Мастер-классның
темасы: “Татар халык ашлары”.
Максаты: 1.Милли ризыклар,аларны әзерләү
осталыгы,татар халкының кунакчылыгы турында искә төшерү,
2.Сөйләм телен үстерү.
Хөрмәтле коллегалар,мастер-классымның
темасы итеп “Татар халык ашлары”темасын алдым.Без сезнең белән бүген милли
ризыклар,аларны әзерләү осталыгы турында сөйләшербез,иң популяр ризыкларны
әзерләү тәртибен искә төшереп китәрбез.
Татар халкы элек-электән аш-су әзерләргә
оста булган.
Барлык ашамлыкларны түбәндәге төрләргә
бүләргә мөмкин: шулпалы кайнар ашлар, икенче итеп бирелә торган ашлар һәм камыр
ашлары, чәй янына бирелә торган татлы ашамлыклар һәм эчемлекләр. Кайнар
шулпаларга һәм ашларга аеруча зур әһәмият бирелә. Нинди шулпада әзерләнүенә
карап, ашларны итле, сөтле, кысыр ашларга, ә аларга нәрсәләр салынуга карап,
камырлы, ярмалы, камырлы-яшелчәле, ярмалы-яшелчәле, яшелчәле ашларга бүлергә
мөмкин. Халыкның культурасы һәм көнкүреше үсү процессында милли ашларның
төрләре яшелчәле ашлар исәбенә тулылана барган. Ләкин татар табынының
үзенчәлекле ягын әле хәзер дә камырлы ашлар, барыннан да элек токмачлы аш
тәшкил итә.
Татар халкында пилмән — бәйрәм көннәрендә
һәм кунак чакырганда әзерләнә торган аш, аны һәрвакыт шулпа белән бирәләр.
Пилмән белән кияүне һәм кияү егетләрен сыйлаганнар, кияү пилмәне әзерләгәннәр.
Пилмәнне ит белән генә түгел, бәлки эченә эремчек, киндер орлыгы һәм борчак
салып та ясаганнар.
Икенче итеп бирелә торган ашлар өчен татар
халкы элек-электән ит, ярма һәм бәрәңге куллана. Икенчегә күбрәк томалап пешергән
ит бирәләр. Ашны тавык шулпасында әзерләгәндә, аштан соң тавык турап чыгаралар.
Гарнир итеп күп очракта пешкән бәрәңге кулланалар, аерым савытта керән куялар.
Бәйрәм көннәрендә йомырканы сөт белән туглап тутырган тавык әзерлиләр.
Ит белән ярмадан чүлмәктә пешергән бәлеш
иң борынгы ашамлыклардан санала. Аны симез ит (сарык, сыер, каз ите, каз һәм
үрдәкнең баш-аягы, бүтәкә-бавыры) белән тары, арпа, дөге ярмасыннан пешерәләр.
Тутырманы да шушы ук ашамлыклар рәтенә кертергә кирәк. Аны терлек эчәгенә чапкан
яисә вак итеп тураган бавыр белән тары яисә дөге ярмасы тутырып әзерлиләр.
Кунак чакырганда, бигрәк тә шәһәр кешеләре,
пылау пешергәннәр.
Итне җәй һәм яз көннәрендә куллану өчен
тозлап һәм каклап куйганнар. Ат итеннән казылык әзерләгәннәр, каклаган каз
белән каклаган үрдәк исә тансык азыклардан саналган. Кыш көне итне туң килеш
саклаганнар.
Татар халкы тавык йомыркасын күп куллана.
Аны пешереп тә, кыздырып та ашыйлар.
Татар ашлары арасында төрле ярмалардан —
тары, карабодай, солы, дөге ярмаларыннан, борчактан һ. б. пешергән боткалар киң
таралган. Аларның кайберләрен бик борынгы заманнарда ук әзерләгәннәр. Тары
боткасын, мәсәлән, элегрәк берәр төрле йола уңае белән пешергәннәр.
Татар ашлары
арасында сөт азыклары аеруча макталган:эремчек,катык,каймак,корт,атланмай бөтен
тирә-юньдә дан тоткан.Балыкны бик аз кулланганнар.Яшелчәләрне бәлеш эченә
салганнар яки башка ашамлык янына биргәннәр.Авыл кешеләре кыргый
үләннәрдән:балтырган,кузгалак,кычыткан,көтүче сумкасы,кыр суганыннан бәлеш
эчлеге әзерләгән. Шомырт,миләш,баланнан да бәлеш пешергәннәр.
Баерак гаиләләрдә
бәйрәм табынына чәкчәк,пәхләвә,кош теле,гөбәдия куелмый калмаган.Сабантуй
бүйрәменә каклаган каз әзерләгәннәр.Юлга чыгасы кешенең биштәренә бавырсак,төче
күмәч,кышын туңмай салганнар.
Халкыбызның тормыш
хәле яхшыруга бәйле рәвештә күп кенә яңа ашамлыклар барлыкка
килде,кайберләре,киресенә,сирәк әзерләнә башлады.Шул ук вакытта ризыкларыбыз
әзерләнүе,бизәлүе һәм тәме ягыннан милли үзенчәлекләрен саклап калды.
Татар халык
ашларына битараф булмаган кешеләрне бәйгедә катнашу өчен өстәлләр янына
чакырам.Рәхим итегез! 3 төркем әзер.Әйдәгез,эшне башлыйк.Хәзер мин сезгә
биремнәр тәкъдим итәм.
1бирем.Табышмакларның җавапларын әйтегез.Һәр
төркем 2 балл эшли ала.
1төркемгә:
Сызгыра,пошкыра,
Өстәлемдә,парлар атып,
Кунак көтеп утыра. (Самовыр)
Йомырка белән онны
Бутап камыр басканнар.
Бәрәңге, ит, тоз салып,
Почмаклар ясаганнар. (Өчпочмак)
2 төркемгә:
Үзе түгәрәк,
Урыны түрдәрәк,
Эче тулы күзәнәк,
Бар нәрсәдән кадерлерәк. (Ипи)
Иттән генә торам мин
Майга чумып чыгам мин. (Пәрәмәч)
3 төркемгә:
Чыж иттереп саласың,
Бик тиз генә аласың.
Балга манып кабасың.
Ул нәрсә? (Коймак)
Утырсам да мин менә
Тыйнак кына, тик кенә.
Эчем тулы ит кенә,
Суган белән бәрәңге. (Бәлеш)
2нче бирем: Кроссвордны чишәргә. Һәр
дөрес җавап өчен 1 балл бирелә.
Сулдан уңга:3)Гөбәдия пешергәндә кулланыла
торган,сөттән әзерләнгән ашамлык (Корт).
5)Эченә бәрәңге боламыгы ягып пешерелә
торган камыр ашы (Кыстыбый)
6)Бәрәңге һәм иттән пешерелә торган милли
ризык (Өчпочмак).
Өстән аска:1)Баллы төш. (Чәк-чәк)2)Ашка
салу өчен әзерләнгән нечкә һәм озынча камыр телемнәре (Токмач). 3) Дини
бәйрәмнәрдә иң элек пешерелә торган таба ризыгы (Коймак).
4)Эченә ит,бәрәңге салып әзерләнгән
түгәрәк камыр ашы (Бәлеш).
3нче бирем:
һәр төркем өстәлдә булган милли ризыкны әзерләү тәртибен аңлатырга тиеш.
1төркем-бәлеш,2-бавырсак,3-гөбәдия.
Төркемнәрнең җавапларын тыңлау.Дөрес
ингредиентлар һәм әзерләү тәртибе өчен төркемнәр балл ала ала.
4енче бирем. Уен-табышмак
“Бер сүз белән әйт”.
– Эченә бәрәңге, тары ярмасыннан эчлек
салып пешергән ашамлык (Кыстыбый)
-Милли татар ашамлыгы (Өчпочмак)
-Бик үзенчәлекле ашамлык, аны күбрәк шәhәр
халкы әзерли. Эчлеге кат-кат
итеп тезелә (Гөбәдия)
– Күркәм ризык, туй мәҗлесенең бизәге
(Чәк-чәк).
– Иң борынгыдан саналган эчемлек (Әйрән).
– Җиләк-җимешне кайнатып, сөзеп ясала
торган ризык (Как.)
– Көн саен кулланыла торган ризык, аннан
башка ашау үтми, аңа халык дан җырлый (Икмәк, ипи).
– Туйларда чәк-чәкне алыштыра торган ризык
(Бавырсак).
– 2 сүздән тора, татар халкының милли
ризыгына керә (Кош теле).
– Аш пешергәндә кулланыла. Татар халкына
хас камыр ризыгы (Токмач).
5 енчы бирем: “Дәвам ит!”уены
1төркем:
Безгә кунаклар килсен,
Һәркем уйнасын- ... (көлсен)
Өстәлгә куйыйк чәчәк,
Аның янына ... (чәк-чәк)
2төркем:
Кош теле һәм өчпочмак.
Сыйлансын килгән ... (кунак)
Киеник матур итеп:
Аякка чиккән-... (читек)
3 төркем:
Түбәтәй,калфак киик,
Бер матур итеп ... (биик)
Бар да безне күрсеннәр,
Булдырасыз ... (дисеннәр)
6нчы бирем.
“Адашкан” уенын уйнау.
Хәрефләрне тиешле тәртиптә урнаштырып, сүзне җыярга.
Камөчпоч- өчпочмак
Әшлеб-бәлеш
Сытбыкый-кыстыбый
Кәч-кәч-чәк-чәк
Мачток-токмач
Кыравбас-бавырсак
7нче бирем:шигырьләрне сәнгатьле итеп уку.
1төркем:
Гөжләп утыра самавыр
Табынга зур ямь бирә.
Гәпләшеп чәй эчә-эчә
Кич утырабыз бергә.
2 төркем:
Килгән һәркемне сыйлыйбыз
Куе кайнар чәй белән.
Җанга рәхәт,тәнгә шифа,
Эчсәң аны бал белән.
3 төркем:
Безнең татар апалары
Пешерә баллы чәк-чәк.
Авызга кабуга эри-
Телең йотмыйсың чак-чак.
Йомгаклау.Һәр төркемнең балларын санау,җиңүче
төркемне билгеләү.Бүләкләү.
Катнашкан укытучыларга,игътибар белән күзәтеп утыручыларга,мастер-классны
әзерләргә ярдәм иткән татар телчеләренә бик зур рәхмәтемне җиткерәм.Йөзегез-якты,күңелегез-киң,дусларыгыз
ышанычлы булсын.
Сумса,бәлеш,өчпочмак
Гөбәдия һәм коймак-
Һәркемгә чыгар өлеш.
Бар кыстыбый һәм бәлеш
Җитешегез,кунаклар!
Өйгә кайтып китәргә
Ашыкмагыз,кунаклар!
Барлык коллегаларымны чәй табынына чакырам.Рәхим
итегез,кунаклар.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.