Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Иностранные языки / Другие методич. материалы / КИМ по татарскому языку(7 класс)

КИМ по татарскому языку(7 класс)

В ПОМОЩЬ УЧИТЕЛЮ ОТ ПРОЕКТА "ИНФОУРОК":
СКАЧАТЬ ВСЕ ВИДЕОУРОКИ СО СКИДКОЙ 86%

Видеоуроки от проекта "Инфоурок" за Вас изложат любую тему Вашим ученикам, избавив от необходимости искать оптимальные пути для объяснения новых тем или закрепления пройденных. Видеоуроки озвучены профессиональным мужским голосом. При этом во всех видеоуроках используется принцип "без учителя в кадре", поэтому видеоуроки не будут ассоциироваться у учеников с другим учителем, и благодарить за качественную и понятную подачу нового материала они будут только Вас!

МАТЕМАТИКА — 603 видео
НАЧАЛЬНАЯ ШКОЛА — 577 видео
ОБЖ И КЛ. РУКОВОДСТВО — 172 видео
ИНФОРМАТИКА — 201 видео
РУССКИЙ ЯЗЫК И ЛИТ. — 456 видео
ФИЗИКА — 259 видео
ИСТОРИЯ — 434 видео
ХИМИЯ — 164 видео
БИОЛОГИЯ — 305 видео
ГЕОГРАФИЯ — 242 видео

Десятки тысяч учителей уже успели воспользоваться видеоуроками проекта "Инфоурок". Мы делаем все возможное, чтобы выпускать действительно лучшие видеоуроки по общеобразовательным предметам для учителей. Традиционно наши видеоуроки ценят за качество, уникальность и полезность для учителей.

Сразу все видеоуроки по Вашему предмету - СКАЧАТЬ

  • Иностранные языки

Поделитесь материалом с коллегами:

7 нче сыйныфта башкарылырга тиешле язма эшләр

Язма эш төре

Саны

Сочинение

6(1)

Диктант

7(2)

Изложение

5(2)

Контроль диктантның күләме

ел башы

ел ахыры

70—80

80—90

Изложениенең күләме

ел башы

ел ахыры

Сүз саны

Язма күләме

Сүз саны

Язма күләме

190—230

105—115

230—270

115—125

Сочинениенең күләме

1-2 бит

Искәрмә. Җәяләр эчендә контроль характердагы эшләр саны күрсәтелде.


ДИКТАНТЛАР

Кереш диктант (№1)

Табигатьне өйрәнүче фәннәр

Максат: 6 нчы сыйныфта өйрәнгән лексик- грамматик материалның үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү.

Бурычлар.

  1. Өйрәнелгән лексик берәмлекләрне дөрес язу.

  2. Сүзләргә басымны дөрес кую.

  3. Тыныш билгеләрен дөрес кую.


Кешеләр борынгы заманнардан ук табигать серләренә төшенергә тырышканнар. Туган ягын, аның табигатен яратучыларның яңадан – яңа сораулары туган. Җавап эзләп, кеше табигатькә якыная барган саен, сораулар арта торган. Табигатьне өйрәнүче төрле фәннәр барлыкка килгән. Үскән саен, син дә табигать белән якыннанрак танышасың. Үсемлекләр турындагы фән – ботаниканы, хайваннар турындагы фән – зоологияне өйрәнәсең. Планетабыз Җирне өйрәнүче география фәне, тереклек дөньясын өйрәнүче биология фәне белән танышасың.

Табигатьтәге барлык бәйләнешләрне өйрәнә торган бер фән бар. Ул – экология.

(73 сүз) ( Ф.Җ. Ибраһимова “Табигать бизәкләре”)


Диктант (№2)

Дуслар

Максат: өйрәнгән материалны үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү.

Бурычлар.

  1. Ишетеп язу күнекмәләрен камилләштерү.

  2. Укытучы тәкъдим иткән биремнәргә дөрес җавап табу, белгәннәрне системалаштыру.


