Инфоурок Другое КонспектыМ.Галиевның “Балачак әсирлегендә” хикәясенә анализ.

М.Галиевның “Балачак әсирлегендә” хикәясенә анализ.

Скачать материал

Тема: М.Галиевның “Балачак әсирлегендә” хикәясенә      анализ.

1. Дидактик максат:  Әсәрнең эчтәлеген таба белү, анализ ясау күнекмәләрен камилләштерү.

2.Үстерешле максат:  Әсәр эчтәлеген ачу юлларын формалаштыру аша укучыларның фикерләү сәләтен һәм иҗади активлыгын үстерү.

3.Тәрбияви максат: Укучыларда  кеше кайгысына карата сизгер һәм ярдәмчел булу кебек гомумкешелек сыйфатлары тәрбияләүгә юнәлеш бирү.

Кулланылган әсәр:  М.Галиев. “Балачак әсирлегендә” хикәясе.   Чыганаклар:  Дәреслек. М.Галиевның портреты. Презентация материаллары.    

I . Ориентлашу,  мотивлаштыру этабы .

1.а) Уңай психологик халәт тудыру.

    ә) Актуальләштерү (төркемнәрдә киңәшеп, хикәягә анализ  билгеләмәсен искә төшерәбез)

  * Хикәягә ничек билгеләмә бирәбез? Ул нинди жанр төренә карый?

Көтелгән җавап: Аз гына  кеше катнашкан, бер яки ике генә вакыйгасы булган чәчмә әсәр.

2. Өй эшенең мәҗбүри һәм иҗади төрләрен тыңлау. Үзбәя.

3.Уку мәсьәләсен кую ситуациясе  тудыру.

 * Бүгенге дәрестә без М.Галиевның  “Балачак әсирлегендә”хикәясенә анализ ясарбыз. Уйлашыгыз әле, эшне нәрсәдән башларбыз икән?

Көтелгән җавап. ( Хикәягә анализ ясау структурасы искә төшерелә).

* Әсәрнең исеменә игътибар итәрбез.

*Аңлашылмаган сүзләрне ачыкларбыз ( Ничек? Татарча – русча сүзлектән файдаланып, синонимнарын  табып, яки иптәшләрегезнең аңлатмасын тыңлап)

* Хикәянең сюжетын кыскартып сөйләрбез.

* Әсәрнең  ни турында булуын (темасын) билгеләрбез.

* Авторның укучыга әйтергә теләгән фикерен табарбыз.

* Хикәя буенча  нәтиҗә чыгарырбыз.

Искәрмә. Хикәягә анализ ясау ысулы интерактив тактада яктыртыла. (Укучылар бер – берсенә, үз- үзләренә кабатлыйлар).

Хикәягә анализ ясау структурасы:

1)    вакыйгаларны барлау;

2)    охшашларын гомумиләштереп, 2 өлешкә калдыру;

3)    һәр өлешкә анализ ясау;

4)    өлешләр арасында бәйләнеш табу, нәтиҗә ясау;

5)    темасын, проблемасын, идеясен билгеләү.

Үзбәя өчен критерий:

* Хикәягә анализ ясау юлларын

терәк конспекттан (тактадан, эш дәфтәрләреннән)  файдаланып та сөйләп бирә алмаса - «2»;

терәк конспекттан файдаланып  сөйләп бирә алса - «3»;

терәк конспектка  бераз гына  караштыргалап сөйли алса - «4»;

терәк конспекттан файдаланмыйча, сөйли алса - «5» билгесе куела.

II. Уку мәсьәләсен (УМ)  адымлап чишү этабы.

* Бүген дәрестә М.Галиевның “Балачак әсирлегендә” хикәясенә анализ ясарбыз, нәтиҗә чыгарырбыз.

Көтелгән эш: эчтәлекне башта бер укучы сөйли, ә икенче укучы кыскартып сөйли.

Илшат исемле егет туган авылына кайтып бара. Зират яныннан  үткәндә, бала чакта үлгән дустының әнисе белән очраша.  Икәүләп Мансурны искә алалар. Аннары егет, әби белән саубуллашып,  юлын дәвам итә.

*Сүзлек эше оештырыла:

Әсир – тоткын  (пленный)

Әсирлектә – тоткынлыкта, ирексез булу (в плену)

*Укучылар вакыйгаларны табалар (тактада һәм дәфтәрләрендә түбәндәге вакыйгалар языла):

Вакыйгалар :

·        Илшатның  авылына  кайтканда, дусты кабере янында тукталуы;

·        Миңлеҗамал әби белән сөйләшү;

·        Сәрви куагының булмавы;

·        Мансур-шифаханәдә;

·        Илшатның Мансур янына килүе һәм дустын югалту ачысы;

·        Миңлеҗамал әбинең истәлекләре;

·        Илшатның әбигә бүләк бирүе һәм юлын дәвам итүе.

* Вакыйгаларның охшашларын берләштереп  2 генә өлешкә калдырабыз.

(Укучылар бер-берсе белән киңәшәләр).

Көтелгән җавап: Мансур һәм Миңлеҗамал  әби белән бәйле өлешләргә бүленә.

4.УМ чишү.Үзбәя.

5. Эшчәнлек эчтәлеге модельләштерелә, түбәндәге схема ясала. Үзбәя.

Вакыйга

 

Мансурның үлеме             Миңлеҗамал әби

һәм аңа бирелгән               белән Илшатның

                           бәя (балачак                         очрашуы һәм

        еллары).                               хисләре (бүгенге көн)

1 өлеш                          2 өлеш

         Хәтер                         Чынбарлык

6. Гомуми ысулны куллану. Үзбәя.

*Өлешләрнең эчтәлекләрен ачыклыйк.

1өлешнең эчтәлеген ачыклыйбыз.

 Көтелгән җавап.Уйнаган вакытта малайларның очырткычы талга эләгеп кала. Мансур шуны алырга дип агач башына менә һәм тал ботагыннан  төп өстенә егылып төшә. Аны бер атнадан соң гына шифаханәгә илтәләр. Ләкин инде соң була. Бераз вакыт шифаханәдә ятканнан соң, ул үлә.

*2 нче вакыйгага игътибарны юнәлтәбез:  Мансурны әнисе бер төрле, ә дусты башкача исенә төшерә. Искә төшереп, хәсрәтләрен яңарталар.                     Көтелгән җавап. Мансурны әнисе бер минутка да онытмый. Ул кабердәге улын исән чактагы улы итеп тәрбияли.                                                     *Укучылар, дәреслектән туры килгән урынны табыгыз.                                                                               Көтелгән җавап. Улы юрган ябынырга яратмый иде дип, кабер өстендәге агачны кисеп ала. Улының яраткан кесәле зәңгәр чалбарын һәр елны юып киптерергә элә.

*Илшат дустын ничек исенә төшерә?

Көтелгән җавап:  Мансур иң зур очырткыч ясау турында хыялланган була.

 Шифаханәдә  Мансур дустына очырткычны ясарга куша.

* Илшат дустының хыялын тормышка ашырдымы соң?

 Көтелгән җавап: Юк.

*Ни өчен малайлар көймә ясап карамаганнар?

Көтелгән җавап:  Чөнки , очырткыч – хыял! (күккә очарга тиеш , буе җитмәслек эше) Болыт Мансурның гына  ак хыялы түгел, ә Илшатның да үзе үти алмаган матур хыялы. Ак болыт - балачакның гөнаһсыз хыялы.

*Әби белән Илшат  хәсрәтендә аерма бар. Шуны эзлибез:

Көтелгән җавап:  Әби улы үлгәнгә хәсрәтләнә. Сөйләгән саен хәсрәтенең дәрәҗәсе арта. Илшатны күргәч, зәңгәр чалбарны тегә алмавына борчыла.      ( Чөнки Мансур әнисеннән дустына да зәңгәр чалбар тегеп бирергә сораган була; әнисе тегә алмагач, үзе дә кими)

Илшат хәсрәтенең сәбәпләре:

·        Дустын югалтуда;

·        Мансурны агачка менүдән туктатып кала

      алмавында (искә төшергән саен үкенече арта)

·         Очырткыч ясалмаган;

·        Миңлеҗамал әбине юата алмавы (әби хәсрәтләнгәнгә хәсрәтләнүе);

·         

*Әбинең хәсрәтен автор ничек сурәтли? Әбинең елавы хикәядә күрсәтеләме?

