Тыныч булыр ил – көннәр
Әйтәсебез килә бүген
Кадерле әниләргә:
Әле ярый сез бар җирдә
Без сабый, нәниләргә.
6 слайд
Әни җирдә иң кадерле кеше.
Әниләрнең белик кадерен.
Җил-давылдан саклап үстергән ул
Кызганмыйча бөтен гомерен.
7 слайд
Кадерле әниләр,әбиләр!
Бәйрәмегез сезгә бәхет,
Сәламәтлек китерсен,
Көнегез гел шат булсын,
Елның һәрбер көне Сезгә
Әниләр көне булсын!
8 слайд
Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак
Иң ягымлы кешеләр.
Иң сөйкемле , мәрхәмәтле
Алар безнең әниләр!
9 слайд
Әниләрнең бәйрәменә Әниләрне котлый бүген
Куана шулай алар. Җирдә барлык балалар.
10 слайд
Әни җирдә иң кадерле кеше.
Әниләрнең белик кадерен.
Җил-давылдан саклап үстергән ул
Кызганмыйча бөтен гомерен.
Нинди булган, нинди уңган
Ул һәр эштә, һәркайда.
Йомшак сүзе, күркәм үз
Нурлы йөзе елмая.
11 слайд
Сезгә булган безнең хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә.
Шатлык һәм куаныч, зур бәхетләр,
Юлдаш булсын сезгә гомергә!
12 слайд
Сораулар.
1) Балаларыгызның шуклыклары сезнең балачак вакытыгызга охшаганмы?
2) Балачагыгызда булып истә калган иң кызыклы вакыйга?
3) Тормышыгызда иң бәхетле минутларыгыз ?
4) Балачактагы иң зур хыялыгыз һәм ул тормышка аштымы?
5) Сезнең яраткан җырыгыз?
13 слайд
Әй сез, татар әбиләре,
Нур сибә йөзләрегез.
Шуңа күрә дә яз сыман
Сезнең чал чәчләрегез.
Чәчләргә ак карлар яусаларда,
Язлар яши сезнең күңелдә.
Өйрәнсеннәр яшьләр, сезгә карап
Сокланырлык тормыш төзергә.
14 слайд
15 слайд
Наз гөлләре үсеп чыга
Сезнең җылы куллардан
Кабул итегез котлаулар
Безнең ихлас җаннардан.
16 слайд
Әни җирдә иң кадерле кеше.
Әниләрнең белик кадерен.
Җил-давылдан саклап үстергән ул
Кызганмыйча бөтен гомерен.
17 слайд
Нигә бүген бөтен җирдә
Чәчәкләр балкый бездә,
Нигә кояш көлеп карый,
Беләбез һәммәбез дә.
Бүген - әниләр көне,
Бүген җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана.
18 слайд
МӘКАЛЬЛӘР.
1. Ата-ананы тыңлаган – адәм булган,
Тыңламаган әрәм булган.
2.Ана балага авызыннан өзеп каптыра.
3.Ана күңеле балада,
Бала күңеле далада.
4. Ата-анасын хурлаган
Үзен-үзе хурлаган.
5. Алтмышка җитсен бала,
Ана өчен ул бала.
6.Ата-анасына изгелек күрсәтмәгән,
Олыгайгач үзе дә игелек күрмәс.
19 слайд
Чәчәкләрдән җем-җем итеп
Якты нурлар бөркелә.
Бүген минем дә әнкәмә
Рәхмәт әйтәсем килә.
миңа гомер биргән өчен,
кадерләп үстергән өчен,
назлы карашлары өчен,
пешергән ашлары өчен,
20 слайд
Мин дә котлыйм, әнкәм, сине,
Теләгем бар минем дә:
Мәңге шулай кояш кебек
Балкы күңел күгемдә!
21 слайд
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
Выбранный для просмотра документ Энилэр.docx
Скачать материал "Ачык чара "Иң кадерле әниләребез"."
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
“Кадерле әниләр!Сезне якынлашып килүче Әниләр бәйрәме белән тәбрик итәбез.Сез-безнең яклаучыбыз, саклаучыбыз, барыр юлыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз. Сез булган җирдә ризык бар, җылы бар. Бердәнбер иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кешеләребез - әниләр! Балаларыгыз турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын Сезгә! Без бит беләбез: әниләр өчен моңардан да зуррак бәхет юк! Матур булсын, котлы булсын бәйрәмегез!Без сезне бик-бик яратабыз кадерле һәм сөекле әниләребез.Сезнең алда без гомер буе бурычлыбыз.Исән-имин,сау-сәламәт булып яшәргә язсын иде,барчабызга да!
6 664 236 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Галиуллина Венера Рафаиловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс повышения квалификации
72 ч. — 180 ч.
Курс повышения квалификации
36/72 ч.
Курс профессиональной переподготовки
600 ч.
Мини-курс
5 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.