Песнәк каен агачына оя ясады. Ул ояга күкәйләр салды. Чирәмнәр арасыннан каен агачына таба елан шуышты. Песнәк еланны күрде. Аның йөрәге ярылырга җитеште. Песнәк - акыллы кош. Ул еланның гадәтен белә. Менә хәзер елан аның оясына менәр. Ул күкәйләрне ватып эчәр.

Керпе еланның каен агачына менәргә җыенуын күрде. Ул кызу – кызу еланга таба тәгәрәде. Керпе елан өстенә ташланды. Үткен тешләрен еланның башына батырды. Керпенең батырлыгы аркасында песнәкнең балалары исән калды.(69 сүз). (С Әдһәмова)

Бирем. 3 тамыр, өч ясалма нигезле фигыль язарга.


Контроль диктант (№3)

Укытучы

Максат: өйрәнгән материалны үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү.

Бурычлар.

  1. Ишетеп язу күнекмәләрен камилләштерү.

  2. Өйрәнелгән лексик берәмлекләрне дөрес язу.


Кеше олыгая барган саен, аның укытучысына булган мәхәббәте, хөрмәте дә арта бара. Ул тормыш юлында укытучының нинди зур эш эшләвен тирәнрәк аңлый.Тирә - якка бер күз сал, нинди гүзәл корылмалар, биналар, бакчалар, завод – фабрикалар! Һәрберсендә укытучының хезмәте бар, чөнки шунда эшләүче кешеләрне укытучы тәрбияләгән. Шуңа күрә укытучы – һәркемнең күңел түрендә.

Укучылар никадәр югары үрләсәләр, укытучы да шулхәтле югары күтәрелә. Беренче космонавт Юрий Гагаринны да укытучы хәреф танырга өйрәткән. Аннары Гагарин белән бергә йолдызлар дөньясына күтәрелгән.

Җирдә һәрбер һөнәр кадерле, кирәкле. (80 сүз) (“Журналист язмасы”ннан)

Бирем. Бирелгән җөмләләрдә сүз төркемнәрен билгеләргә


Диктант (№4)

Яшенле яңгыр

Максат: өйрәнгән материалны үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү.

Бурычлар.

  1. Ишетеп язу күнекмәләрен камилләштерү.

  2. Тыныш билгеләрен дөрес кую.

  3. Ярдәмче фигыльләргә һәм ярдәмче фигыль ролендә йөрүче мөстәкыйль фигыльләргә сызу.


Без күрше малайлар белән урманга барырга җыендык. Кичтән үк хәзерләнеп куйдык.

Иртән торып чәй эчкәч, безнең йорт янына җыелдык. Кояшлы матур көн иде. Без юлга чыктык. Күп тә үтмәде урманга барып җиттек. Камил юлны белми иде, адашып йөрдек. Ләкин, озак та үтмәде без таныш аланга килеп чыктык. Шул арада кара болыт килеп чыкты һәм коеп яңгыр ява башлады. Ялт-йолт яшен яшьни, күк күкри. Без малайлар белән кире кайтырга уйлаштык.

Озак та үтмәде, яңгыр туктады. Ялт итеп кояш чыкты. Урман өстендә салават күпере күренде. (82 сүз.)

Бирем. Ярдәмче фигыльләргә һәм ярдәмче фигыль ролендә йөрүче мөстәкыйль фигыльләргә сызарга.


Диктант (№5)

Җылы яңгыр.

Максат: өйрәнгән лексик – грамматик материалны үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү.

Бурычлар.

  1. Ишетеп язу күнекмәләрен камилләштерү.

  2. Аваз ияртемнәрен һәм аваз ияртемнәреннән ясалган сүзләрне табу.


Иртән көн матур иде. Кинәт көнбатыштан болыт күтәрелде. Йомшак кына яңгыр җиле исте. Бакчадагы агач яфраклары җәй исен аңкытып җилфердәштеләр. Күктә кошлар чыркылдап очты. Мондый көннәрдә яңгыр болыты бик тиз килә бит. Менә эре тамчылар шып та шып төшә башладылар.

