Мастер класс.
Тема: Лексикология.
Максат: Лекскология турында төшенчә
бирү.
Тармаклары белән таныштыру.
Укучыларның уйлау- фикерләү, иҗади
сәләтләрен үстерү. Тел байлыгын арттыру.
Туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау: Интерактив такта. Карточкалар.
Дәрес барышы.
Күп кенә уйланулар һәм
эзләнүләрдән соң мин яңалыкка омтылуның кирәклегенә ышандым һәм 5 нче сыйныфта
татар теле дәресләрен Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе белән укыта башладым.
Логик сораулар аша уку мәсьәләсен кую, уку мәсьәләсен адымлап чишү, белемнәрне
модельләштерү, рефлексия, ягъни нәтиҗә чыгарү, үзконтроль, үзбәя кую, өй
эшләрен 3 төрле вариантта бирү – болар барысы да дәресне билгеле бер калыпка
салырга ярдәм итә. Мин сезгә дәреснең белемнәрне модельләштерү этабын тәкъдим
итәм. Белемнәрне модельләштерү өйрәнелгән теманы истә калдырырга, гамәлдә
кулланырга ярдәм итә. Уен белән үрелеп баргач укучылар да актив булалар.
Минем өчен иң куанычлысы
шул: ИҮТ белән шөгыльләнүче сыйныфларда белемнең сыйфаты да башка сыйныфларга
караганда югары.
Оештыру. Исәнмесез! Хәерле иртә! Без
сезнең белән “Мастер класс” бәйгесенә җыелдык. Барыгызның да актив катнашуын
телим. Эшебезне төркемнәрдә алып барырбыз. Бүген без сезнең белән туган тел
турында сөйләшербез. Татар теленең сүзлек хәзинәсе искиткеч бай. Аннан тулы һәм
дөрес файдалану- безнең изге бурычыбыз. Чөнки ул безнең туган телебез,
дөньядагы йөзләгән телләр арасында бердәнбер газиз тел.
.
Тел дигән
дәрья бар,
Дәрья
төбендә мәрҗән бар.
Белгәннәр
чумып алыр,
Белмәгәннәр
коры калыр.
-
Әйдәгез әле мин сезнең тел турында булган белемнәрегезне
тикшереп карыйм. Сүз өчендә хикмәт бар,- диләр. Мин тел турындагы мәкальнең
башын әйтәм, ә сез ахырын әйтеп бетерәсез.
1 нче төркем:
Иле барның теле бар.
* Иң татлы тел — туган
тел,
Анаң сөйләп торган тел.
* Инсафлының теле саф.
2 нче төркем
* Кеше күрке йөз;
Йөзнең күрке — күз,
Уйның күрке — тел,
Телнең күрке — сүз.
*Яхшы сүз- җан азыгы
*Дөрес сүз таш яра.
3 нче төркем
*Матурлык йөздә түгел - сүздә
*Авызың сөйләгәнне
колагың ишетсен
*Әүвәл уйла, аннан сөйлә.
-
Афәрин, булдырдыгыз. Мәкаль нигездә сүзгә дәлил, тормышта
кагыйдә, киңәш һәм шул ук вакыт телдә тапкыр әйтелгән гүзәл бер мисал
булып тора
-
- Молодцы!!!. Безнең сөйләмебез
нәрсәләрдән тора?
-Җөмләләрдән, сүзләрдән.
-Әйе, сүз - ул сөйләмебезнең иң кечкенә
берәмлеге. Сүзләр бер генә аваздан да, берничә аваздан да торырга мөмкин. Әйтегез
әле бер генә аваздан торган нинди сүзләр беләсез?
-Мәсәлән: и – баш ияргә кушу, у –кер юарга
кушу, ә – сорау бирү.
-
Теләсә нинди авазлар төркеме сүз була
аламы?
-
Юк, сүз үзенә генә хас мәгънә белдерергә
яки лексик мәгънәгә ия булырга тиеш.
Сүз.
Сүз әйтергә
тәвәкәллек кирәк,
Сүз йөрәккә
ялкын үткәрә,
Сүз киптерә
төп башына терәп,
Сүз меңнәрне
яуга күтәрә.
Сүз зиһенне
кайрый кайрак кебек,
Сүз сафларны
ипли корычтай;
Сүз көрәшкә
чыга байрак кебек,
Сүз дошманны
кисә кылычтай!
Гамил Афзал
-
Ә хәзер төнбоек уены уйнап алырбыз. Мин
төркемнәргә чәчәк таҗлары таратам, ә сез төнбоек чәчәге җыярга тиеш буласыз.
Терминнар-морфология,
химия, ангина, Эпитет,гипербола.
Һөнәрчелек сүзләре-
парта, такта, ачык дәрес, дидактика, класс
Диалекталь-
цәцәк,
әпәй, пыцак, лаука,куцат
Гомумхалык – салкын,
бару, яхшы,эшләү, ашау.
-
Ә хәзер чәчәкләрегезне тактага
урнаштырыгыз. Бу бүленешне без ничек дип атыйбыз?
-
Татар теленең кулланылыш өлкәсе ягыннан
сүзлек составы.
-
Ә хәзер карточкалар белән эш эшләп алабыз.
Мин сезгә җөмләләр язылган карточкалар таратам. Ә сез алардан исем сүз
төркеменә кергән , баш килештәге сүзне табарсыз .Таптыгыз. Хәзер конэрс
структурасы буенча стенага язылган үзегезгә тиешле көймә янына барасыз. Ни өчен
ул көймәне сайлавыгызны аңлатасыз. ( ) Көймәләрне тактага урнаштырабыз.
-
Җөмләләр: Тарихи романнарда ханнар
турында язылган.
Без тарихтан алпавыт
турында укыдык.
Баршина
җыю тарихта калган.
Интернет
безнең тормышыбызны биләп алды.
Безнең авылда дизайнер
юк.
Принтер
безнең юлдашка әйләнде.
Мәгыйшәт
–ул иске сүз.
Элек богдай
иккәннәр
-
Бу төркем сүзләрне без ничек дип атыйбыз?
-
Татар теленең кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан
сүзлек составы.
-
Ә хәзер балыкчы роленә кереп карыйк әле.
Мин сезгә бирем бирәм, ә сез җавабын табарга тиеш буласыз. Беренче әйтүче
төркем алтын балыкка ия була. Балыкларны тактага ябыштыра барабыз.
· 1
нче бирем- Алтын куллы, Кәкре каенга терәтү, тимер йөрәк – фразеологизмнар
·
2 нче бирем- Идел. Казан, Чүпрәле,
Каракитә. Марс—атамаларны өйрәнә ОНОМАСТИКА
· 3
нче бирем-русча- татарча сүзлек, Аңлатмалы сүзлек, Синонимнар сүзлеге – Сүзлекләр
төзү турындагы фән- Лексикография
·
4 нче бирем- Дар – фарсыча, борынгы ирани
телләрдә агач дигән сүз. Сүзләрнең тарихын өйрәнә –Этимология
· 5
нче бирем – Сүзләрнең мәгънәсен өйрәнә – синоним, антоним, омоним .- Семасиология.
·
-
Афәрин. Кайсы төркем күбрәк балык тотты.
Безнең тактада нәрсә барлыкка килде?
-
Күл, елга, дәрья.
-
Бу дәрьяга
ничек дип исем кушыйк икән?
-
Лексикология. Сүзлек составын өйрәнә
торган фән.
-
Дәресебезнең башында укылган шигырьгә кире
кайтыйк әле.
Тел
дигән дәрья бар,
Дәрья төбендә мәрҗән бар.
Белгәннәр чумып алыр,
Белмәгәннәр коры калыр.
Дөрестән дә, тел дәрья икән ул.
Без бүген дәресебездә шуңа инандык, шушы дәрьяга чумып мәрҗән эзләдек. 2016 ел Татарстанда Су саклау
зоналары елы дип игълан ителде.
Җәмәгатьчелек
игътибарын су объектларын саклау һәм тергезүгә, су биологик ресурсларының яшәү
мохитын саклауга, шулай ук халык өчен уңай шартлар тудыруга җәлеп итү буенча
кайбер чаралар эшләү планлаштырыла. Без дә шушы уңайдан файдаланып үзебезнең
тел дәрьябызны, туган телебезне саклыйк, яклыйк, үстерик, киләчәк буынга түкми
– чәчми тапшырыйк. Сусыз яшәү булмаган кебек, туган телсез дә яшәп булмый.
Халкым
теле миңа – хаклык теле.
Аннан
башка минем телем юк.
Илен
сөймәс кенә телен сөймәс,
Иле
юкның гына теле юк.
Дәрес сезгә ошадымы? Нинди белемнәр
алдыгыз? Сез дәрестән канәгатьме?
Тарихи романнарда ханнар турында
язылган.
Без
тарихтан алпавыт турында укыдык.
Баршина
җыю тарихта калган.
Интернет
безнең тормышыбызны биләп алды.
Безнең
авылда дизайнер юк.
Принтер
безнең юлдашка әйләнде.
Мәгыйшәт
–ул иске сүз.
Элек
богдай иккәннәр
Неологизмнар
Архаизмнар
Тарихи
сүзләр
Һөнәрчелек сүзләре
Терминнар
Гомумхалык
сүзләре
Диалектизмнар
Фразеология
Ономастика
Лексикография
Этимология
Семасиология.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.