Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / Конспект по татарскому языку на тему Гомәр Бәшировның “Туган ягым - яшел бишек” әсәре. Йомгаклау дәресе.

Конспект по татарскому языку на тему Гомәр Бәшировның “Туган ягым - яшел бишек” әсәре. Йомгаклау дәресе.


До 7 декабря продлён приём заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Тема: Гомәр Бәширов Туган ягым - яшел бишек.

Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк”(Ш.Мәрҗани). Йомгаклау дәресе.

   

Максат:  1. Укучыларның белем дәрәҗәләрен күтәрү, дөньяга караш даирәләрен киңәйтү, иҗади сәләтләрен үстерү.

2. Куелган уку мәсьәләсен уңай хәл итү өчен укучыларның үзара ярдәмләшүенә ирешү. Сәнгатьле уку һәм сөйләү күнекмәләрен ныгыту.

3. Туган төбәгебезне ярату, аның белән горурлана белү, халкыбызның гореф-гадәтләре, рухи хәзинәсенә хөрмәт белән карау хисе һәм матурлыкны күрә белү тойгысы тәрбияләү.

Җиһазлау: Г.Бәшировның “Туган ягым - яшел бишек” әсәре; язучының портреты. “Сөембикә” журналы; Р.Фәхретдинов, Г. Бәшировның канатлы сүзләре язылган плакат; газета-журнал материалларыннан төзелгән күргәзмә; әсәргә карата иллюстрацияләр.

                     

Дәрес барышы.


I.Оештыру. Исәнләшү. Тынычландыру.

II. Актуальләштерү.

Укытучы. Укучылар, әсәр исеменә бәйле рәвештә ачыклап китик әле. Сез “туган як” сүзенең мәгънәсен ничек аңлыйсыз?

1 нче төркем. Туып-үскән йортың, каралты-кураң, эчкән суың, сулаган һаваң - барысы да туган як.

2 нче төркем.  Ата-бабаларыбыз гомер кичергән һәм без киләчәк буынга бөтен килеш тапшырылырга тиешле изге җир.

Укытучы. Сезнең белән килешәм, укучылар, бик төпле фикерләр әйттегез. Туган төбәгебезне ярату хисе үзегез иҗат иткән шигырьләрдә дә чагылыш таба. Шуларны укып китәбез. (Һәр төркемнән берничә укучы укый.)

Укытучы. Әби-бабаларыбыз элек-электән үзләренең авыз иҗаты әсәрләре аша кешеләрдә туган җиргә, Ватанга мәхәббәт тәрбияләгәннәр. Гомумән, фольклор - җәмгыятьтә үз-үзеңне тота белергә өйрәтүче язылмаган канун ул.

Ә сез, укучылар, нинди мәкальләр тәкъдим итәрсез?

1 нче төркем.  Былбылны алтын читлеккә япсаң да, үз тал-тирәген сагынып сайрар,  Алтын-көмеш яуган җирдән туган-үскән ил артыкһ.б.

2 нче төркем. Үз илең - гөлестан, кеше иле гүрстан,  Туган туфракка баскан эз суынмый һ.б.

Әйе, искиткеч ул туган як! Туган ягым - яшел бишек... Саф әхлаклы ата-бабаларыбызның истә калырлык образларын тарих итеп калдырган, шул исемдә автобиографик повесть иҗат иткән Г.Бәширов та, белгәнегезчә, табигать баласы. Үз туган ягын өзелеп сөйгән, чын җәүһәрләр тудырып, татар әдәбиятын хәзинәгә тиң әсәрләр белән баеткан, дөнья әдәбиятына зур өлеш керткән язучы!

Бүген без аның туган телдә дөнья күргәннән соң, ярты миллионнан артык тираж белән Мәскәү нәшриятларында русча, алман, беларус һәм венгр телләрендә басылган гүзәл хәзинәсе турында фикерләребезне уртаклашырбыз.

1.Өйгә бирелгән эшне тикшерү.

Дәрестә куелган мәсьәләне иҗади чагылдыру. Ясалган рәсемнәргә анализ. Сәхнәләштерелгән күренешләрне тәкъдим итү.

       (Бәяләнә.Иң яхшы иҗади эшләр махсус җыентыкка туплана).

III. Уку мәсьәләсен кую.

 Плакаттагы Г.Бәшировның тапкыр, зирәк фикерләре укыла, сораулар бирелә. (“Халкымның гасырлар буе тупланып,искерми торган күңел җәүһәрләре беркайчан да тутыкмас, һичшиксез, яңа тормышка хезмәт итәр”.)

Укытучы. Бүгенге дәрестә чишеләчәк мәсьәләләрне аңладыгызмы? Үз-үзегезгә бәя куегыз. Хәзер сорауларга җаваплар бирә башлыйбыз. Әзер төркем иң беренче сүз алачак.

