Аксубай муниципаль районы 3 нче номерлы Аксубай урта гомуми белем бирү
мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Исхакова Г.Г.
Тема:
Шарт фигыль (7 сыйныфта (татар төркеме) татар теленнән дәрес эшкәртмәсе)
Максат:
1. Укучыларга шарт фигыль һәм аның мәгънәсе
турында төшенчә бирү. Шарт фигыльнең мәгънәсен һәм җөмләдә кулланылышын
аңлауларына, тексттан шарт фигыльне таба белүләренә ирешү.
2. Балаларның танып-белү активлыгын үстерү.
3. Игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләү.
Дәрес тибы: яңа материал аңлату дәресе.
Дәрес барышы
I.
Оештыру
Укучылар белән исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.
II.
Актуальләштерү
Укучылар, татар теле дәресен башлыйбыз. Бүгенге
дәрестә без сезнең белән яңа материал өйрәнәчәкбез. Төрле төрдәге эшләр
башкарачакбыз. Дәрестә барыгызның да актив катнашуын, яңа теманы
үзләштерүегезне көтеп калам. Иң элек узган дәресләрдә алган белемнәребезне искә
төшереп үтик әле. Моның өчен СОРТ КАРДС тан файдаланабыз. Карточкаларда
язылган фигыльләрне төркемләгез. Төркемнәр саны 6 булырга тиеш.
Укучылар,
бирелгән вакыт чыккач, үз җавапларын дәлилләп аңлаталар.
Карточкалардагы
фигыльләр: саклый, сипкән, күрде, үсәр, булачак, укыса, алган, җырлый, киләчәк,
кайтыр, аңлый, төзәтә, үпкәләсә, акты, салыр, сайрады, оялар, табачак, яратса,
туңар, кабатлана, кибәчәк, түккән.
III. Яңа белем, күнекмәләр формалаштыру
Укучылар, без сезнең белән нинди фигыль төркемчәләрен
өйрәндек? (хикәя, боерык) Ә без әле өйрәнмәгән нинди фигыльләр очрады? (укыса,
үпкәләсә, яратса)
Ничек уйлыйсыз, болар нинди фигыльләр? (шарт
фигыльләр)
Әйе, бүгенге дәрестә без сезнең белән тагын бер
затланышлы фигыль төркемчәсе – шарт фигыль белән танышырбыз. Аның мәгънәсе,
ясалышы, төрләнеше турында сөйләшербез.
Тактадагы җөмләләргә игътибар итик.
Беренче кар көндез яуса - кыш
салкын, төнлә яуса - җылы була.
Морҗадан чыккан төтен туры булып өскә менсә, көн аяза, суыта. Әгәр
төтен җиргә ятса, көн җылыта.
Укучылар, ничек
уйлыйсыз, болар нәрсәләр? (сынамышлар)
Бик дөрес. Хәзер шул сынамышлардан фигыльләрне
табабыз.
Була,
аяза, суыта, җылыта – хәзерге заман хикәя фигыльләр.
Чыккан
(төтен) – сыйфат фигыль
Туры
булып – хәл фигыль
Яуса,
менсә, ятса – шарт фигыльләр .
Шарт
фигыльләрне юклыкка куеп карыйк (яуса-яумаса, менсә-менмәсә, ятса-ятмаса)
Тагын берничә җөмлә карыйк:
Канатсыз коштай буласың,
Белмәсәң ана телен. (М.Аитова)
Туган телдә дәшсәм генә,
Туган җирем мине аңлар. (Р.Вәлиев)
Без ваемсыз булсак, чит-ят сүзләр
Хәзинәңне әзер басарга. (Р.Фәйзуллин)
Нәтиҗә ясыйк.
Димәк, шарт фигыль икенче бер фигыльдән аңлашылган
эшнең яки хәлнең үтәлү-үтәлмәвенә шарт булган эш-хәлне белдерә. Нишләсә?
соравына җавап бирә, зат-сан белән төрләнә. Барлыкта һәм юклыкта килә.
Дәфтәрләрне ачып число, тема, сыйныф эше дип язабыз.
Модельләштерү: укытучы тактада шарт фигыльне зат-сан белән
төрләндереп күрсәтә. Уучылар үрнәк буенча килсә, уйласа фигыльләрен
төрләндерәләр.
I кайт-са-м кайт-ма-са-м
II кайт-са-ң кайт-ма-са-ң
III кайт-са кайт-
ма-са
I кайт-са-к кайт- ма- са-к
II кайт- са- гыз
кайт-ма-са-гыз
III кайт-са-лар
кайт-ма-са-лар
Дәреслекләрне
ачып, кагыйдә белән танышыйк. (80 нче бит)
IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
1. Карточкалар бирелә. Тиешле шарт фигыльләрне куеп
күчереп язарга.
Суган кабыгы калын (булса),
кыш салкын була. Уч төбе (кычытса), кар яки яңгыр ява. Боз кытыршы булып (туңса),
иген уңар. Яшь бала бик (еласа), яңгыр булыр. Мәче борынын яшереп( йокласа),
көн суыта.
2. СТЕ
ЗЕ КЛАСС. Укучылар 30 сек. эчендә дәфтәр битләренә үзләре белгән сынамышлар
язалар, соңгысының астына сызалар. Класс буйлап йөреп, мөмкин кадәр күбрәк
сынамышлар җыялар.
3.
Дәреслектән күнегүләр эшләү. (136 нчы, 137 нче күнегү)
V.
Дәресне йомгаклау
Укучылар.
хәзер шарт фигыль турында алган
белемнәребезне ПЛЕЙСМЭТ КОНСЕНСУС структурасы белән йомгаклап куябыз.
А3
битләрендә һәрберегез үз ягыгызда шарт фигыль турында фикерләрегезне язасыз.
Чиратлашып фикерләрегез белән уртаклашасыз.Әгәр командадагы һәр кеше уртак
фикергә килә икән (баш бармак өскә), бер укучы үзәктәге квадратка язып куя.
Ахырдан һәр төркем үз эшен стенага элеп куя.
VI. Өй эше:
1) Шарт фигыль кергән биш мәкаль язып килергә.
2) 139 нчы күнегү, тиешле кушымчалар ялгап, күчереп
язарга.
Тиешле шарт фигыльләрне куеп күчереп язарга.
Суган кабыгы калын ... , кыш
салкын була. Уч төбе ... , кар яки яңгыр ява. Боз кытыршы булып ... , иген
уңар. Яшь бала бик ... , яңгыр булыр. Мәче борынын яшереп ... , көн суыта.

Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.