Класс сәгате
Бәхеткә
юлны
ничек табарга?
Максатлар:
·
Укучыларны “бәхет” төшенчәсе белән
таныштыру.
·
Һәркемнең бәхете үз кулында икәнен аңлату.
·
Танылган шәхесләрнең бәхет
турында фикерләре белән таныштыру.
Үткәрү
төре: әңгәмә
Эпиграф:Дөньяга
кош очар өчен, кеше бәхет өчен яратылган.
1. Оештыру
моменты
Исәнмесез, укучылар!
Хәерле көн! Утырыгыз.
Бүгенге
сыйныф сәгатендә мин сезне “Бәхеткә юлны ничек табарга? дигән темага чын
күңелдән әңгәмә корырга чакырам.
Сыйныф
сәгатебезне кечкенә генә бәхет турында хикәят белән башлыйсым килә: “Бервакыт,
өч абый-эне чокыр төбендә утырган бәхетне күрәләр. Егетләрнең олысы Бәхет янына
килеп аннан акча сорый, теләгәнен алгач шатланып китеп бара. Икенчесе матур
хатын сорап ала да, шулай ук шатланып китеп бара. Өченче егет үзе бәхеткә сорау
бирә:
- Нәрсә
кирәк сиңа? – ди.
- Чыгар
әле мине моннан,- дип җавап бирә бәхет. Егет аны тартып чыгара да, үз юлы белән
китеп бара. Ә бәхет аның артыннан йөгерә...
Бәхеткә
алып баручы сукмак изгелек, ярдәмчеллек, башкалар турында кайгырту дигән олы
юлга алып чыкты.
Димәк,
менә бу кечкенә хикәядә өч малайның кайсысы бәхетле була? Һәм ни өчен?
-
Укучылар сез ничек уйлыйсыз нәрсә икән ул- бәхет? “Бәхет” сүзе аңлатмалы сүзлектә:
“Бәхет – тулы канәгатьләнү халәте һәм хисе”, диелә.
Чынлап та, нәрсә икән соң ул бәхет? Бәхеткә
юлны ничек табарга?
Аны
күреп тә, тотып карап та, иснәп тә, ашап та карап булмый. Ләкин һәрберебезнең
бәхетле буласы килә. Кеше туганнан алып, соңгы сулышына кадәр бәхет турында
хыяллапып яши. Ләкин бәхет дигәнең беркайчан да күктән төшми, аны яулап алырга
кирәк. Бөек шагыйребез Г. Тукай да үзенең бер шигырендә “Зур бәхетләр сызганып
эшкә бирелгәннән килә” ди.
Бу сүзләрне укучылар сез ничек аңлыйсыз? Яки нинди кеше генә
бәхетле була ала?(тырыш, үз өстендә эшләгән, эшчән)
Ә менә укучылар сез бәхет төшенчәсен ничек аңлыйсыз?
Бәхет баскычлары
Әйе, бәхетне һәркем үзенчә аңлый: я,
өстән-өстән генә, яисә тирәнтен. Ә менә галим-психологлар бәхетнең биш баскычын
билгелиләр:
1 нче баскыч – җирдә
яшәү бәхете, сулый алу һәм яшәү.
2
нче баскыч - матди байлык.
3 нче баскыч -
аралашу, дуслык, мәхәббәт .
4 нче баскыч – эзләнү,иҗат, хыял, хезмәт.
5 нче баскыч – бәхетнең югары баскычы: кайгырту, җылылык,
игътибар һәм бер-береңнең хәленә керә белү.
-
Әйе,бәхетне төрле кеше төрлечә аңлый.
Намуслы хезмәт белән яшәгән, гомер иткән кеше үзен чын бәхетле дип саный.
Кайберәүләр тәмле ашау, матур киенү, кәеф-сафа коруны, башка кеше хезмәте
хисабына яшәүне бәхет дип саный. Ләкин болар арасында аерма бар. Чын бәхетне
тою өчен кеше бераз кыенлык та күрергә тиеш, дип саныйм мин. Шуңа күрә бәхет
кыенлыкка каршы көрәштә җиңеп яулана.
-
Укучылар, сез бәхет турында нинди мәкал-
әйтемнәр беләсез?
Төркемнәрдә эш.
Бәхет- сәламәтлек, аны
саклагыз.
Бәхет –сәламәтлек, аны саклагыз
Бәхет җирдән чыкмас, тирдән чыгар
Тырышлык
бәхет китерер, ялкаулык ачтан үтерер.
Тырыш бәхетне эшендә күрер, ялкау бәхетне төшендә күрер.
Акыллы
кеше бәхетне көтеп ятмый.
Үз-
үзенә ышанган кеше бәхетле була
-
Укучылар ,берәүләр “Акчаң булса, бәхет үзе йөгереп килә”, диләр. Сез бу фикер
белән килешәсезме?
Бәхетле шул
баладыр, кайсы дәрсенә күңел бирсә,
Мөгаллимне олугъ күрсә, белергә кушканын белсә.
Сабакка калмаса соңга, борылмый барса уң-сулга,
Уенга салмаса ихлас — менә бәхте аның шунда.
Кечеләргә итеп шәфкать, үзеннән зурга юл бирсә,
Бәхетсезләрне кимсетми, егылганнарга кул бирсә!
- Бөек кешеләр бәхет төшенчәсен менә ничек билгелиләр:
Бәхет
ул – яраткан эшең булу, аралашудан шатлык алу, гаилә. (Л.Н. Толстой)
Күп
кешеләрне бәхетле итә алган кеше, үзе дә бәхетле.
(А.П.Чехов)
Укучылар,
бүгенге сыйныф сәгатендә без сезнең белән нәрсә турында сөйләштек?(бәхет
турында сөйләштек).
Ә
бәхетле булыр яки бәхеткә юлны дөрес табар өчен нинди булырга кирәк?(
намуслы, тырыш. Сабыр, түземле , эш сөючән)
Гаилә, хезмәт, өйдәге муллык, дуслар, кешеләргә изгелек эшләү.
“Бәхетле кеше күңел күтәренкелеге, шатлык,
ышаныч, җаваплылык тоя. Бәхетле кеше башка кешеләрдән аерылып тора. Ул көлә. Ул
балкый. Нинди эшкә тотынмасын, барысын башкарып чыга. Алай гына да түгел: ул
башка кешеләрнең дә бәхетле булуларын тели.”
-
Без сезнең белән бүген гади генә булмаган бер төшенчә – бәхет төшенчәсе турында
сөйләштек. Кеше тормыш юлыннан аның белән бергә гомер буе бергә барырга тели.
Ә
сыйныф сәгатебезнең ахырын кечкенә генә бәхет турында хикәят белән тәмамлыйсым
килә: “Бервакыт, өч абый-эне чокыр төбендә утырган бәхетне күрәләр. Егетләрнең
олысы Бәхет янына килеп аннан акча сорый, теләгәнен алгач шатланып китеп бара.
Икенчесе матур хатын сорап ала да, шулай ук шатланып китеп бара. Өченче егет
үзе бәхеткә сорау бирә:
- Нәрсә
кирәк сиңа? – ди.
- Чыгар
әле мине моннан,- дип җавап бирә бәхет. Егет аны тартып чыгара да,
үз
юлы белән китеп бара. Ә бәхет аның артыннан йөгерә...
Бәхеткә
алып баручы сукмак изгелек, ярдәмчеллек, башкалар турында кайгырту дигән олы
юлга алып чыкты.
Кояш
рәсеме.Сезгә һәм якыннарыгызга телим!
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.