Җылы яңгыр көчәйде. Яңгыр суы урам читендәге канауларга сыймады, тротуар өстеннән акты.

Шаулап килгән яңгыр болыты, ничек тиз килеп җитсә, шулай ук тиз үтеп тә китте. Кояш, элеккедән дә матуррак булып, болыт астыннан чыкты. Күктә аллы-гөлле төсләргә буялган салават күпере калыкты. Җәйге җылы яңгырдан соң гына була торган саф һава күкрәкләрне рәхәтләндерде. (82 сүз.) (Г. Бакировтан)

Бирем. Аваз ияртемнәрен һәм аваз ияртемнәреннән ясалган сүзләрне табарга.


Диктант (№6)

Агыйдел.

Максат: өйрәнгән лексик – грамматик материалны үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү.

Бурычлар.

  1. Ишетеп язу күнекмәләрен камилләштерү.

  2. Ярдәмче сүз төркемнәренә сызу.

  3. Өйрәнелгән лексик берәмлекләрне дөрес язу.


Тыныч кына аккан көмеш сулары, яшел тугайлары, кош-корт, киек җанварлар белән тулган урманнары, андагы җиләк-җимешләре, чылтырап аккан чишмә-инешләре Агыйделнең матурлыгына кабатланмас нур өстиләр. Аның ярына басып карап торсаң, күңелне кузгата торган күренеш ачыла. Агыйделгә зәңгәр чишмәләр, бихисап сандагы эреле-ваклы елгалар кушыла. Тирә-юнендә сазлыклар, җикән һәм камыш үсә торган күлләр җәелеп яталар. Урман-әрәмәләр яр кырыйларына сырышып үскәннәр. Агыйдел турында халык кабатланмас шигырьләр иҗат иткән һәм җырлар юллаган.

Кайгы-сагышларны тарата торган, халык күңелен биләп алган су ул Агыйдел. (76 сүз) (Фирдәвес Гарипова буенча.)

Бирем. Ярдәмче сүз төркемнәренә сызарга.




Контроль диктант (№7)

Эдельвейс

Максат: өйрәнгән лексик – грамматик материалны үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү.

Бурычлар.

  1. Ишетеп язу күнекмәләрен камилләштерү.

  2. Ел дәвамында өйрәнгән кагыйдәләрне гамәлдә куллану.

  3. Бирелгән җөмләдә сүз төркемнәрен билгеләү.


...Мин сиңа Кызыл китапка кергән чәчәкләрнең берсе – серле тау чәчәге – Эдельвейс турында сөйләрмен.

Беренчедән, бу чәчәкне тау башына менгән һәр кеше күрә алмый.

Аны күрер өчен, бик биеккә, хәтта болытлардан да өскәрәк күтәрелергә, көчле җилләр, түзеп булмаслык салкыннар хакимлек итә торган кар – боз патшалыгына менәргә кирәк. Күрәсең, Эдельвейс шундый биектә, кеше кулы җитмәслек үткен кыя башларында үсүе белән данлыклыдыр да.

Икенчедән, Эдельвейсны бер тапкыр да күрмәгән кеше аны гаҗәеп матур дип уйларга мөмкин. Бу һич тә алай түгел. Матурлыкка килгәндә, гап – гади чәчәкләр дә, мөгаен, аннан күп тапкырлар матуррактыр. (90 сүз) (Н. Хәкимуллин)

Бирем. Бирелгән җөмләдә сүз төркемнәрен билгеләргә.


Өйрәтү диктантын бәяләү

  1. Орфографик хатасы булмаса, «5» ле куела (1 пунктуацион хата булырга мөмкин).

  2. 1 орфографик, 1 пунктуацион хатасы булса, «4» ле куела.

  3. 1 орфографик, 2 пунктуацион хатасы булса, «3» ле куела.

