Инфоурок Другое Другие методич. материалыМинем педагогик осталыгым (Эссе)

Минем педагогик осталыгым (Эссе)

Скачать материал


                                                                    “Кешене тик хезмәт кенә күркәм итә,

                                                                  хезмәттән башка кеше үзенең

                                                                     кешелек дәрәҗәсен саклый алмый”. 

         Л.Н.Толстой

 “Укытучы булып туарга кирәк”, - ди халык. Бу сүзләрдә хаклык бардыр шул. Күпме түземлек, сабырлык, тәртип, җыйнаклык, вакытны дөрес бүлә белү һәм тагын бик күп сыйфатларга ия булу кирәк. Балаларны ярату, гомерең буе аларга үрнәк булу, һәм дә алар белән дөрес аралашу – күпме көч таләп итә бу һөнәр кешесеннән. Күп эзләнү, осталыгыңны, белемеңне арттыру да укытучы өчен бик әһәмиятле.

Кеше хезмәте белән табигатьне үзгәртә дип әйтәләр. Ә укытучы хезмәте кешенең үзен формалаштыруы белән кыйммәтле һәм гүзәл.          

Укытучы! Кем генә бу исемне зур хөрмәт белән телгә алмый икән? Һәркайсыбызның иң матур хатирәләре, шатлык-борчулары, беренче дулкынланулары нәкъ менә мәктәп һәм укытучы белән бәйле. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, бала белән янәшәдә аның укытучысы атлый. Бүген галим дә, ташчы да, иген үстерүче дә аның олы исеме алдында баш ия, чөнки теләсә нинди һөнәргә юл башы укытучының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салына.

      Кечкенә чагымда мине нинди генә һөнәрләр кызыксындырмады: артист, чәчтараш, сыер савучы, һәм башкалар, һәм башкалар. Башлангыч сыйныфларда укыганда миндә укытучы булу теләге уянды. Сәбәпчесе –беренче укытучым Иркә апа Сафина булды. Аның сабыр холкы, ягымлы тавышы, “балам” диеп башымнан сыйпаганда  тойган йомшак куллары миңа ул вакытта, күптән түгел генә гүр иясе булган, әниемне хәтерләтте. Күңелемдә барлык укытучылар да минем әнием төследер кебек тоелды. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, шушы теләгем мине Казан башлангыч сыйныф укытучылары хәзерләү көллиятенә алып килде. Хәзерге вакытта  Яшел Үзән шәһәр җирлегенең 5нче гимназиясендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшлим. 23 ел буе нәни кулларны язарга, нәни күзләрне хәреф җыярга өйрәтәм. 

    Өйрәтеп кенә калмыйм, үзем дә укыйм, өйрәнәм. Бүгенге көндә Казан федераль университетында филология бүлегенең бишенче курсында белем алам. Югары белемле булып, һөнәри осталыгымны тагын да арттырырмын, үз эшемнең чын остасы булырмын дип ышанам.

     Ә үз эшеңнең остасы булу нидән гыйбарәт соң ул? Чынбарлыкта хезмәтеңне профессиональ күнекмәләр белән сыйфатлы итеп башкарумы, әллә эшеңне яңалыклар, үзенчәлекле идеяләр белән баетып тормышка ашырумы?

      Педагогик осталык турында дистәләрчә билгеләмә бирелгән. Гасырлар дәвамында акыл ияләре укытучылык һөнәре турында  үз фикерләрен әйтеп калдырган.

      Шулай да осталыкның төп күрсәткече – ул укытучы шәхесе. Ә аның осталыгын бәяләүчеләре - укучылары, ата-аналар, хезмәттәшләре, җитәкчеләре. Беркем дә үз-үзенә “Оста” исемен үзләштерә алмый.

     Бүгенге җәмгыять укытучы алдына гаять зур бурычлар куя. Конкуренциягә сәләтле, заман таләпләреннән чыгып эш итә белә торган, рухи һәм физик яктан камил шәхес тәрбияләү – барлык укытучылар өчен төп максат булса,  ана теле укытучысына үзенең туган телен камил белгән, милли традицияләрне таныган, хөрмәт иткән, аны үстерүгә әзер булган балалар тәрбияләү  бурычы да өстәлә.

    Без тәрбияләгән, белем биргән балалар – киләчәк. Нинди орлык чәчсәк, шуны игәрбез. "Балаларыгызны    үзегезнең заманыгыздан башка бер заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр”,- ди Ризаэддин Фәхреддин. Бу фикер белән килешми мөмкин түгел. Милләтенә хезмәт итүче, аны башка халыклар алдында үз гамәлләре аша бары уңай яктан танытырга омтылучы киләчәк шәхесен ничек тәрбияләргә соң?

     Балалар тәрбияләүдә  минем дә үз карашым бар. Гимназиябезгә укырга килүче 6-7 яшьлек баланың, тулы җөмләләр белән, үз фикерен аңлаешлы итеп җиткерә алмавы, авазлар әйтүдәге хилафлык, бер-берсенә карата түземле була белмәүләре бик күп факторларга бәйле була. Без, укытучылар, бу кимчелекләрдән котылу юлларын эзләргә мәҗбүр. Сабый балага коры нотык сөйләү бернинди уңай нәтиҗәгә китерми. Бала күңеленә үтеп керү өчен, беренче чиратта, аны кызыксындыра белергә кирәк. Нәкъ менә бу яшьтә балалар әкиятләргә тартылалар, бабайларыбыз, әбиләребез әйтеп калдырган сүзләр дисәң, дөньяларын онытып тыңлыйлар һәм үз фикерләре белән уртаклашалар. Теләсә нинди әсәрне әдәби анализлау өчен, үз фикереңне төгәл әйтә белү кирәк, бу күнекмәләрне күпме иртәрәк булдырсак, эшчәнлегебез шулкадәр уңышлырак булыр.

    Фикерләремне һәм нәтиҗәләрне башлангыч сыйныф укытучылары өчен ярдәмлек буларак төзелгән “Милли хәзинә” дигән авторлык программасына тупладым. Программа, Татарстан җирендә яшәп, рус мохитендә тәрбияләнүче балаларга үз халкының милли һәм рухи байлыкларын өйрәтүне, киләчәктә халкыбызның йола-бәйрәмнәрен, җырларын, гореф-гадәтләрен торгызуга күпмедер нигез, таяныч булырлык белемнәрне бирүне, эстетик зәвыклы, креатив, иҗади шәхес тәрбияләүне максат итеп куя. Аны әдәби уку, сыйныфтан тыш уку дәресендә, яңа буын стандарт буенча таләп ителгән дәрестән тыш эшчәнлектә, озайтылган көн төркемендә үткәрелә торган клуб сәгатьләрендә, укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү өчен һәм әхлакый тәрбия чарасы буларак тәкъдим иттем. Бу хезмәт татар халык әкиятләре, Ризаэддин Фәхреддиның “Балаларга үгет-нәсыйхәт”, Р.Ягъфәровның “Балалар фольклоры”җыентыкларына нигезләнеп төзелде.

      Йөргән таш шомара, яткан таш мүкләнә, диләр. Мүкләнгән таш  хәлендә калмас өчен нишләргә? Ничек барысына да өлгерергә? Бер көн эчендә дә ничә төрлегә үзгәрә бит планнар. Бар мәшәкатьләреңне бер читкә куеп, замана белән бергә атларга тырышасың. 23 еллык тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, башкача булмый!  Укучың белән шигырь бәйгесендә дә катнашасың, олимпиадага да әзерлисең, фәнни-гамәли конференцияләргә, иреңне шофёр буларак  яллап алып китәсең. Ничек тә кешедән калышмаска тырышасың.   Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының  Төбәкара Тукай укулары, Афзал Шамов укулары өчен бирелгән Мактау кәгазьләре, Татарстан мәчетләренең Диния нәзәрәтенең, Казан шәһәренең сәләтле балалар белән эшләү үзәгенең Рәхмәт хатлары тырышлыгымның җимеше булып тора.

      Укучыларым да төрле муниципаль, республика, Халыкара һәм Бөтенрәсәй күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә, олимпиадаларда бик теләп катнашалар. Татар теленнән муниципаль күләмдә үткәрелгән олимпиадада 3нче урын, “Татар теле-ИНФО” проектында 1-3 урыннар, Республика күләмендә үткәрелгән “Техника чтения” олимпиадасында, “Тиздән Яңа ел” бәйгесендә шәхсән катнашып  алган 1нче урыннар, Бөтенрәсәй күләмендә рус теле, математика, әйләнә-тирә буенча үткәрелгән дистанцион олимпиадаларда 1-3нче урыннарга ия булдылар. Республикакүләм үткәрелгән “Минем мәчетем” дигән рәсем бәйгесендә 2-3 нче урын, “Минем әтием-Ватанны саклаучы” темасына инша язу бәйгесендә 2-3 урын, Афзал Шамов укуларында катнашучылар  сертификатлар  һәм мактау кәгазьләре белән бүләкләнделәр.

 Кайбер көннәрдә үткәннәремне күздән кичерәм дә шундый нәтиҗәгә киләм. Чыннан да, мин эшемне бик нык яратам икән. Бөтен куанычым, шатлыкларым, борчу-мәшәкатьләрем укучыларым белән бәйле.

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Минем педагогик осталыгым (Эссе)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Заведующий хозяйством

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 983 материала в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 16.02.2016 581
    • DOCX 622.7 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Бикмуллина Рамила Гарифулловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 10 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 4
    • Всего просмотров: 86249
    • Всего материалов: 18

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

HR-менеджер

Специалист по управлению персоналом (HR- менеджер)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 487 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 328 человек

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Мини-курс

Психология личностного развития: от понимания себя к творчеству

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 64 человека из 28 регионов
  • Этот курс уже прошли 30 человек

Мини-курс

Копирайтинг: от пресс-портрета до коммуникаций

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Фитнес: теория и практика

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 14 человек