Инфоурок Родная литература КонспектыДәрес планы .Ә.Еникинең "Матурлык" хикәясе.

Дәрес планы .Ә.Еникинең "Матурлык" хикәясе.

Скачать материал

Тема: Ә.Еникинең  “Матурлык” хикәясе.

Максат:

1.Укучыларны “Матурлык” хикәясенең эчтәлегенә төшендерү.

2.Әсәргә анализ ясау алымнарын кулланып, хикәянең тәрбияви әһәмиятен билгеләү, анда күтәрелгән мәсьәләләрнең хәзерге вакытта да мөһим икәнлеген күрсәтү.

3.Образларга мөстәкыйль характеристика бирергә өйрәтү.

4.Укучыларда ата-анага карата миһербанлык тәрбияләү.

Жиһазлау.Ә.Еники портреты, әсәрләреннән төзелгән китап күргәзмәсе, плакатка язылган сүзләр:

        Матурлык күлмәк белән сәдәфтә түгел, оят белән әдәптә.

        Тышкы матурлыгың белән масайма, эчке матурлыгың белән масай.

        “Әмирхан Еники проза белән яза торган шагыйрь.”(Н.Нәжми)

 

        Хатын-кызның бөтен матурлыгы,

        Бөтен күрке ана булуда.(Һ.Такташ)

Дәрес барышы.

1.Оештыру.

Укытучы.Укучылар, без сезнең белән Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еники ижатын өйрәнүне дәвам итәбез.Алдагы классларда без аның тормыш юлы, ижатының бер өлеше белән танышып үткән идек.Шулай ук аның сугыш елларында  ижат иткән хикәяләрен дә укып таныштык һәм, гомумән, Ә.Еникине  хикәяләр остасы дип атадык.Күренекле шагыйрь Илдар Юзеев аны “Күңел карурманнарының тургае”дип атады.Ни өчен Илдар Юзеев  шулай атаган икән. Дәрес барышында без бу сорауга да жавап бирергә тыры-

шырбыз.

     Ә.Еники-чын мәгънәсендә татар әдәбиятының горурлыгы.Аның ижаты башка язучылар ижатыннан нык  аерылып тора.Аның хикәяләре татар әдәбиятының йөзек кашлары булып саналырлык һәм шулай санала да.

  2.Актуальләштерү.

   Әни-дөньяда иң бөек кеше.Бала дөньяга килгәнче, ана кеше аны йөрәге янында 9 ай буе йөртә, тугач, төннәр буе аңа бишек жыры көйли.

     Үсә төшкән саен ата-аналар белән балалар арасында бик күп яңа мәсьәлә килеп туа.Алар элек-электән, буыннан-буынга күчеп килгән, һәм бик күп язучы аларны үз ижатларында чагылдырырга тырыша.Сез, укучылар, моңа нинди мисаллар китерә аласыз.(Ә.Еники”Әйтелмәгән васыять”, М.Жәлил”Ана бәйрәме”, Т.Миңнуллин”Әниләр һәм бәбиләр”һ.б.)

      Танылган язучы Ә.Еники дә бу мәсьәләне төрле яктан ачарга тырышкан.

“Матурлык”хикәясенә анализ ясыйк.

      -Укучылар, “матурлык”дигән төшенчәне ничек аңлыйсыз.(Укучыларның өйдә әзерләп килгән чыгышлары тыңлана)

      Өстәп шуны әйтәм:матурлык-бик тирән мәгънәле төшенчә ул.Сез дә аны һәрберегез үзенчә аңлыйсыз.”Матурлык күлмәк белән сәдәфтә түгел, оят белән әдәптә”дигән халык мәкаленә карасак та, матурлыкның чын мәгънәсенә төшенә алабыз.Матурлыкны берегез табигатьтә күрә, икенчегез аны кеше күңеленең матурлыгы дип саный, өченчегез матурлык ул-беренче мәхәббәт, ди.Һәм, ниһаять, сезнең кайберләрегез матурлыкны шушы тыныч тормышта, илнең иминлегендә, әти-әниләрегезнең жылы кочагында иркәләнеп, үз туган телегездә белем алуында күрә.Болары да дөрес.

     3.Әсәргә анализ.

Укытучы.Әйдәгез, бу әсәрнең жанрын билгеләп үтик.(Бу әдәби әсәр хикәя

жанрына карый, чөнки сөйләп бирүгә, хикәяләүгә нигезләнгән, катлаулы булмаган, вакыйгаларны сурәтләгән кечкенә күләмле жанр төре).

   Хикәянең   формасына игътибар итик әле.Кем исеменнән сөйләнә

(Хикәядәге  бөтен вакыйгага геройларның берсе бәя бирә.Без дә һәр күренешне аның күзе белән күрәбез.Ләкин бу күз шәкерт күзе түгел, ә карт әдип күзе.Карт әдип шәкерт чагын исенә төшереп, шул шәкерт чагындагы хисләренә үзенең өлкән кеше хисләрен дә өстәп сөйли).

  Укытучы.Хикәянең темасын билгелик.Ягъни без әсәр нәрсә турында дигән

сорауга жавап табабыз.Ә.Еники үзенең бу әсәрендә “Матурлык”темасын ничек итеп ача соң? Авторның матурлыкны нинди мәсьәләләр аша күтәргәнен әйтеп китик.

     Әсәр матурлык турында.

*Кешенең эчке матурлыгы.

*Бәдретдиннең күңел матурлыгы.

*Ана белән бала мәхәббәтенең матурлыгы.

*Гаилә мөнәсәбәтләренең матурлыгы.

*Табигать матурлыгы.

    Укытучы.Төркемнәрдә шушы мәсьәләләрне  тикшереп китик әле.

1 төркем-  Бәдретдиннең күңел матурлыгы,

2 төркем-  гаилә мөнәсәбәтләренең матурлыгы,

3 төркем-  табигать матурлыгы.(Укучыларның фикерләре тыңлана)

     -Хикәядә нинди вакыйгалар сурәтләнә.(Берсе-табигать күренеше, икенчесе Бәдретдин өендәге вакыйга турында.)

     -Хикәядә күренеп торган конфликт, ягъни каршылык бармы   (Бар.Ямьсезлек-матурлык каршылыгы.)

     -Матурлыкны шәкерт ничек күрә  (Әсәрдән өзекләр укыла.)Табигать хикәядә кабатланып бирелә.Ни өчен икән?  Алга таба бу сорауга да жавап бирербез.

      -Шушы матурлыкка нәрсә каршы куела? (Бәдретдиннең өе һәм өй эчендә

герой-шәкерт күргәннәре.Ләкин беренче күргәндә ямьсез, чирканчык булып тоелган ямьсезлек тора-бара матурлыкка әйләнә бара.Лирик –герой шәкерт башта аптырый, аннан соң гажәпләнә, бу матурлыкка соклана.)

     Укытучы.Шәкерт матурлыкны нидә күрә соң?Матурлык кайда ? Бәдретдиндәме? Аның әнисендәме ?Әллә әтисендәме? (Барысында да.Ләкин бу матурлык аерым-аерым матурлык түгел.Ул бу иске  өйдәге  ямьсез, имгәнгән кешеләрнең үзара мөнәсәбәтендә.Өй эчендәге “гади, табигый, жылы-якын мөнәсәбәттә”.Шушы өй эчендәге хәерчелек, ятимлек эченнән, чәчәк кебек , бу кешеләрнең үзара татулыгы, яратышуы, мәхәббәтләренең табигыйлеге үсеп чыга.Лирик герой шуны күреп ала.Бәдретдин әнисенең ямьсезлегеннән дә, гариплегеннән дә, бабасының сукырлыгыннан да, әтисенең мескенлегеннән дә уңайсызланмый.Бу кимчелекләрне ул бөтенләй күрми.Өйдәге бу мескенлекләр зур мәхәббәт астында күмелеп калалар.)

   Әсәрдән өзекләр укыла.

   -Укучылар, “Күңел көзгесе” дигән төшенчәне сез ничек аңлыйсыз?(Фикер алышу)

   -Хикәянең сюжетына игътибар итик.Вакыйгалар үстерелешен, кульминацион ноктасын, чишелешне билгеләп китик.(Экспозиция-1,2нче абзацлар, вакыйгалар үстерелеше-Бәдретдиннең кем икәнен ачыклау, кульминация –ананың  йөзен күреп, шәкертләрнең тетрәнүләре, чишелеш-куелган сорауларга жавап бирү һәм соңгы жөмлә.)

   -Әнисе ни өчен Бәдретдин белән горурлана?Сез ананың бу хисе белән килешәсезме?Бәдретдин горурланырлык шәкертме?Бу образга характеристика бирергә.

   Укытучы.Бәдретдиннең скрипкада уйнавы әллә ни түгел.Көе дә чеби тавышы кебек кенә чыга.Ләкин лирик  герой- шәкерткә ул “бик ягымлы, бик тансык” булып яңгырый.Ни өчен?

     Хикәя соңында мондый   сүзләр  бар:”Бу йортның безгә билгесез ниндидер тирән сере,-бәхетсезлегеме, фажигасеме, әллә без аңлаудан гажиз бөек бер өлешеме, бәхетеме торып калды”.Жавап бирегез:чыннан да, кайсы?Фажигасеме, бәхетеме?

    -Ә нәрсә соң ул бәхет?(Бәхет ананың баласында үзенә карата хөрмәт, ярату күрүендә, баласының уңган булуын күрүендә.Бәдретдиннең ярата белүендә, үзен шулай ярата белә торган әнисе булуында.Бәхет ул байлык та, кычкырып торган шатлык та түгел, ул кешенең кеше була белүендә.)

    Менә хәзер без –кабат тургайларга әйләнеп кайтыйк.Чөнки бу сорауга жавап бирмәгән идек әле.Автор ни өчен тургай сайравын ике тапкыр кабатлый?(Матурлык тургай кебек матур кошларда, матур күктә, жирдә генә түгел икән.Дөнья киң, киң икән.Дөньяда алар белмәгән почмаклар да бар икән.Ул почмакларда алар белмәгән күңел матурлыгы да бар икән.Бу матурлык жимерек өй эчендә генә бикләнеп ята алмый.Ул барыбер күренә.Ул башка кешеләр күңеленә дә нур чәчә.)

    Әсәрне йомгаклап, идеясен дә билгелик.Язучы нәрсә әйтергә теләгән?(Әдип бу хикәсендә бала белән ана арасында булган мәхәббәт матурлыгын, бөеклеген билгели һәм шушы фикерне зур сәнгать дәрәжәсенә

күтәреп раслый.)

   Хәзер әсәр буенча белемнәрне тикшереп, әдәби диктант язып алыйк.

1.Кемнәр, кайдан, нәрсәдә кайталар?

2.Бәдретдин авылдан килгән майны ничек ашый, ни өчен?

3.Бәдретдин ничек укый?

4.Китапка мөнәсәбәте.

5.Бәдретдин нәрсә белән “авырый”?

6.Юл буена безне ….         сайравы озата барды.

7.Әмма бер кошның тавышы сискәндереп жибәрде.Нинди кош?

8.Бәдретдиннәрнең йорты кайда урынлашкан, нинди?

9.Шәкертләрне кем каршы ала?

10.Юынырга ….юк икән.

11.Актан киенеп, Хозыр Ильяс кебек утыручы?

12.Бәдретдин чәй ясарга кемне чакыра?

13.Шәкертләрдә нилектән чиркану хисе уяна?

14.Бәдретдиннең әнисенә карата үз-үзен тотышындагы үзенчәлек.

15.Чәй эчкәч, Бәдретдин шәкерттәшләренә нәрсә күрсәтә?

16.Скрипканы кайдан алган?

17.Скрипкада нинди көй уйный?

18.Бу вакыйганы сөйләүченең нәрсә дип кычкырасы килә?

    Укытучы.Бик күп шагыйрь, язучы әниләр турында дан жырлаган.Әйе, “әни”, “әнкәй” сүзләре кайсы гына телдә әйтелсә дә, ул һәркемгә якын, изге сүз.Баланың шатлыгын, кайгы-хәсрәтен дә алар  уртаклаша, акыллы киңәшен дә бирә.Әниләрнең йомшак, тәмле, ягымлы сүзләре  балага юлдаш була.

    Татар халкында шундый мәкаль:”Уч төбеңдә тәбә пешереп ашатсаң да, анаң каршыңдагы изге бурычны үти алмыйсың”.Бу уңайдан Һ.Такташның ана турында язган шигъри юллары да урынлы булыр.

                       Ана-бөек исем!

                       Нәрсә житә ана булуга.

                       Хатын-кызның бөтен матурлыгы,

                       Бөтен күрке ана булуда…

4.Йомгаклау.

   Әсәрнең әһәмияте нәрсәдә?

      -эстетик кыйммәте;

      -тәрбияви әһәмияте;

      -әлеге әсәрнең әдәбиятта тоткан урыны;

  Илдар Юзеевның фикерен ничек дәлилләрсез?(Шагыйрь хаклы, Ә.Еники-кешенең күңел кичерешләрен бөтен нечкәлекләре белән белгән язучы).

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Дәрес планы .Ә.Еникинең "Матурлык" хикәясе."

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Директор детского оздоровительного лагеря

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 670 628 материалов в базе

Материал подходит для УМК

  • «Татар ?д?бияты (Татарская литература ) (для обучающихся на русском языке, изучающих татарский язык как родной)», Хасанова Ф.Ф., Сафиуллина Г.М., Ахмедзянова Г.М., Замалиева Л.Ф.

    «Татар ?д?бияты (Татарская литература ) (для обучающихся на русском языке, изучающих татарский язык как родной)», Хасанова Ф.Ф., Сафиуллина Г.М., Ахмедзянова Г.М., Замалиева Л.Ф.

    Больше материалов по этому УМК
Скачать материал

Другие материалы

А.Гыйләжев ижаты буенча дәрес планы."Язгы кәрваннар" әсәре буенча йомгаклау дәресе.
  • Учебник: «Татарская литература: учебник для общеобразовательных организаций с обучением на русском языке (для изучающих татарский язык как родной) (в 2 частях)», Хасанова Ф.Ф., Сафиуллина Г.М., Гарифуллина М.Я., Сафиуллина А.Н.
  • 09.11.2021
  • 651
  • 27
Конспект урока" Көзге пейзаж"
  • Учебник: «Литературное чтение (?д?би уку) учебник для образовательных организаций с обучением на русском языке, для изучающих татарский язык как родной (на русском и татарском языках) (в 2 частях)», Гарифуллина Ф.Ш., Мияссарова И.Х.
  • 09.11.2021
  • 233
  • 3
«Литературное чтение (?д?би уку) учебник для образовательных организаций с обучением на русском языке,  для изучающих татарский язык как родной (на русском и татарском языках) (в 2 частях)», Гарифуллина Ф.Ш., Мияссарова И.Х.

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 09.11.2021 486
    • DOCX 44 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Ергизова Ирина Фларитовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Ергизова Ирина Фларитовна
    Ергизова Ирина Фларитовна
    • На сайте: 7 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 6868
    • Всего материалов: 4

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Интернет-маркетолог

Интернет-маркетолог

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Русский язык и литературное чтение: теория и методика преподавания в сфере начального общего образования

Учитель начальных классов русского языка и литературного чтения

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 151 человек из 45 регионов
  • Этот курс уже прошли 223 человека

Курс профессиональной переподготовки

Родной (русский) язык и родная литература: теория и методика преподавания в профессиональном образовании

Преподаватель родного языка (русского языка) и родной литературы

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 23 человека

Курс повышения квалификации

Особенности преподавания родного (русского) языка и родной литературы в образовательной организации

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 149 человек

Мини-курс

Творческие возможности в мире фотографии и медиа

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 421 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 56 человек

Мини-курс

Эффективные коммуникационные стратегии в образовательной среде: от управления до мотиваци

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Коррекционно-развивающая работа и оценивание в образовании для детей с ОВЗ

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 59 человек из 30 регионов
  • Этот курс уже прошли 43 человека