  4. 5 орфографик, 4-6 пунктуацион хатасы булса, «2» ле куела.

Контроль диктантны бәяләү

Билге

Хаталар саны

«5» ле

0/0, 0/2, 1/0 пөхтә эшкә

«4» ле

2 - 3/3 - 2

«3» ле

4/4, 3/6

«2» ле

6/5,5/8




ИЗЛОЖЕНИЕЛӘР

Изложение (№1)

Актүш яралангач

Максат: Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Бурычлар.

  1. Сөйләм телен һәм язма телне үстерү.

  2. Сүз байлыгын арттыру, хәтерне яхшырту.

  3. Эчтәлекне төгәл һәм грамоталы итеп язып бирә белү.


Актүш ак бандалар аткан пулядан чак кына үлми калды. Аның ике аягы икешәр җиреннән яраланды. Ул Илсөяр будкасы янында аунап ятты һәм түземсезлек белән Илсөярне көтте. Таң атып килә иде. Илсөяр будкага кайтты. Эт Илсөярне күрде дә җиңел генә аякларына басты. Ләкин бу җиңеллек күпкә бармады. Бераздан ул бөтен гәүдәсе белән җиргә ауды. Актүш Илсөярне болай хәлсезләнеп каршы алуына уңайсызланган шикелле булды. Ул үзен тере, шат күрсәтергә тырышты. Бөтен көче белән яңадан аякларына басты. Менә аның гәүдәсе як-якка селкенеп куйды һәм аяклары дерелди башлады. Бу хәлне күрү Илсөяргә бик авыр тоелды. Актүш арткы аякларын җиргә терәде дә бераз гына өреп җуйды. Илсөяр Актүшнең өрүен аңлады. Бу—шатлык өрүе иде.

Илсөяр белән Актүшкә элек һәр көн бер-берсен күрергә туры килсә, менә соңгы вакытта берничә көннәр аерылып яшәргә кирәк булды. Актүш берүзе будканы саклады. Ул ачыкты һәм сусады, ләкин будка яныннан китмәде.

Илсөяр Актүшкә елмаеп карады һәм аның башыннан сыйпады. Аны озак итеп иркәләде, аягындагы яраларын бәйләде. Аннан кесәсендә калган кечкенә күмәч катысы белән Актүшне сыйлады һәм будка эченә алып керде. Илсөярнең күзе утыннар арасында калган ярты икмәккә төште. Ул шушы икмәкнең беразын Актүш алдына куйды. Актүш икмәкне ике аягы арасына куйды да шыңшый-шыңшый ашый башлады. (196 сүз.) (Г.Гобәйдән)


Контроль изложение (№2)

Ак күл буенда

Максат: Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Бурычлар.

  1. Сөйләм телен һәм язма телне үстерү.

  2. Фикерли һәм нәтиҗә ясый белү.

  3. Сүз байлыгын арттыру, хәтерне яхшырту.

  4. Эчтәлекне төгәл һәм грамоталы итеп язып бирә белү.


Безнең авылдан ике генә чакрым чамасында җиргә төшкән ай кебек түгәрәк, көмеш тәңкә кебек ялтырап ята торган Ак күл дигән бик зур күл бар.

Май ае керү белән, күл тирәсендә кешеләр кайнаша башлыйлар. Монда күрше авыллардан әллә ничаклы халык җыйналып, шунда уйнап-көлеп көн үткәрәләр. Кич булса, камышлар арасында төрле су кошлары чутылдашалар.

Күлнең тирә-ягы җәй буена шулай җанлы, күңелле булып торса да, көз якынлашып, салкын җилләр исә башлау белән, күл буе җанлылыгын югалта. Кыр үрдәкләре һәм башка кошлар, өер-өер булып, җылы якка китәләр. Кояш нуры астында ялтырап уйный торган балыклар да, сикерүләреннән туктап, аска төшәләр. Бу вакытта инде кешеләрне дә күреп булмый.

