Инфоурок Родной язык КонспектыКонспект урока по татарскому языку 4кл

Конспект урока по татарскому языку 4кл

Скачать материал

МБОУ “Кутлу-Букашская СОШ

 

 

Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения Большечирклейская СШ муниципального образованиия «Николаевский район» Ульяновской области

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Разработка открытого урока татарского языка в  4 классе.

 

 

 

Тема: Бәйләнешле сөйләм үстерү . Хикәя төзү. “Кыш җитте!”

 

                                           

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                           Разработала: Мавлютова Сания Фаритовна                                                         учитель  начальных классов

                   высшей квалификационной категории

 

 

 

 

 

 

 

 

2021г

 

 

 

 

 

 

Тема: Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. Хикәя төзү. “Кыш җитте!”( 4 класс)

Максат: Теманы ача белү һәм сөйләм күнекмәсен үстерү.

Бурычлар:  1. Күзәтүләр аша хикәягә материаллар туплау, план төзү күнекмәсен    

                   формалаштыру.                                                                           

                    2. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

                   3. Укучыларның иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү.

                       Күзәтүчәнлек, игътибарлылык сыйфатлары, эстетик зәвык тәрбияләү.                            

Җиһазлау : кышкы табигать төшерелгән сүрәтләрдән  презентация, укучылар тарафыннан  кыш турында җыелган материаллар (шигырьләр, хикәяләр, табышмаклар, сынамышлар, рәсемнәр), “Кышның һәр гүзәл мизгеле сафландыра күңелне” темасына рәсем күргәзмәсе,  һәр укучыга буклет, “Беренче кар” яуган күренешләр төшерелгән рәсемнәр, төрле формадагы кар бөртекләре, терәк сүзләр язылган карточкалар, компҗьтер, проектор.

Әзерлек эше:

1.                 Кышкы табигатькә экскурсия.

2.                 “Кышның һәр гүзәл мизгеле сафландыра күңелне” темасына рәсемнәр ясау, күргәзмә оештыру.

3.                 Төрле формадагы кар бөртекләре ясау.

4.                 “Һәр фасылның үз яме- күрмичә калма яме!” темасына класстан тыш уку дәресе.

5.                 Укучылар 3 төркемгә бүленеп, бирелгән план буенча биремнәргә җавап- материаллар  әзерлиләр. Тапкан мәгълүматларын иҗат дәфтәрләренә, папкага туплыйлар.

 

I.  Оештыру моменты.

- Хәерле иртә, укучылар!  Әйдәгез  бер-беребезгә елмаеп ягымлы карашларыбызны бүләк итик. Әгәр  без матурлыкка, яхшылыкка елмаерга өйрәнәбез икән, безнең ягымлы карашларыбыз, елмаюыбыз үзебезгә һәрвакыт шатлык һәм бәхет белән әйләнеп кайтыр. Чөнки безнең әйләнә- тирәбез – ул серле зур көзге.

II.  Дәреснең максаты белән таныштыру.

Хикәянең темасын уку (тактага язу)

 -Без бүген  үзебезнең күзәтүләргә таянып хикәя  төзербез. Аның темасы нинди булыр икән?  Сыйныф бүлмәбезне игътибар белән карагыз әле. ( “Кыш җитте!”)

III. Күзәтүләр буенча әңгәмә.

- Укучылар күзләрегезне йомыгыз һәм үзегезгә “Кыш...” дип пышылдагыз.

-Нинди хисләр, уйлар туды сездә? ( салкын булып китте, күңелсез, сөендем....)

- “Кыш..” дигәч сез иң беренче нәрсәне күз алдыгызга китерәсез? (  бөтен җир ап-ак, кар бөртекләре,...)

- Ә кем беренче кар яуганын күрде? Сөйләп күрсәтегез әле.

-Бу көнне искә төшерергә сезгә экрандагы рәсемнәр ярдәм итәр. (слайдлар)

1 рәсем- Тышта бөтен җирне каплап кар ява. Бөтен һава кар белән тулган.

2 рәсем- Кар бөртекләре башта  акрын гына очып төшәләр.Аннан соң күтәрелеп бөтереләләр, бииләр, уйныйлар.

3 рәсем- Акрын гына җир өстенә яталар. Авыл өйләренең түбәләренә куналар.

4 рәсем- Мин шатланып  кар яуганын күзәтәм.

5 рәсем-   Кар минем башлыгыма,  пәлтәмә, учларыма куна.

6 рәсем-  Мин кар бөртекләрен сокланып карыйм.

- Беренче кар турында нинди сынамышлар беләсез?

-         Әүвәлге карны күрсәткәч, кырык көннән кар ятар.

-         Беренче кар көндез яуса– кыш салкын, төнлә яуса– җылы була.