   3.Уку мәсьәләсен чишү.

  Әсәр нинди күренешләргә нигезләнгән?

  Нәрсә ул гореф-гадәтләр?

  Халкыбызның онытылып бара торган гореф-гадәтләре, рухи хәзинәсе, кичергән авырлыклары, әйтик, чукындыру вакыйгасы; татар авылында халыкның аракы сатуга ри- засызлыгы; ачлык, сугыш китергән афәтләр һ.б.

  Гореф- халыкка хас, нык урнашкан үзенчәлек, һәркем үтәргә тиешле кагыйдә.

  Гадәт - үз-үзеңне тотышта ныгытылган тәртип.

Укытучы. Г. Бәширов бу әсәрен язганда ниләр уйлаганы турында болай ди:

-Ел саен сагынып,күрәсем килеп туган якларыма кайтып киләм. Кайтам да, үземнең балачак, үсмерчак сукмакларыннан, бергә уйнап үскән иптәшләрем, туганнарым, сөекле кешеләрем эзләреннән йөрим. Тау астындагы чишмә суларын татып карыйм, урманнарга барып чыгам, Бикәби белән бергә җиләк җыйган болын буйларында йөреп, элек пар нарат үсеп утырган тау битенә килеп туктагач, ничектер, үзеннән-үзе 'Бикәби,син кайда?' -дип дәшәсем килә.

Автор үзенең яшьлек дуслары төрлесе төрле вакытта зур көрәшләрдә батырларча вафат булуларын белсә дә, аның өчен Хәкимҗаннар, Нимҗаннар, Әхмәтләрнең берсе дә эзсез калмаган, алар исәннәр.

Күрәсез, әсәрдә тарихи вакыйгалар туган як табигате, аның күркәмлеге белән тыгыз бәйләнештә бирелә. Халкыбызның хезмәт сөючән, эчкерсез, дустанә мөнәсәбәтләре, гореф-гадәтләребезгә тугрылыгы оста тасфирлап бирелә.

·        Әсәрдән ошаган өзекләрне яттан сөйләү һәм үзара әңгәмә. Исем кую.

·        Дәреслектә бирелгән кайбер бүлекләр буенча эш.

·        Сандугачны кем үтергән?бүлегеннән сүрәтләү чаралары табу.

Укытучы. Кунак кызлар бүлеге турында нәрсә әйтергә була?

1 нче төркем. Кунак кызлар килү, кунакка йөрүнең үз тәртипләре булган. Теләсә кайчан кунакка йөрү әдәпсезлек, тәрбиясезлек булып саналган.

2 нче төркем. Кунак кыз үз вакытын, үз кадерен белеп килсә, кадерле булачак. Шуңа күрә халкыбызның Кунак булсаң, тыйнак бул' 'Кием белән каршы алалар, акыл белән озаталар' кебек мәкальләрне истән чыгармаска киңәш итәбез.

Кунак кыз килгәч, әлбәттә, аны өйдән-өйгә кунакка, каз өмәсенә, аулак өйләргә чакыралар.

   (Аулак өй күре- неше сәхнәләштерелә.)

Укытучы. Шөкер, соңгы елларда халкыбызның милли үзаңы үсә бару нәтиҗәсендә тарихыбыз, традицияләр, гореф-гадәтләребез, әдәби мирасыбыз, рухи мәдәниятебезгә игътибар көчәйде.

   ( 'Язгы сабан туйлары', 'Орлык чыккан көн'бүлекләреннән өзек яттан сөйләтелә. Бүгенге көндә чәчүгә, уракка әзерлек турында әңгәмә уздырыла.)

Укытучы. Әсәрдә тагын нинди гореф-гадәтләр сурәтләнгән?

Укучылар. Каз өмәсе, сабан туе, яңгыр боткасы, чәчүнең беренче көне - Беренче буразна бәйрәме.

Укытучы. Игътибарны җәлеп итәрдәй бер эпизодка тукталасы килә.

   '...Гомәр киез итекләрен пычратып уеннан кайтып керә.'(Укучылар фикере тыңлана)

1 нче төркем. Бәшир аганың бала тәрбияләүдә үз алымнары бар.                       

2 нче төркем. Үзе үрнәк, бөтен эшне җиренә җиткереп башкара. Улы белән бик кызыксына.

Укытучы. Укучылар, әйдәгез, шушы урында шәҗәрәләрегез белән танышып китик.

  (Шәҗәрәләр укыла.)

   4.Рефлексия(аңның үсеш дәрәҗәсен билгеләү)

Укытучы. Туган ягым - яшел бишек әсәре сездә нинди хис уятты? Бүгенге дәрестән нәрсә алдыгыз? Нәрсә файдага булды?