Бу вакытта Ак күл буе җылы якка күчеп бара торган кыр казларының туктап ял итә торган урыннарына әверелә. Һәр көн өер-өер кыр казлары күлгә төшеп хәл җыялар һәм тагын болыт кебек һавага күтәрелеп, очып китәләр. Аларның «кыйгак, кыйгак» кычкырулары күл буена ямь һәм җан биреп тора.

Мин шушы аулак күл буена, һәр көн дип әйтерлек, ат эзләп барам. Анда дөньяның бер читеннән икенче чи тенә бара торган кыр казларының тезелешеп күлгә төшүләрен карап торам. Аннары матур тавышларын тыңлап, төрле уйларга чумам.

Их, шулар кебек, ерак җирләргә, очып китсәң иде (190 сүз.) (М.Гафуридан)


Изложение (№3)

Батырлык

Максат: Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Бурычлар.

  1. Сөйләм телен һәм язма телне үстерү.

  2. Фикерли һәм нәтиҗә ясый белү.

  3. Сүз байлыгын арттыру, хәтерне яхшырту.

  4. Эчтәлекне төгәл һәм грамоталы итеп язып бирә белү.


1945 нче елның язы. Сугышлар инде фашистларның үз оясы Германиядә бара. Җиңү көннәре якынайганнан-якыная.

Шулай бер иртәдә безнең танкистларга дошманның зур көчләрен юк итәргә приказ бирелә. Безнең танклар һөҗүмгә күчә. Әнә гвардия лейтенанты Нәҗип Хаҗи- повның алгы сафта барган машинасы фашистларның ике танкын яндырды, өченчесен таранлады. Башка танкистлар уң яктан килеп чыккан зур һәм килбәтсез «Тигр» маркалы танкка бер-бер артлы дүрт снаряд җибәрделәр. Ул дөрләп яна башлады.

Тагын ике «Тигр» күренде. Аларның берсе зур тубын Нәҗип Хаҗипов танкына төзи башлады. Тик Хаҗипов сугышчылары алданрак атып өлгерде һәм «Тигр» сафтан чыкты. Әллә каян яңадан немецларның дүрт танкы килә башлады. Лейтенант Хаҗипов тубын беренчесенә төбәп атты. Тагын корды, тагын атты. Фашист танклары яна башладылар.

Кинәт аның машинасына да яндыргыч снаряд тия. Танк яна башлый, эченә ут ялкыннары, төтен ургылып керә. Лейтенантның киемнәренә ут каба. Тик ул танкыннан чыгып, уттан котылырга уйламый да, көч-хәл белән дошманның соңгы танкына төзәп ата, аны яндыра. Үзе эчкә авып төшә.

Шушы батырлыклары өчен Нәҗип Хаҗиповка Герой исеме бирелә. Аның фамилиясе элек ул хезмәт иткән хәрби частьның исемлегенә мәңгелеккә кертелгән, һәр көнне кичке барлау вакытында аның фамилиясе әйтелә. Шулай аның исеме мәңгеләштерелде. (189 сүз.) (С.Шакирдан)


Изложение (№4)

Сихерле чәчәкләр

Максат: Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Бурычлар.

  1. Татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалану.

  2. Укучыларның логик фикерләү, эзлеклелек сәләтен үстерү.

  3. Язма сөйләм осталыгын һәм күнекмәләрен камилләштерү.

  4. Фикерли һәм нәтиҗә ясый белү.


Ул уянганда, кич якынлашкан иде инде. Уяну белән, ул тәнендә ниндидер бер татлы рәхәтлек сизде. Кулларын, аякларын сузып киерелүе булды – җиргә егылып та төште. Бераз җайсыз төште булса кирәк, чишмә янына чатанлап барды. Салкын су йокыны таратты. Ашыйсы килеп китте. Азлап кимерә-кимерә, актык сохарилар да юкка чыктылар.

