Инфоурок Начальные классы Конспекты«Кечкенә дусларыбыз» темасын кабатлау.

«Кечкенә дусларыбыз» темасын кабатлау.

Скачать материал

Дәреснең темасы: «Кечкенә дусларыбыз» темасын кабатлау.

Дәреснең тибы: ЛГКК

Дәреснең максатлары:

1)    Балаларның тәрҗемә итү, сүзләрдән сүзтезмәләр, сүзтезмәләрдән җөмләләр төзү күнекмәләрен камилләштерү.

2)    Сүзлек байлыгын  үстерү.

3)    тартым кушымчаларын гамәлдә куллану

4)    мөстәкыйль һәм төркемнәрдә эшли белүләрен

5)    үз-үзләренә бәя куя белү күнекмәләрен,

6)    Хайваннарга мәхәббәт, ярдәм итү хисләрен тәрбияләү, төрле биремнәрне эшләгәндә укучыларның сәламәтлекләрен саклау өстендә эшләү.

7)    “Кечкенә дуслар ” темасына караган лексиканы сөйләмдә куллану

 

Көтелгән нәтиҗә : “Кечкенә дусларыбыз” темасына караган сүзләрне һәм җөмлә калыпларын сөйләмдә куллануга ирешү

 Җиһазлау: уенчык йорт хайваннары, рәсемнәр, маскалар.

ТСО: компьютер.

 

Дәрес барышы.

                  

I.. Ориентлашу - мотивлаштыру этабы. (ОМЭ).

 

1. Исәнләшү.

-Хәерле иртә, миңа!

Хәерле иртә, сиңа!

Хәерле иртә, безгә!

Хәерле иртә, сезгә!

2. – Утырыгыз. Укучылар, сез дәрескә әзерме? (Әйе)

    - Кәефләрегез ничек? (Яхшы)

    - Кәефләрне тагын да күтәрер өчен, әйдәгез бер-беребезгә матур сүзләр

( комплиментлар) әйтәбез.

    - Валерия,синең бантигың(күлмәгең,чәчең һ.б.) шундый матур!

   - Рәхмәт.

 

3 . Актуальләштерү.           

 -Укучылар, карагыз әле бу нәрсә?           

-Бу - авыл.

-Авылда кемнәр яши?

-Авылда әби белән бабай яшиләр.

-Әйдәгез әле, күзләребезне йомыйк һәм күз алдына китерик. Менә авыл. Авыл бик матур. Сул якта кечкенә елга ага.Уң якта зур агачлар үсә. Аяк астына карагыз әле, кечкенә песи йөри..

 Тыңлагыз әле, нәрсәләр кычкыра анда?  Тавышларыннан таныйк әле.

( Йорт хайваннары тавышларын тыңлыйлар һәм исемнәрен әйтәләр)

-Эт, песи, әтәч һ. б.

4. Ничек уйлыйсыз, дәрестә бүген нәрсәләр турында сөйләшәчәкбез?

-Йорт хайваннары турында.

- Бүген авылга Алсу беренче тапкыр кунакка кайтты.Ул йорт хайваннарын белми дә, танымый да икән. Әйдәгез әле, Алсуны алар белән таныштырыйк, үзебез белгәннәрне аңа да өйрәтик. Сез алар турында нәрсәләр беләсез? Кыскача сөйләп китегез әле.

(Һәр партага берәр уенчык йорт хайваны куела. Балалар аларга характеристика бирәләр)

-Бу-эт. Ул кечкенә, матур. Аның исеме-Акбай. Акбай йортны саклый.

-Бу- сыер. Сыер зур. Ул сөт, май, катык бирә Һ. б.    

2. Белемнәрне адымлап үзләштерү этабы. (БҮЭ) . 

1. Рәсемнәр белән эш. Бирелгән рәсемнәрдән артыгын табарга.

а) Ат, сыер, бүре, кәҗә ( рәсемнәре)

-Кайсы артык?

-Бүре.

-Ни өчен?

-Бүре урманда яши.

б) әтәч, дуңгыз, эт, төлке;

в) сыер, аю, сарык, песи.

2. Хәзер сезгә карточкалар таратам. Карточкаларда бирелгән җөмләләрдә сүзләр буталып беткәннәр.Сез парларда аларны дөресләп җөмләләр төзегез әле. Карандаш белән дөресләп тоташтырыгыз. (Парлашып  эшлиләр)   

      мөгезле       ат            сөт бирә

      йомшак      сыер         тычкан тота

      сакаллы      песи         йон бирә      

      җитез           эт           тиз чаба    

      тугры         кәҗә         өй саклый

( үзләренә билге куялар)

 

3. –Ә сезнең өйдә йорт хайваннары яшиме?

-Әйе, минем песием бар.

-Сез алар белән нишлисез?

-Уйныйбыз, аларны ашатабыз.

-Димәк, бергә уйнагач, алар белән безгә кемнәр була инде?

-Дуслар.

-Әйе, алар безнең кечкенә дусларыбыз. Әйдәгез алар турында дустыгыз белән сөйләшегез әле.

4. Диалогик сөйләм.

-Сәлам, Регина.

-Сәлам, Алеша.

-Синең кечкенә дустың бармы?

-Әйе, минем песием бар.

-Аның исеме ничек?

-Аның исеме  Акмуен.

-Син аның белән нишлисең?

Мин аның белән уйныйм, аны ашатам.

( үзләренә билге куялар)

 

5. Физминут.

Минем бар бер маэмаем,

Кара борын Акбаем.

Күп йөгерә, күп өрә.

Күп сикерә, күп күрә.

 

Ак куянкай утырган,

Колакларын селкетә.

Менә шулай, менә шулай,

Колакларын селкетә.

 

6. -Укучылар, йорт хайваннары безгә үзләре яраткан азыкны күчтәнәч итеп җибәргәннәр. Хәзер шуларны карыйбыз һәм бу күчтәнәчне кайсы йорт хайваны җибәргәнен белербез.

-Бу нәрсә?

-Бу-сөяк.

-Аны нәрсә җибәргән?

-Аны эт җибәргән.

-Эт нәрсә ярата?

-Эт сөяк ярата.( кәбестә, кишер, сөт рәсемнәре)

 

7. Без узган дәресләрдә укыган әкияттә нинди йорт хайваннары катнашты?

-Эт, кәҗә, песи, әтәч.

-Алар нәрсә турында бәхәсләштеләр?

-Кайсы азык тәмлерәк булуы турында бәхәсләштеләр.

-Әйдәгез шул әкиятне сәхнәләштереп карыйбыз. (әкиятне сәхнәләштерәләр)

Алсуга йорт хайваннары да,   авылда да бик ошады. Аның да үзенең кечкенә дусты булуын тели, ләкин кайсыйорт хайванын сайларга да белми. Сез аңа нинди киңәш бирер идегез?

III. Рефлексия.

-Димәк, нинди йорт хайваннарын беләбез?

( санап китәләр)

Алар кайда яшиләр?

-Алар авылда яшиләр.

Алар безгә нәрсәләр бирәләр, ничек хезмәт итәләр?

Сыер сөт бирә.

Песи тычкан тота.

Сарык йон бирә һ.б

(Үзләренең эшләрен бәялиләр)

 

V. Өй эше.

1.Үзеңнең кечкенә дустың турында хикәя язып килергә.

2.Йорт хайваннары темасына кроссворд төзергә.

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "«Кечкенә дусларыбыз» темасын кабатлау."

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Эксперт по взаимоотношениям

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Бу 4 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе. Укучылар "Кечкенә дусларыбыз" темасына караган лексика белән таныштылар, өйрәнгән материалны ныгыттылар. Әлеге дәрес-йомгаклау дәресе. Көтелгән нәтиҗәм: "Кечкенә дусларыбыз" темасына караган сүзләрне,җөмлә калыпларын сөйләмдә куллануга ирешү. Укыту сөйләм үстерүгә корылган коммуникатив технологиягә нигезләнеп алып барыла. Балаларның сәламәтлелеген саклауга зур урын бирелә.Укучылар йорт хайваннарын, урман җәнлекләрен бик кызыксынып өйрәнәләр.Бу дәрес аларга да,миңа да бик ошады.

  Җиһазлау: уенчыкйорт хайваннары, рәсемнәр, маскалар.

ТСО: компьютер.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 671 826 материалов в базе

Скачать материал

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 17.02.2015 1320
    • DOCX 21.7 кбайт
    • 21 скачивание
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Усманова Рузиля Решитовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Усманова Рузиля Решитовна
    Усманова Рузиля Решитовна
    • На сайте: 9 лет и 2 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 9383
    • Всего материалов: 9

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Методист-разработчик онлайн-курсов

Методист-разработчик онлайн-курсов

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 188 человек из 49 регионов

Курс повышения квалификации

Дислексия, дисграфия, дискалькулия у младших школьников: нейропсихологическая диагностика и коррекция

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 1200 человек из 82 регионов
  • Этот курс уже прошли 4 598 человек

Курс повышения квалификации

Инструменты в преподавании кубановедения в соответствии с ФГОС НОО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 163 человека

Курс повышения квалификации

Каллиграфия. Искусство красивого почерка

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 1508 человек из 84 регионов
  • Этот курс уже прошли 4 825 человек

Мини-курс

Управление и стратегическое развитие высшего образования

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Искусство: от истории к глобализации

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Карьерный навигатор: эффективный поиск работы

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 27 человек из 18 регионов