 

Көтелгән җавап: Юк  диярлек.

*Ни өчен икән?

Көтелгән җавап: Чөнки кеше еласа, аның кайгысы җиңеләя. Әби хәтта елый да алмый, бу авыр кайгыдан күңеле каткан.

*Бу, укучылар, хәсрәтнең нинди дәрәҗәсе?

Көтелгән җавап: Бу хәсрәтнең югары дәрәҗәсе. Әбинең хәсрәте – мәңгелек.

* Бу бәхетсезлекне булдырмый калып була идеме?

Көтелгән җавап: Юк. Чөнки Мансур бик тәвәккәл малай була, һәрвакыт  җиңүгә омтылучан. Ул уйлаганын эшләмичә калмый.                                                                    * Әбине юата алмавын  Мансур аңлый, ләкин аз гына булса да, кәефен күтәрә. Ничек итеп?                                                                                                                                                                                     Көтелгән җавап: Ул әбигә әнисенә дип алган “зәңгәр җирлеккә чәчәкләр сибелгән” матур яулык һәм кәнфит бүләк итә. “Мин әле әнинең исән улы, тагын алырмын”,- ди ул.

*Әсәрнең темасы нәрсә булыр? Әсәр ни турында?

Көтелгән җавап: Әсәр Илшатның бала чакта әсирлектә калуы турында. Бу фаҗигада ул үзен гаепли. Шуңа күрә берничек тә оныта алмый.

*Автор әсәрдә нинди проблема күтәрә. Ничек уйлыйсыз?

Көтелгән җавап: Бала хәсрәте – мәңгелек авыр хәсрәт.  Бу кайгыдан юану табуы бик авыр. Шуңа күрә әниләр: “ Исән чакта бала хәсрәте күрергә язмасын!”-диләр.

*Автор укучыларына нәрсә әйтергә тели?

Көтелгән җавап: Балалар әти - әниләренә кайгы - хәсрәт китермәсеннәр, үз гамәлләрен уйлап эшләсеннәр иде ,-дип әйтергә тели.                                                                                * Укучылар, әсәрнең исеменә игътибар итттегезме? Ни өчен әсәр “Балачак әсирлегендә” дип атала? ( Әсир - тоткын, бала чакта калу)                                                 Көтелгән җавап: Илшат никадәр генә вакыт үтсә дә , үзенең балачагын, Мансурның  фаҗигале үлемен оныта алмаячак.

III.Рефлексия. Бәяләү этабы.

1. Нәрсә эшләргә тиеш идек? (УМ искә төшерелә) Ничек эшләдек? (чишү юллары искә төшерелә) Нинди нәтиҗә ясадык?

2.Дәрестәге эшчәнлеккә  үзбәя.

Дәрестә әйткән критерий искә төшерелә, укучылар шул нигездә билге куялар.

1.     Өйгә эш алу.

Өч дәрәҗәдә тәкъдим ителә:

1) Дәреслектәге сорауларга җавап бирергә әзерләнергә;

2)“ Илшатның холкы” темасына кечкенә инша язарга;

3)“Минем холкым” темасына (тормыштан алынган бер вакыйганы искә төшереп ) кечкенә инша язарга.

 

 

  

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "М.Галиевның “Балачак әсирлегендә” хикәясенә анализ."

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Заведующий хозяйством

Получите профессию

Интернет-маркетолог

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 670 644 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 03.10.2017 1057
    • DOCX 28.8 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Ибатуллина Роза Ивановна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Ибатуллина Роза Ивановна
    Ибатуллина Роза Ивановна
    • На сайте: 6 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 1
    • Всего просмотров: 17521
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Фитнес-тренер

Фитнес-тренер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 287 человек из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 851 человек

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 499 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 332 человека

Мини-курс

Разработка и проведение онлайн-обучения

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 46 человек из 24 регионов

Мини-курс

Современные тенденции в управлении и бизнесе

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 21 человек из 16 регионов

Мини-курс

Вероятность и статистика в рамках обновленного ФГОС

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе