Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Казан шәһәре Совет районы “Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 144нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”
2 слайд
Фәнни җитәкчеләре: Корманова Айсылу Шәүкәт кызы һәм Җәләлиева Ләйсән Равил кызы.
Укучы: Корманова Аделина Ренат кызы, 8 сыйныф.
3 слайд
Әпсәләмов Габдрахман Сафа улы (1911-1979)
4 слайд
Г.Әпсәләмов хикәяләрендә кеше образларын тудыру алымнары, табигать образлары һәм тасвирлары
5 слайд
Бурычлар:
- хикәяләрдә кеше образларын тудыру алымнарын анализлау;
- әдипнең хикәяләрендә табигать образларын һәм тасвирларын өйрәнү.
6 слайд
“Егетнең асылы”
(1944 ел)
7 слайд
“Хәмидуллин беренче взводта бара иде. Бервакытны мин аның яныннан үттем. Безнең күзләр очрашты. Икебез дә елмайдык. Ышанырсызмы, бу эчкерсез елмаюдан күңлемдә сүз белән әйтеп бирә алмаслык җылы тойгы уянды,” - дип сурәтли автор Әсрарның хәрби бурыч үтәүгә бару күренешен
8 слайд
9 слайд
“Аннары уң флангтан алып һәрбер сугышчыга аерым туктала-туктала сораштыра башладым. Барысының да йөзләре кырыс, беркадәр ябык иде. Тик сул флангта баскан тәбәнәк буйлы, йомры гәүдәле бер сугышчының йөзендә генә хәйләле елмаю чагыла, кысык күзләре ялтырый, яңаклары, яшүсмерләрнеке шикелле, ут янып тора”.
10 слайд
Г. Әпсәләмов “Зәңгәр иртә”
(1945 ел)
11 слайд
12 слайд
“...Якында гына кемнеңдер каты-каты сулыш алуын ишетте. ...Нурулла иреннәрен нык кысып, сулышын туктату белән гыжлау да тынды. Аның каравы урман тынлыгы тагын да тирәнәйгән, серлеләнгән кебек булды”
13 слайд
“Ардашев алдан барды. Ай яктысында чалгы эзләре ап-ачык күренәләр! Аланнарда, киң сазлыкларда ул эзләр зәңгәрсу тасмалар шикелле ялтырап еракка-еракка сузылалар. Бара-бара чаңгычылар бер тауга килеп җиттеләр. Түбәндә очлы чыршылар белән уралган түгәрәк күл җәелеп ята. Болыт кисәкләре тулган айны әледән-әле каплап торганлыктан, күл өсте бер яктыра, бер кара-суланып китә”. Икенче бер мисал: “Матур зәңгәр иртә туып килә. Ап-ак каен урманы шул нәфис зәңгәрлек эчендә искиткеч матур бакчага охшый; кояш әлегә күренми, тиздән аның тәүге алтын нурлары бәллүр урман эченә сибелерләр дә каенның бәскә төренгән бөдрә ботакларыннан тамып торган ак мәрҗәннәрдә, серле топазларда чагылып уйный башларлар”.
14 слайд
“Әле күптән түгел генә ап-ак халат кигән төсле, ак бәсләргә төренеп, тирән хыялга, очсыз-кырыйсыз уйларга чумып торган биек наратларның ылыслары, яшь килендәй нәфис ак шәл бөркәнгән ак каеннарның ботаклары шәрәләнде, каралды. Урман, кара урман, кемгәдер ачуланган сыман, меңнәрчә тавышлар чыгарып шаулады, үкерде. Кургашын төсендәге авыр, соры болытлар белән капланган күк йөзендә көндез-кояш, төннәрендә ай һәм йолдызлар күренмәде. Бары вакыт-вакыт, төнге караңгылык чаршавын ертып, ак ракеталар гына күккә күтәрелде һәм ерак тупларның ялкыннарыннан кабынып-кабынып киткән кызгылт шәүләләр генә, аҗаган утлары кебек, бик азга ялтырадылар”, - дип яза Г.Әпсәләмов.
15 слайд
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 664 898 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Залялиева Лейсан Равилевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс повышения квалификации
72/180 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.