Урман акрынлап караңгылыкка чумды. Бу вакытта Рөстәм абагалар янында иде инде. Әбисе аңа абага җиде төн уртасында чәчәк ата дигән иде. Яз көне, төннәр кыска чакта, җиде төн уртасы кай вакыт була икән? Теләсә кайчан булсын - барыбер түгелмени? Бу төнне Рөстәм, йоклау түгел, күзләрен дә йоммаячак.

Шулай уйланып утырганда, тәнгә салкынча җил бәрелде. Кайдадыр күктә каргалар карылдады. Каты итеп күк күкрәде. Яшен яшьнәп, кара урман аша яп-якты тасма сузылып үтте. Ояларына ашыккан җәнлекләр чинавы ишетелде. Төнге янгын вакытында була торган ал яктылык җәелде.

Рөстәмне курку алды. Тик аның куркуы кызыксыну, хәйран калу белән катнаш иде. Агач яфраклары һәм үсемлекләр, алтынга манчылгандай, ялтырап яна башладылар. Бөтен әйләнә-тирә иснәп туйгысыз ис белән тулды. Бер сүнеп, бер кабынып торган яшен яктысы күзләрне чагылдырды. Рөстәмнең күзләре дүрт булды: ул берничә абагада нәфис бриллиант кашларыдай җем-җем итеп торган чәчәкләр күрде. Күз ачып, күз йомганчы, алар шундый үстеләр, чәчәкләрдән яуган нурлар яктылыгында үлән арасына төшкән кечкенә генә инәне дә табарга мөмкин. Рөстәм бу тылсымлы чәчәкләрне ашыга-ашыга өзәргә тотынды. Ул шундый комсызлык белән аларны, учлап-учлап, авызына тутырды һәм чәйнәмичә йота барды. Ул чәчәкләр, авызга эләгү белән, пешеп өлгергән җиләктәй эределәр һәм үзләреннән-үзләре югала бардылар.

Шуннан соң нәрсә булганын Рөстәм хәтерләми. Аның башы әйләнә иде, һәм ул, хәлдән таеп, җиргә егылды. (248 сүз.) (Г. Кутуйдан)

Контроль изложение (№5)

Сөйкемсез песи

Максат: Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Бурычлар.

  1. Сөйләм телен һәм язма телне үстерү.

  2. Сүз байлыгын арттыру, хәтерне яхшырту.

  3. Эчтәлекне төгәл һәм грамоталы итеп язып бирә белү.


Безгә аклы-сарылы песи баласы кереп ияләште. Үзебезнең бер песиебез бар иде инде. Ул песиебез үзе ап-ак, маңгаенда кара тап бар. Төсе матур булганы өчен генә түгел, без аны акыллы булганы өчен дә яратабыз. Ул үзе бик шаян булса да, ашамлыкка тими. Күршеләргә дә кереп йөрми. Песиебезне мактаганда мине дә мактыйлар. Аны Гөлкәй шулай өйрәткән инде, диләр.

Ә күршедән кергән песи бик тәртипсез булып чыкты. Бертуктаусыз «мияу-мияу» ди. Ашарына бирсәң, төрле җиргә өстерәп алып китә дә идәнне буяп бетерә, Өстәлгә менеп, икмәк сыныкларын тартып төшерә. Тагын әллә нинди тәртипсезлекләр эшли...

Беркөнне минем белән уйнарга иптәш кызым Мәйсәрә керде. Ул, безгә ияләшкән песи баласын күргәч, исе китеп:

- Абау, бу юньсез песине нигә керттегез? Ул инде бик күп кешегә йөрде. Бездә дә булды. Аны Рәисәләр, Әнисәләр дә куалап чыгардылар, ул акылсыз, сөйкемсез песи,— диде.

- Ә мин аны куалап чыгармыйм, тәртипкә өйрәтәм, - дидем мин.

Абыем Шамил дә:

- Сынап карыйк, өйрәнмәсә, үзенә үпкәләр,— диде. Без, Шамил абыем белән икәүләп, песине өйрәтә башладык. Аңар ашарга да, йокларга да урыннар әзерләдек. Бер ай дигәндә, ул бөтенләй үзгәрде: матурланланды, түгәрәкләнде, акыллыланды.

Хәзер Мәйсәрә, безгә уйнарга кергәч, аны күреп исе китә, матурлыгына, тәртипле булуына кызыга.

- Сезнең үз песиегез бар бит, бусын миңа бир әле, — дип сорый ул миннән. Шамил дә, мин дә көләбез.

- Без аны үзебез шундый итеп тәрбияләдек, хәзер берәүгә дә бирмибез, - дибез.

Песи, безнең сүзне аңлаган кебек, минем алдыма килеп утыра да, сырпаланып, койрыгын болгый. (229 сүз.) (Ә.Бикчәнтәевадан)

Изложениене бәяләү

  1. Тема тулысынча ачылган, эчтәлеге һәм стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5» ле куела (1 орфографик, 2 пунктуацион яки 2 грамматик хатасы булырга мөмкин).

  2. Текстның эчтәлеге темага, нигездә, туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлар җибәрелсә, 1-2 фактик, 1-2 техник хатасы булса, 2 орфографик, 2-3 пунктуацион, 1 грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела.

  3. Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, 3 фактик, 2-3 техник хатасы булса, 3 орфографик, 4 пунктуацион, 2 грамматик хатасы булган эшкә «3» ле куела.

  4. Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны 4 тән артса, пунктуацион хаталарның саны 5 тән, грамматик хаталар саны 3 тән артса, «2» ле куела.

Сочинениене бәяләү

  1. Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килүе, фактик ялгышлары булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, «5» ле куела (1 орфографик яисә 2 пунктуацион хата булырга мөмкин).

  2. Язманың эчтәлеге, нигездә, темага туры килсә, хикәяләүдә зур булмаган ялгышлар күзәтелсә, 1-2 фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, 2 орфографик, 3 пунктуацион яисә 1-2 сөйләм ялгышы булса, «4»ле куела.

  3. Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, 3 орфографик, 4 пунктуацион яисә 3-4 сөйләм хатасы булса, «3» ле куела.

  4. Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендә язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, 5 орфографик, 8 пунктуацион яисә 4-6 сөйләм хатасы булса, «2»ле куела.





Самые низкие цены на курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации!

Предлагаем учителям воспользоваться 50% скидкой при обучении по программам профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок".

Начало обучения ближайших групп: 18 января и 25 января. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (20% в начале обучения и 80% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru/kursy


Идёт приём заявок на самые массовые международные олимпиады проекта "Инфоурок"

Для учителей мы подготовили самые привлекательные условия в русскоязычном интернете:

1. Бесплатные наградные документы с указанием данных образовательной Лицензии и Свидeтельства СМИ;
2. Призовой фонд 1.500.000 рублей для самых активных учителей;
3. До 100 рублей за одного ученика остаётся у учителя (при орг.взносе 150 рублей);
4. Бесплатные путёвки в Турцию (на двоих, всё включено) - розыгрыш среди активных учителей;
5. Бесплатная подписка на месяц на видеоуроки от "Инфоурок" - активным учителям;
6. Благодарность учителю будет выслана на адрес руководителя школы.

Подайте заявку на олимпиаду сейчас - https://infourok.ru/konkurs

Автор
Дата добавления 18.09.2016
Раздел Иностранные языки
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров366
Номер материала ДБ-199829
Получить свидетельство о публикации

УЖЕ ЧЕРЕЗ 10 МИНУТ ВЫ МОЖЕТЕ ПОЛУЧИТЬ ДИПЛОМ

от проекта "Инфоурок" с указанием данных образовательной лицензии, что важно при прохождении аттестации.

Если Вы учитель или воспитатель, то можете прямо сейчас получить документ, подтверждающий Ваши профессиональные компетенции. Выдаваемые дипломы и сертификаты помогут Вам наполнить собственное портфолио и успешно пройти аттестацию.

Список всех тестов можно посмотреть тут - https://infourok.ru/tests


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх