Татарстан Республикасы
Казан шәһәре
Башкарма комитеты мәгариф идарәсе “182нче политехник
лицее”
муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
“МИН ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘМ”
ЭЛЕКТИВ КУРС ПРОГРАММАСЫ
(укучыларның сөйләм осталыгын үстерү)
Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының
7 - 8 нче сыйныфлары өчен
Программаның авторы:
Казан
шәһәре
Киров
районы “182 нче политехник лицееның”
туган
тел һәм әдәбияты укытучысы,
Хайрутдинова Л.Н.
Фәнни җитәкче:
Фәтхуллова К.С. – КФУ ның гомуми тел белеме
Һәм тюркология кафедрасы
доценты, педагогика фәннәре кандидаты
КАЗАН - 2022
1.
Дисциплинаны үзләштерү максатлары:
Укучыларның тел, сөйләм һәм социаль-мәдәни компетенцияләрен үстерү; татар телен өйрәнүгә ихтыяҗ булдыру; телне
аралашу чарасы буларак үзләштерү.
2. Дисциплинаның
бурычлары:
- укучыларның коммуникатив
күнекмәләрен камилләштерү;
– аралашу максатыннын чыгып, тел берәмлекләрен сөйләмдә
урынлы кулланырга өйрәтү;
– укучыларның
телдән һәм язма сөйләм культурасын үстерү;
– татар милләтенә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә
карата хөрмәт тәрбияләү; укучыларны мәдәниятара диалогка тарту.
3. Диспциплинаны
үзләштерү барышында укучыларда формалаша торган нәтиҗәләр
Укучылар
түбәндәгеләрне белергә тиеш:
- татар
сөйләменең үзенчәлекләре;
– хәзерге
татар әдәби теленең төп нормалары;
- татар
телендәге коммуникатив берәмлекләрнең үзенчәлекләре;
– татар сөйләм этикеты үрнәкләре.
Укучылар түбәндәгеләрне эшли алырга тиеш:
- көндәлек аралашу ситуацияләрендә коммуникатив
бурычны үтәү өчен, тел берәмлекләрен дөрес куллана алу;
– әдәпле сөйләм оештыра алу;
– аралашу ситуацияләрендә коммуникатив максатка ирешә
алу;
– сөйләм активлыгын күрсәтә алу.
Укучылар түбәндәгеләргә ия булырга тиеш:
– тыңлап аңлау, диалогик һәм монологик сөйләм, уку һәм
язу күнекмәләре;
- көндәлек
тормышта, полиэтник җәмгыятьтә үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек итү күнекмәләре.
4.
Дисциплинаның темалар
буенча бүленеше һәм эчтәлеге
Дисциплинаны өйрәнүгә 18 сәг.
каралган.
Календарь-тематик план
№
|
Дәресләрнең темасы
|
Сәгатьләр саны
|
Үткәрү вакыты(ай, атна)
|
Дәреснең төп максатлары
|
Дидактик материаллар, белем бирү технологияләре,
техник чаралардан файдалану
|
1 нче тема. Телләр белгән – илләр гизгән.
|
1.
|
1 нче дәрес. Тел
кешеләрне дуслаштыра.
|
2 сәг.
|
сентябрьнең
1 нче һәм 3 нче
атналары
|
Укучыларның диалогик һәм монологик
сөйләм күнекмәләрен активлаштыру; лингвистик компетенцияләрен ныгыту.
|
ДМ: диалогик сөйләм үрнәкләре, коммуникатив биремнәр язылган карточкалар,
лексик-грамматик тестлар.
Гамәли дәрес, әңгәмә кору, мөстәкыйль эшләр.
Компьютер, электрон почта,
Интернет.
|
2.
|
2 нче дәрес.
Китап – белем чыганагы.
|
2 сәг.
|
октябрьнең 1 нче һәм 3 нче атналары
|
Мәгълүмати характердагы
аутентик текстларны тыңлап аңлау күнекмәләрен формалаштыру; тел
компетенцияләрен тирәнәйтү.
|
ДМ: аудиоязмалар, күрсәтмә әсбаплар, лексик-грамматик тестлар.
Гамәли дәрес, әңгәмә кору, мөстәкыйль эшләр.
Компьютер, электрон почта,
Интернет.
|
3.
|
3 нче дәрес.
Телләр өйрәнүгә заманча караш.
|
2 сәг.
|
ноябрь-нең 1 нче һәм 3 нче атналары
|
Тәкъдим ителгән текстларның
эчтәлеген тулысынча аңлап уку күнекмәләрен үстерү; укылган текстның эчтәлегенә бәйле фикерләрне
язмача белдерергә өйрәтү.
|
ДМ: текстлар
һәм аларның эчтәлегенә бәйле проблемалы сораулар язылган карточкалар, туры
килгән репликаны язарга өйрәтү өчен,
ситуатив
биремнәр,
Гамәли дәрес, әңгәмә кору, мөстәкыйль эшләр, презентация.
Компьютер, электрон почта,
Интернет.
|
2 нче тема. Мин һәм яшьтәшләрем
|
1.
|
1 нче дәрес. Дуслар
белән аралашу.
|
2 сәг.
|
декабрьнең 1 нче һәм з нче атналары
|
Укучыларның
диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен активлаштыру; лингвистик
компетенцияләрен ныгыту.
|
ДМ: диалогик сөйләм үрнәкләре, коммуникатив биремнәр язылган
карточкалар .
Гамәли дәрес, әңгәмә кору, мөстәкыйль эшләр.
Компьютер, электрон почта,
Интернет.
|
2.
|
2 нче дәрес.
Дусларымның
яраткан шөгыльләре.
|
2 сәг.
|
гыйнварның 1 нче һәм 3 нче атналары
|
Темага караган мәгълүмати
характердагы аутентик текстларны тыңлап аңлау күнекмәләрен формалаштыру; тел
компетенцияләрен тирәнәйтү.
|
ДМ: аудиоязмалар, күрсәтмә әсбаплар.
Гамәли дәрес, әңгәмә кору, мөстәкыйль эшләр.
Компьютер, электрон почта, Интернет.
|
3.
|
3 нче
дәрес.
Дусларыңның
кадерен бел.
|
2 сәг.
|
февральнең
1 нче һәм 3 нче атналары
|
Тәкъдим
ителгән текстларның эчтәлеген тулысынча аңлап уку күнекмәләрен үстерү; укылган текстның эчтәлегенә бәйле
фикерләрне язмача белдерергә өйрәтү.
|
ДМ:
текстлар һәм аларның эчтәлегенә бәйле проблемалы сораулар язылган
карточкалар, туры килгән репликаны язарга өйрәтү өчен, ситуатив биремнәр.
Гамәли дәрес, әңгәмә кору, мөстәкыйль эшләр,
презентация.
Компьютер, электрон почта,
Интернет.
|
3 нче тема. Татарстан халыклары.
|
1.
|
1 нче
дәрес. Күпмилләтле Татарстан.
|
2 сәг.
|
мартның
1 нче һәм 3 нче атналары
|
Укучыларның
диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен активлаштыру; лингвистик
компетенцияләрен ныгыту.
|
ДМ: диалогик сөйләм үрнәкләре, коммуникатив биремнәр язылган
карточкалар, лексик-грамматик тестлар.
Гамәли дәрес, әңгәмә кору, мөстәкыйль эшләр.
Компьютер, электрон почта,
Интернет.
|
2.
|
2 нче дәрес.
Татарстан
халыкларының милли бәйрәмнәре.
|
2 сәг.
|
апрельнең
1 нче һәм 3 нче атналары
|
Темага караган мәгълүмати
характердагы аутентик текстларны тыңлап аңлау күнекмәләрен формалаштыру; тел
компетенцияләрен тирәнәйтү.
|
ДМ: аудиоязмалар, күрсәтмә әсбаплар, лексик-грамматик
тестлар.
Гамәли дәрес, әңгәмә кору, мөстәкыйль эшләр.
Компьютер, электрон почта,
Интернет.
|
3.
|
3 нче дәрес.
Татар
халкының күренекле шәхесләре.
|
2 сәг.
|
майның 1 нче һәм 3 нче атналары
|
Тәкъдим ителгән текстларның
эчтәлеген тулысынча аңлап уку күнекмәләрен үстерү; укылган текстның эчтәлегенә бәйле фикерләрне
язмача белдерергә өйрәтү.
|
ДМ:
текстлар һәм аларның эчтәлегенә бәйле проблемалы сораулар язылган
карточкалар, туры килгән репликаны язарга өйрәтү өчен, ситуатив биремнәр.
Гамәли дәрес,
әңгәмә кору, мөстәкыйль эшләр, презентация.
Компьютер, электрон почта,
Интернет.
|
5. Дисциплинаның
эчтәлеге
1 нче тема. Телләр белгән – илләр гизгән.
Дөнья телләре. Киң таралган телләр. Сирәк телләр. Үзләштерү өчен авыр
һәм җиңел телләр.Телләрне саклау, өйрәнү чаралары. Төрки телләр. Татарстан
Республикасының тигез хокуклы дәүләт телләре. Телләр өйрәнүгә заманча караш. Татар
теленә өйрәтүдә онлайн-курслардан файдалану.
2 нче тема. Мин һәм
яшьтәшләрем.
Дуслар һәм яшьтәшләр белән аралашу. Уртак кызыксынулар. Буш вакытны
файдалы үткәрү. Дусларның мавыгулары. Дуслыкның кадерен белү. Чын дуслык. “Ялган
“ дуслар. Бүгенге яшьләрнең төп проблемалары. Яшьләр эшләре һәм спорт
министрлыгының эшчәнлеге.
3 нче тема.
Татарстан халыклары.
Татарстан
Республикасында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр. Татарстан халыкларының
мәдәни, фәнни казанышлары. Татарстан халыкларының милли бәйрәмнәре һәм йолалары.
Татар халкының күренекле шәхесләре (галимнәр, язучылар һәм шагыйрьләр, рәссамнар
һәм композиторлар, спортчылар). ТР Халыклар дуслыгы йортының эшчәнлеге.
6. Белем
бирү технологияләре
Белем бирү технологияләре укытуның төп максаты – телне шәхесара
һәм мәдәниятара аралашу чарасы буларак куллану өчен кирәкле булган тел, сөйләм
һәм социаль-мәдәни компетенцияләр булдыруга бәйле. Татар теленә
өйрәтүдә төрле методлар һәм технологияләр – традицион һәм инновацион алымнар
бергә кулланыла. Алар арасында:
1)
коммуникатив юнәлеш;
2)
системалы-эшчәнлекле
юнәлеш
3) модульләштерү технологиясе;
4) информацион-коммуникатив технологияләр;
4) проектлар технологиясе;
5) уен технологиясе.
7. Дисциплинаны укыту-методик һәм информацион яктан тәэмин итү
1.
Рус телендә гомуми белем
бирү оешмаларының рус төркемнәрендә укучылар өчен татар теленнән үрнәк программа / Авторлары:
Р.З.Хәйдарова, К.С.Фәтхуллова,
Г.М.Әхмәтҗанова. – Казан, 2017.
2. Фәтхуллова
К.С., Юсупова Ә.Ш., Денмөхәммәтова
Э.Н. Татарча сөйләшик. – Казан: Тат. кит. нәшр., 2012.
3.
Фаттахова
Р.Ф. Практический татарский курс:
методическое пособие. – Казань:
Тат. кн. изд., 2012.
4.
Шаяхметова Л.Х. Татарский
язык для начинающих: интенсивный курс. – Казань: Тат. кн. изд.,
2012.
Интернет ресурслары
http://elbette.ru
http:// giylem.tatar
http://www.belem.ru
http://kitaphane.tatarstan.ru
http://kitap.net.ru
www.Wikipedia.ru
8. Укучыларның
мөстәкыйль эшен методик яктан тәэмин итү
Презентация темалары
1.
Мәктәбем.
2.
Телләр өйрәнү.
3.
Хәзерге дөньяда төрки
телләр.
4.
Дусларымның яраткан шөгыльләре.
5.
Татарстан халыкларының
милли бәйрәмнәре.
Әңгәмә темалары
1.
Яхшы укуның сере нәрсәдә?
2.
Телләр белгән – илләр
гизгән мәкален ничек аңлыйсыз?
3.
Дөнья телләренә кайсы
телләр карый?
4.
Дуслык нәрсә ул?
5.
Ялган дуслар буламы?
6.
Татарстан Республикасының казанышлары нидән гыйбарәт?
7.
Татарстанны дөньяга
таныткан шәхесләр кемнәр?
8.
Татарстанның башкаласы нинди тәэсир калдыра?
Тәкъдим ителгән укыту чаралары һәм чыганаклар
Белешмәләр
Татарско-русский учебный словарь / Под ред. Ф.А.Ганиева. – Казань:
Раннур. 2006. – 416 с.
Татарско-русско-английский картинный словарь / Авторы – К.С.Фатхуллова,
Х.Г.Файзрахманова. – Казань: Магариф, 2009.
Татарско-русский, русско-татарский школьный словарь /Авторы –
Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фатхуллова. – Казань: Тат.кн.изд., 2014.
Татарско-русско-английский разговорник / Авторы – К.С.Фатхуллова,
А.Ш.Юсупова и др. – Казань: Тат.кн.изд., 2012.
Методическая копилка учителей татарского языка
(видеосюжеты онлайн-школы «Ана теле»)
http://mon.tatarstan.ru/rus/kopil.htm
Татар телендә мультфильмнар
http://mon.tatar.ru/rus/multfilmi-na-tatarskom-yazike.htm
9.
Дисциплинаны материаль-техник яктан тәэмин итү
1.
Компьютер классы. Интернет.
2. Мультимедиа чаралары урнаштырылган аудитория.
Программының рецензенты: Мөгътәсимова Г.Р. – КФУ ның гомуми тел белеме
һәм тюркология кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты.
Программа расланды:
1) Казан шәһәре Совет районы “8 нче гимназия – Мәгариф үзәге”нең туган
(татар) теле һәм әдәбияты укытучылары кафедрасының методик оешма утырышында
2019 нчы елның 29 августында (Беркетмә № 1).
2) Казан шәһәре Совет районы туган (татар) теле һәм әдәбияты
укытучыларының район методик оешма утырышында 2019 нчы елның 26 сентябрендә (Беркетмә
№1).
Кушымта
Контроль коммуникатив биремнәр
Тема: «Телләр белгән – илләр гизгән»
1)
Поздравь одноклассников с
новым учебным годом.
2)
Скажи, что ты хочешь
научиться говорить по-турецки.
3)
Позвони другу и спроси,
что задали на дом по английскому языку.
4)
Посмотри по Интернету и
скажи, сколько всего языков насчитывается в мире.
5)
Скажи, какие языки очень
популярны в настоящее время и почему.
6)
Подтверди, что ты участвовал
в олимпиаде по татарскому языку.
7)
Спроси у друга, что он
знает про тцркские языки.
8)
Узнай у учителя, когда состоится
в школе конкурс переводчиков.
Тема: «Мин һәм яшьтәшләрем»
1)
Попроси друга (подругу) узнать, когда вы пойдете в Театр юного зрителя.
2)
Подтверди, что дружбой надо дорожить.
3)
Спроси у одноклассника, отзывчивые ли у него друзья.
4)
Узнай у друга (подруги), нужна ли ему (ей) твоя помощь.
5)
Скажи, что ты любишь праздновать свой день рождения с близкими друзьями.
6)
Пригласи друзей на премьеру нового фильма.
7)
Скажи, что надёжные друзья всегда приходят на помощь в трудную минуту.
8)
Уточни у знакомого, принимал ли он участие в Форуме татарской молодёжи.
Тема: «Татарстанның халыклары»
1)
Скажи, что ты прочитал в Интернете интересную статью про международные
отношения Республики Татарстан.
2)
Узнай мнение друга (подруги), в каких областях Татарстан является передовым
регионом России.
3)
Уточни у учителя, когда вы поедете на экскурсию в IT парк.
4)
Подтверди, что ты гордишься достижениями Республики Татарстан.
5)
Расспроси одноклассника, какие народы проживают в Татарстане.
6)
Спроси у друга (подруги), хочется ли ему (ей) быть экономистом.
7)
Скажи, что ты будешь выступать на конференции школьников и расскажешь про межнациональные
связи в Татарстане.
8)
Подтверди, что главное богатство нашей республики – это дружба между народами,
проживающими здесь.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.