-         Әгәр беренче кар вак булса, кар тиз китмәс, җәй яңгырлы булыр, ашлык, печән яхшы уңар.

-         Әгәр беренче кар юеш җиргә төшсә– ул ятып калачак, әгәр коры җиргә төшсә– тиздән эреп бетәчәк.

-         Кыш карлы булса, җәй ярлы булмый.

- Ә кар нинди була? Нинди сыйфатлар ярдәмендә әйтә алырбыз икән? ( салкын, ак, йомшак, тыныч, яңа, беренче, җиңел, авыр, сихри, чиста...)

- Ә хәзер карның хәрәкәтен белдерүче сүзләр табыгыз! ( ява, төшә, ишелә, бөтерелә, әйләнә, ялтырый, җемелди, сибелә, агарта, челтәрләнә...)

- Карны нәрсәләр белән чагыштырып була? ( ак юрган, мамык шәл, энҗе-мәрҗән, йомшак келәм,, каз мамыгы.....)

- Ә кар нинди төстә? ( ак, ачык соры , саргылт, зәңгәр, кызгылт,торле төсләр белән җемелди....)

- Ә нәрсә белән бәйле аның төсләре? ( һава торышы, кар яткан урын белән- мәсәлән, тау өстендәге кар кызгылт булып күренә,...)

- Кар нинди кәеф тудыра?  Кар төрле булганга күрә һәр кешедә ул төрле хисләр тудырырга мөмкин.  Үзегезнең кичерешләрегезне нинди сүзләр ярдәмендә күрсәтерсез? ( сокландым, сөендем, шатландым, куандым, кәеф күтәрелде, сөенечләр эчкә сыймый...)

- Укучылар, безгә кунаклар  килгән.( Кар бөртекләре булып киенгән укучылар керә)

Кар бөртекләре:

-Исәнмесез, укучылар. Таныш булыйк – без кар бөртекләре. Минем исемем Йолдыз, ә минем исемем-  Мамык кар.

Йолдыз: Без кар  бөртекләре – табигатьнең гаҗәеп ачышларының берсе.

Мамык кар: Без беркайчан да бер- беребезгә охшамаган. Сез, кешеләр төсле, һәрберебез үзенчәлекле. Кар бөртекләрен өйрәнүче галимнәр безгә кызыклы исемнәр дә биргәннәр: пластинка, йолдыз, энә, мамык, ярма һәм башкалар. Укучылар! Ә сез карны яратасызмы?

- Әйдәгез кар бөртекләре белән ял итеп алыйк. Һәрберегез үзегезне кар бөртеге итеп хис итегез!

Физкультминут:


Без – карлар – очабыз

Түбәнгә төшәбез.

Җитәбез дигәндә,

Җил белән китәбез,

Җил тынган арада

Җирдә ял итәбез.


Шунда без  һавада

Җилпенеп торабыз.

- Кунаклар сез утырып торыгыз,без бүген кыш турында хикәя төзибез. Сезнең дә күңелегезгә хуш килер дип уйлыйм.

IV. Укыту максатын кую.

- Балалар, сезнең уегызча бу хикәяне уйлап чыгарып кына язып буламы?

- Бу хикәяне язар өчен сез ничек әзерләндегез?

(укучыларның җаваплары тыңлана)

- Ә ни өчен шулай әзерләнергә кирәк булды?

-Әйе, хикәядә үзең күзәткәннәрне генә язарга кирәк. Сез нәрсәләр күзәттегез?

Балалар күзәтүләре турында бирелгән план буенча сөйлиләр. Алар сөйләгәндә экранда слайдлар күрсәтелеп барыла.

План:

1)Һава торышы (тере булмаган табигать: күк йөзе, җир өсте, кояш)

3)Кыш көне үсемлекләр(үләннәр, агачлар, куаклар)

4)Кошлар,җәнлекләр.

5)Балалар тормышы(аларның кышка карашы, сөенечләре, уеннары)

- Кыш турында  нинди шигырьләр, хикәяләр укыдыгыз? (һәр төркемнән укучыларның сөйләвен тыңлау)

- Укучылар, мин сезгә шигырьләр, хикәяләр укыганда үзегезнең сүзлек запасыгызны баетыр өчен ошаган сүзтезмәләрне, сыйфатларны, предметларның хәрәкәтен белдергән сүзләрне истә калдырып яки язып барыгыз дигән идем. Мин дә күзәтүләр алып бардым һәм сезгә ярдәм итәр өчен терәк сүзләр әзерләдем (укытучы буклетлар тарата).

- Хәзер хикәяне төзү өчен  план төзергә кирәк. Ул күзәтүләр планыннан аерылырмы? ( Әйе. Чөнки күзәтүләр планында объектлар гына бирелгән, ә хикәя планында төп фикерне яктыртырга кирәк.)

- Сезнең бурыч кышның гомуми билгеләрен атау гына түгел, үз күзәтүләрегез, күргәннәрегез турында язу. Аны кем укыса да үз күзләре белән күргән кебек булырга тиеш.

 V. Төп фикерне ачыклау.

-Хикәянең исеме төп фикерне әйтәме?

- Кайчан шулай әйтәләр? (Б: кыш килүгә шатланганда, куанганда)

- Хикәянең төп фикере кайсы?(Б: барлык балалар да кыш килүгә шатлана)

-Әйе, һәр фасылның үз яме бар. Ә кышның гүзәл мизгелләре күңелне сафландыра, яшәргә дәрт бирә. Һәм без дә сезнең белән хикәядә шул гүзәл мизгелләрне күрсәтергә тиеш.

VI. План төзү.

-                     Хикәяне нәрсәдән башларга кирәк?( Б: кышны ничек көттек,кар яту, кар нинди кәеф тудыра)

-                     Планның беренче пунктына нинди җөмлә язарбыз? (Б: Кыш килде.)

-                     Төп өлешендә нәрсә турында язарбыз? (Б: табигатьтәге үзгәрешләр, кар яуган күренешне сәрәтләү)

-                     Планның икенче пунктын ничек атарбыз? ( Б: Кар ява! Табигатьтәге үзгәрешләр.)

-                     Ә хикәяне ничек тәмамларсыз? (Б:кышка мөнәсәбәтең,ни өчен сөенүең турында язып тәмамлау)

-                     Тәмамлау өлешен ничек атарбыз? ( Б:Кыш белән бәйле кичерешләр, сөенечләр.)

-                     Нинди фикер, уй бөтен өлешләрне берләштерә?(Б:кыш килүгә бар да сөенә)

-                     Димәк нинди вакыйгаларны гына сайлап алырга кирәк? (Б: кәефне, күңелне күтәрә торган вакыйгаларны сайларга)

 Әңгәмә барышында план экранга чыгып бара. (слайдлар)

- Үзегезнең фикерләрегезне аңлаешлы,матур, бәйләнешле итеп оештырыр өчен планга таянып эшләгез.

План.

1.                 Кыш килде.

2.                 Кар ява! Табигатьтәге үзгәрешләр.

3.                 Кыш белән бәйле кичерешләр, сөенечләр.

VII. Төркемнәрдә эш. Һәр төркем телдән хикәя төзи.

VIII. Дәресне йомгаклау.

-                     Сез бүген дәрестә нәрсәгә өйрәндегез?

-                     Үзегез өчен берәр яңалык ачтыгызмы?

-                     Әйе укучылар, тормышны, табигатьне яратырга кирәк. Күзәтүчән, игътибарлы булырга кирәк. Матурлыкны күрә белергә кирәк.

-                     Безнең тормышыбыз, мозаика төсле, төрле төстәге кичерешләрдән тора. Кайчак гади генә күренгән нәрсәдә дә зур могҗиза ачарга була. Күзләр һәм күңел генә күрә белсен!

Үзбәя бирү. Уңыш агачын бизәү.

-                     Кемнәр бүген үзләреннән канәгать, мин дәрестә актив катнаштым дип уйлый яшел яфрак ала .

-                     Кемнәр үзләреннән бик үк канәгать түгел, мин тагын да яхшырак җавап бирә ала идем, миңа әле тагын белем тупларга, күбрәк өйрәнергә кирәк дип уйлый – сары яфрак ала.

      Өй эше.

      -  Хикәяне дәфтәргә язып килергә.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Конспект урока по татарскому языку 4кл"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Специалист по экологии

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 670 710 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 19.04.2022 146
    • DOCX 63 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Мавлютова Сания Фаритовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Мавлютова Сания Фаритовна
    Мавлютова Сания Фаритовна
    • На сайте: 7 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 14467
    • Всего материалов: 15

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Менеджер по туризму

Менеджер по туризму

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Особенности подготовки к сдаче ОГЭ по русскому языку в условиях реализации ФГОС ООО

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 340 человек из 63 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 715 человек

Курс профессиональной переподготовки

Русский язык и литература: теория и методика преподавания в образовательной организации

Учитель русского языка и литературы

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 1541 человек из 84 регионов
  • Этот курс уже прошли 4 916 человек

Курс повышения квалификации

Специфика преподавания предмета «Родной (русский) язык» с учетом реализации ФГОС НОО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 234 человека из 59 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 168 человек

Мини-курс

Основы работы в After Effects

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Основы искусствознания

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 10 человек

Мини-курс

Робототехника в школе: конструирование и программирование

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 50 человек из 23 регионов
  • Этот курс уже прошли 32 человека