   (Бу сорауга язма рәвештә җавап бирелә. Һәр төркемгә кәгазьләр таратыла. Соңыннан ике төркемнең дә язмалары җыеп алына һәм кычкырып укыла.)

 

                     'Туган ягым - яшел бишек'әсәренә бәяләмә.

                     1 нче төркем                     

                     2 нче төркем                      

Китап - белем чишмәседип  башлыйсым килә сүземне. Чыннан да китап укыган, аны танып белгән кеше бу дөньяда иң бәхетле кешедер, мөгаен. Китап - ул тормышка өйрәтә, язмышның нинди каты бәгырьле булуын күрсәтә. Аңа ышанып эч-серләреңне бушатырга була. Менә мәсәлән, минем өчен бик кызыклы булып тоелган 'Туган ягым - яшел бишек' әсәрендә элеккеге кешеләрнең, ягъни безнең ата-бабаларыбызның язмышлары, тормышлары сурәтләнгән. Аны укып, элеккеге тормыш турында бик күп мәгълүмат алырга була. Повестьның авторы Г.Бәширов героена үз исемен биргән. Бәлки, ул  шушы әсәрендә үз тормышын чагылдырырга теләгәндер. Автор туган ягының гүзәллеген, шагыйрь шигъри юлларга салган кебек, барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирергә  тырышкан. Әсәрне укый башлагач, хәтта аерыласы да килми. Чөнки монда кешеләрнең үз-үзләрен тотышлары һәм аларның го- реф-гадәрләре тасфирланып бирелгән. Гомумән, бу әсәр минем күңелдә бик тирән эз калдырды. Мин бу китапны башкаларга да укырга тәкъдим итәр идем.

   Гомәр Бәшировның 'Туган ягым - яшел бишек' повестен укыганда, беренче карашка, аның гади, укучы телендә язылганына игътибар итәсең. Повестьта борынгыдан килгән гореф-гадәтләр, йолалар бик җентекләп бирелгән. Шулай ук яшьләр һәм алар арасындагы мөнәсәбәтләр дә барлык нечкәлекләренә игътибар итеп язылган.

   Повестьтагы геройларның уйлары, хисләре безгә аны яхшырак аңларга мөмкинлек  бирә. Без кечкенә балаларның зурлар кебек фикер йөртүләренә, шулкадәр күп белүләренә гаҗәпләнеп тыңлап утырдык.

   Укыганда, үзеңне әсәр укыган кебек түгел, ә нинди дә булса фильм карагандай хис итәсең, чөнки барлык хәрәкәтләр, күренешләр күз алдына чынбарлык кебек килеп басалар.

   Гомумән, повесть миңа бик ошады. Менә ничек яшәгән икән безнең әби-бабаларыбыз!  

   (Гомуми бәя куела.)

Укытучы.Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә:

Туксан тугыз баскычлы биек үрнең өстенә менү бәхетенә ирешкән, чал тарихның бер  тармагы булган әдип татарның бер тармагы, бер ботагы - яфрагы. Ниләр күрсә-кичерсә дә, үткен каләмен кулыннан төшермәгән, кыйблалар үзгәргәндә дә, татар халкының язмышы турында уйлап шатланган да, борчылган да,актык көчен җыеп халыкка хезмәт иткән.

Туган ягым - яшел бишек повесте, гомумән, әдип иҗаты югалтканыбызны табарга, тергезергә, ә тапканны күз карасыдай сакларга өнди.

Моны Ф.Яруллинның шигъри юллары да раслый:

                             ...Муеннарны заман борган чакта

                                Шытырдатып йөз һәм мең кабат-

                                Аңладыгыз борылу ярамавын

                                Халык йөрәгеннән сулгарак...

       5.Өй эше.

     1.а)беренче төркемгә:Г.Бәшировның 'Әни'хикәясенә бәяләмә.

        б)икенче төркемгә:Гореф-гадәтләр буенча альбомнар төзергә.

     2.Тупланган материалны эзлекле тәртипкә салу.

     3.Иншаның планын төзү.

           Йомгаклау.

Укытучы. Минемчә, без максатыбызга ирештек. Куелган сорауларга төпле җаваплар бирә алдык. Һәрберегез дә актив катнашты. Ике төркем дә үз белемнәрен тигез дәрәҗәдә күрсәтте.

Дәрес турындагы фикерләрегездән соң шуны әйтәсе килә: Бала чактан алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы үзгәртә алмасдигән Ризаэддин Фәхретдинов.




57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)

Автор
Дата добавления 14.02.2016
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров160
Номер материала ДВ-453391
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх